Гали Хуҗи «Тамчылар». Шигырь уку (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты)
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Ахметшина Ляйсан Мансуровна

            Тема. Шигырь уку: Гали Хуҗи «Тамчылар»

Г.Хуҗи иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.huzhi_.docx16.24 КБ

Предварительный просмотр:

       Татарстан Республикасы   Апас муниципаль районы  

 муниципаль   бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 «Апас  « Салават күпере» гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы»

                           

         Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты

                     

                                          Эшләде: Әхмәтшина Ләйсән Мансуровна

                                          МБМББУ «Апас  « Салават күпере» гомуми үсеш  

                                  бирүче балалар бакчасы» тәрбиячесе

                                       

2017

            Тема. Шигырь уку: Гали Хуҗи «Тамчылар» 

Белем биру бурычлары : балаланың  туган төбәгебез язучыларының иҗаты турындагы белемнәрен баету һәм камилләштерү.

Үстерү бурычлары : әдәби әсәрләрне тыңлый һәм аңлый белү сәләтен, эчтәлеге буенча сорауларга тулы җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбия бурычлары : Г.Хуҗи иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләре тәрбияләү.

 Сүзлек:  якташ, гөрләвек, төбәлә

     Җиһазлау: аудиоязма,компьютер, проектор,экран

                   Эшчәнлек барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Тәрбияче.  Балалар, карагыз әле, безнең бүлмәдә нинди матур кояш чыккан (балаларның игътибарын экрандагы кояшка юнәлтә) Тәрәзәдән  дә безгә шундый матур кочш елмая әйдәгез тәрәзәне ачып кояш белән исәнләшик әле (тәрәзә янына киләләр ) Башта пышылдап, аннары гадәти тавыш белән,   аннан кычкырып “Исәнме кояш!”- дип (балалар кабатлыйлар )           Тәрбияче. Урамда хәзер елның кайсы вакыты? (Яз) Яз көнне табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (Кояш җирне җылыта, кар эри, сулар ага, гөрләвекләр ага, тамчылар тама һ.б. ) Балалар, сезгә яз ае   ошыймы?(Балаларның җаваплары) Яз ае миңа да бик ошый.Ә сез яз турында  нинди шигырьләр беләсез? ( Балаларның җаваплары) Яз ае турында тагын бер шигырь белән танышырга телисезме? ( Балаларның җаваплары)

   2.Г.Хуҗи турында тәрбияче хикәясе (слайдлар ярдәмендә)  

Без бүген сезнең белән якташыбыз Гали Хуҗиның “Тамчылар” дигән шигырен укырбыз. Ул Апас  районы Карамасар авылында туып үскән. Бик яшьтән шигырьләр белән кызыксынган. Бик күп газеталарда редактор булып эшләгән.Сугыш башлангач үзе теләп сугышка киткән.Сугыш турында бик күп шигырьләр язган. Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.Шагыйр үзе үлсә дә, без аны искә алабыз, шигырьләрен яратып укыйбыз.

3.Шигырь уку: Гали Хуҗи “Тамчылар” (слайдлар,рәсемнәр ярдәмендә )

Урамда яз.

Тәрәзәне ачам,

Күз карашым тышка төбәлә;

Казлар килә,сайрый сыерчыклар,

Күгәрченнәр гөрли түбәдә,

Тамчы тама. Тамган тамчылардан

Гөрләвекләр җыела. Һәм алар,

Кушылу өчен олы елгаларга,

Күбекләнеп җырлап агалар.

4. Балаларга сораулар:

-Шигырьдә кайсы  ел фасылы турында язылган?

-Тәрәзәне ачкач шагыйрь нәрсәләр күргән?

-Нинди кошлар җылы яктан кайткан?

-Тамчылардан нәрсә җыелган?

-Гөрләвекләр кая ага?

5. Ял минуты. “Там, там, тамчы там” җырлы – хәрәкәтле уен. ( Җыр сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар, аудиоязмада)

6. Дидактик уен “Бәйләнешле сүз әйт!” ( Туп белән).

Казлар (килә)

Сыерчыклар (сайрый)

Күгәрченнәр (гөрли)

Тамчы (тама)

Гөрләвекләр (ага)

7.Үстерешле уен “Кем күбрәк белә?”(Экранда Г. Тукай, М.Җәлил, Ш.Галиев, Г.Хуҗи  портретлары күрсәтелә, балалар җавап бирә)

8. Йомгаклау. Тәрбияче. Балалар, “Тамчылар” шигыре сезгә ошадымы? Аны кем язган? Г. Хуҗи турында нәрсәләр белдегез? Сезгә бигрәк тә нәрсә ошады?(Балаларның җаваплары) Ә миңа сезнең бүгенге эшчәнлектә бик тырыш , игьтибарлы булуыгыз, сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирүегез ошады.Мин сездән бик канәгать Рәхмәт сезгә, балалар!

                    Кулланылган әдәбият:

1.К.В.Закирова, Р.А.Борһанова. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү: программаның милли-төбәк юнәлеше-Казан:Мәгариф, 2009

2.Р.К.Шаехова.Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы.-Казан, 2012

3.М.Ф. Кашапова. Уйныйк әле, балалар-Казан, 2017

4.З.М.Закирова. Р.с.Исаева. Үстерешле уеннар:Методик кулланма-Казан,2013

5. Г.Хуҗи. Шигырьләр Поэмалар-Казан,1980


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен...

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ “КЫШКЫ АЛАНГА СӘЯХӘТ”

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ“КЫШКЫ АЛАНГА СӘЯХӘТ&rdquo...

Зурлар төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе Проект. Мин кунак яратам. Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”

Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.  Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга ...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек. Тема : “Тукай әкиятләре буйлап ”

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар:Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, ө...