"Тукай бэйрэме"
материал (подготовительная группа) на тему

Сценарий посвященный дню рождения Г.Тукая

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_byrme.docx19.4 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“ Кукмара ш.т.п. тугызынчы номерлы “Миләшкәй” һәрьяктан үстерешле балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждение

Габдулла Тукай шигырьләренә үткәрелгән шигырь сөйләү бәйгесенең конспекты

                                                   Төзеде музыка җитәкчесе ШакироваЛ.Т.

2016 ел

“Туган тел “ җыры яңгырый. Көй астында шигырь укыла.

Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган...

Тартыш белән үткән көннәрең.

Шуңа ахры искә алмыйча

Үткән синең туган көннәрең.

Бәйрәмнәрең алда икән әле-

Кара шагыйрь бүген текәлеп,

Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап синең туган көнеңне,-

Киләчәккә барган улларыңан

Ишетәсең туган телеңне...

Халык моңы – синең моңың булды.

Халык күңеле – синең күңелең.

Ил гомере – халык гомере кебек

Озын булыр, шагыйрь, гомерең!

Бөек шагыйребез Г.Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Габдуллага 5 ай булганда ул үлә. Әнисе, аны Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча калдырып, Сасна авылына кияүгә чыга. Шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана: ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр.Әлегәчә бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп, үз гомерендә җиде – сигез хатын – кызга “Әни” дип дәшеп караганы булмагандыр! Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә: үз әнисе Мәмдүдә, усал, каты күңелле Шәрифә карчык, Өчиле авылындагы бабасы йорты, Казанның Печән базары, түбәтәй чигүче Газизә һәм һөнәрче Мөхәммәтвәли йорты, кабат Өчилле, гүзәл табигатьле Кырлай, белем учагы булган Җаек, мәдәният үзәге Казан. Шагыйрьнең гомер юлы әнә шундый.

Э хэзер Г.Тукайнын “Су анасы” экияте белэн Шаймарданова Зэйнэп Мирзахмәт кызы чыгыш ясый.

Телсез идек-Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек-Тукай безне җырлы итте.

    “Бәйрәм бүген” җыры җырлана.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Күрегез әле, тәрәзә аша кояш елмая. Ул да безгә күңел күтәренкелеге һәм уңышлар тели. Һәрберебезнең күңеле шат, кәефе яхшы. Димәк бәйгене башларга мөмкин. Бәйгене башлаганчы хөкемдарлар белән таныштырам....

Катнашучылар:

  1. Галимова Г.М. “Кызыклы шәкерт”
  2. Сафина А.Р. “Предубеждение”
  3. Сабирзянова Э.Р.
  4. Шакирова Л.Т. “Туган авыл”
  5. Тухбатуллина А.А. “Ай һәм кояш”
  6.  Каюмова Г.И. “Родной язык”
  7. Загидуллина Г.М. “Ласточка”
  8. Сайфуллина З.Х.”Кошларга”
  9. Ибрагимова Р.Х.”Туган авыл”

Бәйгебез бүген тәмам,

Көч тә куелган хәйран.

Тагын бераз гына түз,

Жюрига бирәбез сүз.

Уен “ Йөзек салыш”.

Эчтән генә җырлап йөрим.

Җырлыйм “Туган телемне” –

Үз телемдә җырлыймын мин –

Бу зур бәхет түгелме?

Г.Тукайның “Туган тел” җыры җырлана.

Хушыгыз, хуш, бүгенгә

Безнең бәйгебез тәмам.

Барчагызга киләчәктә

Уңышлар теләп калам!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай бэйрэме

Материал можно использовать на конкурсе посвященный Г.Тукаю....

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"

В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...