«Халыкны саклау- телне саклау»
презентация по теме

Мухаметдинова Альсина Алмазовна

Презентация выступления на региональном семинаре - практикуме «Милли тэрбия-милли яшэешнен нигезе»"

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл _vystuplenie_s_prezentatsiey_tatar_tele_-_kopiya.pptx1.99 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Халыкны саклау – телне саклау

Слайд 2

Милли тел язмышы ул - милләт яшәешенең нигезе . Телнең зәгыйфьләнә баруы ул - милләтнең юкка чыга баруының күрсәткече . Милләт ул - теле булган халык . Милли тел язмышы ул - милләт язмышы , аның яшәеш , үсеш формасы , милләтнең сакчысы да, аның киләчәгенең гарантиясе дә. Кешелек әле милләтнең төп таянычы булган , йөрәк парәседәй нечкә, кадерле башка төр могҗизаны уйлап тапмаган , таба да алмас , бу бөек көчне бернәрсә дә алыштыра алмый . Чыгышы белән татар булса да, үз телен белмәгән, шул ук вакытта үз халкын яраткан , аны сөйгән кеше дә милләтнең сакчысы , аның үсешенә өлеш кертә алган зат була алмый ... И туган телем , мөкатдәс моңым , яшәешемнең бөек мәгънәсе булган могҗизам !

Слайд 3

Тел ул - бөтен халык казанышы , меңнәрчә , миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше . Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга , аның белән саксыз эш итәргә , аны үзенә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк . Тел - халыкның , милләтнең иң беренче , иң әһәмиятле билгесе . Тел бетсә , ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала . Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау , үстерү, аның сафлыгы , матурлыгы өчен көрәшү - мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы .

Слайд 4

Бала сөйләшә башлагач бармак уеннары , табигатькә , кош-кортларга , бөҗәкләргә эндәшләр , такмаклар , тел көрмәкләндергечләр , тизәйткечләр – барысыда балаларның сүзлек байлыгын үстерүдә , авазларны дөрес әйтергә өйрәтүдә ярдәм итәләр .

Слайд 5

Татар халкы әкиятләргә бай халык . Әкиятләр– балалар арасында иң популяр әсәрләр . Моның сәбәбе- әкиятләрнең гаҗәеп оста иҗат ителгән булуында . Әкиятләр кешенең гүзәллеген, саф-лыгын , хыялларын чагылдыра . Аларда белем алу , һөнәр өйрәнү, дуслык , батырлык , үзара яр- дәмләшү кебек күркәм сыйфатлар турында сөйләнә. Шул ук вакытта кешедәге тискәре сый - фатлар : ялкаулык , саранлык , комсызлык , көнчелек, явызлык тәнкыйть ителә. Бала әкиятләр-не тыңлап , уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнә , күңеле белән гаделлекнең җиңү- ен тели . Әкиятләр балаларда матурлыкка , изге эшләргә соклану , усаллыкка , явызлыкка нәф- рәтләнү, шулай ук яклаучысызларны , ятимнәрне кызгану , кайгырту кебек хисләр тәрбияли. Әкиятләрдә без бала тәрбияләүнең төрле мәсьәләләре буенча күп кенә кыйммәтле киңәшләр , тәкъдимнәр табабыз .

Слайд 6

Балалар тормышында иң мөһиме, иң кирәклесе, баланың төп эше – ул уен . Татар балалар уен фольклорында хәрәкәтле уеннарга зур урын бирелгән , чөнки “ Хәрәкәттә - бәрәкәт ”, ди халык . Аларны уйнар өчен катлаулы кагыйдәләр дә, кыйммәтле уен кораллары да кирәкми , бары тик теләк һәм җитезлек кенә кирәк . Уеннарда шобага салу, санамыш әйтүләр балалар-да кызыксыну уята , күңелләрен күтәрә. Җырлы-биюле, түгәрәкле уеннар балаларның зәвыгын арттыра , әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләүгә булыша . Милләтебезнең гореф - гадәтләре, йолалары , тормыш - көнкүреше чагы-лыш тапкан татар халык уеннары балаларда үз көченә ышану , бердәмлек , ярдәмләшү , кеше-леклелек , шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли .

Слайд 8

Татар халкынын милли орнаментлары белэн таныштырабыз

Слайд 9

Халык йолаларын икегә бүлеп өйрәнү кабул ителгән : гаилә тормышына һәм ел фасылларына караган йолалар . Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ел фасылларына бәйле йолалар күбрәк аңлашыла һәм ул аларга якын да. Шуңа күрә дә мин балаларны шул бәйрәмнәр , йолалар белән таныштыруны кирәклерәк , отышлырак дип таптым . Беренчедән, инде алдарак әйтелгәнчә, милли йолалар һәм гореф-гадәтләр алыштыргысыз тәрбияви чара булып тора. “ Ана сөте белән керә торган ” тәрбиянең, халык педагогикасының нигзендә нәкъ менә шулар ята , чөнки бер буыннан икенчесенә билгеле бер идеяларне , үз-үзеңне тоту , хис-тойгы нормаларын тапшыру шушы гореф-гадәтләргә нигезләнә. Икенче яктан , халык бәйрәмнәре-шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да. Эш шунда , ул бәйрәмнәрдә халыкның олысы-кечесе актив катнаша . Һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиөия рәвешендә, ана сөте белән дигәндәй, үзенә сеңдерә. Бәйрәм “ вазифалары ” теләп, шатланып үтелә. Шулай итеп һәр кеше , үзе дә сизмәстән, узара аралашу,үз-үзеңне тоту гадәтләрен үзләштерә, тәрбияләнә. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана , чөнки җыр-биюләр, яңа көйләр башкару , очрашу-танышулар шушы көннәрдә бала. Алар аны кайда гына булса да – үз авылына , үз , үз төбәгенә тартып тора. Шуның белән бергә, халыкның йола бәйрәмнәре милли хисләр формалашуга , аларның культурасын өйрәнүгә, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр, туган илгә, туган җиргә, туган табигатькә, туган телгә мәхәббәт тәрбиялиләр. Шулай ук халык йола бәйрәмнәре белән таныштырып , татар халкының – укымышлы , моңлы , биюле , уен-көлкене яратучы халык икәнлеген блаларга аңлатып була . Менә шуңа күрә дә мин, халык педагогикасының тәрбия һәм белем бирү чаралрына таянып , халык авыз иҗатының кече жанрлары аркылы халык йола бәйрәмнәре белән таныштыруны , татар халкының тормышы , көнкүреше , үткәне һәм хәзергесе белән таныштыруны үземә бурыч итеп алдым . Шулай ук халык йола бәйрәмнәре аркылы туган табигать турындагы белемнәрен киңәйтү, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә, ел фасылларын аера белергә өйрәтү , туган табигатьтәге башка тереклек ияләренә сак каркш һәм мәхәббәт тәрбияләү бурычлары да үтәлә . Нәүрүз бөйрәме 19 гасырдан калган мәгълүматларга караганда , атна - ун көнгә сузылган . Ул көннәрне йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган.Нәүрүз такмагын әйтеп,хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Яшләрнең – шәкертләрнең болай йөрүләре үзенә күрә бер күңел ачу була.Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану,авыл халкының күңелен күтәрү өчен җырлар чыгарылган . Нәүрүз бәйрәме-ел фасылына караган бәйрәм булганлыктан , балаларны ул бәйрәм белән таныштыруны язгы ел фасылына багышлап , аның белән танышудан башлап җибәрергә була .

Слайд 10

Сомбелэ бэйрэме

Слайд 11

Навруз бэйрэме

Слайд 12

Яулык жыю , Сабантуй бэйрэме

Слайд 13

Балаларны татар халкынын милли киемнэре белэн таныштыру максатыннан кургэзмэ ясадык

Слайд 14

Ел саен феврал ь аенда Муса Жэлилнен туган конендэ анын шигырьлэрен яттан ойрэнэбез

Слайд 15

Ел саен балалар белэн Тукай китапханэсендэ уза торган Габдулла Тукайнын туган коненэ багышланган шигырь бэйрэмендэ канашабыз

Слайд 17

Туган телгә мәдхия Әй син , телем , туган телем , тамыр телем . Җир астыннан тарих серен табар телем ... Әй син , телем , рәхәт телем , авыр телем . Телне тешләп канатырлык сабыр телем ... Синең белән рәхмәт укыйм , теләк телим . Җырга салып сине, милли көйләр көйлим. Табындагы икмәгем күк телем-телем . Табынам сиңа, синсез бер тәм тоймас телем ... Әй син , телем , айлы төнем, якты көнем. Әремнәрдән әче, балдан татлы телем . Сине саклап калыр өчен , күпме белем Кирәклеген аңладым мин, белдем бүген... /Л.Шагыйрьҗан/

Слайд 18

Татар халкынын милли конкуреш кирэк яраклары белэн таныштыру

Слайд 19

Халкыбызнын милли киемнэре белэн танышабыз

Слайд 20

Милли китапханэлэргэ экскурсиялэргэ йорибез

Слайд 21

Игътибарыгыз очен зур рэхмэт !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методик кулланма "Ачыйк телнең серләрен"

    Дөньяда 6 меңләп тел бар. Лингвист галимнәр аларның килеп чыгышын, төзелешен өйрәнеп, шулар арасыннан 14 телне аерып алганнар. Бу телләрне белгән кеше Жир шарында яшәүче барлык ха...

Туган телне кадерлибез.

Балаларны татар - халык иҗатының бер өлеше – фольклор белән таныштыруны дәвам итү, халык иҗатын тыңларга, туган телне кадерләргә өйрәтү. ...

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары...

"Ике телне дә яхшы бел"

Балалар һәм әти әниләр белән КВН . Балаларны ике телдә дә яхшы сөйләшергә өйрәтү....

Методическое пособие "Ачыйк телнең серләрен"

Методик әсбап "Ачыйк телнең серләрен" - мәктәпкәче яшьтәге балаларга гарәп телен өйрәтү....

Статья «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк»

Опубликовала статью «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк» в методическом сборнике  Республиканского семинара-практикума «Традиции и инновации сельского детского сада в рамках ...