Я люблю осень (на татарском языке)
календарно-тематическое планирование по сценарий праздника (старшая группа) по теме

Мияссарова Лена Наилевна

Зал бәйрәмчә бизәлгәнБалалар  җиңел көйгә залга керәләр, урыннарына утыралар.

Тәрбияче:  Менә көз килеп җитте. Урманда агач куаклар сары кызыл яфракка төренде. Басу кырларда урып                 – җыю эшләре төгәлләнде. Зәңгәр күктә, бөтерелә бөтерелә, күчмә кошлар озын юлга киттеләр. Көз алтын да, салкын да, яңгырлы да. Кайчагында җылы да була. Ә шулайда без көзне бик яратабыз. Шуңа күрә бүген сезнең белән «МИН КӨЗЛӘРНЕ ЯРАТАМ» дигән зур  бәйрәмгә җыелдык.

Җыр «Мин көзләрне яратам» Г.Гәрәева көе Ф.Зиннәтуллина сүз.

Җиңел көй ишетелә. Залга Альфия апа  керә, идәнне себерә дә олы кабак өстенә барып утыра.

Альфия апа: – Уф, арыдым. Көн буе эшләдем, ә эш  һаман әзәймәде. ( Бер почмактан Золушка дигән китапны       чыгара. Китапны ачып рәсемнәрен карый башлый)..

ТәрбиячеСин кем, безнең кунагыбыз

Альфия апа: – Мин Альфия, Альфиюшечка миңа эштә кызлар шулай дип эндәшәләр.

Тәрбияче:  Ә нигә синең каефең юк?

Альфия апа: – Бүген мине бер бәйрәмгә чакырганнар иде, ә минем әле эшләрем эшләнеп бетмәде. Шуңа мин шундый моңсу. Бәйрәмгә элгереп булмас пожалуй.

Тәрбияче: Син каефеңне төшермә. Ә җырыбызны тыңла.

ҖырЯфрак бәйрәмеЛ.Лерон сүз.  Р.Еникеева муз.

Тәрбияче:  Нинди эшләр, сөйлә, бәлки сиңа булышып булыр.           Балалар, булышабыз мы Альфия апагызга?

Балалар:  Әйе!

Альфия апа: – Минем ишек алдында яфраклар бик күп коелган. Шуларны җыярга кирәк иде.

Тәрбияче:  Карап тор әле, безнең балалар ул яфракларны бик тиз җыеп алалар. Әйдәгез әле, балалар, бер, ике, өч яфракларны җыябыз!

Яфрак җыю уены.  (Сары яфракларны бер агачкакызыл яфракларны  - икенче агачка ябыштырырга кирәк)

Альфия апа: – Ишек алдында нинди тәртип! Ә агачлар нинди матур! Бик зур рәхмәт, сезгә!

Тәрбияче: Син Альфия апа утырып тор, ә безнең балалар сиңа шигырьләр сөйләп күрсәтерләр.

Балалар көз турында татар телендә шигырьләр сөйлиләр.

Альфия апа: Бик күп шигырьләр өйрәнгәнсез. Молодцы. Ә минем шигырь ятларга хәтерем дә юк, вакытым да юк, ә эш күп!

Тәрбияче: Тагын нинди эш инде?Альфия апа: (Өй артыннан капчык сүрәп чыгара, андагы яшелчәләрне зал уртасына бушата) менә! Шушы яшелчәләрне аралап җыярга кирәк иде. Кишернебер чиләккә, бәрәңгенеикенче чиләккә. Ничек өлгерергә?

Тәрбияче: Балалар, без бу эшне башкарып чыгабызмы?

Балалар: Әйе!

Яшелчә җыюуены (Бәләкәй чиләккә бершәр  яшелчә салып зур чиләккә тутырырга. Кем тизерәк шул җиңүче)

Альфия апа: (шатланып) Бик зур рәхмәт, ничек тиз эшләдегез. Мин кичкә кадәр утырган булыр идем.

Тәрбияче:  Безнең  балалар бик җитез, бик уңганнар. Алар әле бик матур итеп җырлыйлар да, бииләр дә! Утыр Альфия апа, тыңла!

Җырлы-биюОсень  Золотаяслова Ю.Ильиной муз. И.Кошминой

Альфия апа: Бигрәк күңелле, бик матур җырладыгыз, биедегез.

Тәрбияче: Безнең балалар рус шигырьләрен дә бик матур һәм дөрес итеп сөйлиләр.

Альфия апа: Әйдәгез, әле, тыңлыйсым килә!

Русча шигырьләр.

Альфия апа: Очень  понравилось, спасибо.

Тәрбияче:  Үзең рәхмәт әйтәсең, ә үзең бик моңсу.

Альфия апа:  Минем бүтән бәйрәмгә китәсе дә килми инде хәзер. Сезнең белән миңа бик тә күңелле, ләкин минем күлмәгем (күлмәген күтәрә) киелмичә кала инде.

Тәрбияче: Шуңа борчыласың мени? Нишләп киелмичә кала? Күлмәгеңне бар, киеп кер!

Альфия  апа күлмәген тотып чыгып китә.

Тәрбияче: Балалар, ә безнең Альфия апабыз матурланып чыкканчы, без сезнең белән әйдәгез Кем нинди яшелчә үстердеуенын уйнап алабыз.

Уен тәртибе (тәрбияче ясалма шалканны берартлы балаларның кулларына тоттыра, алар бер яшелчә исемен әйтәләр, кабатлап әйтмәскә тырышалар)

 -Бик   күп яшелчәләр беләсез икән. Ә хәзер яшелчәләр турында бер җырлап алабыз ( балаларгаяшел чәләр   маскаларын  тарата).

Җырлы-уенЕсть у нас огород(на мотив песни “Каравай”)

Балалар утырышалар.

Залга җиңел көйгә матур күлмәген киеп, Альфия апа керә.

Альфия апа: Тагын бер исәнмесез балалар, кунаклар, апалар!

Тәрбияче: Сине танырлык та түгел Альфия апа. Син нәкъ теге әкияттәге бер кыз кебек, кем әле ул?

Альфия апаЗолушкамы?(бөтерелә) Ул минем иң яраткан әкиятем.

Тәрбияче: Мондый матур күлмәк янына менә бу тәкыя гына җитми ( сары яфраклар кушып үрелгән тәкыя кигертә). Син хәзер безнең Көзсылу буласың.

ҖырКөзсылуВ.Вәлиева көе һәм сүзләре

Альфия апа:  Бик зур рәхмәт сезгә мине шулай зурлаган өчен (өйгә кереп кәрзин алып чыга, алмалар белән). Менә сезгә миннән көзге уңышкүчтәнәч. Ә тагын менә шушы  шәп кабаклар да сезгәбәлеш пешереп ашарсыз.

Тәрбияче белән балалар:  Рәхмәт! Сине дә кунакка чакырырбыз!

Тәрбияче: Син Альфия апа китәргә ашыкма. Безнең балаларныңШатлыкбиюен кара инде.

Альфия апа: Ярар, бик рәхәтләнеп.                                                                                            

Бию-күмәкШатлык”.

Альфия апа алмаларны тарата.

Тәрбияче: Ямьле кояш, нурлар чәчеп

Елмаеп карый безгә.

Нинди тәмле күчтәнәчләр

Көз алып килгән безгә

Алтын яфраклар очалар,

Безнең башларга тиеп

Саубуллаша кыр казлары,

Язын кайтырбыз диеп.

Җырладык та, биедек тә,

Шигырьләр дә сөйләдек.

Матур гына уйнап алдык,

Бер дә читенсенмәдек.

Бүгенгә без хушлашабыз,

Бәйрәмне тәмамлыйбыз.

Күңелле дә соң бу көз!

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Праздник осени(на татарском языке)

Праздник проводится в садиках осенью....

Праздник осени на татарском языке

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен көз бәйрәме...

Праздник осени на татарском языке

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен көз бәйрәме...

Праздник осени на татарском языке

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен көз бәйрәме...

Праздник "Золотая осень" на татарском языке

Праздник "Золотая осень" на татарском языке...

«Обучении детей татарскому языку по УМК «Говорим по-татарски» (по обучению детей татарскому языку 4-7 лет) посредством познавательно-исследовательской деятельности »

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой  кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му...

Сценарий утренника "Праздник осени" на татарском языке

Сценарий утренника для детей старшей группы...