Кояш һәм чебиләр
методическая разработка (старшая группа) по теме

Вафина Камария Шамиловна

Әниләр бәйрәмендә куллану өчен сәхнәләштерелгән әкият. Әкиятнең максаты: әниләрнең җирдә иң кирәкле кеше икәнлекләрен төшендерү, бер- береңә ярдәмчел булу, җәлли белү сыйфатлары тәрбияләү, балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, матур  итеп хәрәкәтләнергә, биергә, сәхнәдә үзләрен матур итеп тотарга өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koyash_hm_chebilr.docx16.77 КБ

Предварительный просмотр:

Кояш һәм чебиләр

Катнашалар:

Алып баручы.

Чуар тавык.

1 нче чеби.

2 нче чеби.

3 нче чеби.

Әни үрдәк.

Үрдәк бәбкәләре.

Керпе.

Ай һәм йолдызлар.

          Чуар тавык чебиләрен ияртеп, җырлап чыга. “Нәни чебиләр” җырлы- биюе. (М.Фәйзуллина сүз., М.Шәмсетдинова көе)

           Җырлап бетергәндә, Чуар тавык биеп чыгып китә, ә чебиләр биеп калалар. Көй туктагач, чебиләр, аптырап як-якка караналар, елый башлыйлар.

Алып баручы. Ник елыйсыз, чебиләр,

                        Нәрсә булды нәниләр?

1нче чеби. Еламыйча нишлик ди,

                   Югалды безнең әни!

2 нче чеби. Очрадымы бәлагә,

                   Адашты микән әллә?

3 нче чеби. Кояш та югалды,

                  Юлда бик караңгы,

                  Әни нишләр инде,

                  Безне таба алмас инде.

Алып баручы. Кояш ул, чебиләр, болыт артында йоклаган. Аннан башка җылы да юк, якты да юк, яз да килеп җитә алмас.Кояшны  барып уятырга кирәк.

 1нче чеби. Әйе, әйе, кояшкай уянса,

                  Дөньялар яктырыр,

                   Әнкәбез табылыр.

2нче чеби. Әйдә, бергәләп барыйк,

                    Кояшның өен табыйк.

3 нче чеби. Юлда берәрсе очрамас микән,

                    Кояшның өен күрсәтмәс микән?

Биеп чыгып китәләр. Бәбкәләрен ияртеп, Үрдәк керә. “Мактанчык үрдәк” (В.Агапов көе) җырлы-биюе башкарыла.

Бак-бак килеп, тавыш биреп,

Алпан- тилпән атлап,

Кайта үрдәк елгадан.

Без үрдәкләр,

Матур кошлар,

Юктыр бездән батырлар,

Бак-бак, бак-бак!

Елый-елый чебиләр керә.

Үрдәкләр. Ник елыйсыз, чебиләр,

                  Нәрсә булды нәниләр?

1нче чеби.  Еламыйча нишлик ди,

                   Югалды безнең әни.

 2 нче чеби.  Кояш та югалды,

                 Юлда бик караңгы,

                 Әни нишләр инде,

                 Безне таба алмас инде.

3 нче чеби. Зинһар, үрдәкләр,

                Ярдәм итегез,

                Кояшның өенә

                Юл күрсәтегез.

Үрдәкләр. Юк, без аннан йөрмибез,

                Кояшның өен белмибез.

Әни үрдәк. Барып карагыз әле,

                Урман юлыннан,

                Бәлки керпе беләдер,

                Сорагыз аннан.

Чебиләр. Рәхмәт сезгә, үрдәкләр!

Үрдәкләр чыгып китәләр, чебиләр бии.

Керпе керә, бик боек, башын игән.

Чебиләр. Исәнме, керпе, ни булды,

                Ник син болай күңелсез?

Керпе. Бер зур гөмбәм югалды,

            Күрмәдегезме сез аны?

Чебиләр. Әйдә урманга барыйк,

           Бергәләп эзләп карыйк.

Җырлы-бию “Без урманга барабыз”

Без барабыз, барабыз,

Без гөмбәләр табабыз.

Әй,син, гөмбә, гөмбәкәй,

 Кайларга качтың,

Әй, син, гөмбә, гөмбәкәй,

Кайларда үстең?

Әй,син гөмбә,гөмбәкәй,

Безгә кулың бир,

Әй син, гөмбә, гөмбәкәй,

Безнең янга кил!

Гөмбә уртага чыгып утыра, чебиләр аның тирәсендә бииләр.

Керпе. Рәхмәт сезгә, чебиләр,

           Миңа ярдәм иттегез,

           Ә сез нишләп йөрисез,

           Миңа  сөйләп бирегез.

1нче чеби. Югалды безнең әни,

              Очрадымы бәлага,

              Адашты микән әллә?

2нче чеби. Кояш та югалды,

             Юлда бик караңгы,

             Әни нишләр инде,

             Безне таба алмас инде.

3нче чеби.Зинһар, керпе дус,

         Ярдәм итегез,

          Кояшның өенә

          Юл күрсәтегез!

Керпе. Миннән булмый, дусларым,

           Кояшның өен белмим мин.

Керпе чыгып китә, чебиләр авыр сулыйлар.

Чебиләр. Безгә нишләргә икән?

            Инде караңгы төшкән!

Чүгәләп утыралар да, йоклыйлар.

Ай һәм йолдызлар керә, чебиләр янында биеп йөриләр.

Ай. Монда кемнәр утырганнар,

        Әллә инде адашканнар?

Чебиләр уяналар.

1нче чеби. Югалды безнең әни,

              Очрадымы бәлага,

              Адашты микән әллә?

2нче чеби. Кояш та югалды,

             Юлда бик караңгы,

             Әни нишләр инде,

             Безне таба алмас инде.

3нче чеби.Зинһар, Ай һәм йолдызлар,

         Ярдәм итегез,

          Кояшның өенә

          Юл күрсәтегез!

Ай. Ерак түгел, тау артында,

       Зур болытлар астында,

       Шушы юлдан барсагыз,

       Кояшның өен табарсыз!

Чебиләр. Пип-пип-пип, пип-пип-пип,

        Рәхмәт, Ай һәм йолдызлар!

Ай һәм йолдызлар чыгып китәләр, чебиләр Кояшның өе яныныа киләләр.

Кояш, кояш, чык, чык,  

Тәмле ботка бирербез,

Тәмле ботка казанда,

Тәти кашык базарда,

Тәти кашык саф алтын,

 Кирәкми безгә салкын!

Кояш чыга: Татлы йокымнан мине кем уятты?

Чебиләр. Тор инде, Кояш,

              Тышта яз җитте!

1 нче чеби. Җирдә сине күптән көтәләр,

             Карлар бетми, үсми үләннәр.

2 нче чеби. Чык инде, Кояш, әйдә яктырып,

              Әнигә юлны без тизрәк табыйк!

3 нче чеби. Без сине, Кояш, бик яратырбыз,

             Сиңа багышлап җырлар җырларбыз.

Кояш уртага баса, чебиләр Кояш тирәли җырлап бииләр.

Кояш,Кояш, җылы Кояш,

Нурларыңны сип җиргә.

Без сине бик яратабыз,

Син бик тә кирәк безгә!

Чуар тавык керә.

Чуар тавык. Кая югалдыгыз, чебиләрем,

          Сезне кайдан гына эзләмәдем,

          Әле дә ярый кояш чыкты,

          Сезгә юлны ул яктыртты.

Чебиләр. Әнием, бездә сине  тапмадык,

          Кояшка барып, аны уяттык.

          Әни тизрәк юл тапсын дидек,

          Җиргә җылы яз килсен дидек.

Күмәк җыр.” Кояш гомере”

                   Кояш, кояш мәңге балкый,

                  Мәңге нур сибә,

                   Кояш гомере телим мин

                   Әнием сиңа!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әтәч һәм чебиләр.

Кечкенәләр төркемендә сөйләм  теле үстерү шөгыле....

Эвэлэу буенча йомгаклау шэгеле тема "Чеби"

Балаларны бер кисэктэн кош эвэлэргэ эйрэту, алдагы елда алган эвэлэу кунекмэлэрен ныгыту, эш барышында мэстэкыйллек, пэхтэлек сыйфатлары тэрбиялэу, эвэлэу шэгеленэ кызыксыну уяту....

Әтәч, тавык һәм чеби

конспект занятия...

Әтәч, тавык һәм чебиләр

Ясле төркемендә күңел ачу сценариесе...

"Тавык һәм чебиләр"

"Тавык һәм чебиләр "...

"Йорт кошлары-әтәч, тавык, чеби".

                                              ...

Международная научно-практическая конференция «Педагогика и психология: новые идеи» публикация материала на тему: «Наураша - цифровая лаборатория в опытно-экспериментальной деятельности со старшими дошкольниками». «Центр образования и воспитания» г. Чебо

Международная научно-практическая конференция «Педагогика и психология: новые идеи»  публикация материала на тему: «Наураша - цифровая лаборатория в опытно-экспериментальной дея...