8 март бэйрэме
материал (младшая группа) на тему

Нуриева Лилия Рафаэловна

.  Балалар, нинди матур бүген безнең залыбыз. Сездә матур итеп киенгәнсез. Чөнки бүген безнең бәйрәм – әниләр бәйрәме. Нинди бәйрәм бүген? Сез әниләрегезне яратасызмы? Әйдәгез әниләр турында җыр җырлыйбыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_mart_2014.docx13.28 КБ

Предварительный просмотр:

8 –Март бәйрәме!

А.б.  Балалар, нинди матур бүген безнең залыбыз. Сездә матур итеп киенгәнсез. Чөнки бүген безнең бәйрәм – әниләр бәйрәме. Нинди бәйрәм бүген? Сез әниләрегезне яратасызмы? Әйдәгез әниләр турында җыр җырлыйбыз.

Җыр – Әнием.

(музыка астына әби чыга)

Әби.   Исәнмесез, балакайларым! Бу мин, сезнең дәү әниегез. Ай – яй ничек матур итеп җырладыгыз.

А.б.  Бүген бит бәйрәм – әниләр, дәү әниләр көне – 8 март. Без җырларга, биергә дип килдек.

Д/ә.  Балакайларым, минем бизәкле кашыкларым бар. Әйдәгез барлык әниләрне котлап бергәләп биеп алыйк.

“Кашыклар биюе”

Д/ә  (мәчене ала) – И, йомшаккаем күрәсеңме бу балалар ничек матур бииләр, җырлыйлар.

А/б.  Балалар әйдәгез йомшаккайга үзебезнең Песикәй дигән җырыбызны җырлап күрсәтәбез.

Җыр – “Песикәй”

Д/ә.  – И, йомшаккаем ишеттеңме сиңа багышлап ничек матур итеп җырладылар.

Песи. Әйе шул дәү әнием. И, Дәү әнием минем балалар белән уйныйсым килә.

Кубиклар белән уен.

Д/ә.  Ничек күңелле уйнадык.

Песи.  Дәү әни әйдә Акбайны да чакырый, ул да безнең белән күңел ачсын.

А/б.    Балалар әйдәгез Акбайны бергәләп чакырыйк.(чыга)

 Без бит Акбай турында да җыр беләбез.

                                   Җыр “Акбай”

А/б.  Д/ә безнең балалар сине бәйрәм белән тәбрик итәләр сиңа багышлап биеп күрсәтәләр. Дәү әни әйдә синдә безгә кушыл. Бергәләп күңелле.

                                     Бию “Чүгәлә”

Д/ә.  Рәхмәт инде балалар.

Песи.  Нинди акыллы, уңган, матур балалар.

Д/ә.  Әйе, шул йомшаккаем. Шундый балаларны күчтәнәчсез калдырып булмас.( күчтәнәч)