Конспект занятия в подготовительной группе на тему:"Минем туганнарым”.
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Конспект разработан воспитателем по обучению детей татарскому языку, 1 квалификационной категории МБДОУ "Ромашка" Каримовой Р.А. для детей подготовительной к школе группы. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt.docx26.67 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Минем туганнарым”.

( мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен ачык дәрес).

Төзеде: Каримова Р.А. 1 категорияле татар һәм рус балаларына татар телен өйрәтуче тәрбияче МБДОУ “Ромашка”.

              Бурычлар:

  1. Уен аша олыларга хөрмәт, кечкенәләргә карата игътибарлык тәрбияләү.
  2. Мәкаль, хикәя, шигырьләр аша туганнарның татулыгының, ныклыгының мөһимлеген аңлату.
  3. Нәниләрнең туганнары белән танышу.

Җиһазлар: гаилә фотолары, ноутбук,экран  (мәкальләр), чәчәк, картоннан киселгән киме-салым шаблоннары, татар орнаментлары, клей; уен тартма, күзлек, түбәтәй, алъяпкыч, каеш, бант, туфли, машина, яулык; шәҗәрә.

Эшчәнлек барышы:

  1. Оештыру өлеше.
  1. Исәнләшү.
  2. Фонетик зарядка.
  3. Дәреснең темасы һәм бурычлары белән танышу.

  1. Актуальләштерү.

Гаилә турында әңгәмә кору.

  1. Дәрес темасы өстендә эш.
  1. Экият сөйләү.
  2. Чәчәк таҗындагы биремнәрне үтәү.

  1. Дәресне йомгаклау.

Нәтиҗә чыгару.

  1. Хезмәт.

Эшчәнлек барышы:

  1. Оештыру, уңай психологик халәт тудыру:
  • Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!
  • Йә, балалар, карагыз!

Тышта килде матур яз!

  • Эйе, эйе, беләбез

Яз килгәнен күрәбез.

Тамчы тама

Тып та тып

Булмый аны туктатып,

Зәңгәр күктә кояш балкый

Ул бит безгә ишек шактый.

( экранда балкып торучы кояш күрсәтелә 1 слайд).

Буген без сезнең белән кемнәр турында сөйләшүебезне “фонетик зарядка” дан соң белерсез.

а) Фонетик зарядка. (2 слайд).

ә – әни, әти, әби, бәби (3,4,5,6,слайд)

а – апа, абый, бабай (7,8,9,10,11 слайд)

  • Димәк. Без бүген гаилә, туганнар турында сөйләшербез (12 слайд)

Безнең максатыбыз: Сезнең туганнарыгыз  белән якыннан танышу; мәкаль, хикәя, шигырьләр аша туганнарның татулыгын, ныклыгын аңлату, жыр, уен белән олыларга хөрмәт, кечкенәләргә карата игьтибарлылык тәрбияләү.

  • Балалр, яхшылап тыңлагыз эле. Мин сезгә әкият сөйлим. (Экранда рәсем буенча). Куян малае Саескан киенеп чыга.

(13 слайд) Борын – борын заманда яшәгән ди бие матур куян малае. Куян малаеның әнисенә бик матур бүләк бирәсе килгән. Уйлаган – уйлаган да әнисенә чәчәк бүләк итәргә булган һәм урманга килгән. Зур каен төбендә бик матур чәчәк үскәнен белгән. Килеп караса, чәчәк юк!? (14 слайд). Аны саескан алган. Саесканның биремнәрен үтәгән очракта гына ул, малаена чәчәген бирәм, -ди.

  • Балалар, куян малаена биремнәрне үтәргә булышабызмы?
  • .....

Моның өчен чәчәк таҗындагы биремнәрне үтик.

1 таҗ: “Әйдәгез, танышыйк”. (15 слайд)

(һәр бала өйләреннән алып килгән фотоларны күрсәтеп сөйли)

  1. Әти-әниеңнең исеме ничек? Алар кем булып эшли?
  2. Гаиләгездә тагын кемнәр бар?
  3. Туганнарың турында ниләр сөйли аласың?

2 таҗ: “Сөйлә әле” (16 слайд)

(балалар өйдә ятлап килгән шигырьләрне сөйлиләр).

М. Әхмәтҗанов “Кирәк”.

1 бала: Алмазга Азат кирәк,

              Азатка Алмаз киршк

              Муенга атландырганда

              Әти дә аз-маз кирәк.

             Җәен кунакка барганда

             Әби – бабайлар кирәк

             Рәчәтләнеп уйнарга,

             Күрше малайлар кирәк.

             Иң кирәкләрнең кирәге-

             Әниебез бигрәк.

2 бала дәвам итә:

             Нигә икәнен санарга

             Бармаклар бик күп кирәк.

             Йоклатканда да кирәк

             Юатканда да кирәк

             Иртәләрен иркәләп,

             Уятканда да кирәк

             Һәммәсенә әни кирәк

              Ә әнигә кем кирәк?

             Әниләргә без кирәк.

             Якты, аяз көн кирәк.

  • Бик матур, эчтәлекле шигырь өйрәнгәнсез, балалар, рәхмәт.

3 таҗ:” Бу нәрсә? Ул кемнеке?” уены (17 слайд)

(тәрбияче балалар алдына матур тартма алып чыга)

  • Карыйк әле, нәрсәләр бар икән монда?

Тартмада күзлек, түбәтәй, алъяпкыч, каеш, бант, туфли, машина, яулык, гәҗит, чүәк кебек әйберләр чыгара, аларны балалар үзләре алып “бу нәрсә?” дип сорыйлар, җавапны тәрбияче бирә.

  • Бу түбәтәй. Түбәтәй кемнеке?
  • Түбәтәй бабайныкы. Бабай түбәтәй кия.
  • Күзлек кемнеке?
  • Күзлек әбинеке. Әби күзлек кия. Һ.б.
  • Димәк, бу әйберләр кемнәрнеке? (Туганнарныкы).
  • Әйдәгез, хәзер Искәндәр  белән Алинә өйрәнгән шигырен сөйләсеннәр әле.

З. Туфайлова “Әтием белән бергә”. (18 слайд).

Әтием беән бергә икәү

Без гел бергә йөрибез,

Бергә утын кисәбез,

Бергә карлар көрибез.

Язлар җиткәч, балыкка

Таң аткач ук барабыз,

                 Тота алмасак, әнигә дип

Сатып кына алабыз.

Алинә дәвам итә:

Әгәр барсак урманга,

Бергә җырлап алабыз,

Яшеренгән гөмбәне

Икәү эзләп табабыз.

Бергә ишкәк үрәбез.

Бик күңелле яшибез

Менә шуңа күрә без.

  • Рәхмәт, Искәндәр, Алинә. Балалар, бу шигырьләрдә сүз кемнәр турында барды?

(Сорауларга җавап бирү, анализлау, балаларның җаваплары тыңлана).

  • Әйе, балалар, безнең өчен бу дөньда әти-әниләрдән дә кадерле кеше юк. Балалар, биремнәр үтәүне дәвам итик. Чираттагы чәчәк таҗын өзәбез.

4 таҗ: “Мәкальне тәмамла!” (19 слайд)

  • Тату туганнар...(таштан койма корганнар).
  • Ни чәчсәң,...(шуны урарсың).
  • Әткәм-шикәр,...(әнкәм-бал).
  • Оясында ни күрсә,...(очканда шул булыр).
  • Әткәм йорты-...(алтын бишек).
  • Бала бәләкәй чакта беләктә,...(үскәч йөрәктә).
  • Алма агачыннан...(ерак төшми).

  • Балалар, мәкальләр безнең сөйләмебезгә тагын да ачыклык кертәләр, әти-әнине, туганнарны хөрмәт итәргә, яратырга, туган җирнең, туган йортның кадерен белергә өйрәтә.

5 таҗ: “Булсаң зирәк – әйт тизрәк!” (20 слайд).

Сораулар:

  • Әниеңнең әнисенә син ничек дәшәсең?
  • Әниеңнең әтисе кем була?
  • Әниеңнең улының(кызының) исеме ничек?
  • Гаиләгездә иң өлкән кеше кем?
  • Син кемнең туганы?

6 таҗ: Җавап тап”. (21 слайд)

Р. Нуруллин. “Җиде туган-тумача” (такмак-табышмак)

Атнада җиде туган-

Берсеннән-берсе уңган

Базга төшеп, ДУШӘМБЕ

Алып менгән бәрәңге

Урап кайтып чишмәне,

Су китергән СИШӘМБЕ

Тырышкан ЧӘРШӘМБЕ дә,-

Бәрәңгене тураган

ПӘНҖЕШӘМБЕ табага

Аны ваклап тураган

ҖОМГА үз эшен көткән-

Тоз, борыч, әнис сипкән

Кыздырып майда, ШИМБӘ

Бәрәңгене пешергән

Таба төбен кырырга

Мине дә чакырдылар

Истән чыккан ЯКШӘМБЕ,

Ә ул нәрсә эшләде?

Әзерләнгән якшәмбе

Табышмакның иң шәбен

-Исемнәребездән,- ди

Уртак хәреф эзлә,-ди...

Ишеткәнемне сезгә

Түкми-чәчми җиткезәм

Шул хәрефне табыгыз,

Миңа хатлар языгыз.

( Атна көннәренең исемнәрендә М хәрефе бар) .

7 таҗ: (22 слайд)

Йомгаклау.

Тәрбияче: Син яраткан иң матур сүз

                     Нинди сүз, әйт,бәбкәем?

Алия:          Иң назлы сүз, иң якын сүз

                     Ул матур сүз-Әнкәем.

Тәрбияче:  Бар тагын бер иң матур сүз

                      Һәрвакыт син әйткәнең

                      Анысы нәрсә?

Камил:         Ул матур сүз, ул якын сүз- Әткәем.

Тәрбияче:    Бар тагын ике олы сүз

                       Нинди сүзләр бәбкәем?

Алинә:          Ул сүзләрнең берсе Бабай,

                       Икенчесе – Әбкәем.

Тәрбияче:    Бар тагын –Туганнар

Аделә:          Апа, абый, сеңел, эне

                       Җыелышып барсы бергә төзи алар гаиләне.

8. Хезмәт.

- Балалар, хәзер без сезнең белән үзебезнең туганнарыбызга кечкенә генә бүләк эзерлибез (балалар әзер шаблоннарга: күлмәк, читек, халат, түбәтәй, сарафан, ңелетларны татар орнаментлары белән бизиләр. Кемгә бүләк иткәнен әйтә).

  • Балалар, мин сезгә бары тик изге теләкләремне телим. Һәрберегез тулы гаиләләрдә үсеп, әти-әниегезнең, туганнарыгызның сүзен тыңлап, намуслы, чын кешеләр булып үсүегезне телим.
  • Куян малае да сезгә зур рәхмәтен белдерә, шатлана, чөнки без аңа биремнәрне дөрес үтәп, саесканнан чәчәкне алырга булыштык. Шуның өчен сезгә куян малае күчтәнәч өләшә...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КОНСПЕКТ ЗАНЯТИЯ В ПОДГОТОВИТЕЛЬНОЙ ГРУППЕ на тему «ВОДА. КРУГОВОРОТ ВОДЫ В ПРИРОДЕ. СВОЙСТВА ВОДЫ»

В данном конспекте представлен метод детского экспериментирования. Детское экспериментирование – метод практического целеноправленного  действия, с помощью которого формируется собственный жизнен...

Конспект занятия в подготовительной группе на тему: «Путешествие в страну Счастья и Добра»

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение центр развития ребенка...

Конспект занятия для подготовительной группы на тему "Как мы дышим?"

Данное занятие помогает познакомить детей с ролью воздуха и органов дыхания в жизни человека, с основными особенностями работы дыхательной системы, воспитывать желание бережно относиться к этому жизне...

Конспект занятия в подготовительной группе на тему:" В.И. Даль. "Старик-годовик"

Занятие по ознакомлению детей с художественной литературой в подготовительной к школе группе детского сада. Работа  направлена на уточнение и систематизацию знаний детей о временах года....

Конспект занятия в подготовительной группе по теме «Экскурсия в мини-музей «Сударыня ложка»

создание условий для формирования у дошкольников представлений о музее и его коллекциях....