Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.
материал (подготовительная группа)

Шигабетдинова Римма Ирековна

Материал предназначен для старшей или подготовительной группы детей.Мероприятие об охране здоровья детей,на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Алып баручы: Әкият сөйлим әле сезгә,

                          Тезеп сүзләрен сүзгә.

                          Сөендерә торганын да,

                          Көендерә торганын да

                          Сөйлим буген барында.

Борын-борын заманда яшәгән ди доктор Айболит (доктор Айболит йоклый. Уяна, сәгатькә карый, торып гимнастика ясый башлый ) “ Мы утята” көенә гимнастика ясау.

Айболит:  Урыныңнан сикереп тор да

                    Зарядкага бас!

                    Чыныгып усеп булмый бит,

                    Иренеп яткач.

                    Тәрәзәне ачып җибәрдем-

                    Зарядкага бас!

                    Елмай, кояш, ис, җиләс җил,

                    Күңелләрне ач!

(Айболитның зарядка ясап бетерүе була, кемдер ишекне шакый. Аю керә)

Аю: Һай, тешем сызлавы

        Башымны бораулый,

        Бүредәй улыйм да

       Мәчедәй мыраулыйм.

       Ут капкан шикелле

       Чабам да чабам мин.

       Тастымал ябам мин,

       Дарулар кабам мин.

       Күзләрем йомылмый,

       Авызым ачылмый,

       Ай тешем, вай тешем!

       Сызлавы басылмый.

Айболит: Кая, аю дус, ач авызынны...Син бик күп бал ашагансың. Шуңа күрә тешең сызлый. Хәзер тешеңне ромашка суы белән чайкыйбыз, сызлавы басылыр.(Аю тешен чайкый)

-Аю, тешләрен таза булсын өчен, тешне көнгә ничә тапкыр чистартырга кирәк?

Аю: Нигә аны чистартып торырга, ашаганда барыбер пычрана бит ул?!

Бала: Аю, тешләрне иртә һәм кич чистартырга кирән, чөнки азык калдыклары теш сызлауга китерә.

-Аю, теш сызламасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Аю: Беләм мин, беләм! Теш сызламасын өчен дару ашарга кирәк.

Бала: Юк, аю, даруларны врач һәм олылар рөхсәтеннән башка эчәргә ярамый.

Аю: Әә, мин беләм, теш ап-ак булсын өчен куп итеп шикәр ашарга кирәк.

Бала: Аю, күп шикәр ашау теш сызлауга китерә.

 Айболит: Сиңа аю минем киңәш: көн дә тешләреңне чистартырсың, ашагач авызыңны чайкарга онытма!

Аю: Ярый, рәхмәт.

Айболит: Аю китте, ә мин иртәнге ашымны ашап алыйм (ашарга утыра. Ишектән коткарыгыз дигән тавыш итетелә).

Әни: Коткарыгыз, зинһар! Балам киреләнеп, пешергән ризыкларны ашамады, бөтенләй хәлсезләнеп бетте.

Айболит: Витамин дусларым, килегез, бу кире балага ярдәм итегез!

“А” витамины: Үсәсең килсә тизрәк,

                             А витамины кирәк.

                             Бар ул сөттә, кишердә,

                             Аша шуны, үстер дә.

“В” витамины: Нык булсын дисәң йөрәк,

                             В витамины кирәк.

                             Бигрәк күп ул балыкта

                             Сыр да ярый азыкка

“С” витамины: Суык тимәсен дисәң-

                             С витамины кирәк.

                             Ешрак куллан суганны,

                             Лимонны, карлыганны.

(Витаминнар белән бию) Детские песни “Витамины”

Кыз: Рәхмәт сиңа, доктор Айболит! Мин бугеннән соң пешергән ризыкны вакытында ашармын. Витаминлы яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында да онытмамын.

Айболит: Ярый, мин дә ял итем,

                 Тамакны ялгап алый.

(шапшак малай чабып керә)

Шапшак: Качты юрган урыныннан,

Җәймәм дә очты шуннан.

Сикереп алды, китеп барды

Мендәр дә бака сыман.

Мин үреләм китапка,

Ул да торып йөгерә.

Шулай сикерә-сикерә

Крават астына керә.

Мин чәй эчәргә теләдем,

Самоварга юнәлдем,

Качты миннән капкорсак,

Уттан качкандай шулчак.

Айболит: Ни булсы сиңа? Син ник шулай пычырак?

Шапшак: Ә мин һәрвакыт шулай йөрим. Нәрсә булган?

Айболит: Кирәк чиста булырга,

Иртә кич юынырга,

Пычракларга, шапшакларга

Оят аларга!

Яшәсен йомшак ап-ак

 Сөлге һәм исле сабын,

Яшәсен вак тешле тарак,

Теш порошогы тагын!

Шапшак: Мин көн саен юынам!

Алып баручы: Шапшак, син юынасың микән, әйдәле тикшереп карый.

Дидактик уен: “Юыну кирәк-яракларын тап”.(Коверда рәсемнәр)

Шапшак: Мин ялгышымны аңладым. Гафу итегез.(чыгып китә)

1бала: Чтоб здоровье сохранить,

Организм свой укрепить,

Знает вся моя семья

Должен быть режим у дня.

Следует, ребята знать

Нужно всем подольше спать.

Ну а утром не лениться-

На зарядку становиться!

2бала: Чистить зубы, умываться,

И почаще улыбаться,

Закаляться, и тогда

Не страшна тебе хандра.

У здоровья есть враги,

С ними дружбы не води!

Среди них тихоня лень,

С ней борись ты каждый день.

3 бала: Чтобы ни один микроб

Не попал случайно в рот

Руки мыть перед едой

Нужно мылом и водой.

Кушать овощи и фрукты,

Рыбу, молокопродукты-

Вот полезная еда,

Витаминами полна.

4 бала: Ну, а если уж случилось:

Разболеться получилось,

Знай, к врачу тебе пора.

Он поможет нам всегда!

Вот те добрые советы,

В них и спрятаны секреты,

Как здоровье сохранить,

Научись его ценить.

Җыр: “Яшь спортчы”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Развлечение по ПДД "Юлда да акыл кирәк"

Развлечение для детей старшей группы по ПДД (на татарском языке)....

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

«Апрель» Я. Аким (Заучивание стихотворения)

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе....

«Апрель» Я. Аким (Заучивание стихотворения), презентация.

Комплексная НОД по развитию речи детей подготовительной к школе группы (Образовательная область «Коммуникация» с интеграцией образовательных областей «Музыка», «Здоровье», «Социализация», «Художествен...

Аким Мама

Конспект занятия во 2 младшей группе...

Стихотворение "Цветные огоньки" Я.Аким

Учим с детьми стихотворение с помощью мнемокарт...

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Бәйрәм уздырыласы зал бәйрәмчә бизәлгән: “Сәламәт тәндә, сәламәт акыл!”, дип язылган плакатлар, “Спорт белән шөгыльләнүне” чагылдырган фотосүрәтләр һәм “Без спортсменнар” дип исемләнгән балалар рәсемн...