сценарий осеннего утренника на татарском языке "Коз 2015"
материал (подготовительная группа) на тему

Халиуллина Минния Раифовна

сценарий осеннего утренника "Коз бэйрэме".В группу вкатывается волшебный клубочек и приглашает в путешествие..

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_2015.docx21.62 КБ

Предварительный просмотр:

 Алып  баручы:  Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз — тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

Борын заманнарда бер авыл агаеннан

— Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:

— Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган табигатьнең иң асыл фасылында без “Көзге бал” бәйрәменә җыйналдык.

Табигать тә,барлык үсемлекләр ,әйтерсең лә ,берсеннән-берсе матуррак күлмәк кигән, агачларда сары-кызыл яфраклар.

 Энже.Килә шаулы, алтын матур көзем.

Оча яфрак, исә көзге җил.

Табигатең бигрәк сокландыргыч,

 хуш киләсең, көзем, әйдә кил.

Ильфат.Ни арада җәй үтте

Матур көз килеп җитте,

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

Рэмзил.Көз килде, үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Рианна.Рәхим итегез

Көзге бәйрәмгә.

Кунеллэр ачып

бер биик әйдә.

"Кызыл мэклэр”  кечкенэлэр биюе .

Рамиль.Ямьле кояш нурлар чәчеп,

Елмаеп карый безгә.

Нинди тәмле күчтәнәчләр

Көз алып килгән безгә.

Алтын яфраклар очалар

Безнең башларга тиеп,

Саубуллаша кыр казлары

Язын кайтырбыз диеп.

Җыр "Яфрак бәйрәме”

Алып баручы: Күпме матур яфраклар. Мин аларны җыеп, вазага зур букет ясап утыртыйм әле. Балалар, сез миңа ярдәм итәрсез.

Көзге җилләр төрле якка,

Яфракларны очырта.

Яле, кем тизрәк аларны

Кәрзиннәргә тутыра.

Уен.(яфрак җыю уены)

Голия. Көз ашыга агачларга

 Үз бизәген салырга.

 Урманнарны, болыннарны

Буяп китә сарыга .

Кошлар көньякка төбәлеп,

 И очалар, очалар.

Әйләнеп кайтырбыз диеп,

Һаваларны кочалар.

Рамазан.Көз килде дә керде өйгә,

Яфраклар йөгерәләр.

Ышык эзләп койма, капка

Асларына керәләр.

Бию.Носса.рамиль.илфат.райнур.ангелина.энже.ралина.

Ишектән тәгәрәп Серле Йомгак керә.

Алып баручы:Чү-чү!Нәрсә бу? Каян килеп чыкты соң әле ул?(Кулына ала) Йомшак икән бу! Аның эчендә нидер кыштырдый әле! Нинди кәгазь соң бу?( ала, яфрак рәвешендәге кәгазьгә хат язып тыгылган) Укыйк әле хатны. "Исәнмесез, балалар!Мин – серле йомгак!Көз патшалыгына барып кайту теләге белән көзге янга килгән идем!Мин сезне үзем белән көзге юлга – бакчалар,  урманнарны карап кайтырга чакырам. Мин сезгә алдан юл күрсәтеп тәгәрәп барырмын, сез минем арттан иярерсез!”

Алып баручы ярдәмендә йомгак тәгәри- тәгәри "бакча” каршына килеп туктый.

 Алып  баручы: Балалар, безне йомгак кайда китереп җиткерде?

Балалар: Бакчага.

 Ралина.Көзге табын- бай табын,

Кыяр,карбыз һәм кавын.

Телем-телем теленгән.

Өем-өем өелгән.

Алмалары ал төсле,

Балкып торган таң төсле.

Капсаң эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле.

Райнур.Ә җимеше-җимеше,

Ачысы бар, төчесе.

Яңа пешкән күмәчтер

Кайнар кояш төслесе.

Әти кебек тырыш көз,

Әни кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле, бик шат без.

Алып баручы:

Түтәлләрдә үсте яшелчә:

Кыяр, кабак, чөгендер, кишер, кәбестә:

Алар ничек усә?

Нинди төстә?

Рамиль.Катлы-катлы булып үсә

Җир өстендә ул нәрсә?

-кәбестә.

Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Ул бик матур,

Аны кем әйтер?

-помидор.

Ильфар.Кишер зур, кишер кечкенә.

Кишер пычрак, юыйк тиз генә.

Кишер бик тәмле, бирик куянга,

Кишер бик баллы, сөенсен куян да!!!

Илназ.Ул җир астына төшкән

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер

Аны кем белер?

-Чөгендер.

Мэликэ.Алтын көз кунакка килгән,

Сары күлмәген кигән.

Елмаеп карый безгә,

Җырлап уйнашыйк бергә.

Жыр. что нам осень принесет.

Алып баручы:Серле йомгак алга таба тәгәрәде.Ә менә бакчаның бу өлешендә бәрәңге дә үстергәннәр икән. Чүпләп бетерәсе бәрәңгеләр дә бар икән! Әйдәгез без аларны – бер – беребез белән ярышып чүплик.

Уен."Кем тизрәк чүпләр?”уены

Алып баручы: Серле йомгагыбыз тагын тәгәрәп китте, артыннан калмыйк, балалар, әйдәгез . Кая килеп җиткәнбез?

 Балалар: Урманга .

Алыпбаручы:Карагызәле, урман нинди ялангач калган. Агачларны шәрә калдырып яфраклар җиргә коелган.

Риназ.Кулга кәрзиннәр алабыз,

Урманнарга барабыз.

Юлда очраган кошларны

Без озата барабыз.

Адилэ.Яфракларын коя-коя

Бакчабызга килде көз.

Алтын-сары яфракларны

Кулыбызга җыйдык без.

 Җыр "дождик

Ранель.Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

Көз сылу килгән ерактан

Нәрсә генә алмаган

Нинди бүләк кирәклеген

Әйтмәсәң дә аңлаган

 Каеннарга соры муллык,

Миләшкә муенсалар,

Чиягә көрән алкалар

Бик килешеп торалар .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий осеннего утренника в средней группе "Осень, осень наступила"

Это утренник для детей средней группы с большим количеством ребят. В сценарии использованны песни, танцы музыкальные игры и маленькая инсценировка с участием взрослых. Это Веселый Скоморох и Баба Яга....

Сценарий осеннего утренника в средней группе "Осень, осень наступила"

Это утренник для детей средней группы с большим количеством ребят. В сценарии использованны песни, танцы музыкальные игры и маленькая инсценировка с участием взрослых. Это Веселый Скоморох и Баба Яга....

Сценарий новогоднего утренника в подготовительной группе, 2015 год

Сценарий новогоднего утренника в подготовительной группе, 2015 годНовый год в подготовительной группеВед: Время бежит все вперед и вперед,Вот на пороге стоит Новый год.Праздник пора начинать нам,...

сценарй выпускного утренника на татарском языке

сценарий на татарском языке.Есть сказка о пенале...

Сценарий осеннего утренника на татарском языке

Сценарий на татарском языке для старшей группы...