конспект "Юынгычка кунакка" по УМКа
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Юынгычка кунакка

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yuyngychka_kunakka.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Юынгычка кунакка.

Максат:  Балаларны шәхси гигиена әйберләреннән дөрес файдаланырга өйрәтү. Сабын, сөлге дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.

Җиһазлау. Курчак, сабын, табак, сөлге.

Эшчәнлек барышы.

Балалар бүлмәгә керәләр.

Тәрбияче: Балалар безгә кунаклар килгән, әйдәгез әле исәнләшәбез.

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Балалар без бүген юынгычка кунакка барабыз. Карагыз әле экранга, менә ул безнең юынгыч.(Слайд №1)

Шулчак бала елаган тавыш ишетелә. (аудио запись)

Тәрбияче: Балалар нинди тавыш килә. Кемдер елый бугай, әйдәгез эзлик әле.

Өстәлдә күп уенчыклар, шул уенчыклар арасында пычрак курчакны күреп алалар.

Тәрбияче: Балалар, менә бит кем елый икән. Бу курчакка нәрсә булган?(слайд №2)

Балалар:

  • Пычранган.
  • Бите пычрак.
  • Куллары да пычрак һ.б

Тәрбияче: Бу пычрак курчакны нишләтик инде?

Балалар: Юындырырга кирәк.

Тәрбияче: Карагыз эле экранга, курчакны нәрсә белән юындырырга кирәк?

(Слайд №3)

Балалар: Су белән.

                               Курчакны сулы табак торган өстәл янына алып киләләр.

                                      Балалар юыну эзлеклелеген искә төшерәләр.

Тәрбияче: Балалар алдан суга бармакларны тыгып карагыз әле? Су нинди?

Балалар: Салкын.

Тәрбияче: Кечкенә бәбиләрне салкын су белән юындырырга ярамый, менә хәзер мин аңа җылы су өстим? Ә сез әйтегез әле хәзер су безнең нинди?

Балалар: җылы.

Тәрбияче: Балалар экранга карыйк әле, нәрсә анда? (слайд №4)

 Балалар: Сабын

Тәрбияче: Дөрес ,ә хәзер безгә Алия шигырь сөйли.

Шигырь.

Хуш исле, шома

Үзе чисталап юа.

Тәрбияче: Балалар безнең әле сабыннарыбыз  күп төрле була.(Слайд №5)

Тәрбияче: мин сезгә һәр берегезгә сабын әзерләдем, әйдәгез без аларны иснәп карыйбыз. Ә хәзер мин курчакны юындырам, һәм әйдәгез бергәләп шигырь сөйлик.

                                    Тәрбияче һәм балалар шигырь сөйлиләр.

                                     Йомшак  су, йөгерек су.

Йомшак су, йөгерек су!                          Тешләрем тазарсын...

Син мине чиста ю!                                   Авызым елмайсын,

Бер тап та калмасын,                               Колагым тыңласын,

Битләрем аллансын,                                 Йомшак су, йөгерек су!

Кулларым агарсын,                                  Һәммәсен чиста ю!

                               Аннары курчакны сөлге белән сөртә.

Тәрбияче: Балалар, курчакны матур итеп юдык. Хәзер биләүсәгә салабыз. Биләүсә балалар рус телендә пеленка була.

Тәрбияче: Балалар әйдәгез уен уйнап алабыз. Ә курчагыбыз карап торсын.

Физминутка. Уен “Күрсәт әле, үскәнем”.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кулны юалар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай кулны юалар.

                                           Күрсәт әле, үскәнем,

                                           Ничек битне юалар?

                                           Менә шулай, менә шулай

                                           Шулай битне юалар.

Күрсәт әле,үскәнем,

Ничек теш чистарталар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай теш чистарталар.

Тәрбияче: Без кайда кулларны юабыз?

Балалар: Юынгыч та.

Тәрбияче: Ә кулларны ничек сөртәбез?

һәр бала үз сөлгесе белән сөртенә. Сөлгене бер учка җәеп салып, икенче кулны сөртәбез. Аннары икенче кулга җәеп салып, беренче кулны сөртәбез.

Балалар сүзләрне кабатлый - кабатлый, кулларын сөртәләр.

Тәрбияче: балалар әйдәгез экраннан гигиена әсбапларын карап үтик әле. (слайд №6 Сабын, теш щеткасы, теш пастасы, тарак, сөлге, көзге, кулъяулык)

Тәрбияче: Балалар кесәләрегезне карагыз әле: барыгызның да кулъяулыклары бармы?

Балалар: Бар.

Тәрбияче: Алар ни өчен кирәк?

Балалар : Борынны сөртергә.

Тәрбияче: Ә хәзер Азалия шигырь сөйли.

Шигырь.

Тәрбияче: эйе, төчкерсәк тә, йөткерсәк тә һәр вакыт ярдәмгә кулъяулык бар. Шулай, балалар, кулъяулыкларыгызны көн дә кесәләрегездә йөртегез. Алар безгә һәрчак кирәк.

Тәрбияче: Балалар әйдәгез юынгычка бүләк ясыйк. Без юынгычка матур сөлгеләр ясап бирербез. Бүләк ясау.

Йомгаклау. Балалар без бүген кая бардык ? Юынгычка кунакка. Күп әйберләр күрдек, күп әйберләр белдек. Шигырләр дә сөйләдек, уйнадык та, ясадык та. Ә хәзер кунаклар белән саубуллашабыз да, кулларыбызны юарбыз.

Балалар: сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Умка узнаёт что такое воздух.» Комплексное занятие в разновозрастной группе 3-5 лет (ознакомление с окружающим, экология, ИЗО)

Занятие разработано по авторской программе развития мышления и творческих способностей детей дошкольного возраста с использованием элементов ТРИЗ (Теории решения изобретательских задач) «Умка»  (...

Интеллектуальная олимпиада для дошкольников "Умка - 2011"

В этом году на базе нашего МБДОУ детский сад № 20 "Снегурочка" проходила интеллектуальная олимпиада для  дошкольников "Умка - 2011",  посвященной Дню космонавтики. В ней принимали все дошкол...

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА ЗАНЯТИЙ Для школы раннего развития «УМКА» «РАЗНОЦВЕТНАЯ НЕДЕЛЯ»

МЕТОДИЧЕСКАЯ     РАЗРАБОТКА        ЗАНЯТИЙДля школы раннего развития«Страна Знаний»«РАЗНОЦВЕТНАЯ НЕДЕЛЯ»...

В гостях у Умки

Программа коррекционно-развивающих занятий "В гостях у Умки" направлена на развитие познавательных процессов детей старшего дошкольного возраста, обогащение словарного запаса детей, способствов...

Сценарий новогоднего утренника в средней группе "Умка в гостях у ребят"

Представленный утренник для детей средней группы. Утренник получился очень нежным и белым по стилю....

Региональный конкурс: "УМКА- 2021 год". Визитная карта: " Письмо УМКЕ".

Участники регионального конкурса: "УМКА- 2021 год".Визитная карта: " Письмо УМКЕ"....

Региональный конкурс: "УМКА- 2021 год". Визитная карта: " Письмо УМКЕ".

Участники регионального конкурса: "УМКА- 2021 год".Визитная карта: " Письмо УМКЕ"....