Балалар фольклоры нәрсә ул
статья (старшая группа) на тему

Самигуллина Лилия Марсовна

народный фольклор

Баланың теле ачылганчы башта аның өчен фольклорны ата- аналар , зурлар чыгара , алга таба ул балалар тарафыннан да иҗат ителә башлый . Гадәттә ялгыз чыгарылып, халыклашып та китә . Чөнки бишек җырларыннан бирле баланың теле һәм колаклары туган телнең көй моңнарына , ритмик аһәңенә күнеккән ,авыз иҗатыныҗ форма һәм традицион алымнары табигый рәвештә баланың  күңеленә салына.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalar_folklory_nrs_ul.docx20.76 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар фольклоры нәрсә ул ?

Фольклор – ул инглизчә сүз булып,халык хикмәте дигәнне аңлата.Хикмәт буларак, анын мәгънәсе бик киң ,шулай булгач,эчтәлеге дә киң. Шунын белән фольклор дигәнгә халыкның авыз иҗаты гына түгел,аның барлык ышанулары да ,хорафат һәм мифологиясе дә керә. Ягъни,бишек җырлары, тел ачтыргычлар,матавыклар,баланың табигатькә эндәшүләре, аваздаш сүз белән җавап табышу,бөҗәкләргә , кош –кортларга эндәшуләр,такмазалар,үртәвечләр,такмаклар , җырлы – сүзле уеннар ,алдавыч әкиятләр,мәкальләр  һәм табышмаклар.                                                                                                                                          

Димәк,балалар фольклоры дигәннән без,башлыча,балалар арасында киң таралган,үз традицион авыз иҗатын,уенлы –җыр көй ,биюләрен,шулай ук аларга зурлар тарафыннан багышлап чыгарылганхалык авыз иҗаты әсәрләрен дә аңлыйбыз.

Баланың теле ачылганчы башта аның өчен фольклорны ата- аналар , зурлар чыгара , алга таба ул балалар тарафыннан да иҗат ителә башлый . Гадәттә ялгыз чыгарылып, халыклашып та китә . Чөнки бишек җырларыннан бирле баланың теле һәм колаклары туган телнең көй моңнарына , ритмик аһәңенә күнеккән ,авыз иҗатыныҗ форма һәм традицион алымнары табигый рәвештә баланың  күңеленә салына.

Бала тугач,аның яшенә карап уй – теләк  һәм омтылышлар туктаусыз үзгәрә алмашына бара . Бу табигый.Бала үзенең табигате буенча бик актив була :ул үз тирә мохитына җайлаша  һәм аны үзенә җайларга тырыша башлый .

Гаилә,балалар бакчасы һәм мәктәп  баланы китапка һәм язма әдәбиятка алып керәләр . Бу аралыкларда фольклор  күпер хезмәтен үти .

Бала үз яшенә күрә төрле булган кебек ,фольклоры да шуңа күрә төрләчәрәк була ,ягъни яшь үзенчәлекләре исәпкә алына.

Гаиләдә ,балалар бакчасында һәм балаларның үз араларында фольклор зарурый нәрсә булганга күрә дә ул ,табигый ,һәр халыкта да ,шул җөмләдән татар халкында да борын- борыннан бирле була килгән  , һаман да бар һәм булуында дэвам итә .Аның иркәләүче җыр көйләрен һәркайсыбыз бишектән ишетеп ,аның моңнары белән тирбәнеп үскәнбез.

Бугенге көндә ,балалар бакчасы  эшчәнлегендә федераль  дәүләт белем бирү стандартлары белән традиция һәм фольклор эшчәнлекне берләштерү , тәрбиячеләр алдына зур тәлапләр куя.

Күңел сандыгындагы хэзинә

(зурлар төркеме өчен төзелгэн шогыль конспекты)

Тәрбияче: Хәерле көн балалар ! Кәефләрегез ничек?        

Балалар:Хәерле көн Лилия Марсовна!Кәефебез яхшы ,ә сезнеке ничек?

Тәрбияче:Рәхмәт сезгә,минем дә кәефем яхшы  . Балалар, без җәй көне сезнең белән Фатыйма әбигә кунакка барган идек,хәтерлисезме ?Ул безне үзенең сандык серләре белән таныштырды.Исегезгә төшерегез әле, Фатыйма әбинең сандыгында ниләр бар иде?

Балалар:Чиккән сөлге,чигүле читек,матур калфак,бәби итәкле күлмәк,чигүле япмалар,васият итеп калдырылган китаплар.

(балаларның җаваплары тыңланыла)

Тәрбияче: Балалар, ә Фатыйма әби бүген кунакка үзе килә. Сандыгын да алып килә!

Балалар:Ә сандык бит бик авыр,Фатыйма әби аны ничек күтәрер соң?

Тәрбияче: Ә менә монысы сер, Фатыйма әби анысын үзе әйтер.

(әби керә)

Фатыйма әби:Исәнмесез балалар ,хәлләрегез ничек күз нурларым?

Балалар:Бик яхшы Фатыйма әби,үзегез ничек килеп җиттегез?

Фатыйма әби:Сезнен янга дигәндә йөгереп килдем.Сезгә үземнең күңел сандыгымны күрсәтәсем килде.

Балалар : Кайда соң ул сандыгыгыз?

Фатыйма әби: Балалар ул сандыгым күңелемдә,анда бала чагымда калган уеннар,табышмаклар,җырлар,үртәвечләр дә бар хәтта.Каз бәбкәләре саклаганда без тилгәннәрне болай куа идек:

Тилгән ,тилгән

Агач,башыннан йөргән

Бер канатын каерган,

Бер канатын кыйдырган,

Балаларын чакырган,

Әниең сиңа ни дигән ?

Әтиең сиңа ни дигән?

Бәбкә урлама дигән!

Бер күзеңә яфрак,

Бер күзеңә туфрак.

Көш-шүү!

Балалар:Кызык ,әби күнел сандыгында тагын ниләрен бар ?

Фатыйма әби :”Чума –үрдәк, чума каз” уены бар

Балалар:Без дә ул уенны беләбез!

Тәрбияче:Әйдәгез ,бергәләп уйнап алабыз.

(Чума үрдәк –чума каз уенында Фатыйма әби бер баланы сайлап ала)

Фатыйма әби:Менә мин үземә яхшы иптәш таптым әле ,табышмаклар әйтешергә бик яратам.Иптэшемне дә сынап карыйсым килә ,тапкырларны хөрмәт итәм.

Табышмаклар:Хуш исле шома ,үзе чисталап юа.(сабын)

                               Башы тарак,койрыгы урак,

                               Кычкыртып быргысын,

                               Уята барысын.(әтәч

                  Үзе ялагай ,

                  Үзе хәйләкәр,

                 Ул нәрсә булыр ,

                 Я,әйтеп җибәр.(төлке)

Тәрбияче:Фатыйма апа табышмакларын өчен рәхмәт,сез бит әле бик күп мәкальләр дә беләсез,күнел сандыгыгызны безгә дә чишегез әле!

Фатыйма әби:Бала чакта алган белем ташка язылган сүз белән бер.

Белмәү гаеп түгел,белергә тырышмау гаеп.

Белем иң яхшы байлык:янмый да,югалмый да,урлап та булмый аны хурлап та .

Тәрбияче:Фатыйма әби  чынлап та күңел сандыгыгыз бик бай икән,рәхмәт сезгә!Сезне тагын көтеп калабыз.

Фатыйма әби:Чакыруыгыз өчен рәхмәт!миндә әле ул табышмак ,мәкальләр бик күп.

Балалар:тагын килегез, Фатыйма әби,сау булыгыз!

Нәтиҗә:мондый очрашулар буыннар чылбырын ныгыта,балаларда халык авыз иҗатына кызыксыну уята,балаларның иҗади сәләтләрен үстерә.

Кулланылган әдәбият:1.Балалар фольклоры    Н.Исәнбәт   Казан  1985

                                          2.Көч һәм рух тамырлары    К.В .Закирова  Казан  1998

                                         3.Әй уйныйбыз,уйныйбыз    К.В.Закирова   Казан 2013


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сөйләм теле үстерүдә балалар фольклоры

Балалык чоры- үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья. Үзенчә матур, үзенчә серле. Бу дөнья тормышыбыз дәвамчылары яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яңа үсенте сыман нәниләребездә якты "кояш", "игелекл...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

Халык фольклоры - кечкенә яшьтәге балаларны балалар бакчасына нәтиҗәле ияләштерү юлы.

Балаларны балалар бакчасына ичләштерүдә татар халык иҗаты әсәрләренең роле. Аларны теге яисә бу ситуациядә ничек кулланып булуы....

Балалар фольклоры.

Балалар баҡсаһына балаларҙың ике йәштән йөрөй башлауы, уларҙың инде был ваҡыт эсендә бер ни тиклем тәрбиәне, атап әйткәндә, тирә-йүн менән таныш булыуы, хәрәкәт итергә өйрәнеүе, йәғни, үҙенә кәрәкле б...

" Су буенда кичке уен " (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән фольклор бәйрәм үткәрү өчен сценарий)

Максат:1). Балаларның җырлы-моңлы , биюле уеннары аша гасырлар буенчаүткәрелгән татар халык йола бәйрәмнәрен саклап калу;2).  Киләчәк буынны милли традицияләр нигезендә тәрбияләү;3).  Уен ба...