Күңел сандыгындагы хэзинә
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Самигуллина Лилия Марсовна

 Фольклор – ул инглизчә сүз булып,халык хикмәте дигәнне аңлата.Хикмәт буларак, аның мәгънәсе бик киң ,шулай булгач,эчтәлеге дә киң. Шунын белән фольклор дигәнгә халыкның авыз иҗаты гына түгел,аның барлык ышанулары да ,хорафат һәм мифологиясе дә керә. Ягъни,бишек җырлары, тел ачтыргычлар,матавыклар,баланың табигатькә эндәшүләре, аваздаш сүз белән җавап табышу,бөҗәкләргә , кош –кортларга эндәшуләр,такмазалар,үртәвечләр,такмаклар , җырлы – сүзле уеннар , алдавыч әкиятләр,мәкальләр  һәм табышмаклар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл liliya.docx21.62 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар фольклоры нәрсә ул ?

 Фольклор – ул инглизчә сүз булып,халык хикмәте дигәнне аңлата.Хикмәт буларак, аның мәгънәсе бик киң ,шулай булгач,эчтәлеге дә киң. Шунын белән фольклор дигәнгә халыкның авыз иҗаты гына түгел,аның барлык ышанулары да ,хорафат һәм мифологиясе дә керә. Ягъни,бишек җырлары, тел ачтыргычлар,матавыклар,баланың табигатькә эндәшүләре, аваздаш сүз белән җавап табышу,бөҗәкләргә , кош –кортларга эндәшуләр,такмазалар,үртәвечләр,такмаклар , җырлы – сүзле уеннар , алдавыч әкиятләр,мәкальләр  һәм табышмаклар.                                                                                                                                          

 Димәк,балалар фольклоры дигәннән без,башлыча,балалар арасында киң таралган, үз традицион авыз иҗатын,уенлы –җыр көй ,биюләрен,шулай ук аларга зурлар тарафыннан багышлап чыгарылган халык авыз иҗаты әсәрләрен дә аңлыйбыз.

 Баланың теле ачылганчы башта аның өчен фольклорны ата- аналар , зурлар чыгара , алга таба ул балалар тарафыннан да иҗат ителә башлый . Гадәттә ялгыз чыгарылып, халыклашып та китә . Чөнки бишек җырларыннан бирле баланың теле һәм колаклары туган телнең көй моңнарына , ритмик аһәңенә күнеккән ,авыз иҗатының форма һәм традицион алымнары табигый рәвештә баланың  күңеленә салына.

 Бала тугач,аның яшенә карап уй – теләк  һәм омтылышлар туктаусыз үзгәрә алмашына бара . Бу табигый.Бала үзенең табигате буенча бик актив була :ул үз тирә мохитына җайлаша  һәм аны үзенә җайларга тырыша башлый .

 Гаилә,балалар бакчасы һәм мәктәп  баланы китапка һәм язма әдәбиятка алып керәләр . Бу аралыкларда фольклор  күпер хезмәтен үти .

 Бала үз яшенә күрә төрле булган кебек ,фольклоры да шуңа күрә төрләчәрәк була, ягъни яшь үзенчәлекләре исәпкә алына.

 Гаиләдә ,балалар бакчасында һәм балаларның үз араларында фольклор зарурый нәрсә булганга күрә дә ул ,табигый ,һәр халыкта да ,шул җөмләдән татар халкында да борын- борыннан бирле була килгән  , һаман да бар һәм булуында дәвам итә.  Аның иркәләүче җыр көйләрен һәркайсыбыз бишектән ишетеп ,аның моңнары белән тирбәнеп үскәнбез.

 Бугенге көндә ,балалар бакчасы  эшчәнлегендә федераль  дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС)  белән традиция һәм фольклор эшчәнлекне берләштерү , тәрбиячеләр алдына зур тәлапләр куя.

Күңел сандыгындагы хэзинә

(зурлар төркеме өчен төзелгән шогыль конспекты)

   Максат:Балаларда фольклорга ; халык авыз иҗатына кызыксыну уяту ; мөстәкыйль иҗат итү теләге тудыру;буыннар чылбырын ныгыту.

   Тәрбияче: Хәерле көн балалар ! Кәефләрегез ничек?        

Балалар:Хәерле көн Лилия Марсовна!Кәефебез яхшы ,ә сезнеке ничек?

Тәрбияче:Рәхмәт сезгә,минем дә кәефем яхшы  . Балалар, без җәй көне сезнең белән Фатыйма әбигә кунакка барган идек,хәтерлисезме ?Ул безне үзенең сандык серләре белән таныштырды.Исегезгә төшерегез әле, Фатыйма әбинең сандыгында ниләр бар иде?

Балалар:Чиккән сөлге,чигүле читек,матур калфак,бәби итәкле күлмәк,чигүле япмалар,васият итеп калдырылган китаплар.

(балаларның җаваплары тыңланыла)

Тәрбияче: Балалар, ә Фатыйма әби бүген кунакка үзе килә. Сандыгын да алып килә!

Балалар:Ә сандык бит бик авыр,Фатыйма әби аны ничек күтәрер соң?

Тәрбияче: Ә менә монысы сер, Фатыйма әби анысын үзе әйтер.

(әби керә)

Фатыйма әби:Исәнмесез балалар ,хәлләрегез ничек күз нурларым?

Балалар:Бик яхшы Фатыйма әби,үзегез ничек килеп җиттегез?

Фатыйма әби:Сезнен янга дигәндә йөгереп килдем.Сезгә үземнең күңел сандыгымны күрсәтәсем килде.

Балалар : Кайда соң ул сандыгыгыз?

Фатыйма әби: Балалар ул сандыгым күңелемдә,анда бала чагымда калган уеннар,табышмаклар,җырлар,үртәвечләр дә бар хәтта.Каз бәбкәләре саклаганда без тилгәннәрне болай куа идек:

Тилгән ,тилгән

Агач,башыннан йөргән

Бер канатын каерган,

Бер канатын кыйдырган,

Балаларын чакырган,

Әниең сиңа ни дигән ?

Әтиең сиңа ни дигән?

Бәбкә урлама дигән!

Бер күзеңә яфрак,

Бер күзеңә туфрак.

Көш-шүү!

Балалар:Кызык ,әби күңел сандыгыңда тагын ниләрең  бар ?

Фатыйма әби :”Чума –үрдәк, чума каз” уены бар

Балалар:Без дә ул уенны беләбез!

Тәрбияче:Әйдәгез ,бергәләп уйнап алабыз.

(Чума үрдәк –чума каз уенында Фатыйма әби бер баланы сайлап ала)

Фатыйма әби:Менә мин үземә яхшы иптәш таптым әле ,табышмаклар әйтешергә бик яратам.Иптәшемне дә сынап карыйсым килә ,тапкырларны хөрмәт итәм.

Табышмаклар:Хуш исле шома ,үзе чисталап юа.(сабын)

                               Башы тарак,койрыгы урак,

                               Кычкыртып быргысын,

                               Уята барысын.(әтәч)

                  Үзе ялагай ,

                  Үзе хәйләкәр,

                 Ул нәрсә булыр ,

                 Я,әйтеп җибәр.(төлке)

Тәрбияче:Фатыйма апа табышмакларың өчен рәхмәт,сез бит әле бик күп мәкальләр дә беләсез,күңел сандыгыгызны безгә дә чишегез әле!

Фатыйма әби:Бала чакта алган белем ташка язылган сүз белән бер.

Белмәү гаеп түгел,белергә тырышмау гаеп.

Белем иң яхшы байлык:янмый да,югалмый да,урлап та булмый аны хурлап та .

Тәрбияче:Фатыйма әби  чынлап та күңел сандыгыгыз бик бай икән,рәхмәт сезгә!Сезне тагын көтеп калабыз.

Фатыйма әби:Чакыруыгыз өчен рәхмәт!миндә әле ул табышмак ,мәкальләр бик күп.

Балалар:тагын килегез, Фатыйма әби,сау булыгыз!

Нәтиҗә:мондый очрашулар буыннар чылбырын ныгыта,балаларда халык авыз иҗатына кызыксыну уята,балаларның иҗади сәләтләрен үстерә.

Кулланылган әдәбият:1.Балалар фольклоры    Н.Исәнбәт   Казан  1985

                                          2.Көч һәм рух тамырлары    К.В .Закирова  Казан  1998

                                         3.Әй уйныйбыз,уйныйбыз    К.В.Закирова   Казан 2013