Балалар бакчасында күңел ачу чарасы “Сабан туе- хезмәт туе”
материал (старшая группа)

Балалар бакчасында күңел ачу чарасы

Сабан туе- хезмәт туе”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sabantuy.docx24.14 КБ

Предварительный просмотр:

Развлечение

“Сабан туе- хезмәт туе”

Максат: Идел буе халыкларының, ягъни татар халкының милли бәйрәме“Сабантуй”,аның тарихы, бәйрәмне уткәргәндә үтәлә торган гореф – гадәтләр турында күзаллауны баету;

Программа бурычлары: балаларны туган як мәдәниятен хөрмәт итәргә өйрәтү; эстетик зәвык һәм матурлыкны тоя белү формалаштыру; балаларда төрле милләт кешеләренең гореф-гадәтләренә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү; балаларның хәрәкәт осталыкларын ,күнекмәләрен үстерү; шатлыклы хисләр, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф булдыру.

Уздыру урыны: балалар бакчасының спорт участогы.

Уен җиһазлары: аркан, агач кашыклар,кечкенә туплар-“күкәй”, агач атлар,чүлмәкләр,капчыклар,гимнастика таяклары, кечкенә туплар, күз бәйләү өчен яулыклар,урындыклар,кайчы белән бүләк кисү өчен атрибутлар.

Музыка үзәге, татар көйләре һәм җырлары.

Алдан эшләнеләсе эшләр :

-Балалар белән татар халкының милли бәйрәме Сабантуй турында әңгәмә уздырабыз;

-Сабан туй турында анимацион мультфильм карыйбыз( Татармультфильм);

- Балаларны татар халкының милли үрнәкләре белән таныштырабыз; сөлге, кулъяулык бизәү( кисеп-ябыштыру)

- Конструкцияләү шөгылендә күмәк эш татар халкының милли баш киеме – “Түбәтәй”эшләү,бизәү(малайларэшли ,кызлар бизи)

-Алдан Сабан туе темасына җырлар, шигырьләр өйрәтелә;

-Ярышларда җиңүчеләр өчен бүләкләр әзерләнә

-Сабантуе үткәреләчәк мәйданчык бәйрәмчә бизәлә;

-Уеннар өчен кирәк булачак атрибутлар әзерләнә ;

-Сабантуенда уйнала торган халык хәрәкәтле уеннарын өйрәнү;

- Кунаклар өчен скәмияләр әзерләнә;

Бәйрәм барышы: Мәйданчык бәйрәмчә бизәлгән: төсле шарлар, бизәкле сөлгеләр, плакатлар . Татар халык көйләре астында балалар мәйданчыкка җыела. Мәктәпкә әзерлек төркеме малайларының кулында чигүле сөлгеләр бәйләнгән озын таяклар. Балалар милли киемнәрдән. Мәйдан кырыена тезелешеп басалар.

Алып баручы:

Исәнмесез балалар,исәнмесез кадерле кунаклар!

Шау-гөр килә киң болыннар,

Кырлар һәм су буйлары

Котлы булсын балалар

Ямьле Сабан туйлары

Балалар , без бүген бу мәйданчыкка ,татар халкының иң яраткан бәйрәмен –Сабантуен билгеләп үтәр өчен җыелдык. “Сабантуй” –игенчелек бәйрәме. Ул язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә. Бу бәйрәмдә кешеләр көч ,җитезлек һәм чыдамлык буенча көч сынашалар.Бар да шат күңелле,барысы да матур итеп киенеп бәйрәмгә ашыгалар. Ә сезнең кәефләрегез ничек балалар?

Балалар: Бик әйбәт!

Алып баручы: Алайса әйдәгез “ Сабантуй” турында җыр җырлыйк!

Җыр “ Сабантуйга барабыз”мәктәпкәчә әзерлек төркеме башкара.

1.Карагыз,карагыз,

Сабантуйга барабыз.

Сабантуйга барабыз,

Уйнап биеп алабыз.

2.Сабантуйга барабыз

Сикерәбез,чабабыз.

Җырлап биеп алабыз,

Уйнап бүләк алабыз.

3.(Беренче куплет кабатлана)

Алып баручы: Сабантуе һәрвакыт ат ярышлары белән башлана.Иң яхшы чабышкылар җитезлек белән көч сынашалар.

Алай итик әле без,

Болай итик әле без.

Кайсыбызның аты җитез,

Шуны белик әле без!

1. “ Җайдаклар”-(ат башы рәсеме ясалган таяклар белән йөгерү. “Ат йөгергән тавыш”музыкасын кую )

2. “Капчык киеп йөгерү” ( “Әпипә” көенә)

Алып баручы:

Кемнәр җитез ,кем өлгер

Минем янга килегез.

Әйдә карыйк узышып,

Капчык киеп ярышып.

3. “ Кашыкка күкәй куеп йөгерү”

Капчык киеп йөгерәм дип ,

Мактанырга ашыкма.

Син менә йөреп кара

Күкәй салып кашыкка

4. “ Чүлмәк ватыш” ( күзләрне яулык белән бәйләп)

Алып баручы:

Әйдәгез балалар ашыгыйк

Үзебезгә пар табыйк.

Бергәләшеп җырлы уен уйнап алыйк.

Татар халык уены “Чума үрдәк ,чума каз”.

( Мәйданга милли киемнән киенгән әби килеп чыга).

Әби: И-и-и балалар исәнмесез! Менә бакча яныннан үтеп барганда бик матур итеп шигыръ сөйләгәнегезне,җырлар җырлаганыгызны ишеттем. Тукта әле мин әйтәм, кереп чыгыйм әле балалар янына. Сездә бәйрәмме әллә балалар?

Балалар: Әйе әбекәй. Буген бездә “Сабан туе”.

Алып баручы: Безнең бәйрәмгә рәхим ит әбекәй!

Әбекәй: Балалар, мин бала чагымнан бирле бу бәйрәмне көтеп алам.Бу көнне матур итеп җырлар җырлый, күңелле итеп бии идек.

Әби :

Бас кызым Әпипә

Син басмасаң , мин басам.

Бер дә бии белмәсәң дә ,

Биегән бул ичмасам.

Алып баручы: Әйдә әби балаларга да бер биеп күрсәт әле .(Әбине биетәбез).

Алып баручы: Булдырдың әби,утырып ял ит,безнең белән бәйрәм ит.

Әби:Балалар , мин сезгә табышмаклар алып килдем

1. Аккош кебек ак кына,

Йомшак кына,пакъ кына,

Көндә сыйпый битемнән

Элеп куям читеннән ( Сөлге).

2.Ак сәйләннәр тезеп,

Чигелгән яшел бәрхет.

Малайлар киеп куйса,

Бигрәк килешә инде.

Үзе матур,бәләкәй,

Ә исеме...(Түбәтәй)

Табышмакларның җавабын бик тиз таптыгыз афәрин!

Ә хәзер уйнап алыйк “Түбәтәйле”.

Укалы итеп чигелгән,

Уем-уем бизәге,

Күзләреңне камаштыра

Чәчкәсенең үзәге.

Уртада урындыклар тора,Урындыклар саны уйнаучы балалар саныннан кимрәк булырга тиеш .Урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар,көй башлануга,җиңелчә йөгерә башлыйлар.Көй туктауга түбәтәйләрен кияләр,шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр.Кем урынсыз кала шул уеннан чыга. Балалар уеннан чыккан саен, урындыклар санын да киметә барабыз.Уртада бер урындык калганчы уйныйлар.Шулай итеп иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.

Әби: Булдырдыгыз балалар. Миннән сезгә бүләк “Тәм-томнар”.Сау булыгыз балалар! (Әби балаларга тәмле күчтәнәчләр калдырып , балаларны мактап, саубуллашып кайтып китә).

Алып баручы:

Күктә кояш елмая,

Бездә бәйрәм дәвам итә!

”Кәрия –Зәкәрия” җырлы-биюле уен.

Тылсымчы чыгып китә.

Алып баручы: Сабантуй уеннарын дәвам итәбез!

-“ Капчык сугышы”уены.

Икегезгә ике капчык,

Ягез әле, тотыгыз!

Сабан туенда ярышып ,

Сез дә бүләк алыгыз!

-“Кайчы белән бүләк кисү” уены

Бала:

Мактана дип уйламагыз

Мин урынлы мактанам.

Чөнки менә бу җепне ,

Күрмичә дә кисә алам.

Алып баручы: Ә хәзер кайсы команданың көчлерәк икәнен белербез.

-“Аркан тартыш”уены

Алып баручы:

Бик матур көй уйнар өчен ,

Бер гармунчы табыгыз.

Бер гармунчы тапмасагыз,

Бергәләп кул чабыгыз.

Күмәк бию.

Алып баручы: Афәрин ,балалар!Сезгә бәйрәм ошадымы?( балалар җавабы).Менә безнең бәйрәм ахырына якынлашты,барыгызга да сәламәтлек, бәхетле һәм шатлыклы көннәр телибез. Балалар сезне төркем бүлмәсенә керик, тәмле бәйрәм күчтәнәчләре белән сыйланыйк.Сау булыгыз!

Балаларга группада тәмле күчтәнәчләр таратыла.

Бәйрәм тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сабан туе-хезмәт туе”.

Балаларны халкыбызның иң яраткан, иң күңелле, иң танатаналы бәйрәме Сабатуй белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру....

Сабан туе - хезмәт туе

Мәйданчык бәйрәмчә бизәлә. Чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленә. Балалар гармуннар, шарлар тотып, сәхнәгә үтәләр. Милли киемнәрдән. Колгада чиккән сөлгеләр....

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе

Гаиләдә һәм балалар бакчасында хезмәт тәрбиясенең бердәмлеге ....

Сабан туе- хезмәт туе!

Татар халкының милли бәйрәме сабан туе турында бәйрәм әзерләнеше....

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...