проект "Габдулла Тукай ижаты"
проект (старшая группа) по теме

Участвуют дети разновозрастной группы.Срок реализации:апрель

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_g.tukay_.docx21.71 КБ

Предварительный просмотр:

Проект : “Габдулла Тукай иҗаты”

Катнаш зурлар төркеме(зурлар,мәктәпкә әзерлек)

Максаты:Балаларда бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына ихтирам , кызыксыну уяту.

Бурычлар: 1) балаларга Г.Тукай әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү;

                      2) балаларның бәйләнешле сөйләмен , сәхнә осталыкларын үстерү;

                       3) Г.Тукай тормыш юлы.иҗаты турында белемнәрен киңәйтү.

Проект төре: иҗади.

Проект дәвамлылыгы: 3 атна(9-30апрель)

Проект этаплары:

                    I   Әзерлек этабы

            Проектның темасын уйлай,максат кую,бурычларын билгеләү.

Проектның перспектив планын төзү.

Кирәкле мохит булдыру.

Проект планы белән әти-әниләрне таныштыру.

Планны раслау.

        II Төп этап

Әңгәмәләр оештыру

Уку “Бала белән күбәләк”

Җыр өйрәнү”И туган тел”

Әкиятләр уку: “Кәҗә белән сарык”,”Су анасы”

Әсәрләр буенча татарча  мульфилмнар карау

Әсәрләр буеча рәсемнәр ясау

Әкиятләрне сәхнәләштерү.

        III Йомгаклау

Әкиятләр уйлап чыгару

Тукай әкиятләре буенча кичә “Тукай ул мавыктыргыч,серле әкият”

                    Перспектив – тематик план.

Эшчәнлек тәртибе

Балалар белән бергә эшчәнлек

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Әти-әниләр белән эшчәнлек

1

Әңгәмә син Тукайны беләсеңме

Соруларга җаваплар, портретын карау

Г.Тукай әкиятләрен ата ,дидактик уен “Бу кайсы әкияттән”

Әти-әниләргә анкеталар тарату

“Китап укырга яратасызмы?”

2

Уку “Бала белән күбәләк”

Эчтәлек буенча сорауларга җавап;үстерешле диалог

Уен “Күбәләк”;

рольләргә бүлешеп сәхнәләштерү

Өйдә эчтәлеккә карата рәсем ясап килү

3.

Җыр өйрәнү “И туган тел”

Җыр эчтәлеген аңлату ;сорауларга җавап;үстерешле диалог

Сүзләрне аңлаешлы,матур итеп җырлау.

Җырның фонограммасын яздырып алып килү

4

Уку “Кәҗә белән сарык әкияте”

Әкият эчтәлеге буенча үстерешле диалог,мультфильм карау

Әкиятнең кызык җирен тап; дидактик уен “Әкиятне дәвам ит”

Әкият буенча маскалар, я бармак театры ясап алып килергә

5

Китап күргәзмәсе оештыру

Күргәзмәдәге китапларның исемнәрен атау, балаларның теләге буенча уку

Китапларны карау,иңкызыклысын атау.

Г.Тукай мәсәлләребуенча альбом ясау

6

Эчтәлеген сөйләү “Су анасы “әкияте

Әкиятне уку; татарча “Су анасы”  мультфильмын  карау;үстерешле диалог

Геройларны атау; кечкенәләргә әкиятне сөйләү (бармак театры)

Персонажларны әзерләү

7

Тукай әсәрләре буенча күргәзмә

Әсәрләр буенча әңгәмә,әвәләү,рәсем ясау,(рельефлы әвәләү-алтын тарак,рәсем –үзең теләгән әсәргә

Иҗади эшеңә карап эчтәлеген сөйләү

Өйдә дә рәсем ясап карау

8

Тукай әкиятләре буенча кичә

Әкият геройлары турында тасфирлап сөйләү

Табышмак төзү,әкиятне дәвам итү,уеннар,җырлар

Тукай әсшрләре буенча кроссвордтөзеп килү

9

Әкият уйлап чыгару кемнең әкияте иң кызыклы

Әкият планын төзү бергәләп әкият уйлап чыгару,монологик сөйләм

Әкият уйлап сөйләү, иң кызык әкиятне атау,дидактик уен “Бу кайсы әкияткә охшаган”

Өйдә әкият уйлап килү

             Көтелгән нәтиҗәләр:

Балаларның Г.Тукай тормыш юлы , иҗаты турында белемнәре киңәйде,кызыксынулары артты.Балалар үз-үзләрен сәхнәдә тотарга өйрәнде,балаларда Г.Тукай әкиятләрендәге геройларга охшарга теләк туды.Әти-әниләр белән тыгыз элемтә туды.

Кулланылган әдәбият:

1.”Балалар бакчасында проект эшчәнлеге” методик кулланма ,төзүчеләре:Габдрахманова Ә.Һ. ;Миникаева А.Т.;Меньшова Н.А. .Яр Чаллы 2012ел-204 б

2.Г.Тукай “Сабыйга”

3.”Туган телдә сөйләшәбез”методик кулланма.Төз.З.М.Зарипова,Л.Н.Вәҗиева,Р.С.Зөфәрова.ФОЛИАНТ 2012-304 б

4.”Балалар бакчасы” әти-әниләр һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен уку китабы, Казан “Раннур” нәшрияты 2003 -656 б

5.”Иҗат баскычлары”Шәехова Р.К.,Закирова К.В .  Казан :РИЦ 2001-61 б

6.”Иң татлы тел – туган тел” методик кулланма .Казан :Мәгариф,2004-446 б

                                               Балалар иртәсе                               

Тема: “Тукай ул мавыктыргыч,серле әкият”

 Максат: Тукай иҗатына кызыксыну уятуны дәвам итү, әкиятләрне оста итеп сәхнәләштерергә өйрәтү, кичә барышында  балаларда узара уңай,  дустанә мөнәсәбәт булдыру шәфкалелек, яхшылык хисләре тудыру; ә төрле начар сыйфатларга: ялган, саранлык, узен генә яратучанлыкны, ялкаулык та тискәре мөнәсәбәтләр тәрбияләү.
Зал бизәлеше: түрдә Г. Тукайның чәчәкләр белән бизәлгән портреты; зал урман аланына багышланып бизәлгән.
Милли киемнәрдән балалар җырлап керәләр. “ Туган тел” җыры.
А.б. Килдек дуслар без урманга,
Гөмбә, җиләк җыярга.
Урман бик матур икән
Әйтерсен лә качып уйный
Гөмбәләр безнең белән.
Мин ул шаян гөмбәләрне
Бик оста эзли беләм.
Яшләндерә ак каеннар
Юлнын тирәсен
Күз тимәсен тукраннарга,

Уңган, күрәсең.

Урманда чишмәләре

Телләреңне чишәрлек,

Көлмәс булса, көлдерергә

Шүрәлеләр җитәрлек.

А.б. Балалар әйе, бу урман бик бай,  сихерле, монда әкиятче әби дә яши диләр. Ул әбинең белмәгән әкияте юк дип әйтәләр.

Бала: Эх шул әбине күрәсе иде, әкиятләр сөйләтәсе иде.

Әби: Кешеләрнең мине бик күрәсе килә. Минем белән очрашасы килә икән. Ә-ә, балалар сез икәнсез. Күптән бу кадәрле матур, акыллы балалар күргәнем юк иде. Минем урманыма сокланып торасызмы?
А.б. Әби, без сезгә үзебезнең теләгебезне әйтәсебез килә.

Әби: Беләм, беләм, мин барысында беләм. Сезнең әкият тыңлыйсыгыз киләме?
Балалар: әйе.
Әби: Әкият тыңлаганның зиһене арта, сүз сүзне тарта.
Тыңласыннар малайлар да,
Борыннарын тарта-тарта.
А.б.: Әби, без тыңларга гына түгел, әкиятне сөйләргә дә, уйнарга да остабыз.
Әби: Алай булса, бигрәк әйбәт. Сез миңа булышырсыз.
Билгеле бер кап-кара урманда
Һәр ерткыч та бар,

Юк түгел, аю, бүре
Төлке җиһан, корткыч та бар.
Бик куе булганга монда,
Җен-пәриләр бар диләр,
Төрле албасты, убырлар

Шүрәлеләр бар диләр.( Шүрәле кычкырган тавыш ишетелә ).
Былтыр: Югыйсә бит, бар табигать
Шундый матур, тын тора,
Шул матурлыкны ямьсезләп
Әллә нәрсә кычкыра ( шүрәле күренә )
качкынмы? җенме?

Я яракмы? Нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез
Әллә нинди нәрсә бу?

Әби: Бик озак торгач карашып
Күзне күрә нык терәп,
Эндәшә былтыр утынчы

Былтыр: Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле: Бер дә шикләнмә син егет,

Мин корак угры түгел

Гадәтем – ялгыз кешеләрне

Кытыклап үтерәм.

Кил әле син дә бераз

Бармакларны селкетик,

Яшь егет , кил икәү

Уйныйк бераз кети-кети.

Былтыр: яхшы, яхшы, сүз дә юктыр,

Мин корышмыйм, уйныймын.

Тик сине шартыма күнмәссең

Дип уйлыймын.

Шүрәле: Нәрсә, шартың сөйлә әйдә.

Былтыр:  менә безне көлдереп уйнатып ал.

Җырлы уен “ Шүрәле ” ( шүрәле белән саубуллашалар ).

Кәҗә белән сарык керә.

Күп җир уздык, илдән ерак киттек

Бара-бара тәмам арып беттек

Алҗып беттек инде, безнең аяклар да.

Туңып бетте инде тояклар да.

Кәҗэ: Уф, ардым. Сарык дус, монда бик матур икән, әллә бераз ял итеп алабызмы?

Сарык: нинди хуш исле үлән монда, бераз ашап та алырбыз. Менә монда утырып торырга таш та бар икән. ( куркып) . хай йөрәгем.

Кәҗә:  ни  булды тагын?( бүре башын күреп )

Кая бу куркыныч нәрсә?

Сарык: иске тунга төреп ташлаган кәбестәме әллә бу?

Кәҗә:  ( тотлыгып ) бү-бү-бү

Сарык: нәрсә бүрәнә башы димәксеңме?

Кәҗә: бү-бү, бүре!

Сарык: Бүре?! ( куркып ) әйдә качтык.

Кәҗә: Тукта, сарык дус, ашыкма. Буренең үзе түгел, башы гына.

Сарык: Булса да; куркам мин, әйдә сызыйк моннан.

Кәҗә: Ашыкма. Дускай,сакалым белән киңәшләшим әле.. Без бүре башын капчыкка салыйк, сарык дус. Файдасы тимәсәдә, зыяны тимәс.

Сарык: Шулай ит, кәҗә дускай, алып сал син аны капчыкка.

Кәҗә: син сал, син көчлерәк.

Сарык: Үзен сал инде, син сакалбай гарәтлерәк. Мин болай бик батыр да бит, җитмеш йөрәк.

Кәҗә: Алай булса, син тот инде уң колактан.

Сарык: Ә син тот сул колактан.

Икесе бергә:

Курыкмыйча колагыннан тотып алып,

Салып куйдым капчыкка бүре башын.

Бэ-бэ-бэ, мэ-мэ-мэ.

Кәҗә:Әйдә юлыбызны дәвам итик, кунарга урын эзлик ( китәләр ).

Әби: Ошадымы әкият? Аны кем язган?

Балалар: ошады. Г. Тукай язган.

Әби, тагын сөйлә инде.

А. Б. Балалар әби аргандыр инде әйдә аны ял иттереп алыйк.

Шигырь: “Гали белән кәҗә”

Җыр: “ Бала белән күбәләк”

Табышмаклар әйтү.

Бала: “ Су буенда”( чәчәкләр белән күмәк бию).

Шәкерт чыга Г. Тукай шигырен сәхнәләштерү. “су буеннан” тарак табып эләктереп ала, ( анасы күренә).

Су анасы: әнә, минем тарагымны урлаган балалар монда мени? Кайсыгызның эше бу?

Балалар: без, түгел, без түгел ( берсе елап җибәрә ).

Бала: мин алган идем аны.

Су анасы: нигә кеше әйберен алдың соң?

Алай ярамаганны беләсең бит.

Бала: бигрәк матур иде бит ( күрсәтә )

Мин башка алай итмәм ( таракны бирә ).

А.б. ярый, әйдәгез су анасы белән бергә уйнап алыйк.

Уен” су анасы” ( су анасы рәхмәт әйтеп китә ).

А.б. балалар, бик куңелле ял иттек, әйдәгез әле бәйрәмебез ахырында “ Тукай абый” җырын җырлыйк.

Тәмам.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

Презентация на тему: "Татар халык авыз ижаты"

Познакомить детей с видами устного народного творчества...

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"

В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

Татар халык авыз ижаты эсэрлэре

. Укучыларны  халык  авыз   иҗаты   әсәрләре    белән          таныштыру....