Мәктәпкәчә мәгарифнең төбәк программасын тормышка ашыруда танып белү эшчәнлегенең урыны
консультация по теме

 

Бала туган ягы турында тулырак күзалласын өчен,  бүгенге көнге  методик таләпләр белем бирүгә тематик яктан комплекслы якын килергә тәкъдим итә, ул балаларның яшь мөмкинлекләренә һәм кызыксынуларына ярашлы билгеле бер чынбарлыкны чагылдырырга һәм гомуми мәгънәне бирергә тиеш. Һәр яңа мәгълүмат балалар тарафыннан төрле кабул итү каналлары (күрү, ишетү, кинестетик) аша үзләштерелүен исәпкә алырга кирәк, шуңа күрә аның эчтәлеген үзләштергәндә бала эшчәнлегенең төрле төрләрен файдаланырга тәкъдим ителә. Ләкин балаларның эшчәнлек төрләре белем бирү эчтәлегенең системасын чагылдырырга тиеш. Алар мәктәпкәчә мәгарифнең төп үрнәк гомуми белем бирү программасының эчтәлеген киңәйтергә һәм тирәнәйтергә мөмкин, бу – ата-аналарның белемгә ихтыяҗларын, балаларның танып белүгә карата кызыксынуларын канәгатьләндерергә, төбәк компонентының үстерешле потенциалын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТªБ¨Н КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫ« “М¨КТ¨ПК¨Ч¨ М¨ГАРИФ ИДАР¨СЕ” МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Педагогик ки»ёшмёдё чыгыш

Мәктәпкәчә мәгарифнең төбәк программасын тормышка

ашыруда танып белү эшчәнлегенең урыны

Т¿зеде ³ём чыгыш ясады:

76 нчы балалар бакчасыны» өлкән тәрбиячесе 

Ахунҗанова В.Х. В.М. январь, 2014 нче ел

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТªБ¨Н КАМА Ш¨²¨РЕ

Мәктәпкәчә мәгарифнең төбәк программасын тормышка

ашыруда танып белү эшчәнлегенең урыны

       Бала туган ягы турында тулырак күзалласын өчен, методик бүгенге көн методик таләпләр белем бирүгә тематик яктан комплекслы якын килергә тәкъдим итә, ул балаларның яшь мөмкинлекләренә һәм кызыксынуларына ярашлы билгеле бер чынбарлыкны чагылдырырга һәм гомуми мәгънәне бирергә тиеш. Һәр яңа мәгълүмат балалар тарафыннан төрле кабул итү каналлары (күрү, ишетү, кинестетик) аша үзләштерелүен исәпкә алырга кирәк, шуңа күрә аның эчтәлеген үзләштергәндә бала эшчәнлегенең төрле төрләрен файдаланырга тәкъдим ителә. Ләкин балаларның эшчәнлек төрләре белем бирү эчтәлегенең системасын чагылдырырга тиеш. Алар мәктәпкәчә мәгарифнең төп үрнәк гомуми белем бирү программасының эчтәлеген киңәйтергә һәм тирәнәйтергә мөмкин, бу – ата-аналарның белемгә ихтыяҗларын, балаларның танып белүгә карата кызыксынуларын канәгатьләндерергә, төбәк компонентының үстерешле потенциалын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

      Гадәти шөгыль үзенең кыйммәтен югалтмады, ләкин ул белем бирү процессының бердәнбер формасы булырга тиеш түгел. Ул балаларга белем бирүнең актив этабында, ягъни яңа материал биргәндә кулланыла. Ләкин педагогик эшнең үзләштерү этабында балаларны мөстәкыйльлеккә этәрүче башка формалар да актив рәвештә файдаланырга тиеш. Шөгыль барышында балалар туган телләрендә ирекле рәвештә аралашырга, ягъни фикерләрен әйтергә, сораулар бирергә, уртак эш өчен берләшергә мөмкиннәр. Шөгыльләрдә балаларны урнаштыруның төрле формаларын (өстәлләр артына, келәмгә,мольбертлар артына һ. б.) куллану зарур.

      Татар (рус) телендә сөйләшергә өйрәнү ул – сүзләр һәм аңлатмалар ятлау гына түгел, ә башка культура тирәлегендә яшәргә өйрәнү дә. Башка телне өйрәнү – башка культура, башка халык бәйрәмнәре һәм йолалары, әкиятләре, балалар уеннары, фольклоры белән танышу. Шулай итеп, «тел мөхите» төшенчәсен «культуралы» сүзен өстәп аныкларга кирәк. Мондый мөхит балаларга яңа белемнәр биреп кенә калмый, ә аларга үз культураларын яхшырак өйрәнергә ярдәм итә,чөнки белем бирү процессы чагыштырулар белән бара.

     Мәктәпкәчә учреждениедә чит тел мөхите тудыруда төп чараларның берсе булып өлкәннәрнең чит телдә сөйләм эшчәнлеге тора. Өйрәтү характеры сөйләм өйрәтү буенча махсус шөгыльләрдә генә түгел, ә балалар эшчәнлегенең төрле төрләрендә һәм режим моментларында да чагылырга тиеш.

Шулай табигый рәвештә барлыкка килгән сөйләшүләр (диалоглар) балаларга сөйләм тәртибе моделе һәм охшарга тырышу өчен үрнәк булып тора.

Педагогның сөйләме балаларны өйрәтерлек булсын өчен, түбәндәге шартларны исәпкә алырга кирәк:

– татар (рус) телен өйрәтүче тәрбияченең сөйләме балаларга аңлаешлы булырга тиеш; озын һәм төзелеше буенча катлаулы җөмләләрне кулланудан сакланырга кирәк;

– тәрбияченең нәрсә әйткәнен бала аңламаса, кабатлап әйтергә, икенче төрле итеп әйтергә һ. б. ысуллар кулану тәкъдим ителә;

– белем бирү процессы баланың сөйләм үсеше бурычларын эзлекле рәвештә катлауландыру, эшлекле якын килү һәм интеграция (берләштерелү) принциплары нигезендә төзелә.

     Белем бирүне оештыруга интеграцияле якын килү танып белү ысуллары һәм аның сәбәпләренең җыелмасын формалаштыру, танып белү ысулларының бер эшчәнлек төреннән икенчесенә күчүе итеп карала. Анда төп игътибар баланың төрле эш төрләрендә үзлегеннән аерым барлыкка килми, ә бер-берсен тулыландыра, бербөтен педагогик процесска берләштерә торган интегратив сыйфатлар үсешенә бирелә.

Интегральләшкән белем бирүнең үзенчәлеге булып аның белем бирүнең үзәге булган бер мөһим яки өстенлек итүче эшчәнлек нигезендә төзелүе тора. Бу эшчәнлек белән берләшкән башка эшчәнлекләр белем бирүнең төп эчтәлеген, яшәп килгән бәйләнешләрне һәм балаларның алган белемнәрен мөстәкыйль эшчәнлектә куллану мөмкинлекләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итәләр. Үсешнең төрле юнәлештәге белем бирү бурычлары бер-берсен тулыландыралар һәм баеталар.

        Еш кына бер үк белем бирү бурычлары төрле эчтәлектә чишелергә мөмкин. Моннан тыш, эшчәнлекнең бер төрендә үсешнең берничә бурычын хәл итәргә була. Мәсәлән, нәтиҗәле эш төрләрендә, техник яктан үзләштерелүеннән тыш, танып белү бурычларын (балаларны күн мозаикасы сәнгате белән таныштыру, күн читекләр, аларның алгы һәм балтыр өлешләрендәге бизәкләрен карау), иҗади сәләтләрен, сөйләм үстерү, әгәр эшләнгән эскиз уен шартына туры килсә – уен эшчәнлеген формалаштыру бурычлары (балалар үзләренең уй теләкләрен, эш нәтиҗәләрен сөйлиләр) хәл ителергә мөмкин.

     Белем бирү процессын билгеле бер тәртиптә төзегәндә (проектлар), белем бирү бурычлары бер-берсен тулыландыра ала. Шундый мөмкинлекләрне белем бирү процессын планлаштырганда истә тотарга кирәк.

     Белем бирү процессын планлаштыру балаларның үзләренә генә хас булган төрле эш төрләре комплексын «уртак тема» тирәли берләштерүен күздә тота. Теманы сайлаганда, инициатива педагоглар, балалар һәм аларның әти-әниләренә бирелергә мөмкин. «Тематик атналар», «Вакыйгалар», «Проектлар»,«Табигатьтә ел фасыллары күренешләре», «Бәйрәмнәр», «Йо-

лалар» һ. б. темалар була ала. Бирелгән эчтәлекне үзләштерү өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлегендә, шулай ук балаларның мөстәкыйль эшчәнлегендә тормышка ашырыла. Балалар эшчәнлегенең төрләрен шулай төзергә тәкъдим ителә: һәр киләсе эшчәнлек кузаллауларны баетырга, бирелгән вакыйгага, күренешкә яңача карарга, ә нәтиҗәле эшчәнлек аларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирергә тиеш. Шундый якын килү генә тарихны, мәдәниятне, туган якның табигатен аңлы рәвештә иҗади өйрәнергә һәм алган белемнәрне мөстәкыйль кулланырга ярдәм итә.

     Тәрбиячегә, балаларның активлык балансын тәэмин итеп, эшчәнлекнең катгый билгеләнгән графигын түгел, ә үзгәртә ала торганын кулланырга, аларның эзлеклелеген мөстәкыйль рәвештә билгеләргә тәкъдим ителә. Теге яки бу мәсьәләләрне чишү өчен, көндәлек режимда бирелгән вакыт кысаларында эшчәнлекнең бер төрен икенчесе белән алыштырырга мөмкин.

     Эчтәлекне планлаштырганда, өлкәннәр белән балаларның үзара мөгамәләләренең төрле формаларын файдалануны күздә тоту мөмкин: турыдан-туры, турыдан-туры булмаган белем бирү, тигез хокуклы хезмәттәшлек. Турыдан-туры белем бирүдә тәрбияче актив позициядә тора, балалар мөстәкыйль рәвештә үзләштерә алмаган эчтәлекне ача (шәһәрнең символларын күрсәтә, истәлекле урыннары, тарихы турында сөйли).

Аларга бирелгән мәгълүматны үзләштерергә ярдәм итәргә кирәк. Өлкәннәр белән балаларның һәм балаларның үзара партнёрлык эшчәнлеге үзләштерүнең төрле этапларында ешрак файдаланыла, бу – эчтәлекнең үзенчәлегенә һәм балаларның тәҗрибәсенә бәйле.

    Баланың аңы өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән уртак эшчәнлектә генә түгел, ә мөстәкыйль эшчәнлектә дә үсә. Шуңа күрә тәрбиячегә төркемдә баланың үзлегеннән үсеш процессына, мөстәкыйль иҗади башлангычларына этәргеч көч булып торган предметлы-үстерелешле мөхит оештыру мөһим. 

     Төрле яшьтәге балалар белән тәрбия һәм белем бирү процессын планлаштыруның үзенчәлекләре бар. Кечкенәләр, уртанчылар, зурлар төркемнәрендә белем бирү процессы күбесенчә ирекле формаларда оештырылса, мәктәпкә әзерлек төркемендә махсус оештырылган өйрәтү шөгыльләренә мөһим урын бирелә. Шөгыльләрдә уку-укыту методик комплектын куллану, укыту һәм уен бурычларын кертү белем бирү эшчәнлеге элементларының үсешенә (бурычны кабул итәргә өйрәнү, инструкция буенча эш итү, үз-үзеңне тикшереп торуга) ярдәм итә. Ләкин бу очракта оештырылган белем бирүнең ролен арттырмаска кирәк. Яшь үзенчәлекләре буенча, балаларга тормышчан вакыйгаларны күзәтү, билгеле әйберләр белән эш итү, уен һәм ярыш характерындагы эшчәнлек аеруча якын.

     Тәрбия һәм белем бирү процессын проектлаштырганда, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагогларының (тәрбиячеләр, логопедлар, физик культура инструкторлары, музыка җитәкчеләре, өстәмә белем бирү педагогларының) эшчәнлеген планлаштыру аша берләштерү мөһим. Мәктәпкәчә мәгарифнең төбәк программасын тормышка ашыруда педагоглар эшчәнлеге эчтәлеген үзара килешү буенча системалы эш алып бару зарур. Балаларның билгеле бер эчтәлекне үзләштерүләре йомгаклау вакыйгасы – ял вакыты, бәйрәм, спектакль, күргәзмәләр оештыру белән тәмамланырга мөмкин. Анда балалар алган белемнәрен йомгаклыйлар, үзләренең уңышларын күрсәтәләр. Әгәр дә сценарийга алынган белемнәрне куллануны таләп итүче ярыш моментлары, викторина элементлары, гамәли биремнәр кертелсә, бу чаралар балалар бакчасындагы педагогик процесс барышын күзәтүнең үзенчәлекле ысулы булып тора ала. Мәсәлән, «Безнең шәһәр транспорты» проекты команданың ата-аналар катнашындагы уен ярышы рәвешендәге «Шәһәр урамнарындагы куркынычсызлык» музыкаль-спорт күңел ачу чарасы белән тәмамланырга мөмкин.

Тәрбия һәм белем бирү процессын проектлаштыруга интеграцияле якын килүне куллануның үз өстенлекләре бар: үсеш һәм белем бирү бурычлары эчтәлекле-мәгънәви кырның үзәге булып тора, бу – бала эшчәнлегенең нигезен ныгыта, үсеш нәтиҗәлелеген көчәйткәндә балаларга булган психоло-

гик йөкләнешне киметүне тәэмин итә; мөстәкыйльлек һәм активлык дәрәҗәләренең көчәюенә, әйләнә-тирә турында Тулы күзаллаулар формалашуга мөмкинлек бирә. Педагогик процесста катнашучыларның үзара ярдәм итешүләре тәэмин ителә, баланың үсешенә бердәм караш булдырыла.

Беренче кече яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеген оештыру системасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеген оештыру системасыннан аерылып тора.  Балаларны туган телгә өйрәтү һәм  сөйләм үстерү әйләнә-тирә белән таныштыру барышында алып барыла.  Шушы үзенчәлекләрне исәпкә алып, кече яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеге эчтәлеген төзегәндә әйләнә-тирә предметларны һәм күренешләрне танып белүдә нәрсә чыганак булып торуы игътибар үзәгендә торды.   Балаларның сөйләмен үстерү эше “Кроха” программасында күрсәтелгән түбәндәге эшчәнлек төрләренә нигезләнеп төзелде:  

 

1. Табигый шартларда табигать һәм социаль тирәлек белән турыдан туры таныштыру.

1). Табигатьне (күренешләрне һәм объектларны) күзәтү.

2). Предметлы дөнья белән таныштыру: предметлар һәм кораллар (исеме, сыйфаты, үзлекләре, эш-хәрәкәтләре).

3). Социаль күренешләр (үзең, якын кешеләр, олылар хезмәт турында күзаллаулар) белән таныштыру.

2. Образлы уенчыклар, пластик художество образлары аша тирә-юнь белән белән таныштыру

1). Уенчыклар карау.

2). “Тылсымлы капчык”, “Бу өйдә кем (нәрсә) яши? дидактик уеннары, курчак белән дидактик уеннар.

3). Уеннар, күңел ачулар, уен-көлкеләр.

4). Йомыш кушулар (индивидуаль һәм кечерәк төркемнәргә бүлеп).

3. Художество картиналары аша (буяу һәм буяусыз ясалган образлар (графика) әйләнә-тирә белән таныштыру.

1). Өстәлгә куела торган кечкенә картиналарны, китаптагы иллюстрацияләрне, стена картиналарын карау, “җанлы” кечкенә картиналар белән эшчәнлек.

4. Нәфис сүз аша әйләнә-тирә белән таныштыру.

5. Күрсәтмәлелектән башка тирә-юнь белән таныштыру һәм сөйләм үстерү.


Танып белү

Бүлекләр

2-3 яшьлекләр

Бурычлар

3-4 яшьлекләр

Бурычлар

Көз

Көзге табигать.

Көз турында балаларның элементар күзаллауларын (табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр, кешеләр киеме) формалаштырырга.

 Балаларның күзәтүчәнлеген,  игътибарын, тәрбиячене тыңлый белү осталыгын үстерегә.

Көзге табигатькә соклану хисләре тәрбияләргә.

Куян үстергән кишер һәм помидор

  1. балаларга табигатьтәге көзге үзгәрешләр, көзге уңыш турында мәгълумат бирү, яшелчәләр (кишер, помидор) турындагы белемнәрен ныгыту;
  2. балаларның яшелчәләрне (кишер, помидор) тышкы күренеше, тәме, формасы буенча аера белүләренә ирешү; игътибарын, аңга алуларын, диалогик сөйләмен, сенсорик күнекмәләрен үстерү;
  3. балаларда сорауларга жавап бирү теләге уяту; табигатькә уңай караш тәрбияләу.
  1. балаларньң табигатьтәге көзге үзгәрешләр, көзге уңыш турындагы кузаллауларын киңәйтү, яшелчәләр (кыяр, шалкан) турындагы белемнәрен ныгыту;
  2. яшелчәләрне (кыяр, шалкан) тышкы күренеше, тәме, формасы буенча аера белергә өйрәтүне дәвам итү; игьтибар, аңга алу, диалогик сөйләм, сенсорик сәләтләрен үстерү;
  1. сорауларга жавап бирү теләге тудыру; табигать белән кызыксыну тәрбияләү.

Җиләк-җимешләр.

Тышкы билгеләре һәм тәме буенча җиләк-җимешләр аерырга өйрәтергә; җиләк-җимешләр һәм аларның уңышын җыеп алу турында күзаллауларын киңәйтергә, җиләк-җимешләрнең исемнәре һәм аларнын билгеләрен белдерә торган сүзләр  хисабына балаларның сүзлеген баетырга.

Балаларның кабул итүләрен, игътибарын, сенсор сәләтләрен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерергә.

 Балаларда сөйләм этикетының гади формулаларын (исәнләшү, саубуллашу) куллана белү гадәте, әйләнә-тирә табигать объектларына кызыксыну тәрбияләргә.

Сары, кызыл яфраклар

  1. балаларны көз, кыш ел фасылларының характерлы билгеләре белән таныштыру; бер ел вакыты икенчесен алмаштыруы турында мәгьлумат бирү; көзге яфраклар турындагы белемнәрен (яфракларның төсләре үзгәрә, алар коелалар) киңәйтү. Авазлар әйтелешен ныгыту;
  2. балаларньң игътибарын, аңга алуларын, хәтерен, бәйләнешле сөйләмен үстерү; көзге табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү;
  3. балаларда чиста, пөхтә әшләү теләге тәрбияләү.

Помидор, кыяр,

кишер

белән таныштыру

Балаларның помидор, кыяр, кишер турындагы белемнәрен ныгытырга; помидор, кыяр, кишернең форма, төс, тәм үзенчәлекләре (кызыл, йомшак, шома, тәмле, сусыл, хуш исле помидор, помидор шар формасында; яшел, каты, шома, кытыршы кыяр;  шома, кызыл, тәмле, каты кишер) белән таныштырырга.

 Балаларның сенсор тоемлауларын, тәрбиячене ишетү һәм сорауларга җавап бирә белү осталыкларын үстерергә.

Балаларда сөйләм этикетының гади формулаларын (исәнләшү, саубуллашу) куллана белү гадәте, зурлар хезмәтенә хөрмәт, сәламәт тормыш алып бару теләге тәрбияләргә.  

Картинкадагы кошларны карау.

Балаларда күгәрчен, саескан турында гомуми күзаллаулар булдырырга; аларның кызыклы гадәтләрен күрергә өйрәтергә.

Балаларның кабул итүләрен, игътибарын, күзәтүчәнлеген, сүзлек запасын    үстерергә.

Кошларга карата йомшак караш, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләргә.

Көз (йомгаклау чарасы).

Балаларның көз турындагы белемнәрен (яфраклар саргая, сары яфраклар, яфраклар коела, яңгырлар күп ява, кешеләр җылы киемнәрен кияләр) ныгытырга. Тәрбияче сорауларына дөрес җавап бирергә, рәсем ясаганда буяуны кәгазь битенә дөрес һәм тигез төшерергә өйрәтергә.   Төсләрне   ныгытырга.

Балаларның актив сөйләмен, ишетеп кабул итүне, игътибарны, күзәтүчәнлекне үстерергә. Балаларда рәсем ясауга кызыксыну уятырга.

Көзге табигать белән соклану хисләре, пөхтәлек тәрбияләргә.

Яшел чыршы.

.

Балаларны чыршыны карарга өйрәтергә, Яңа ел бәйрәме турындагы күзаллауларына төгәллек кертергә һәм баетырга.    

Балаларның “Яңа ел бәйрәме” темасы буенча сүзлекләрен активлаштырырга,  тәрбияче соравына җавап бирү осталыкларын, игътибарын, күзәтүчәнлеген, сенсор сәләтләрен үстерергә.

Матурлыкны күрә һәм соклана белү хисләре,  чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләргә.

Куян белән

тиенне

чыршы

бәйрәменә

чакырабыз

  1. балаларның кышкы табигатьнең характерлы үзен- чәлекләре, кыргый жәнлекләр турындагы күзаллауларын киңәйтү, тикшеренүләр бары- шында суның үзлекләре турында мәгълумат бирү; авазларның артикуляңиясен ныгыту;
  2. балаларның игьтибарын, хәтерен үстерү, танып белү активлыкларын формалаштыру;
  3. балаларда Яңа ел бәйрәме уңаеннан яхшы кәеф, шатлык хисләре булдыруга шартлар тудыру; җәнлекләргә карата кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

Чыршы бизибез.

.

Балаларның Яңа ел бәйрәме турындагы күзаллауларын баетуны дәвам итәргә.    

Балаларның “Яңа ел бәйрәме” темасы буенча сүзлекләрен активлаштырырга,  тәрбияче соравына җавап бирү осталыкларын, игътибарын, күзәтүчәнлеген, сенсор сәләтләрен үстерергә.

 Чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләргә

«Чанада

шуабыз»

рәсемен

карау

  1. балаларны рәсемне карарга, аның әчтәлеген аңларга, әчтәлеге буенча сорауларга жавап бирергә өйрәтүне дәвам итү;
  2. диалогик сөйләмнәрен; күзәтүчәнлекләрен, күрсәтмә- образлы фикерләүләрен үстерү;
  3. кышның матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

Без музыка залында.

Чыршы бәйрәменә әзерләнү уңаеннан балаларны музыка залының бизәлеше, чыршы уенчыклары белән таныштырырга (материалы, төсе, формасы); чыршы уенчыклары, йомры, пыяла, шома, ялтырый  сүзләре хисабына балалар сүзлеген активлаштыруны дәвам итәргә.

Балаларның кабул итүләрен, күзәтүчәнлеген,  игътибарын, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерергә.

Балаларда эстетик хисләр тәрбияләргә.

Жимлек

янында.

  1. кышлаучы кошларны күзәтүне оештыру; аларны тышкы кыяфәтләре буенча танырга өйрәтүне дәвам итү; пумаланың очы белән ярма бертекләре ясауны ныгыту;
  2. аваз ияртемнәрен әйтудә күнектерү; сүзлек запасын баету, күзәтүчәнлекләрен, игътибарлылыкларын үстерү;
  3. кошларга карата сак караш, алар турында кайгыртучанлык, кышын аларны тукландыру теләге тәрбияләү.

Кыш

Ап-ак кар ява.

Балаларны кар һәм аның сыйфаты (ап-ак, эри, йомшак, салкын, җиңел) белән таныштырырга, тәрбияче сорауларына җавап бирүдә күнектерергә.

Балаларның сүзлек запасын, игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерергә.

Кышкы табигатькә соклану хисе, бергәләп уйнау теләге тәрбияләргә.

Тере һәм уенчык кошларны карау

Тере һәм уенчык кошны чагыштырып, уенчык кош - дымка уенчыгы белән таныштыру, уенчык кошның, нинди материалдан ясалган булуын ачыклау; төсләрне, дымка бизәге әлементларын ныгыту;

балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү, сорауларга тулы жавап бирергә өйрәнүне дәвам итү;

кошлар белән кызыксыну, аларга карата сак караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Алсуны урамга киендерәбез.

Балаларның кышкы киемнәр турындагы белемнәренә төгәллек кертергә; прогулкага киендерү эзлеклелеген һәм киемнәрнең билгеләнешен истә калдырырга өйрәтергә, тәрбияче сорауларына җавап бирүдә күнектерергә.

 Балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, сүзлек запасын үстерергә.

 Башкаларга ярдәм итү теләге, киемнәргә сак караш тәрбияләргә.

Ләйлә

суыктан курыкмый. (О.И.Соловьева картинасы буенча).

Картинада ясалган предметларны дөрес танып һәм атап, картинаны карарга өйрәтергә; предметларны, эш-хәрәкәтне, төсне белдерә торган сүзләр ярдәмендә сүзлекне активлаштырырга, картинаның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирүдә күнектерергә.

Кабул итүне, игътибарны, хәтерне үстерергә.

Сюжетлы картинкалар карау теләге тәрбияләргә.

Күгәрченнәр, чыпчыклар – безнең нәни кошчыклар

Табигать объектларына булган кызыксынуларын стимуллаштырырга; мәйданчыкка килгән кошлар белән таныштырырга; “гөр-гөр”, “чырык-чырык”, “кар-кар” аваз ияртемнәрен ачык әйтүдә күнектерергә; томшык, сикерә, гөрлиләр, җим, чүплиләр, чырылдый, җитез, өлгер сүзләре хисабына сүзлекне баетырга.

 Балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерергә.

 Кошлар турында кайгырту, аларга ярдәм итү, аларны тукландыру теләге тәрбияләргә.

Яз

Яз, яз килә...

Балаларга язгы күренешләр турындагы элементар белемнәр (кар эри, тамчы тама, кояш җылыта, сулар җыела) бирергә.  Сүзлек запасын киңәйтергә һәм активлаштырырга.

Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын үстерергә.

Язгы күренешләргә кызыксыну, табигатьтә барган үзгәрешләргә шатлана белүләрен тәрбияләргә.

Урамда яз

  1. Балаларны язгы күренешләр белән таныштыруны дәвам итү (кар әри, тамчы тама, кояш жылыта, сулар жысла), язгы табигатьтәге гади бәйләнешләрне (кояш ныграк жылыта - көннәр жылына - кар әри h.6.) ачыклау барышында сүзлек запасын киңәйтү һәм активлаштыру;
  2. балаларның

күзәтүчәнлеген, игътибарын, күзаллавын үстерү;

  1. язгы күренешләр белән кызыксынуларын үстерү, табигатьтә барган үзгәрешләрне күрергә өйрәтү, шатлык хисләре уяту.

Җәнлекләр

урманда яшиләр.

Җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтергә һәм ныгытырга, җәнлекләрне таный һәм атый белергә өйрәтергә.

 Балаларның диалоглы сөйләмен активлаштырырга, фикерләүне, мөстәкыйльлекләрен үстерергә.

Җәнлекләргә карата кызыксыну тәрбияләргә.

Тузганак

чәчәген

карау

    Балаларны туган як үсемлекләре (тузганак) белән таныштыруны дәвам итү;

үсемлекне карау барышында әңгәмәгә тарту; хәтерне, игътибарны, күзәтүчәнлекне үстерү;

үсемлекләр белән кызыксыну, әстетик хисләр тәрбияләү.

Сыерчыклар, карлыгачлар килде  (картинкалар карау).

Балаларны кошларны картинкада танырга һәм атарга өйрәтергә. Балаларның сүзлеген активлаштырырга, сүзлеккә сыерчык, сыерчык оясы, карлыгач сүзләрен кертергә.

Игътибарны, күзәтүчәнлекне, тәрбияче белән аралашу, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерергә.

Кошларга һәм табигатьнең башка объектларына кызыксыну, кошларга карата сакчыл караш, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләргә.

Песиле тал бөреләрен карау.

Балаларны песиле тал, аның өлешләре (ботаклар, бөреләр) белән таныштырырга; табигатьтәге язгы күренешләр турында белемнәр формалаштыруны дәвам итәргә; сүзлек запасын киңәйтергә һәм сүзлекне активлаштырырга (песиле тал, ботак, бөре, йомшак, хуш исле).

Балаларның кабул итүен, игътибарын күзәтүчәнлекләрен, хәтерен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерергә.

Табигать объектына карата сак караш, кызыксыну, табигатьтәге матурлыкны күрә белүләрен тәрбияләргә.

Җэй

Тузганак

чәчәген карау.

Балаларны үсемлекләр белән таныштыруны дәвам итәргә; тузганак чәчәге турында белемнәр бирергә, аны танырга, атарга, төзелеше (чәчәге, сабагы, яфраклары) буенча аера белергә өйрәтергә; сүзлек запасын киңәйтергә; тузганак, чәчәк, сабак сүзләрен сөйләмдә активлаштырырга.

Балаларның сенсор сәләтләрен, кабул итүләрен, игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерергә.

Табигать белән турыдан-туры аралашудан шатлык хисләре уятырга; матурлыкны күрә белүне, үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләргә.

Сау

бул, җәй! Исәнме, балалар бакчасы

  1. жәй турында кузаллауларга нигез салу, тәүлек өлешләрен дөрес әйтергә күнектерү;
  2. балаларның сөйләмен, игътибарын, ишетү хәтерен; күз алдына китерә, хыяллана белүләрен; вак моториканы, рәсем ясау күнекмәсен, иҗади сәләтләрен үстерү;

балаларда табигать белән кызыксыну тәрбияләу.

Йорт хайваннары.

Балаларның йорт хайваннары (сыер, ат, песи, эт) турындагы белемнәрен (кайда яшиләр, нәрсә ашыйлар) киңәйтергә. Хайваннарның исемнәрен, хәрәкәтләрен атауда күнектерергә.

Сүзлекне баетырга, тәрбияченең сорауларына җавап бирү, мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләге үстерергә.

Йорт хайваннарына кызыксыну тәрбияләргә.

Йомшаккай

әзерләгән

сюрприз

  1. агачтан ясалган уенчыкларны карау барышында агач материалы, аның үзлекләре (каты, нык) белән таныштыру; тәрбияче сорауларына жавап бирергә өйрәтү;
  2. предметларның төсен, формасын, зурлыгын билгели белергә өйрәтү, анализаторлар әшчәнлеген, сүзлек байлыгын, хәтерләрен, игътибарларын үстерү;

уенчыкларга карата сакчыл караш, уеннан соң уенчыкларны урынына кую гадәте тәрбияләү.

“Балалар тавыкны һәм чебиләрне ашаталар” (авторлары В. Езикеева, Е. Радина) картинасын карау.

Балаларны картинаны карарга, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә, тәрбияченең һәм иптәшләреңнең аңлатмаларын тыңларга өйрәтүне дәвам итәргә.

Сөйләмне томшык, тавык, чебиләр, табак кебек сүзләр хисабына баетырга,  игътибарны, хәтерне, образлы фикерләүне үстерергә.

Йорт кошларына карата сак караш тәрбияләргә.

Ком үзлекләре.

Балаларны комны тикшерү ысулларына (комны учка алып, йомарларга һәм сибәргә), төсе буенча комның дымлылыгын билгеләргә өйрәтергә.

Коры, дымлы, юеш, сибелүчән, сибелә, әвәләү сүзләре хисабына балаларның сүзлеген активлаштырырга, игътибарны, сенсор сәләтләрне   үстерергә.

Ком белән уйнауга кызыксыну тәрбияләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Заманча мәктәпкә белем бирүне тормышка ашыруда алдынгы идея буларак интеграция

Интеграцияләнгән шөгыльләр аша балаларны системалаштыру, гомумиләштерү, белемнәрен-осталыкларын төрле ситуацияләрдә куллана белүне булдыру....

Проект эше. Республикада билингваль белем бирүне тормышка ашыруда дидактик уенның роле.

Республикада билингваль белем бирүне тормышка ашыруда дидактик уенның роле....

Хезмәт эшчәнлеген оештыру процессында балаларның танып белү активлыгын үстерү / Развитие познавательной активности в процессе организации трудовой деятельности дошкольников

Хезмәт эшчәнлеген оештырганда, тәрбияче, балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итә, үз көчләренә ышанырга, тормышта һәрвакыт кирәкле осталык һәм күнекмәләр формалаштырырга булыша, җаваплылык һәм мөстәк...

"УМК проектларын тормышка ашыруда иҗади кулланулар"

“УМК проектларын тормышка ашыруда иҗади кулланулар”темасына Баулы муниципаль районы буенча татар теле һәм татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр өчен уздырылган семинар-практикумда “Төсле чынаяклар”т...

Балаларның танып белү эшчәнлеген оештыру аша сенсор үсешен тәэмин итү

Развитие сенсорных способностей дошкольников через познавательно-игровую деятельностьБольшое влияние на результаты познавательной деятельности дошкольника оказывают познавательные способности. Их нали...

Әйләнә - тирәне танып белү буенча “Зоопаркка сәяхәт ” темасына уртанчылар төркемендә үткәрелгән белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

Әйләнә - тирәне танып белү буенча“Зоопаркка сәяхәт ”  темасынауртанчылар  төркемендә үткәрелгәнбелем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."

Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...