Консультации для родителей на татарском языке.
консультация на тему

Охотникова Алсу Зуфаровна

Консультации для родителей на татарском языке в рамках реализации регионального компонента в ДОУ.

Скачать:


Предварительный просмотр:

    Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының

«Мәктәпчә мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениясе

«Сөйләмендә кимчелекләре булган катнаш төрдәге

 68 нче бакчасы»

Әти әнилэр өчен консультация

«Әгәр бала курка»

Курку баланың шәхси сыйфаты булып китмәсен.Андый кешеләр һәрвакыт эш башларга куркып торалар, көн саен нинди дә булса начар хәбәр килүен көтәләр, хисси яктан бер чиктән икенчесенә ташланучан булалар, беркемгә дә ышанмыйлар. ә бу исә турыдан- туры неврозга китерә.

Психологлар куркуны шәхеснең үз- үзен тотышының бер төре дип саныйлар.Курку бөтен сәламәт кешегә дә хас. Куркуның тиешле дәрәҗәдә булуы кешенең эчке мөмкинлекләрен эшкә җигәргә ярдәм итә. Иң мөһиме-

Курку килеп чыгуның сәбәбе - баланың эчке конфликты, аның үз- үзе белән клешмәве, максатларының теләкләре белән туры килмәве нәтиҗәсе.

Бу нидән килеп чыгарга мөмкин? Беренчедән, балага капма-каршы таләпләр куелудан. Мәсәлән, әни кеше аңа нәрсәдер эшләргә куша, әтисе шуның өчен орыша, әбисе эшләргә кушкан әйбер өчен әнисе орыша, һ.б. Шулай итеп, өйдәге низаг баланың эчке дөньясына күчәргә мөмкин. Бала күңеле ике якны да килештерергә тели, ул ике якка бәргәләнә. Әгәр инде ул хисчел булса, барлык әйберне дә күңеленә якын алса, ул үзенә нинди генә эш кушсалар да, аны куркып башкара башлый.

 Икенчедән, эчке конфликт балага көче җитмәгән таләпләр кую нәтиҗәсе

Булырга мөмкин. Иң киң таралган ситуация – «син иң яхшы булырга тиеш». Андый бала үзен яратсыннар өчен тырышырга мәҗбүр була. Үзен яратмаслар дигән эчке фикер баланы куркучан итү ихтимал. Шулай ук ата-ананың баланы яратмаган шөгыль белән шөгыльләнүгә мәҗбүр итүе дә тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әйтик, әти кеше спортны нык яратып, баласының да спортчы булуын тели. Күңел тартмаган спорт төре белән шөгылҗләнү балада “ә җиңелсәм ни булыр?” дигән курку тудыра, ә бу исә вәсвәсәле, шөбһәчел булуга китерә.

       Өченчедән, эчке конфликт баланы кимсетә торган таләпләр, якын кешеләре тарафыннан эмоциональ якынлык булмау нәтиҗәсе. Балаларны яратырга кирәклеген бар кеше дә белә, тик менә бала темпераменты, зәвыкләре, кызыксынулары белән ата-анага охшамаган булса, еш кына ике арага киртә барлыкка килә. Ата-ана баланы үзенеке буларак ярата,ләкин шул ук вакытта холкы-фигыле белән беркемгә дә охшамаганлыгы өчен чит итә. Балага карата тискәре хисләрне ата-ана яшерергә тырыша, ләкин гел алай булмый шул. Ни өчен биш минут элек кенә яратып, хэзер инде сәбәпсезгә ачулануны бала аңлый алмый. Ул тискәре хисләр кичерә бер яктан ул әти-әнисенең яратуын күрә, икенче яктан шушы хисләрне югалтудан курка. Бала тормышта терәкләрне югалтудан курка башлый. Бала өчен якын кешеләр никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. Мәсәлән, ул әнисе белән генә торса, башка якын кешеләре булмаса, бердәнбер якын кешесенең орышуы аның өчен фаҗига булуы ихтимал – чөнки ул яшәү мәгънәсен югалтырга мөмкин.

                                                  Литература.

  1.  Василькина Ю. К.  Что делать, если ребенок боится. – Москва, Эксмо, 2013
  2. Дьяченко О. М., Лаврентьева Т. В Психологические особенности   развития дошкольников. – Москва: Эксмо, 2009



Предварительный просмотр:

    Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының

«Мәктәпчә мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениясе

«Сөйләмендә кимчелекләре булган катнаш төрдәге

 68 нче бакчасы»

Әти әнилэр өчен консультация

«Балалар нигә ялганлый?»

  Балаларның ялганлавы безне борчый, ачуыбызны чыгара, аптырашта калдыра, ә кайчакларда көләсене дә китерә, шулай бит, хөрмәтле ата-аналар? Мондый хәлләрдә без нишләргә тиеш соң ?  Әле   генә  ялганлаган балага җәза бирергәме? Алдашуның көчсезлек, куркаклык  һәм  башка  начар сыйфатлар билгесе икәнен тагын бер тапкыр аңлатып караргамы? Әллә , ялганы тотылганны яшермичә , бала белән бергә көләргәме?

  Ә бит сабыйның алдашу сәбәпләреннән иң зурысы-аның өлкәннәргә ышанып җитмәвендә. Бала ялгыш эшләгән нинди дә булса ярамаган эше өчен өлкәннәр җәза бирер дип курка, шуңа күрә ялганлый. Бала күңелендәге бу курку бер сәбәпсез тумый . Моңа без, өлкәннәр, гаепле .

     Тән җәзасының бер ниндие дә , хәтта иң җиңеле дә бала тәрбияләүдә яхшы чара булып исәпләнми. Кеше күңелендә курку тәрбияләргә ярамый. Ә тән җәзасы кебек чаралар балаларда  мескенлек , кимсенү, тигезсезлек хисе тудыра.

Сабыйга җәза бирергә бик ашыкмыйбызмы соң без? ( Имештер, бер-ике тапкыр  суккалап алганнан соң берни дә булмас. Баланың сәламәтлегенә дә зыян килмәс...  Аның каравы икенче тапкыр ярамаган эш эшләмәс).

  Җәзадан курку күп очракта баланы ярамаган эш эшләүдән тыеп кала алмый. Өлкәннәрне алдарга, боргаланырга, хәйләләргә генә мәҗбүр итә.

  Бу мәсьәләдә безгә, өлкәннәргә, ихтимал, кат-кат уйланырга, үзебезгә тагын да таләпчәнрәк  булырга  кирәктер. “Ярамый” дигән  сүзне артык еш әйтмибезме? Сау-сәламәт баланың  кызыксынучан , күпне белергә омтылучан , хәрәкәтчән һәм тиктормас булырга тиешлеген онытып җибәрмибезме ? Бала, үзе аяк баскан дөньяның серләренә төшенү өчен, һәр вакыт, һәр җирдә тикшеренергә , сынап , тәҗрибәләр ясап карарга тиеш бит.

   Балалар  ялганлавының  икенче  сәбәбе –сабыйның  үз шәхесен  расларга  омтылуында.Мондый гайре табигый омтылыш өлкәннәрнең балага карата педагогик булмаган мөнәсә-  бәттән килә. Кайчакларда  без балаларның йомшаклыгыннан, кыюсызлыгыннан , куркаклыгыннан көләбез. Сабыйга, ирония белән :”Син куркак инде!”,”Бер дә көчең юк икән синең !” кебек сүзләр әйтәбез, аны кайбер яклардан өстенрәк бүтән балалар белән чагышты-  рабыз. Шулай итеп кечкенә кешенең шәхесен кимсетәбез.

   Мондый очракларда безгә , өлкәннәргә, мөгаен, баланың ялганын фаш итмәскә, ә сабыррак  булырга, яхшы  эшләре  өчен  аны  ешрак  мактарга, тырышлыгына  күбрәк игътибар итәргә , сабыйда үзебез күбрәк теләгән сыйфатларны булдыру юлларын эзләргә кирәктер. Курыкмаска ....    Бергәләп  шундый әкият-вакыйгалар уйлап чыгарырга кирәк: аның төп герое безнең  сабыебыз булсын һәм ул көчлелеге-кыюлыгы белән кешеләрне таң калдырсын . Җае чыккан саен балада үз-үзенә, үзенең мөмкинлекләренә һәм көченә ышаныч тәр бияләү зарур.Андый хәлләрдә бала, үрнәк итеп куелган башкалардан көчлерәк  тә, әдәплерәк тә, кыю рак та була алмагач, булмаган яхшы сыйфатларын бар дип , үзе шундый ситуциялщр уйлап чыгара, имештер ул анда гаҗәеп-искиткеч батырлыклар күрсәткән.  

   Бала ялганының тагын бер варианты –якыннарын, әти-әниләрен, туганнарын һәм дусларын чынбарлыктагыдан яхшырак итеп күрсәтергә тырышу. Бер кызның искитмәле  әтисе турында  шундыйрак  уйдырма – хыялын  үзегезнең  дә ишеткәнегез бардыр: аның әтисе имештер, түбәсен күккә терәтеп биек йорт салган... Парашют белән Африкага очкан... Кызына сөйләшә торган попугай бүләк иткән. Бу- сабыйның хыялда гына күз алдына китерә ала торган гаҗәеп  әтисе турындагы беркатлы уйдырма-әкияте. Аның әтисе исә-эчкече,га иләсенә күп кайгылар китергән кеше.

      Балалар уйдырмасының өченче варианты да бар. Бу-ачыктан-ачык уен, бирелгән темага яисә бөтенләй бернинди темасыз-нисез фантазия.

Бәхеткә каршы , ата-аналарның күпчелеге андый түгел. Ә шулай да... Шулай да , ихтимал , балаларыбызның өлкәннәр өчен башка тормыш , башка мөнәсәбәтләр , башка гамәлләр һәм характерлар уйлап чыгарырга тырышуы тикмәгә генә түгелдер? Ихтимал, хакыйкатькә төшенү өчен, балаларның бу уйдырмаларына безгә дә колак салу тиештер? Һәм бу очракта безгә, мөгаен, балаларны  түгел, ә үзебезне  яңадан тәрбияли башларга кирәктер?  Яисә, сабыйлыклары  һәм  аңлап бетермәүләре сәбәпле, кызларыбыз  һәм  малайларыбыз  безнең  нинди дә булса эшләребезгә дөрес бәя бирә алмаганнар икән, бала белән тыныч  кына сөйләшергә , бу очракта нәрсәне ничек аңларга икәнен төшендерергә кирәк.

   Димәк , бала бик тере , күпне белергә омтылучан. Аның бу бик яхшы сыйфатын китаплар укып , театрларга йөреп, бергәләп уйлап чыгарган уеннарны уйнап хупларга , үстерергә кирәк. Әгәр дә  инде уйлап чыгару , хыял дигән әйберләрне әллә кайчан онытып бетергән булсак( кызганычка каршы, дусларым, алай да була!), бу файдалы сыйфатны (Һәрхәлдә , тәрбия эшендә) бик тиз генә үзебездә яңадан булдыру ягын карарга кирәк. Бу сыйфат безне яраткан улларыбыз һәм кызларыбыз белән якынайтып кына калмас ,ә бөтен сәнгатьнең нигезендә яткан шул “матур уйдырманы”, юмор хисеннән, тормышны озаклап күзәтүдән туган зирәклекне ачыграк, тирәнрәк,җитдирәк аңларга ярдәм итәр.

                                                  Литература.

  1. Поливанова К.Н. Психология возрастных кризисов. – Москва: Академия, 2000
  2. Дьяченко О. М., Лаврентьева Т. В Психологические особенности   развития дошкольников. – Москва: Эксмо, 2009



Предварительный просмотр:

  Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының

«Мәктәпчә мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениясе

«Сөйләмендә кимчелекләре булган катнаш төрдәге

 68 нче бакчасы»

Әти әнилэр өчен консультация

«Бала тәрбияләүдә дөрес аралашуның роле»

Баланың тирэ-юньне танып белуендә аралашу зур роль уйный. Бала иптәшләре һәм зурлар белән уйнаганда һәрвакыт аралашырга тиеш. Аралашу вакытында баланың фикерләу сәлате, сөйләм теле усә.

Куп кенә әти-әнилэр эшкә китү сәбәпле, балаларны һәрвакыт игътибарда тота алмыйлар.

Психологлар әти-әнилэргә 10 кагыйдәне тәкъдим итәләр.

1 КАГЫЙДӘ. Өйгә ачыгып кайтмайтмагыз.

Ач кеше тиз кызып китучэн һәм түземсез була. Кайвакытта баш авыртуга да cәбәп була. Эштән китер алдыннан чәй булса да эчегез.

2 КАГЫЙДӘ. Артык арудан сакланыгыз.

Куп эшләү кешенең кәефенә бик зур йогынты ясый. Кеше тиз кызып китучәнгә әйләнә, шуна күрә эш вакытында ял итеп алырга онытмагыз. Сезнең эштәге мәшәкатьәэр өчен бала гаепле тугел. Өйгэ керер алдыннан «эштәге мәшәкатьләрне» ишек артында калдырыгыз.

3 КАГЫЙДӘ. Эшегезне баренче урынга куймагыз.

Гайләдә эшне беренче урынга куеп сөйлэшмәгез. Бала белән аралашканда  - ул һәм гайләнең беренче урында икәнен искәртеп торыгыз.

4 КАГЫЙДӘ. Иң мөһиме бала белән аралашу.

Сез ашарга пешеру, өйгә алып кайткан эш белән мәшгуль булсагыз да, бала сезгә яналыкларын сөйләргә килсә читкә этәрмәгез. Аның һәлен белегез, фикерен тынлагыз, борчыган сорауларына жавап бирегез. Бала – ул кеше. Ашарга хәзерләү һәм эш көтеп торыр.

5 КАГЫЙДӘ. Бала ярдәмче һәм гаиләдә тигез хокукларга ия шәхес.

Узең теләмәгән эшне баладан таләп итмә. Савыт-саба, идән юуны чиратка салырга мөмкин. Сез барыгызда бер гаилэ әгъзаләре.

6 КАГЫЙДӘ. Баладан күпне таләп итмәгез.

Сез зур кеше, шул сәбәпле күп беләсез һәм эшли аласыз. Сез савы-сабаны да яхшырак юасыз, уеннарны да остарак уйныйсыз. Бала белән аралашканда ул узен оста, яхшы уйлап чыгаручы итеп тойсын. Шул очракта ул иптәшләре арасында узен ышанычлы тотачак.

7 КАГЫЙДӘ. Эш ул - яшәү чыганагы.

Эш ул – гаиләне матди яктан тотрыклы иту өчен генә. Әгәр дә эш сезнең өчен яшәү мәгънәсе булып торса, бала үстерүне кичектереп торыгыз. Мондый гаиләдә бала бәхетсез була. Ул тизрәк үсеп өйдән чыгып киту ягын карый.

8 КАГЫЙДӘ. Ишетә һәм күрә белегез.

Баланын – рәсем ясавын, фикерләвен, уйлап чыгарган шигырьләрен, куп кенә әти-әниләр әлегә бу кирэк тугел дип кенә карыйлар. Ләкин, чын барлыкта баланың барлык сүзләре, эшләре, шулай ук сезнеке шикелле бик мохим һәм кирәкле. Әгәр көлеп карыйсыз икән, сезнең беркайчанда арагызда ышаныч булмаячак. Баланы бәяләмәгез, ә аңларга тырышыгыз.

9 КАГЫЙДӘ. Бала белән фикерләшегез.

Балага узегезнең фикерләрегезне һәм хисләрегезне сөйләгез. Сез баланы әле «олылар фикеренә» үсеп җитмәгән дип уйламагыз. Кайвакыт бала фикере, олы кеше фикереннәндә яхшырак булып чыга. Бала белән аралашканда, ул узенең фикерен әйтергә өйрәнә, фикерләү сәләте үcә. Шул чакта бала якыннары белән ачыктан-ачык сөйләшергә өйрәнә һәм ышанычы арта.

10 КАГЫЙДӘ. Матди якны кисәтмәгез.

 Баланың матди яктан тотрыклыгын сез тәшкил иткәнне искәртмәгез. Бу баланы кимсетә һәм кыерсыта. Бар нәрсәдә ышаныч һәм ярату белән төзелергә тиеш.

Литература.

 

  1. Бруменская Г. В., Карабанова О. А., Лидерс А. Г. Возрастно-психологическое консультирование. Проблемы психического развития детей. – Москва: МГУ, 1991.
  2. Гиппенрейтер Ю. Б. Общаться с ребенком. Как? – Москва: Аудиокнига, 2000.

3. Минияров В. М. Психология семейного воспитания. – Воронеж: МОДЭК, 2000.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей «Обучение татарскому языку в ДОУ»

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение«Детский сад присмотра и оздоровления № 8 «Гнездышко»г. Азнакаево Республики Татарстан      Консультаци...

Консультация для родителей "Обучение татарскому языку русскоязычных детей"

Обучение татарскому языку  русскоязычных детейБесспорным является положительное влияние двуязычия на развитие памяти, умение понимать, анализировать и обсуждать явления языка, сообразительность, ...

Консультация для родителей «Изучаем татарский язык»

Воспитание двуязычных детей это процесс очень индивидуальный и гибкий, который можно и нужно приспосабливать к реальностям жизни конкретной семьи. Но успеха можно достичь только в том случае, если с р...

Консультация для родителей на татарском языке на тему "Музыка аша әхлаклылык һәм толерантлылык тәрбияләү".

Консультация для родителей о  значении воспитания  в детях дошкольного возраста толерантности  через музыку....

Консультация для родителей на татарском языке.

Консультация о значении татарской культуры, традиций, праздников в воспитании дошкольников....

Консультация для родителей на татарском языке "Осень"

Консультация для родителей содержит информацию об осени на татарском языке....