открытое занятие по развитию речи в средней группе с использованием УМК
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Халилова Сирина Басировна

конспект открытого занятия по развитию речи "Язгы чәчәкләр" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytoe_zanyatie_po_razvitiyu_re.docx167.51 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Язгы чәчәкләр.

Максат: Балаларның язгы чәчәкләр турында белемнәрен тирәнәйтү.

Бурычлар:

  1. балаларны язгы табигатьтәге үзгәрешләр, чәчәкләрнең характерлы билгеләре белән таныштыруны дәвам итү, сорауларга тулы җәенке җөмләләр белән җавап бирү осталыгын ныгыту;
  2. логик, образлы фикерләүләрен, хәтерен, игътибарын, вак моториканы үстерү;
  3. чәчәкләргә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлар: чәчәкләр (лалә, ландыш, тузганак, умырзая) сурәтләнгән предметлы картинкалар; туп; аудиоязма.

Эшчәнлек барышы.

Балалар, әйдәгез түгәрәккә басып, саләмләшеп алыйк. (музыка астында җырлыйлар). Менә нинди матур итеп бер-беребезгә күтәренке кәеф бүләк иттек балалар, кулларыбызның җылысын тойдык.

Балалар, карагыз әле, мин бүген иртән эшкә килгәндә,  нинди матур чәчәк таптым. Бу гади генә чәчәккә ошамаган, әйе бит. Бу, мөгаен, тылсымлы чәчәктер.Монда нидер язылган. Укыйбызмы?

- Кадерле балалар, әгәрдә минем биремнәремне үтәсәгез, мин тиздән сезгә күп күп яз чәчәкләре бүләк итәрмен. Чәчәкләр патшабикәсе җибәргән икән безгә бу биремнәрне. Тизрәк табигатьнең чәчәкләргә күмелүен телисезме балалар? (активлаштыру)

Алайсам, әйдәгез, беренче таҗны алып карыйк.

1 бирем: Язгы чәчәкләрне атарга? Яз килгәч табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (Балаларның җаваплары)

Булдырдыгыз балалар, әйдәгез икенче таҗны өзеп карыйк. Ул нинди төстә?

2 бирем: монда безнең табышмаклар язылган, әйдәгез, аларны бергәләп чишеп карыйк әле,игътибар белән тыңлагыз:

Төрле-төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән?

Хушбуй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йөргән?

чәчәкләр

Ак энҗеләр төсле мин,

Ислегөлдәнисле мин.

Аңкып торам урманда,

Дарулы да, агулы да –

Сак булакүрҗыйганда. 

Энҗе чәчәк.

Бер карасаң – күксел төсле,

Бер карасаң – ай сыман.

Үткәнчактакөләтөсле,

Өзеп ал дигәнсыман. 

Умырзая

Нечкә яшел сабакта

Юл буенда шар үскән.

Кай арада җил искән,

Ак шар очкан да киткән.

Тузганак

Әйдәгез әле, ничек өрәбез әле без тузганак чәчәгенә.( җепкә бәйләнгән шарга өрәләр)

Балалар, ә 3 нче таҗда безгә чәчәкләргә үссен өчен нәрсә кирәк икәнен әйтергә кирәк (кояш, балчык, су)

 Ә хәзер 4нче таҗны алабыз. Түгәрәккә басып, тәрбияче тупны чәчәк исемен әйтеп ата, ә балалар чәчәк исемнәрен күплек санда әйтеп кирегә аталар. (умырзая – умырзаялар, тузганак – тузганаклар, лалә – лаләләр, энҗе чәчәк - энҗе чәчәкләр, ниркис – нәркисләр.

5 нче таҗны алабыз. (физминутка) Мин хәзер сезгә чәчәкләр өләшәм, ә сез музыка астында түгәрәк буйлап биеп йөрисез дә, музыка туктагач үзегезнең парларыгызны табасыз, һәм картиналарыгызда нинди чәчәк ясалган икәнен әйтәсез.(Яз килә җыры)

6 нчы таҗда җөмләне дәвам итәргә кирәк икән, сез миңа булышасызмы?

Урманда матур чәчәкләр.... (үсә)

Без матур чәчәкләрне....(яратабыз)

Без матур чәчәкләр турында.... (укыдык, сөйләдек, җырладык)

Тиздән матур чәчәкләр .... (атарлар, чыгарлар)

Булдырдыгыз балалар, бу биремне дә башкарып чыктык.

7нче таҗда балалар, безгә чәчәкләрнең нигә кирәк булуын әйтергә кирәк икән.(балаларның җаваплары).(бал кортларын, бөҗәкләргә, күңелне күтәрә) Балалар карагыз әле, бу чәчәкләр кайсы ел фасылында чәчәк аталар? Димәк алар нинди чәчәкләр? (Яз чәчәкләре). Балалар, чәчәкләрне өзәргә ярыймы? Юк, аларны сакларга кирәк, өзмичә генә сокланырга кирәк аларга.

Рефлексия: Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек? Сезгә кайсы уен ошады.  Сез бүген бик игътибарлы булдыгыз, яхшы җавап бирдегез, чәчәкләр турында күп белгәнегезне күрсәттегез. Чәчәкләр патшасы, сезнең барлык җавапларыгызны да ишеткәндер дип ышынып калам һәм ул безгә яз көне дә, җәй көне дә күп –күп чәчәкләр бүләк итәр. Ә без ул чәчәкләрне урамга чыккач күзәтербез.

Признаки весны" .

Картинки признаки весны для детей.

Признаки весны.

https://otvet.imgsmail.ru/download/272239571_74abad8c02994cfd7b4b1a99e4f7a606_800.png


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия по развитию речи в средней группе "Мы были в гостях у врача".

Муниципальное дошкольное образовательное учреждение«Детский сад комбинированного вида №15 «Сказка»   Конспект открытого занятия по развитию речи на тему:   «Мы были...

Открытое занятие по развитию речи в средней группе

Тема:" Поможем поросятам одеться"...

Конспект открытого занятия по развитию речи в средней группе на тему "Посуда"

Конспект занятия в средней группе по развитию речи на тему: « Посуда» Цель занятия: систематизировать и обобщить знания детей о посуде, ее назначении; материала, из которого она сделана; фор...

Конспект открытого занятия по развитию речи в средней группе «Поиграем вместе» и Карта диагностики занятия

Цель: продолжать развивать диалогическую речь, побуждать детей отвечать четко на вопросы; учить составлять описательный рассказ употреблять в речи слова в родительном падеже в ед. и мн. числе. Учить ч...

Конспект открытого занятия по развитию речи в средней группе на тему: «Звуковая культура речи: звук [ц]»

Развитие фонематического слуха и восприятия звука [ц], формирование правильного его произношения....

Конспект открытого занятия по развитию речи в средней группе: «Составление описания животных по картинке с использованием мнемотаблицы»

Тема: Составление описания Щенка по картинке с использованием мнемотаблицы.Задачи:связная речь: учить составлять описание по картинке, называть объект, его свойства, признаки, давать ему оценку;словар...

Методическая разработка конспекта открытого занятия по развитию речи в средней группе «Звуковая культура речи. Звук [Ч]»

Часто возникает вопрос как у воспитателя,так и уродителей:"Как привлечь ребёнка к занятию?". Так вот, в  занятии  должен быть сюрпризый момент-это появление какого-либо персонажа. ...