Презентация рукотворной книги "Татар телендэ бишек жырлары"
методическая разработка по теме

"Рукотворная книга"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya_microsoft_office_powerpoint.pptx454.15 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар телендэ бишек жырлары .

Слайд 2

Ана һәм Бала! Бер-берсенә алардан да якын җан ияләрен табып буламы икән бу дөньяда ?! Ана кешегә нәсел, милләт, кешелекне дәвам иттерү, яш буын тәрбияләү кебек олы вазифа йөкләнгән. Ул сабыена ягымлы , җылы, назлы бишек җырлары көйли һәм шул җырлар аша баласына үзенең изге теләкләрен, өмет-хыялларын җиткерергә омтыла . Бишек җырлары зур тәрбияви көчкә ия , баланың теле ачылуда , зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы . Бала күңеленә Ана назы , аның изге күкрәк сөте , бишек җыры белән кергән сүз гомерлек була .

Слайд 3

Бишек җыры 1 Габдулла Тукай шигыре , Татар халык көе Әлли-бәлли итәр бу , Мәдрәсәгә китәр бу , Тырышып сабак укыгач , Галим булып җитәр бу . Йокла , углым , йом күзең, Йом , йом күзең, йолдызым , Кичтән йокың кала да, Еглап үтә көндезең. Әлли-бәлли көйләрем, Хикәятләр сөйләрем, Сиңа теләк теләрем, Бәхетле бул , диярем . Гыйззәтем син , кадрем син , Минем йөрәк бәгърем син , Куанычым , шатлыгым Тик син минем, синсең, син !

Слайд 4

Бишек җыры 2 Туфан Миңнуллин шигыре , Рәшит Абдуллин көе Куанычларым , шатлыгым булып , Балам – багалмам , үсәсеңме син ? Сагынып җырлар җырыма минем, Күземнең нуры , күчәрсеңме син ? Бәхет гөлемнең чәчәге булып , Былбыл кошкаем , яшәрсеңме син ? Әнием диеп , кадерлем диеп , Сандугачкаем , дәшәрсеңме син ? Гомерең сукмагын зур юллар буйлап , Өмет йолдызым , утәрсеңме син ? Илеңнен данын , намус , вөҗданын, Балам, әй балам, итәрсеңме син ?

Слайд 5

Бәллү Дәрдемәнд шигыре, Шамил Шәрифуллин hәм Резедә Әхъярова кое. Кыйгач кашым, Асыл ташым! Йоклаек икәү. Йокла, иркә, Йокла, бәбкә, Бәүкәй, бәллү, бәү! Җилбер, җилбер, Син бик тилбер, Күбрәк уйныйсың! Ал гөлләрне, Сөнбелләрне Өзми куймыйсың. Кил, гөлкәем, Сөнбелкәем! Йоклаек икәү. Йокла, иркә, Йокла, бәбкә, Бәүкәй, бәллү, бәү! Колынкаем, Кил, җанкаем, Йоклаек икәү, Йокла, иркә. Йокла, бәбкә, Бәүкәй, бәллү, бәү.

Слайд 6

Бишек җыры 3 Ләбиб Лерон шигыре , татар халык көе , Разыя Еникеева эшкәрүендә Әлли-бәлли, бәбкәсе, Кая киткән әнкәсе ? Каенлыкка , җиләккә, Айсылуга бүләккә. Әлли-бәлли, бәбкәсе, Кая киткән әткәсе ? Тимерчегә, чиләккә, Айсылуга бүләккә. Әлли-бәлли, бәбкәсе, Кая киткән әбкәсе ? Тегүчегә, күлмәккә, Айсылуга бүләккә. Әлли-бәлли, бәбкәсе, Кая киткән бабасы ? Чүлмәкчегә, чүлмәккә, Айсылуга бүләккә. Әлли-бәлли, бәбкәсе, Кая киткән Айсылу ? Бер кая да китмәгән- Йоклый икән Айсылу …

Слайд 7

Бишек җыры 4 Разил Вәлиев шигыре , Шамил Тимербулатов көе Әлли-бәлли, йом син күзең, Әлли-бәлли – татлы сүзем. Йоклый инде бөтен бәбиләр дә, Йоклый инде хәтта әбиләр дә. Әлли-бәлли, йом син күзең, Әлли-бәлли – татлы сүзем. Әлли-бәлли итәр балам, Әлли-бәлли, алтын алмам . Йоклый инде бөтен малайлар да, Йоклый инде хәтта бабайлар да. Әлли-бәлли итәр балам, Әлли-бәлли, алтын алмам . Әлли-бәлли, йоклап китәр, Әлли-бәлли, үсеп җитәр. Йоклый җиһан бәллүр бишегендә, Йоклый алмый әни кеше генә, Әлли-бәлли, йом син күзең, Әлли-бәлли…Бетте сүзем.

Слайд 8

Зө-Ләй-Лә – Бишек җыры 5 Йокла , йокла , үскәнем, Дәү үсәрсең тагын да. Йокы сине сагынган , Очып йөри яныңда. Әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү, Әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү. Баш очыңда йолдызлар , Бүләк итим кайсысын ? Телим сиңа йокының Баллы, баллы, баллысын . Әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү, Әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү. Йокла , йокла , үскәнем, Дәү үсәрсең йокласаң. Онытмассың телеңне Бишек җырын тыңласаң. Әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү, Әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү.

Слайд 9

ГөлҖиһан – Улыма - Бишек җыры 6 Улым минем җан җимешем , Аллаһ биргән өлешем, Яшәвемнең асылы син , Күңелемнең көзгесе. Үстерермен салып сиңа Җанымның бар сафлыгын . Булсаң иде йөз аклыгым , Куанычым , шатлыгым . Иман юлдаш булсын сиңа, Шәфкать, илһам, игелек , Гомереңнең һәр көненә Бәхет барсын үрелеп. Улым минем җан җимешем , Аллаһ биргән өлешем, Яшәвемнең асылы син , Сиңа баглыйм өметем.

Слайд 10

Бишек җыры – Йокла , улым - Бишек җыры 7 Йокла , улым , йом күзең, Йом , йом күзең, йолдызым . Кичтән йокың кала да, Елап үтә көндезең. Йокла , улым , йом күзең, Йом , йом күзең, йолдызым . Кичтән йокың кала да, Елап үтә көндезең. Сары майдай эри җаның , И, күңелемнең сайкалы *. Бакчы , күрче бишеккә, Әкрен генә ай карый . Сары майдай эри җаным , И күңелемнең сайкалы . Бакчы , күрче бишеккә, Әкрен генә ай карый . Сайкал * – нур , ялтыравык .

Слайд 11

Алсу Хисамиева – Бишек җыры 8 Үземнең кызым син , күземнең нуры син , Үземнең кызым син , күземнең нуры син . Яз кояшым , таң йолдызым , син чәчәкләргә тиң , Яз кояшым , таң йолдызым , син чәчәкләргә тиң . Минем кызым , тәүге җырым , Яз кояшым , таң йолдызым , син чәчәкләргә тиң . Син еласаң, балам, кошлар тынып кала, Син еласаң, балам, кошлар тынып кала, Чишмә челтрәп ага-ага, сиңа җыр чыгыра , Чишмә челтрәп ага-ага, сиңа җыр чыгыра . Минем кызым , минем балам, Чишмә челтрәп ага-ага, сиңа җыр чыгыра . Кашың кыйгач , кара, күзең йомылып бара, Кашың кыйгач , кара, күзең йомылып бара Матур төшләр күрә-күрә, йокла газиз бала. Матур төшләр күрә-күрә, йокла газиз бала. Минем кызым , минем җырым , Матур төшләр күрә-күрә, йокла газиз бала, Матур төшләр күрә-күрә, йокла газиз бала. Йокла газиз бала, йокла газиз бала.

Слайд 12

*** Күр, сабый , нинди киң Һәм матур җир өсте, Шул җирнең иң нәфис Чәчкәсе – син төсле. Син – сафлык , син – шатлык , Моңлы җыр яңгыравы, Кычкырып көлүең – Чишмәләр чылтыравы . *** Балалы өй – иң матур өй, Балалы өй – нурлы өй, Бишек җыры – иң матур җыр Җанга газиз , моңлы көй. Бишек җыры дәвам итә Нурландырып күңелне, Борынгы бишек җырлары Зур хәзинә түгелме? Тэмам


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Предметы рукотворного мира"

Презентация к НОД по познавательному развитию...

Мультимедийная презентация познавательно - творческого проекта для детей ОНР старшая группа тема: "Природа и рукотворный мир человека"

Расширять и обобщать представления детей о живой и неживой природе. Развивать художественно творческие способности детей в изготовлении поделок из живой и неживой природы. Привлекать родителей к совме...

Презентация «Рукотворные негосударственные символы России»

Презентация «Рукотворные  негосударственные  символы России»  познакомит детей  с традиционными предметами, народными блюдами и другими изделиями, выполненными руками...

Рукотворный и не рукотворный мир

Знакомство детей с рукотворным и не рукотворным миром...

Презентация "Рукотворное волшебство из глины" (Смоленские народные промыслы)

Презентация "Рукотворное волшебство из глины" (Смоленские народные промыслы)...