ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Гильфанова Диния Харисовна

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыру

Зурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль

 

Максат:

*    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берләштереп, татар халкының “Өч кыз” әкияте белән таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Өч кыз55.53 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе (катнаш төрдәге Актаныш 6нчы балалар бакчасы)

http://www.tatarmultfilm.ru/images/stories/screens/s1.jpg

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыру

Зурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль

Тәрбияче: Гильфанова Д.Х.

2013 ел

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА.

“ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ

Максат:

  • Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берләштереп, татар халкының “Өч кыз” әкияте белән таныштыру.

Бурычлар:

  • Әкият аша балаларда яхшылык, бөеклек, ярдәмчеллек һәм ярату сыйфатларының иң мөһим сыйфатлар булуына ышаныч булдыру
  • Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү, матур әдәбият белән кызыксынуларын формалаштыру
  • Тасма ысулын кулланып тозлы камырдан кәрзин ясарга өйрәтү.

Сүзлек: гоберле бака, үрмәкүч, эрли.

Җиһазлар: шкатулка, рәсемнәр, серле сандык, “Өч кыз” мультфильмы (УМК), тозлы камыр.

(Социальләштерү, аралашу, сынлы сәнгать эшчәнлеге, музыкаль белем бирү өлкәләре)

Эшчәнлек барышы.

  1. Хәерле иртә, балалар! Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез яхшымы? Мин бик шат. Тирә-юньдәгеләрнең дә кәефләре яхшырсын әле, аларга да хәерле иртә телик:
  • Хәерле иртә, кояш!
  • Хәерле иртә, илем!
  • Хәерле иртә сезгә!
  • Хәерле иртә безгә!
  • Хәерле иртә сиңа!
  • Хәерле иртә миңа!
  • Һәрберебезнең көннәре хәерле булсын!Бүгенге шөгылебез дә хәерле булсын. Мин сезгә барыгызга да уңышлар телим! (Ишек шакыган тавыш ишетелә. Тәрбияче бик матур бизәлгән “Серле сандык”алып керә)
  • Балалар, безгә кемдер бик матур сандык калдырып киткән. Хаты да бар, укып карыйк әле. “Кадерле балалар! “Серле сандык сезне сәяхәткә чакыра. Аның сере сандык эчендә.”
  • Балалар, сандыкның серен беләсегез киләме? (Сандыкны ачып аннан алтын тарак, алтын йомырка, йомгак, алтын балык алып өстәлгә куям)
  • Балалар, сез аңладыгызмы, серле сандык безне кайда чакыра? (балалар җавабы)
  • Әкиятләр иленә.
  • Ни өчен шулай уйлыйсыз? (балалардан көтелгән җавап)
  • Чөнки бу әйберләр әкиятләрдә очрый.
  • Нәрсә соң ул әкият?
  • Әкият ул кызыклы маҗаралар, искиткеч хәлләр.
  • Анда нәрсәләр яши?
  • Анда сихерчеләр дә, тылсымчылар да, зирәкләр дә, батырлар да, явызлар да, ялкаулар да, изгеләр дә, мактанчыклар да, юмартлар да, ярдәмчелләр дә яши.
  • “Серле сандык” чакырган әкиятләр иленә барабызмы? Игътибар белән экранга карагыз.
  1. “Өч кыз”әкиятен карау (4,5 минут)
  2. Балаларга сораулар.
  • Балалар, әкиятне таныдыгызмы? Исеме ничек?
  • Авторы кем? (татар халык әкияте).
  • Татар халкының тагын нинди әкиятләрен беләсез?
  • “Әкиятне дәвам ит” дигән уен уйнап алыйк.
  • “Менә бер ел үткән, ике, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. ........”
  • “Тиен уртанчы кызга чапкан, ..........”
  • “Тиен тәрәзәсен какканда, кече кызның камыр баскан чагы икән. .......”
  • Әкияттә сезгә нәрсә ошады? (кече кызның камыр баскан җиреннән кулын да юып тормыйча әнисенә ярдәмгә ашыгуы)
  • Олы кыз ни өчен гоберле бакага әверелде?
  • Икенче кыз ни өчен үрмәкүчкә әйләнде?
  • Бик дөрес, балалар. Олыгайган көндә әниләрне карау, аларга булышу балаларның бурычы.
  • Ә сез әниләрегезне яратасызмы? Халкыбыз әти-әниләрне ярату, аларга хөрмәт турында бик күп мәкальләр чыгарган. Әйдәгез, үзебез өйрәнгән мәкальләрне искә төшереп алыйк. (мәкальләр әйтешү)
  1. Үстерешле уен.
  • Әйдәгез, “Урынын тап!” уенын уйнап алабыз.
  • Минем кулымда өч рәсем, аларның урыннары буталып беткән. Рәсемнәрне әкиятнең эчтәлеге буенча тәртипләп тезәргә кирәк (1 бала эшли).
  • Әгәр сез язучы булсагыз, бу әкиятне ничек итеп үзгәртер идегез, балалар? (балалар җавабы)
  • Ә без болай итеп үзгәртик. Балалар, кече кыз әнисе янында, ә аның камыры өстәлдә калды. Әйдәгез аңа булышабыз.
  • Мин сезгә кәрзин әвәләргә тәкъдим итәм. Кәрзинне тасма ысулы белән әвәләрбез. Эшләү алымын исегезгә төшерәм. Зур кисәкне өч өлешкә бүләбез. Бер өлеше зур, ике өлеше кечкенә. Зур өлешен уч төбендә тәгәрәтеп колбаса ясыйбыз, һәм бармаклар белән тигез итеп сытып тасма хәленә китерәбез. Килеп чыккан тасманы боҗра формасына китереп әйбәтләп тоташтырабыз. Икенче өлешне алып шар әвәлибез, һәм уч төбендә сытып җәябез. Боҗраның бер ягына куеп, әйбәтләп беркетеп чыгабыз. Һәм өченче өлешне алып кәрзиннең сабын әвәләп ике ягына тоташтырып куябыз. Кәрзинебез әзер. Теләгән балалар кәрзингә күчтәнәчләр сала алалар.
  • Эшне башлаганчы, ял итеп алыйк.

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Аннан артка иябез.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Менә ничек ял иттек,

Шөгыльне дәвам иттек.

  1. Балалар эшчәнлеге, кәрзин әвәләү.

Йомгаклау:

  • Булдырдыгыз, балалар, бик яхшы эшләдегез. Авыр вакытта ярдәмгә килдегез. Һәрвакыт шулай ярдәмчел, миһербанлы булыгыз!
  • Бүгенге шөгыльдә нинди яңалык белдегез?
  • Нәрсә белергә теләр идегез?
  • Сезнеңчә, кемнәр иң актив булдылар? (җыр)
  • Бүгенге эшегезне үзегез теләгән кешеләргә бүләк итә аласыз. Рәхмәт, балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по теме"Татар халык әкияте “ Өч Кыз”

Татар халык әкияте “ Өч Кыз”...

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

“Батыр әтәч” (татар халык әкияте) (зурлар төркемендә сәхнәләштереп уйнау өчен)

Максат: Балаларда әкият аша әдәплелек тәрбияләү, бер-беренә ярдәм итү теләген уяту, диалогик, бәйләнешле сөйләм телләрен, уйнау осталыкларын үстерү....

"Өч кыз" татар халык әкияте (интеграцияле дәрес)

Конспект интегрированного занятия с элементами нетрадиционного рисования...