Праздник посвященный к 8 марта.
методическая разработка (подготовительная группа) на тему

Праздник, посвященный к8 марта в логопедическоой группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_mart_2016.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: Балаларда әниләрне, дәү әниләрне ярату, кызларны хөрмәтләү хисе тәрбияләү. Сәнгатьле сөйләм, башкару осталыкларын үстерү. Рус сөйләмен үстерү. Кыюлык тәрбияләү. Күңел күтәренкелеге, бәйрәм кәефе тудыру.

Материал: уеннар өчен атрибутлар, бию өчен атрибутлар.

Алдан эшләнәсе эшләр: балалар белән шигырьләр, мәкальләр ятлау, биюләр, җырлар өйрәнү, кызларга, әниләргә бүләкләр ясау.

Балалар бәйрәмчә бизәлгән залга үтәләр.

Алып баручы:

Кырлар әле кардан арынмаган

Тик яз инде якын, бик якын.

Бу ак пәрдә кинәт ачылыр да,

Язлар чыгар җәеп канатын.

Аксакал кыш инде озак тормас,

Гомере узган, китәр дөнядан.

Шаулап-гөрләп, кышны алыштырып,

Язлар килә җиргә яңадан.

Хәерле көн, хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, апалар. Без бүген язның иң беренче гүзәл бәйрәме – 8 март бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. 8 март ул- әниләр, әбиләр, кызлар бәйрәме. Сезнең барыгызны да шушы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлыклар телибез.

Хөрмәтле кунакларыбыз, балаларыбызның матур җырлары, шигырләре сезгә бәйрәм бүләге булып барып ирешсен.Рәхим итегез балалар!

Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган, үзе торган –

Бүген әни бәйрәме.

Пәрдәләрне ачып куйды

Көн кояшлы, көн ямле!

Якты булсын, балкып торсын –

Бүген әни бәйрәме!

Нигә бүген бөтен җирдә,

Чәчәкләр балкый бездә.

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Нинди матур залыбызда,

Карагыз әле, дуслар,

Ничек матур малайлар,

Чәчәккә охшаш кызлар.

Ә әниләр, әниләр,

Бүген бигрәк тәтиләр.

Бәйрәмчә киенгәннәр,

Кунакка дип килгәннәр.

Йомшак җиле, җылы көне,

Яз хәбәре тамчыда.

Әниләр бәйрәме бүген

Балалар бакчасында.

Котлыйбыз сезне, зурлыйбыз,

Бәхет теләп калабыз.

Сезнең белән безгә рәхәт,

Без сезне яратабыз.

Үзебез зурлап чакырдык,

Кадерле әниләрне.

Күрсеннәр әле бер, дидек

Безнең матур бәйрәмне.

Бәйрәмебез сезгә бүләк –

8 март белән.

Сез дә безгә кушылыгыз,

Җырлагыз безнең белән.

Җыр: “Яз килә”.

Күтәренке күңелле,

Бар да көләч, шат бүген.

Күктә кояш елмая

Яшерә алмый шатлыгын.

Тып-тып тама тамчылар

Җырлап бәйрәм көенә.

Бәйрәм бүген, дип гүя

Тамчылар да сөенә.

Җырлыйсы килеп кенә,

Тора бүген безнең дә.

Көтеп алган бәйрәме,

Бүген һәммәбезнең дә.

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Бүген әни бәйрәме –

8 март бүген.

Күрәсезме бүген кояш

Ничек назлы елмая.

Әниемнең бәйрәмен

Ул да бит көтеп ала.

Встану утром рано,

Поцелую маму.

Подарю цветов букет

Лучше мамы в мире нет!

В праздник мы подарим

Мамочке тюльпаны –

Стройные, красивые,

Как улыбка мамы.

Алып баручы: Килеп җитте 8 март

Әниләр, бу сезнең көнегез.

Сез үстергән балалардан

Кайнар котлау кабул итегез.

Җыр: “Аңламыйм”

Алып баручы: Әни! Дөнядагы иң матур, иң назлы, иң кадерле сүз ул.

Әни! Әнием! Әнкәй! Бу сүзләрне әйткәндә дөньялар яктырып, җылынып киткәндәй була. Күңелләр шатлык белән тула. Әниләр тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле, мәрхәмәтле кешеләребез. Аларны яратуыбызны белдереп бүләккә шигырь һәм җырларыбызны дәвам итәбез.

Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Весна шагает по дворам

В лучах тепла и света.

Сегодня праздник наших мам.

И нам приятно это.

Иң кадерле кешебез син.

Сөекле әниебез.

Син булганга без бәхетле.

Тыныч, рәхәт яшибез.

Стоит мимоза на столе

В хороший день весенний.

Пускай все мамы на земле

Не знают огорчений.

Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

Наш детский сад поздравить рад

Всех мам на всей планете.

“Спасибо!” – мамам говорят

И взрослые и дети.

Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында

Алып баручы: Яраткан әниләребезне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз. Әйдәгез, әле без аларга бер матур җырлы уен бүләк итик.

Җырлы уен: “Их, зилем-зиләлә”(татар халык уены)

Балалар, сез әниләргә булышасызмы? (Балалар җавабы) Әйдәгез, әле хәзер кызларыбызны сынап карыйк әле. Алар ничек итеп әниләренә булышалар микән?

Уен “Әнигә булышабыз”

Өстәлдә яшелчә, җиләк-җимешләр. 2 кыз чыга. Команда бирелүгә аляпкыч кияләр, яулык бәйлиләр. Берсе – яшелчәләрне, икенчесе җиләк-җимешләрне кәрзингә тутыралар. Бетергәч, “Әни, мин җыеп бетердем” дип әйтергә кирәк.

Алып баручы: Булдырдыгыз, кызлар. Менә әниләргә нинди шәп ярдәмчеләр үсә. Әниләргә һәрвакыт булышырга кирәк.

Алып баручы: Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы.

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелекле үлчәү тапкысыз?

Ул әлбәттә яшәү чыганагы.

Бергә: Тормыш яме – Әнкәй, хатын-кыз.

Алып баручы: Әйе, әниләр тормыш бизәге, аның чәчәге булган иң гүзәл зат. Аллаһы Тәгалә әниләрне йомшак табигатьле, нәфис, хисчән итеп яраткан. Безнең халыкта әниләр турында бик күп мәкаль-әйтемнәр бар.

  • Дөньяда иң йомшак нәрсә – әни кулы.
  • Өйнең яме ана белән.
  • Ана җылысы – кояш җылысы.
  • Әни суккан авыртмый.
  • Яктылык кояш янында, яхшылык ана янында.

Әйе, балалар, бик дөрес әйттегез. Әниләребез безнең иң кадерле, иң газиз кешеләребез. Әйдәгез әле без аларга матур сүзләр бүләк итик.

Уен: “Матур сүз бүләк итәм”

Балалар һәм әниләр кара-каршы тезелеп басалар.

Бер-берсенә матур сүзләр әйтәләр.

Алып баручы: Рәхмәт, балалар! Рәхмәт әниләр! Матур сүзне ишеткәч, барыбызга да күңелле, рәхәт. Әйдәгез, киләчәктә дә гел матур сүзләр белән генә сөйләшик. Хөрмәтле әниләр, хәзер яңгыраячак җырыбыз бәйрәм бүләге булып барып ирешсен.

Җыр: “Бер кыз бала җыр чыгарган”

Нынче праздник, нынче праздник

Праздник бабушек и мам.

Это самый добрый праздник,

Он весной приходит к нам.

Наступает мамин праздник,

Наступает женский день.

Знаю: любит мама очень

Розы, маки и сирень.

Улыбнется мамочка

И светлей вокруг,

Потому что мамочка –

Самый лучший друг!

Маму любят все на свете,

Мама первый друг.

Любят мам не только дети,

Любят все вокруг.

В самый лучший день в году

Тихо к маме подойду,

Поцелую, обниму,

Нежно за руки возьму.

Җыр: “Кем тегә маиур күлмәкләр?”

Маму я свою люблю,

Ей подарок подарю.

Я подарок сделал сам

Из бумаги с красками.

Маме я его отдам,

Обнимая ласково.

Купили торт, кило конфет,

Букет цветов сверкает!

Прекрасней нашей мамы нет,

Пускай она узнает.

Мама – солнышко в окошке,

Мама – звездочка в ночи,

Мама любит меня очень,

Нет границ ее любви!

Я любимой мамочке

Подарю подарочки:

Вышью ей платочек,

Как живой цветочек!

Мама дорогая,

Я тебя люблю!

Все цветы весенние

Я тебе дарю.

Уен: “Әнине бәйрәмгә әзерләндерәбез”

2 әни чакырыла. Балалар 2 командага бүленеп, әниләрне кәрзиндәге әйберләр ярдәмендә киендерәләр, бизәндерәләр.

Алып баручы: Без әниләребезгә бүләккә җыр һәм шигырләребезне тапшырдык. Безнең әле тагын бик тә кадерле кешеләребез бар. Алар безнең әбиләребез, дәү әниләребез. Әбиләребез олы җанлы, киң күңелле, йомшак куллы. Алар үзләренең күңел җылысын кушып безгә бияләй, оекбаш бәйлиләр. Шуларның җылысы аша әбиләребезнең җан җылысы безгә күчә. Аларның чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләрне әйтеп юатасы, мең-мең рәхмәт әйтәсе килә.

Өйгә кайтсам, өй балкыган,

Өйгә нур иңгән.

Ерак җирне якын итеп

 Әбием килгән.

Үзен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән

Күрим әле улымны, дип

Әбием килгән.

Тутырдык без тартмага

Өрек, йөзем, алманы.

Салдык чәй дә, конфет та

Буш урыннар калмады.

Әй сөенер дәү әни

Килеп төшкәч күчтәнәч.

Кызык булыр ул аңа

Алдан белеп көтмәгәч.

Алып баручы: Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып янсын.

Әбиләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын.

Ә хәзер кызларыбыз әниләребез һәм дәү әниләребезгә бию бүләк итәләр.

Бию “Чәчәкләр”

Алып баручы: 8 март ул – әниләр, дәү әниләр һәм кызлар бәйрәме дә. Бүген малайларыбызның кызларыбызны котлыйсы килә.

Уен: “Кызларны котлау”

2 кыз, 2 малай чыга. Өстәлдә 2 күзлек, 2 эшләпә, 2 чәчәк. Команда бирелүгә малайлар кызлар янына барып чиратлап күзлек, эшләпә кидерәләр. Чәчәк тоттыралар.

Безне назлап үстергәнгә

Бергә: Әниләр рәхмәт сезгә!

Һәрвакыт эшчән булганга

Бергә: Әниләр рәхмәт сезгә!

Һәрвакыт тырыш булганга

Бергә: Әниләр рәхмәт сезгә!

Хөрмәтле әниләр, яраткан кыз һәм улларыгызның бүләкләрен кабул итеп алыгыз.

Алмадык сатып бүләкләр

Без үзебез ясадык.

Үзең хезмәт куйган әйбер

Зур бүләк дип уйладык.

Әниләргә бүләк тапшыру.

Ә хәзер сүз малайларга бирелә. (малайлар һәм кызлар кара-каршы басалар)

1әү, 2әү, 3әү, 4әү, 5әү, 6ау, 7әү, 8әү

Бездә кызлар бик күбәү.

Алинә, Адилә, Зәринә, Сөмбел,

Арина, Элвина, Әминә, Мәрям.

Барысы да бик булган,

Барысы да бик уңган.

Малайлар: Котлыйбыз сезне, кызлар!

Бәйрәм белән йолдызлар! (бүләкләр тапшырыла)

Алып баручы: Җир йөзендә һәрбер бала әни дип әйтсен иде. Һәр бала әни назын, җылы карашын, ягымлы тавышын тоеп үссен иде. Хөрмәтле әниләр! Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз. Яз сулышы гаиләләрегезгә  муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык китерсен.

Бәйрәмебезне җыр белән тәмамлыйбыз.

Җыр: “Үз җырыбыз”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Праздник, посвященный 8 марта "Вредная гостья" для старшей и подготовительной группы

В гости к детям приходят Вредина-Привередина со своей мамой и пытаются испортить праздник....

Сценарий праздника, посвященного 8 марта, совместно с родителями. (во 2 младшей группе)

Конспект составлен для проведения праздника совместно с мамами. Всех сказочных персонажей играют сами родители. Воспитатель берет на себя роль ведущего (Лучика)....

Сценарий праздника посвященный 8 марта « Праздник мам и бабушек»

конспект сценария праздника  8 марта в  подготовительной группе...

Сценарий праздника , посвященного 8 марта "На праздник с мамами идем"для 1 младшей группы

Праздник для детей с родителями.В ходе праздника дети  1 младшей группы с родителями принимают активное участие в концертной программе....

Сценарий праздника, посвященный 8 марта для детей старшей группы «Мамин праздник»

Муниципальное казенное общеобразовательное учреждение«Средняя общеобразовательная школа №3» дошкольный блок «Детство»г.п. Нарткала Урванского муниципального районаКабардино-Бал...

Сценарий праздника, посвященный 8 Марта «Телевизионные передачи для бабушек и мам к 8 Марта».

прививать детям чувство любви, уважения к женщине, воспитывать заботливое отношение к своим мамам, бабушкам, сестрам....

Сценарий праздника, посвященный 8 Марта «Телевизионные передачи для бабушек и мам к 8 Марта».

Примите наши поздравленья                   В Международный женский день                   Пусть буд...