Кышкы урман
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

 

Тема:Кышкы урманда.

Бурычлар:

1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү:озын колаклы куян,соры бүре;кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзләрен активлаштыру.(төлке бара, куян сикерә һ.б.)

2)ишетү игътибарын,күзәтүчәнлекләрен,фикерләүләрен үстерү.

3)кыргый хайваннарга карата кызыксыну тәрбияләү.

Интеграция:Аралашу,танып белү,социальләшү.

Сүзлек өстендә эшләү:кыргый хайваннар(төлке,бүре,куян,тиен),йомшак куян,йомшак йонлы куян,күзләре ялтырап тора,үткен тешле бүре,җитез тиен,кишерсары төстә,кызгылт-сары төстә,чаңгы киеп шуабыз.

Җиһазлау:урман,тиен,бүре,куян,төлке слайдлары.

                          Эшчәнлек барышы.

Балалар,бүген без сезнең белән кышкы урманга сәяхәткә барырбыз.Ә сезнең минем белән сәяхәткә барасыгыз киләме соң?Ә хәзер безгә урамга чыгарга кирәк.Кыш көне урамда суык,шуңа күрә безгә кышкы киемнәребезне киербез.Балалар  һәрберсен аерым-аерым киябез.Башта кофта,чалбар,башлык,шарф,куртка,бияләй,итекләребезне киеп куыйк  әле.(имитация күрсәтү)

Балалар әйдәгез урамга чыгыйк.Урамда саф һава.Балалар бүген урамда кар күп яуган,батып калмас өчен  без  сәяхәткә чаңгылар киеп барырбыз.Чаңгыларны киеп куйдык.(имитация)Ә хәзер чаңгыларда шуып киттек.(имитация)

Менә ,балалар ,без килеп тә җиттек .(Экранда урман слайды)Без кая килдек?(Урманга)(Активлаштыру)Урманда нәрсәләр үсә?(Агачлар үсә)(Активлаштыру.)Балалар урманда агачлар биекме?(Биек)(Активлаштыру)

Балалар урманда нинди җәнлекләр яши   беләсезме?    (Төлке,куян,бүре,тиен)     Балалар,мин сезгә табышмаклар әйтермен.Мин әйткән табышмакларның җавапларын бергәләп урманнан эзләрбез.Балалар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл temakyshky_urman.docx25.46 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Кышкы урманда.

Бурычлар:

1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү:озын колаклы куян,соры бүре;кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзләрен активлаштыру.(төлке бара, куян сикерә һ.б.)

2)ишетү игътибарын,күзәтүчәнлекләрен,фикерләүләрен үстерү.

3)кыргый хайваннарга карата кызыксыну тәрбияләү.

Интеграция:Аралашу,танып белү,социальләшү.

Сүзлек өстендә эшләү:кыргый хайваннар(төлке,бүре,куян,тиен),йомшак куян,йомшак йонлы куян,күзләре ялтырап тора,үткен тешле бүре,җитез тиен,кишерсары төстә,кызгылт-сары төстә,чаңгы киеп шуабыз.

Җиһазлау:урман,тиен,бүре,куян,төлке слайдлары.

                          Эшчәнлек барышы.

Балалар,бүген без сезнең белән кышкы урманга сәяхәткә барырбыз.Ә сезнең минем белән сәяхәткә барасыгыз киләме соң?Ә хәзер безгә урамга чыгарга кирәк.Кыш көне урамда суык,шуңа күрә безгә кышкы киемнәребезне киербез.Балалар  һәрберсен аерым-аерым киябез.Башта кофта,чалбар,башлык,шарф,куртка,бияләй,итекләребезне киеп куыйк  әле.(имитация күрсәтү)

Балалар әйдәгез урамга чыгыйк.Урамда саф һава.Балалар бүген урамда кар күп яуган,батып калмас өчен  без  сәяхәткә чаңгылар киеп барырбыз.Чаңгыларны киеп куйдык.(имитация)Ә хәзер чаңгыларда шуып киттек.(имитация)

Менә ,балалар ,без килеп тә җиттек .(Экранда урман слайды)Без кая килдек?(Урманга)(Активлаштыру)Урманда нәрсәләр үсә?(Агачлар үсә)(Активлаштыру.)Балалар урманда агачлар биекме?(Биек)(Активлаштыру)

Балалар урманда нинди җәнлекләр яши   беләсезме?    (Төлке,куян,бүре,тиен)     Балалар,мин сезгә табышмаклар әйтермен.Мин әйткән табышмакларның җавапларын бергәләп урманнан эзләрбез.Балалар урманда хәйләкәр бер җәнлек яши икән.Аның турында табышмакны тыңлыйк әле?

Көлтә-көлтә койрыгым,

Селки-селки барамын.

Кетәклекләргә кереп мин,

Тавык-чебеш аламын.(Төлке)(экранда төлке слайды чыга)

Балалар,бу нинди җәнлек?(Төлке)

Төлке нинди төстә?(кишерсары).Төлкенең нәрсәләре бар?(Башы,койрыгы,гәүдәсе,күзе,колагы.)Ничек итеп йөри?(Төлке булып йөреп күрсәтү.)

Төлкенең койрыгы нинди?(Зур,йомшак,йонлы)(Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар)

Төлкенең күзләре нинди?(ялтырый)

Балалар ,тагын бер табышмак әйтәм белерсезме икән?

Җәен соры,кышын ак.

Аңа шулай яхшырак.(Куян)(Куян слайды экранда чыга)

Балалар куян нинди төстә?(АК)(Активлаштыру)Балалар,карагыз әле,куянның колаклары нинди?(Озын)(Активлаштыру)Әйе,куян озын колаклы.(Активлаштыру)Куян нәрсә ашарга ярата?(Печән.)Куян нәрсә кимерергә ярата?(агач кайрысын).Куян ничек итеп йөри? (сикерә)Әйе,куян,алгы тәпиләренә басып, арттагы тәпиләре белән сикерә.Әйдәгез әле,куян кебек сикереп уйнап алыйк әле.(“Ак куян”уены).

Ак куян,йомшак куян

Безгә кунакка килгән.

Аның койрыгы кыска,

Колагы җиргә тигән.

Балалар,тагын табышмак әйтәм кем белер икән бу җәнлекне?

Кош түгел оча,

Ябалактан курка.

Чикләвек ярата,

Сызгырса,урманны яңгырата.(Тиен)(Тиен слайды чыга).

Бу нәрсә?(Тиен)(Активлаштыру).Тиен нинди төстә?(Кызгылт,сары).Тиен кайда яши?(Агач куышында).(Активлаштыру).Әйе,тиен агач башында яши.Тиен нәрсә ашый? (Активлаштыру).(Балалар тиеннең койрыгы нинди?(Йомшак,зур,матур).(Активлаштыру).Тиеннең койрыгы озын.(Активлаштыру).Аның койрыгы агачтант-агачка сикергәндә ярдәм итә.Балалар тиеннең койрыгының озынлыгын куллар белән күрсәтик әле.

(Ике кулның учларын кушып,кара-каршы якка аерып,озынлыкны күрсәтәләр).Булдырдыгыз,балалар!Балалар,куяннарны,тиеннәрне яратырга,сакларга кирәк.

Балалар,соңгы табышмакны әйтәм нинди җәнлек икән бу?

Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри.

Ашарга эзли.(Бүре).(Экранда бүре слайды чыга).

Бу нәрсә?(Бүре)(Активлаштыру)Бүре нинди төстә?(Соры)

Балалар бүренең койрыгы нинди?Бүренең теше үткенме?(Үткен).Бүре урманда нәрсә эзли?(Ашарга эзли).Бүре кайсы җәнлекне ашамакчы була?(Куянны).Ә куян туңган икән .Әйдәгез без аның белән уйнап алыйк әле,бүредән качырыйк әле.(”Куянкай”уены.)

Ак куянкай утыра,

Колакларын селкетеп

Менә шулай,менә шулай

Колакларын селкетеп,

Куян туңа башлагач

Тәпиләрен җылыта.

Менә шулай,менәшулай

Тәпиләрен җылыта.

Кинәт аны бүре куркытты,

Куян урманга элдертте.

Балалар,кышкы урманда күңелле булдымы?(Активлаштыру).

Әйе,урманда күңелле.(Активлаштыру).

 Без урманда нинди җәнлекләр  белән таныштык?

Балалар,төлке,куян,бүре,тиен урманда яшиләр.Алар кыргый хайваннар дип аталалар.(Активлаштыру).

Балалар урманда рәхәт,тик безгә инде кайтырга вакыт җитте.Әйдәгез,чаңгыларны киеп кайтырга чыгабыз.(Имитация күрсәтү).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру.             -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...

Кышкы урман

зкологик тәрбия...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

"Кышкы урман"

1)Кереш өлеш2)Оештыру өлеше.Т-че: Хәерле көн , килгән кунаклар, Хәерле көн балалар!Балалар кәефләрегез ничек?Б-р:Әйбәт...

Новый год Тема: «Кышкы урман маҗаралары”

Тема:  «Кышкы урман маҗаралары&rdquo...

Уртанчылар төркемендә сөйләм теле буенча эшчәнлек “Кышкы урман”.

Тәрбия бурычы: балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сак караш, шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү.Үстерү бурычы: балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнл...