Сөйләмдә кимчелекләре булган балаларның ата-аналары белән эш.
учебно-методический материал (подготовительная группа) на тему

Саматова Ляйла Наиловна

Балаларның сөйләм кимчелекләрен төзәтү эшендә тәрбиячеләр һәм ата-аналар белән тыгыз элемтәдә зшләгәндә генә көтелгән нәтиҗәләргә ирешеп була. Чөнки баллалар чын тәрбияне гаиләдә алалар. Без гаиләнең тәрбияви мөмкинлекләрен истән чыгармыйча, ата-аналарны коррекция эшенә ярдәмгә җәлеп итәбез һәм бу эшне түбәндәге юнәлештә оештырабыз:

-“Шәхесне бары тик шәхес кенә тәрбияли”, -дигән кагыйдәгә нигезләнеп, ата-аналар белән тәрбия чаралары үткәрү.

 -ата-аналарга логопедик белем бирү, практик ярдәм күрсәтү.

-Балаларның сөйләм кимчелекләрен төзәтү эшенә ата-аналарны тарту, гаиләдә моның өчен тиешле шартлар булдыруга, балаларның өйдә ял, уен вакытларын нәтиҗәле файдалануга ирешү.

Ата-аналар арасында логопедик белемнәрне пропагандалау, актуальләштерү, аларда логопедик белемнәргә ихтыяҗ тудыру, туган телдә дөрес, матур итеп сөйләргә өйрәнү зарурлыгы булдыру, бала тәрбиясе өчен җаваплылык хисләрен уяту, үстерү өчен ата-аналар белән эштә алдыңгы технологияләр кулланабыз.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сөйләмдә кимчелекләре булган балаларның ата-аналары белән эш.

Саматова Л.Н.

Iквалификациялетәрбияче

87 нче балалар бакчасы, Түбән Кама

Балаларның сөйләм кимчелекләрен төзәтү эшендә тәрбиячеләр һәм ата-аналар белән тыгыз элемтәдә зшләгәндә генә көтелгән нәтиҗәләргә ирешеп була. Чөнки баллалар чын тәрбияне гаиләдә алалар. Без гаиләнең тәрбияви мөмкинлекләрен истән чыгармыйча, ата-аналарны коррекция эшенә ярдәмгә җәлеп итәбез һәм бу эшне түбәндәге юнәлештә оештырабыз:

-“Шәхесне бары тик шәхес кенә тәрбияли”, -дигән кагыйдәгә нигезләнеп, ата-аналар белән тәрбия чаралары үткәрү.

 -ата-аналарга логопедик белем бирү, практик ярдәм күрсәтү.

-Балаларның сөйләм кимчелекләрен төзәтү эшенә ата-аналарны тарту, гаиләдә моның өчен тиешле шартлар булдыруга, балаларның өйдә ял, уен вакытларын нәтиҗәле файдалануга ирешү.

Ата-аналар арасында логопедик белемнәрне пропагандалау, актуальләштерү, аларда логопедик белемнәргә ихтыяҗ тудыру, туган телдә дөрес, матур итеп сөйләргә өйрәнү зарурлыгы булдыру, бала тәрбиясе өчен җаваплылык хисләрен уяту, үстерү өчен ата-аналар белән эштә алдыңгы технологияләр кулланабыз.

Ата-аналар белән беренче очрашуда алардан анкеталар тутыртып, үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап алабыз.Һәр җыелыш, очрашуда уеннар, китап күргәзмәләре оештырыла. Уеннарны бергәләп уйнау, ТРИЗ методикасындагы “баш мие штурмы”, каршылыкларны чишү алымнарын куллану әти-әниләрне активлаштыра, коррекция эшенә кызыксыну, үз балалары белән нәтиҗәлерәк зшләү теләге уята.Уеннар, уен күнегүләре тиешле нәтиҗә бирсен өчен бер шартны һичкайчан истән чыгарырга ярамый-уйланулар, эзләнү мөстәкыйль булырга тиеш. Уеннар проблемалар тудыру, “билгезсезлекне эзләү” юнәлешендә алып барылырга тиеш.Сөйләм кимчелекләрен төзәтү эшендә үстерешле уеннар балаларга дөньяны иҗади танып белү буенча башлангыч күнекмәләр алырга, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлек итәргә, аларның интеллектуаль мөмкинлекләрен, иҗади сәләтләрен үстерергә, сүзлек запасларын арттырырга, баетырга, активлаштырырга, сөйләмнең грамматик ягын формалаштырырга, бәйләнешле сөйләм үстерергә ярдәм итә. Нәтиҗәдә бу балаларның мәктәпкә тирәнтен эзерлеген тәэмин итә.

ҮСТЕРЕШЛЕ УЕННАР

Рәсемне ясап бетер

Максат: Баларның иҗади кузаллавын, фикерләвен, сүзлеген, бармакларның хәрәкәтчәнлеген үстерү; аларны системалы фикерләргә, анализларга өйрәтү.

Материал: Төрле сызык, линияләр, ясалып батмәгән рәсемнәр(кәгазьдә, комда, язу тактасында һ.б.).

 Уенны үткәрү методикасы: Балаларга сызык, линия, фигураны игътибар белән карап берәр предмет, күренеш килеп чыгарлык итеп ясап бетерергә тәкъдим ителә.

Яхшы-начар, файда-зыян

Максат: Балаларны актив фикерләргә, һәрнәрсәдә,күренештә,, фактта, хәлдә “икеяклылык” серен ачарга, каршылыкларны табып, аларны чишәргә, үз фикерен нигезләп, тулы җөмлә белән аңлатырга өйрәтү.

Уенны үткәрү методикасы:Балаларга берәр әйбер, күренеш, килеп туган хәл турында сораулар бирелә:

-Нәрсәсе яхшы?

-Нәрсәсе начар?

-Нинди файдасы бар?

-Нәрсәсе комачаулый?

Мәсәлән: Кояш-яхшы, чөнки ул яктырта, җылыта, сөендерә; начар да, чөнки ул киптерә, пешерә, көйдерә.

Суганнан файда: витаминннарга бай, микробларны үтерә, ризыкны тәмле итә; зыян: чистартканда, тураганда елата, исе килә.

Нәрсә булырга мөмкин?

... (шуңа) әйләндерәбез

Максат: Балаларны актив фикерләп уен мәсьләсен чишәргә,үз карашын нигезләп аңлатырга өйрәтү. Тиңдәш кисәкле гади һәм тезмә кушма җөмләләр төзү күнекмәләрен үстерү.

Уенны үткәрү методикасы: Бер предмет һәръяклап тикшерелә:аның белән нәрсә эшләргә мөмкин, ул нәрсә булып хезмәт итә ала, кем яки нәрсә өчен кирәк. Мәсәлән: яфрак.Ул экәм-төкәм өчен сал яки көймә, коңгыз өчен түбә, безнең өчен санау материалы, вазага куярга букет, кыргый җәнлекләр өчен азык, оя, өнгә түшәр өчен җылыткыч һ.б.

Табышмак уйлап тап

Максат: Балаларның фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен үстерү.Әйберләрне чагыштырып, аларның охшаш яки аермалы якларын табып, табышмак уйлап әйтергә өйрәтү.

Җиһазлау:уенчык, предмет яки аларның рәсемнәре.

Уенны үткәрү методикасы: Бирелгән уенчык, әйберләрне һәръяклап тикшереп, аларны узара чагыштырып, охшаш яки, киресенчң, аермалы якларын табып, яки үзең уйлаган әйбер турында:

а) тәрбияче үрнәгендә,

б) бирелгән план буенча,

в) бирелгән сүзне, сүзләрне кулланып (шикелле, ләкин, түгел һ.б.) табышмак уйлап әйтергә тәкъдим итәргә.

“ТЫҢЛЫК” УЕННАРЫ

Дәшмә

Күренеп тора торган урынга сәгать куела ( ком сәгате булса бигрәк тә яхшы).

Телебез бик тырышты,

Бүген бик күп сөйләште.

Инде эндәшми тор син,

Телең бераз ял итсен.

Балага эндәшми ун минут рәсем ясарга, әвәләргә, мозаика белән бизәкләр төзергә һ.б. тәкъдим ителә.

Театрда

“Без тетрда. Тамаша залында сөйләшми, тыныч кына утыралар”. Балаларга өстәл яки бармак уеннары бирелә. Билгеләнгән вакыт үткәч, күңелле уен уйнала.

Китапханәдә

“Без китапханәдә. Уку залында бер кеше дә дәшми, сйөләшми генә укый”. Балага үзенең уенчыклары өчен китапханә оештырырга тәкъдим ителә. Ул уенчыкларны тезеп куя, башта катипларны үзе “укып” чыга, аннан сон уенчыкларга өләшә.

РЕЛАКСАЦИЯ КҮНЕГҮЛӘРЕ ҺӘМ ПЛАСТИК ЭТЮДЛАР

Бу уеннарның эчтәлеген өйрәнелә торган аваз яки үзләштерелә торган лексик тема белән бәйләү отышлы.

Күнегүләрнең максаты балаларны мускулларының киеренкелеген тоеп, аларны йомшартырга өйрәтү һәм тынычландыру, ял иттерүдән гыйбарәт.

Тынычлап ял итәбез

“Урындык кырыена якынрак утырабыз, урындык аркасына терәләбез. Куллар иркенлән тез башларында ята, аякларны бераз аерып куябыз”

Бар безнең шундый уен-

                                                         Бик гада, түгел кыен:

                                                         Хәрәкәтлә әкренәя,

     Йомшаклылык бар гәүдәдә.

                                                         Кәефләребез бик шәп,                      

  Тынычлык шундый рәхәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әhәмияте. Ата-аналар өчен чыгыш.

     Балалар тормышында уеннарнын эhэмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сэламэт акыл», - дибез. Кеше ул йөзе белэн дэ, сузе белэн дэ ,жаны б\н дэ, матур булырга тие...

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган балаларның сөйләм үсеше мониторингы» («Количественный мониторинг речевого развития детей с ОНР»)

В методическом пособии систематизирован практический материал по мониторингу речевого развития детей-билингвов с ОНР и дидактические карты для количественного анализа оцениваемых показателей развития,...

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

Кер кыстыргычлары белән уеннар. Кече яшьтәге сөйләм телендә кимчелекләр булган балаларның вак моторикасын үстерү.

Кер кыстыргычлары белән уеннар.Кече яшьтәге сөйләм телендә кимчелекләр булган балаларның вак моторикасын үстерү....

Тема Халык авыз иҗаты аша кече яшьтәге балаларның сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә инновацион технологияләрнең роле.

Тема: Халык авыз иҗаты аша кече яшьтәге  балаларның сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә инновацион  технологияләрнең роле....