Алсуның туган көне Бакчабыз тәрбиячеләре өчен ачык шөгель
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Открытое занятие по УМКа

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon "Алсунын туган коне"64 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

муниципаль учреждениясе

“ 25 нче гомуми үстерешле балалар бакчасы”

Алсуның туган көне

 Бакчабыз тәрбиячеләре өчен ачык шөгель

                                                                       

                                                                        Тәрбияче:

                                                                                   Нуриева Алсу Р.

Түбән Кама

2011 ел

Алсуның туган көне.

Беренче кечкенәләр төркеме.

      Программа эчтәлеге.

      Белем бирү:

Балаларны  башкалар сөйләменә игътибарлы булырга өйрәтү, кыш көне тереклек дөньясындагы үзгәрешләр турында  иң гади мәгълүмат белән таныштыру; тәрбияченең кушуы буенча әйтелгән төстәге, зурлыктагы, формадагы предметларны табуларына ирешү; аваз ияртемнәрен, аерым сүзләрне әйтергә өйрәтү буенча күнегүләр башкару, сүзлек запасын баету.

      Сәләтләрен үстерү:

Логик фикерләү, акыл сәләтен, зиһенне, игътибарлылыкны, сөйләм телләрен үстерү.

      Тәрбия бурычлары:

 Хайваннар дөньясына кайгыртучанлык тәрбияләү, кызыксыну уяту, аларны яклау һәм саклау теләге булдыру, кешеләргә карата ихтирам, хөрмәт тәрбияләү, яшьтәшләре белән уйный белү, ягымлы булырга өйрәтү.

     Җиһазлар: уенчык куян, кәрзин, төрле формадагы печеньелар, төрле

 төстә кәгазьдән ясалган чәчәкләр, балаларга өләшү өчен  уенчык шарлар.

      Алдан үткәрелгән эш:

1. Шөгельнең конспектын язу.

2. Материал әзерләү.

3. төсләрне кабатлау.

4. куян турындагы уеннарны кабатлау.

5. 6 төсле чәчәк ясау.

6. Бармак уены өйрәнү.

7. Кыш көне хайваннар тормышы белән таныштыруны дәвам итү.

      Сүзлек өстендә эш: туган көн, күчтәнәч, бүләк.

      Метод һәм алымнар: күргәзмәлелек, проблемалы ситуация, әңгәмә,

уен,сюрприз.

      Индивидуаль эш: Һәр баладан җавап алырга тырышу.

      Әдәбият:

1. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. К.В. Закирова, Р.А. Борһанова. Казан, 2000.

2. Әхлак нигезе -матур гадәт.  Закирова К.В

3. Әткәм - әнкәмнең теле. К.В. Закирова, С.М. Гаффаровна. Казан, 1997.

      Шөгельнең структурасы:

1. Кереш өлеш: поезда бару.

2. Төп өлеш:

- куянның кунакка килүе

- куянга “Күңелле тел” әкиятен сөйләү

- куян алып килгән күчтәнәч һәм чәчәкләрне карау

- төсләр һәм формаларны, зурлыкны ныгыту

- Алсуга кунакка килү, аны котлап бүләкләр бирү

- “Ак калач” уенын уйнау.

 3. Йомгаклау  өлеше: Алсуның балаларга бүләк тапшыруы.

Шөгель барышы

Шөгельнең этаплары, вакыты

Шөгельнең эчтәлеге, методлары,формасы,

кулланылган педагогик эшләр.

Балалар эшчщнлеге, җаваплары.

Килеш өлеш.

1-2 мин

Тәрбияче: Балалар, мин бүген балалар бакчасына килгәндә, Алсу исемле курчакны очраттым, аның бүген туган көне икән, ул безне бәйрәмгә туган көненә чакырды, барабызмы?

Барабыз

Төп өлеш.

6 мин.

Йомгаклау.

2 мин.

Тәрбияче: Без анда поезд белән барабыз, әйдәгез хәзер барыбыз да поездга утырабыз.

Алга таба барабыз тик-так

Гөрләп чаба паровоз пух-пах,

Вагоннар гөрләп чаба ух-ах

Зур паровоз пуфылдый пуф-паф.

Тәрбияче:Балалар хәзер утырып ял итеп алабыз, аннан соң юлыбызны дәвам итәрбез.

Ишек шакып куян керә.

Тәрбияче: Балалар бу нәрсә?

Тәрбияче: Әйдәгез куян белән исәнләшәбез.

Тәрбияче: Балалар нигәдер куянның кәефе юк, нәрсә булды сиңа куян?

Куян: Урманда бик күңелсез, кошлар да сайрамый, аю дустым йокларга ятты.Мин сезгә кунакка килдем.

Тәрбияче: Бик әйбәт булган куян,бергә- бергә безгә дә бик күңелле булыр.

Син бигрәк матур икән куян

Тәрбияче: Куян нинди балалар?

Тәрбияче: Куян тагын нинди?

Тәрбияче: куянның колагы нинди?

Тәрбияче: Койрыгы нинди?

Тәтбияче: булдырдыгыз балалар, рәхмәт сезгә.

Тәрбияче: Куян, хәзер без сиңа “Күңелле тел” әкиятен сөйлибез.(Артикуляцион гимнастика)Яшәгән ди бик күңелле тел, аның өе авыз булган, авыз ачыла да ябыла икән.(Күрсәтү).Аннан соң ишекләрне ачып уңга,сулга,аска,өскә караган, көннең матурлыгына сокланып, елмаеп куйган, әйдәгез без дә бер беребезгә елмаябыз.

Куян: Рәхмәт балалар.

Тәрбияче: Куян, безне курчак Алсу туган көненә чакырды, безнең белән син дә барасыңмы?

Куян: барам,барам

Тәрбияче: балалар кунакка барганда күчтәнәч һәм бүләкләр алып барырга кирәк, куян да безгә күчтәнәч һәм бүләкләр алып килгән.

Тәрбияче бүләкләр белән кәрзинне күрсәтә.

Тәрбияче: карыйк әле,кәрзиндә нәрсәләр бар икән?

Тәрбияче: Нинди матур чәчәкләр һәм печеньелар

Тәрбияче: балалар, куян чәчәкләрнең төсләрен, печеньеларның формаларын белми.Куянга булышабызмы?

Тәрбияче: бу чәчәкнең төсе нинди?

Тәрбияче: ә хәзер печеньеларның формасын  карыйбыз?Алар нинди?

Куян балаларга  зур рәхмәт әйтә,күчтәнәчләрне кәрзингә салып Алсу янына кунакка китәргә җыеналар.

Куян : балалар миндә 2 кәрзин әйдәгез зурысына чәчәкләрне салабыз,ә кечесенә печеньеларны салабыз.Ләкин мин аларны аера белмим.

Тәрбияче: Куянкай хәзер без сиңа булышабыз.

-Эльвина кайсы кәрзин зуррак?Балалар бергәләп кабатлыйлар, күчтәнәч һәм бүләкләрне салып кунакка китәләр.

Куян: балалар, сез күп беләсез икән, рәхмәт.

Тәрбияче:балалар әйдәгез “Ак куян” уенын да уйнап алыйк.

Алсу яныны килеп җитәләр һәм аны чакыралар.

Алсу: Кунакларым да килеп җиткән икән.

Алсу: исәнмесез, нәни дусларым!

Тәрбияче: Алсу, без синең туган көнеңә килдек, сиңа бүләккә чәчәкләр, күчтәнәчкә печеньелар алып килдек.

Тәрбияче: Әйдәгез балалар Алсуның туган көне белән котлап, “Ак калач” уенын уйнап алыйк.

Алсу: Рәхмәт дусларым, мин дә сезгә бүләкләр әзерләдем, баларга төрле төстәге шарлар тарата, балалар Алсуга рәхмәт әйтәләр. Поездга утырып кайтып китәләр.

бер- бер артлы тезелеп басалар һәм җырлап баралар

куян

Исәнмесез

Матур

Йомшак,зур

Колагы озын

Койрыгы кыска

әйе

кызыл

түгәрәк

Ак куян уены

Алсу-у-у

Исәнме Алсу

Бүләкләрне тапшыралар.

Алсуны уртага куеп уйныйлар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Алсуның туган көне” сөйләм теле үстерү конспекты

Максат:  1.Яңа сүзләр белән танышу: котлыйм, бүләк, күмәч.               2.Камырны ике уч арасында түгәрәкләп тәгәрәтеп күмәч...

“Алсуның туган көненә без чакырдык кунаклар” темасына әйләнә тирә белән танышудан зурлар төркеме өчен уен-шөгыль эшкәртмәсе.

Бу уен-шөгыльдә балаларда татар халкының күркәм гадәтләреннән берсе – кунакчыллык турындагы белемнәрен тирәнәйтү максаты куелды....

Зурлар төркеме белән ачык дәрес конспекты «Алсуның туган көнендә»

Задачи:  Пробуждать интерес к изучению татарского языка.Активно помогать каждому ребёнку в освоении татарского языка в рамках требований УМК.Совершенствовать все стороны речи: добиваться чистого ...

“Балаларның туган як табигатенә мәхәббәтен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”. Шәһәребез бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен доклад

“Балаларның  туган як табигатенә  мәхәббәтен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.Шәһәребез бакчаларында   эшләүче тәрбиячеләр өчен    доклад....

«Куянкайның, туган көне» Ачык ишекләр көненә әзерләнгән икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллау формалаштыру эшчәнлеге.

Максат:1) Балаларның санау күнекмәсен үстерү; бер-күп төшенчәрен ныгыту; зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәнен аера белергә өйрәтү.2) Уйлау-фикерләү сәлә...

« Мияуның туган көненә сый” Уртанчылар төркемендә әвәләү шөгеле

laquo; Мияуның туган көненә  сый”Уртанчылар төркемендәәвәләү шөгеле...

“Алсуның туган көне”

1) балаларның уенчыклар турындагы белемнәрен киңәйтү, тәрбияче сорауларына җавап бирү осталыгын формалаштыру, уенчык исемнәрен һәм аларның эш-хәрәкәтен белдерә торган сүзләр хисабына сүз байлыгын артт...