сценарий утренника,посвященного Дню Матери на татарском языке "Ана боек исем"
материал (подготовительная группа) на тему

Халиуллина Минния Раифовна

В сценарии использованы песни и танцы из УМК дисков..

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eniler_kone_2015.docx36.48 КБ

Предварительный просмотр:

Энилэр бэйрэме сценарие!2015-2016

Алып баручы: Исәнмесез, кадерле әниләр, әбиләр, апайлар, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да әниләр бәйрәме белән котлыйбыз!

           Ана назы - жирдэ ул мэнгелек,
        Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз.
        Без узасы юлда маяк булып
        Гомер буе балкып торыгыз.

 Сезгә уңышлар, гаилә байлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Балаларыгыз сезне гел сөендереп кенә торсын! Балаларның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын! Бәйрәмне башлап җибәрәбез!

ЭНЖЕ: Тузаннарны сөртеп чыктым, коедан су китердем,

Әни эштән кайтканчы дип бөтен эшне бетердем.

Бүлмәләрне җыештырдым, бар җир ялт итсен әле!

Үзенең бәйрәмендә бер әни ял итсен әле!

Үзебезне дә матурлыйк, пөхтә итеп киеник.

Тиздән дуслар килеп җитәр – бергәләшеп сөеник.

Әниләр дә килеп керер, елмаешып-көлешеп,

Безнең бүген җырлаганны тыңларлар сөенешеп.

Бию кечкенэлэр.Куяннар.Диск2-3 лет №22

Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!

Мэрхэмэтле безнен энилэр.
Жиргэ матурлыкны, илгэ батырлыкны
Сез бирэсез, гузэл энилэр.
Сездэ яши сурелмэслек хислэр,
Йөзегездэ шәфкать нурлары.
Сезнен жырлар аша кучә безгә
Туган халкыбызнын моннары

Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

РАЛИНА: Көн дә ничә тапкыр “әни” дибез, рәхәт тә соң  әни диюләр,

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик, бүләк итик матур биюләр!

Яңгырасын көйләр, шат көлүләр, тирә-юньгә бүген таралсын.

Кемнәр икән бу балалар диеп бөтен кеше безгә соклансын!

Рамиль. Безнең газиз әниләр! Чал чәчле дәү әниләр!

Апалар һәм җиңгәйләр! Бишектәге сеңелләр!

Шатланыгыз, көлегез, безнең белән җырлагыз.

Бәйрәм белән котлый бүген сезнең ул һәм кызларыгыз!

7: Күмәкләшеп без дә, дуслар, җырлап алыйк,әйдәле!

Котлы булсын, гөрләп торсын әниләрнең бәйрәме!

Җыр “Әнилэр бэйрэме”.Диск3-4лет№20

. Әйе, Ана – бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә

Зур горурлык белән

Без сөйлибез АНА турында.

Риназ: Әнием, син бер генәм, иң якыным, гөл генәм,

Дөньяларда иң яраткан якын кешем, якты кояш,

Гөлҗимешем син генә!

Рэмзиль. Әниемнең йөзләреннән кояш нуры бөркелә,

Әниемнең кулларыннан җылы икмәк исе килә.

Сабыр да син, ягымлы да, кадерле һәммәбезгә.

Синдәй әниләр барында нур иңәдер өйләргә.

Рамазан: Әни диеп язып куйдым йөрәгемнең түренә,

Әни бит ул бер генә, белик кадерен генә.

Яратамын әниемне, йомшак аның куллары.

Битләремне сыйпаганда җанга рәхәт буладыр.

А.б.Конгэ ничэ тапкыр эни дибез

Рэхэт тэ сон эни диюлэр

Шигырьлэр хэм жырлар булэк иттек

Булэк итик матур биюлэр

Бию “егетлэр биюе”.Диск.Шома бас№13

Голия: Нигә бүген бөтен җирдә чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый – беләбез һәммәбез дә.

Бүген әниләр бәйрәме, бүген җирдә тантана,

Кояш шуңа көлә бүген, гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә куана шулай алар, әниләрне котлый бүген җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине, теләгем бар минем дә,

Мәңге шулай кояш кебек балкы күңел күгемдә!

Җыр “ жырлыйм энием турында” .Диск3-4лет№18

Ана, ана!
Син куш йорэкледер,
Кэусэр сенгэн синен кунелгэ.
Баштан сыйпап бер елмайдын исэ,
Ботен донья ямьгэ кумелэ.
Ана булу-изгелекнен тажы,
Доньяда ин олы дэрэжэ.
Ана хеше hэрбер баласынын
Бэхетенэ ача тэрэзэ.
Ана сина гел яхшылык тели,
Гаеплэрен булса - кичерэ...,
Турылыклы калыйк гомер буе
Ана дигэн куркэм кешегэ.

Ильфат: Әнием, кадерлем! Син энҗе бөртегем,

Син хөрмә җимешем, син йөрәк тибешем.

Мин сиңа багышлап сөйлим бу шигыремне,

Мин сиңа бу шигырьдә ачам бар җанымны,

Мин сине яратып, иркәләп торырмын,

Мин сиңа тормышта таяныч булырмын

Рианна : Минем әби бик әйбәт, гел көлеп кенә тора,

Балакаем, дип әйтеп, сөеп, иркәләп тора.

Әбием һәркөн безгә тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән безнең күңелне күрә.

Без әбине яратабыз, ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт кем бар икән дөньяда?

Җыр “Әбием,эбекэем!”Диск3-4лет№24

Ильфар.Әнкәй, сиңа булэк итәм бөтен дөнья гөллэрен.

Юллар кебек озын булсын, әнкәем, гомерләрен.

Ай нурыннан да нурлырак әнкәемнең йөзләре.

Моңлы көйдәй куңелемдә әнкәемнең сузләре.

Адилэ : Әни утыртты гөлләр, алар үсә зур булып,

Утыралар ямь биреп, бөтен өебез тулып.

Мин аларга су сибәм яки иртән, я кичен,

Әниемә булышам эше азайсын өчен,

Хуш исле нәфис гөлләр үсәрләр биек булып,

Утыралар ямь биреп, бөтен өебез тулып.

Мэликэ.Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен!

Рәхмәт сиңа, әнкәй, безне яшәткәнең өчен!

Балам диеп, күз нурларың жәлләмичә,

Кайткан саен назлап, сөеп йоклатканың өчен!

ранель Мин әнине яратам, “әнием” дип җан атам,

Аның кочагында үсеп, канатларым ныгытам.

Җыр: “зэнгэр чэчэк ”Диск.Эдап-эхлак№123

Бию Энже.башкорт.Диск.Танцы народов поволжья№8

Райнур : Кто так много успевает, кто красивей всех поет,

С нами вместе поиграет, всех простит и всех поймет?

 Знают взрослые и дети, это вовсе не секрет,

Лучше мамы нет на свете и добрее тоже нет!

Рамиль : Дорогая бабушка, бабушка моя,

Мы живем, не ссоримся, бабушка и я!

 Вместе спать ложимся мы, вместе мы встаем,

И всегда гуляю я с бабушкой вдвоем.

Ангелина : Поздравляю тебя, мама, и желаю тебе я,

Чтобы вечно, словно солнце, ты светила для меня!

Яблочко румяное

Есть одна не стану я,

Половинку яблочка

Дам любимой мамочке.

Мамочка родная, я тебя люблю,

Я сорву цветочки, тебе их подарю!

Энже Поздравляю вновь и вновь милых бабушек и мам,

Я им нежную любовь и букет цветов отдам!

Песня .Мамочка моя

БУ БИЮНЕ БАГЫШЛЫЙБЫЗ

КАДЕРЛЕ ЭНИЛЭРГЭ

ЭНИЛЭРНЕ ТИНЛИБЕЗ БЕЗ

ИН ЯРАТКАН ГОЛЛЭРГЭ

БИЮ.БЕРЕЗКАДиск.Танцы народов поволжья№26

А.б. Бәйрәмне дәвам итәбез, хәзер көч сынашабыз.

Уңганнарны, булганнарны, зирәкләрне, тапкырларны

Зурлап каршы алабыз!

Уеннар:

  1. Бодай арасыннан борчак ярмасы чүпләү (3 кыз)
  2. Үз балаңны табу
  3. Бала рәсемен ясау

(уенда катнашучыларга бүләкләр тапшыру)

А.Б. Биедек тә, җырладык та, шигырьләр дә сөйләдек,

Бәйрәм итеп уйнап алдык, матур көйләр көйләдек!

Бәйрәм киче бетеп килә, әниләргә әйтик шуны:

Сәламәтлек, бәхет, шатлык телик, һич белмәсен борчуларны,

Әниләрнең һәрбер көне бәхет, шатлык белән узсын!

Бәйрәм бүләксез булмый ул, барыгыз да беләсез,

Безнең ничек тырышканны хәзер инде күрерсез.

Нәни кулларыбыз белән без тик сезгә диеп кенә

Әзерләдек бүләгебезне бик зур көч куеп кына.

 Амир.Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмаслар, мәңге торыр ул.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий утренника, посвященного празднованию "День Матери"

Разработка посвящена Дню матери и направлена на осмысление роли матери в жизни человека, воспитание духовно-нравственных качеств детей. В разработку включены стихи, песни, театрализованные действия, п...

сценарий утренника посвященный ко дню матери

сценарий утренника посвященный ко дню матери...

Сценарий утренника, посвященного празднованию Дня матери в старшей разновозрастной группе "Совята" МБДОУ детского сада №9 с. Тюльпаны

Сценарий утренника, посвященного празднованию Дня матери в старшей разновозрастной группе "Совята" МБДОУ детского сада №9 с. Тюльпаны...

Сценарий утренника посвященный празднику "День Матери" для старшей и подготовительной групп

Данный сценарий предназначен для детей старшего дошкольного возраста (старшая и подготовительные группы). Имеются конкурсы для мам, бабушек и детей. Также в сценарии представлены стихи, песни и танцев...

Сценарий утренника посвященный ко Дню матери "Лучшая на свете мамочка моя"

Проведение совместного праздника для педагогов, детей и их родителей....

СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА ПОСВЯЩЕННОГО «ДНЮ МАТЕРИ» материал (младшая группа)

laquo;А вы слышали, дети?Где-то на светеЕсть удивительная страна,Маминой зовется она»...

Сценарий утренника посвященный празднику День матери 2023 "Самая лучшая мама"

Сценарий утренника посвященный празднику "День матери" 2023...