“Бездә кышлаучы кошлар” зурлар төркеме өчен тирә-юнь белән таныштыру шөгыле
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Абдрахманова Зямиля Мунибовна

Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bezde_koshlauchy_koshlar.docx20.35 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Бездә кышлаучы кошлар

Максат:  1. Кошларга карата ярату хисләре, сакчыл караш, шәфкатьлелек            тәрбияләү, аларга булышу теләге уяту.

2.  Сорауларга төгәл, тулы итеп җавап бирүләрен булдыру, сүзлек запасын баету, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.

3. Балаларны безнең якларда кышлаучы 4-5 кош белән таныштыру, аларның нәрсә белән тукланулары, кыш көне аларга кешеләр ярдәмгә килүләре турында, аларга җим куярга кирәклеген аңлату.

Рәсемдә гәүдә өлешләрен дөрес күрсәтеп, кош ясарга өйрәтү.

Алдан эш: кышлаучы кошлар рәсеме карау, табышмаклар, шигырьләр, бармак уеннары өйрәнү.

Сүзлек өстендә эш: томшык, җимлек, җим, тәпи.

Рус теле сүзлеге: дятел, синица, снегирь, ворона, воробей, зимующие птицы, кормушка.

Методик алымнар: әңгәмә, сорау-җавап, дидактик уен, күрсәтү, аңлату, күзәтү, әдәби сүз.

Җиһазлау: кышлаучы кошларның рәсемнәре, чыршы агачы, җимлек, җим, һәр балада кошның гәүдә өлешләре салынган конверт, флонелеграф, буяулар җыелмасы, альбом бите, пумала, сулы банка.

Балаларны оештыру, урыннары: өстәлләр читтә, урындыклар ярым түгәрәк итеп, такта каршына тезелгән. Шөгыль башында балалар басып агачта утырган кошларны карыйлар, исемнәрен атыйлар. Урындыкларга утыралар, әңгәмә дәвам ителә. Өстәл артына басып, кош гәүдәсен җыю. Өстәлләр артында кош рәсемен ясау.

Шөгыль барышы:

        1. Балалар идәнгә куелган агач һәм анда беркетелгән бездә кошлаучы кошларга карап, ярым-түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче аларның игътибарын агачка һәм андагы кошларга юнәлтә.

  • Балалар, карагыз әле, нинди агач пәйдә булган монда? Дөрес, чыршы. Аның ботакларында нәрсәләрдер утыра?
  • Дөрес, кошлар.
  • Әйдәгез әле карыйк, агачка нинди кошлар кунган икән? (балалар җавабы)

Карга, песнәк, чыпчык, кызылтүш, күгәрчен.

  • Без бу кошларны бер сүз белән ничек атыйбыз?
  • Дөрес, бездә кышлаучы кошлар.
  • Ә хәзер кем аларны рус телендә атап чыгара? (дятел, воробей, синица, снегирь, ворона). Они зимующие птицы.
  • Ни өчен без аларны бездә кышлаучы кошлар дип атыйбыз? (балалар җавабы).
  •  Чөнки алар салкыннан курыкмыйлар, җылы якларга да очып китмиләр. Шулай да кыш көннәрендә аларга ярдәм итәргә кирәк. Кыш көне бөтен җирне ап-ак кар каплый, аларга азык табуы кыен. Ә ничек ярдәм итеп була сон? (балалар җавабы).
  • Агач ботакларына җимлекләр эләбез, җим сибәбез. (Тәрбияче җим салынган җимлек күрсәтә).
  • Менә бу җимлек, мин аңа җим (ипи валчыклары) салдым. Рус телендә без аны кормушка дип атыйбыз. (балалар җим, җимлек, кормушка сүзләрен кабатлый).

        2.  Хәзер без сезнең белән “нәрсә очып китте” дигән уен уйнарбыз.

Күзләрне йомабыз, көчле җил чыкты һәм бер кош очып китте.

  • Кем әйтә, нинди кош очып китте? (балалар җавабы)
  • Дөрес, песнәк. (уен дәвам итә)

        3.  Д/у “Кисәкләрдән кош гәүдәсен җый”

  • Балалар ярымтүгәрәк итеп куелган урындыкларга утыралар. Флонелеграфта кошның гәүдә өлешләрен карау, формасын ачыклау, бергәләп җыю.
  • Тәрбияче: Бу кошның нәрсәсе? (гәүдәсе)

                  Ул нинди формада? (озынча түгәрәк)

Уен дәвам итә, һәр өлешен бергәләп атап чыгу.

  • Ә хәзер сез үзегез өстәл артларына килеп баскан килеш, кошның гәүдәсен җыеп карыйсыз (балалар төзиләр, төзеп бетергәч, тәрбияче балалардан гәүдә өлешләрен тагын бер кат күрсәтеп чыгуларын сорый).
  • Алсу койрыгын күрсәт әле...

Физкультура.  Тәрәз каршына (тәрәзәгә күрсәтү)

                          Килгән бер чыпчык (бер бармакны күрсәтү)

        Мине чакыра (үзен күрсәтү)

        “Чык әле, ди, чык” (кул изәү)

        Алдый ул, беләм (бармак янау)

        Гел шулай итә (җилкәне җыеру)

        Йөгереп чыксам (йөгерү хәрәкәте)

        Оча да китә (очу хәрәкәте)

Ял итүне дәвам итеп, бармаклар белән уйнап алабыз.

        Карга килер  казан асар

        Торна килер тоз салыр

        Саескан килеп салма салыр

        Песнәк килеп пешерер

        Чыпчык килеп төшерер

        Камил ашап бетерер (һәр бала үз исемен әйтә).

Балалар өстәл артларына утыралар.

Тәрбияче: Без бүген сезнең белән кызылтүш  рәсеме ясарбыз (кош рәсемен күрсәтә)

  • Карагыз әле, ул башка кошлардан нәрсәсе белән аерыла? (балалар җавабы).

Кошның гәүдә өлешен, төсен, формасын ачыклау.

  • Кошның иң беренче нәрсәсен ясыйбыз?
  • Дөрес, гәүдәсен, аннары башын, канатларын, койрыгын, томшыгын, тәпиен.

Балалар эше, тәрбияче ярдәме, күргәзмә оештыру.

  • Балалар: Без бүген сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек? Без кошларны канатлы дусларыбыз дибез. Чөнки алар кешелергә, табигатькә файда китерәләр, агачлардын, басулардан зарарлы бөҗәкләрне, корткычларны чүплиләр. Кошларны куркытырга, рәнҗетергә ярамый.

Шөгылебезне йомгаклап “Мин дә” дигән уен уйнап алыйк.

Тәрбияче:

  • Алмаз кошларга җим бирде (балалар мин дә)
  • Илшат кошларга таш атты (балалар дәшми)
  • Алсу белән Рамил кош оясы ясадылар (балалар мин дә)
  • Ирек агачтагы кош оясын туздырды (балалар дәшми)

Тәрбияче апа. Кошлар – безнең дусларыбыз ди.

Балалар: Әйе, кошлар безнең дусларыбыз!

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бездә кышлаучы кошлар"

Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү;сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр куллану күнекмәләре бирү,эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, к...

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль

Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү....

“Алсуның туган көненә без чакырдык кунаклар” темасына әйләнә тирә белән танышудан зурлар төркеме өчен уен-шөгыль эшкәртмәсе.

Бу уен-шөгыльдә балаларда татар халкының күркәм гадәтләреннән берсе – кунакчыллык турындагы белемнәрен тирәнәйтү максаты куелды....

ООД "Бездә кышлаучы кошлар"

ООД по познавательному развитию в старшей группе...

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...