"Батыр куяннар"
материал (старшая группа)

Сценарий новогоднего праздника для старшей группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл batyr_kuyannar_starshaya_gruppa.docx26.3 КБ

Предварительный просмотр:

Батыр куяннар

(Зурлар  төркеме өчен Яңа ел сценарие)

Катнашалар

Зурлар: Алып баручы, Карчәчәк, Кыш бабай, Убырлы карчык

1 нче куян, 2 нче куян, Тиен, малайлар - жэнлеклэр.кызлар – кар бортеклэре.

Зал уртасында матур итеп бизәлгән чыршы тора. Арткы планда читтәрәк «карга күмелгән» кечкенә йорт.

“Новый год” А.Пряжников жыры астында балалар залга керәләр.

А.б.  Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз!

Нинди гаҗәп:

Һәр кешегә бәйрәм бүген

Бар да матур киенгән

Яңа елда, җирне бизәп

Гүя энҗе сибелгән.

1 нче бала.Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде.

2 нче бала.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына-

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Балалар(бергә). Бездә бүген чыршы бәйрәме!

3нче бала.

Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды ул анда

Җәен дә, кышын да зифа,

Яшел тора һаман да.

4 нче бала.

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз

Яңа җырлар җырларбыз.

                            Жыр “На пороге Новый год” Е.М. Лагутиной (утыралар)

Алып баручы.Нидер җитми бит чыршыга,

Карагызчы, балалар!

Белдем, белдем: утлар янмый,

Нигә янмый соң алар?

Бәйрәмебез гади түгел

Зур шатлыклар бәйрәме,

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны?

Балалар. (бергә). Тылсымлы таяк белән.

Алып баручы. Каян  алыйк икән соң без ул тылсымлы таякны?

Ишек артында бәхәсләшкән тавышлар ишетелә

Алып баручы.Балалар, мин ниндидер тавыш ишетәм. Сез дә ишетәсезме?

Ике куян килеп керә (һаман бәхәсләшүләрен дәвам итәләр):

1нче куян.Мин бирәм, мин бирәм. Минем бирәсем килә!

2 нче куян.Юк,үзем,үзем тапшырам!

Алып баручы.Исәнмесез, куянкайлар?! Нишләп тавышланышасыз? Ни булды?

1 нче куян.Без сезгә хат китердек. Хатны балаларга үзем бирәсем килә.

2 нче куян.Минем дә бирәсем килә.

Алып баручы.Туктагыз әле, дуслар, тынычланыгыз. Кайсыгыз җитез, шул тапшырыр хатны. Ә моны белү өчен мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Тыңлагыз. Менә бу урындыкны күрәсезме? Музыка уйнаганда сез урындык тирәли йөрерсез. Музыка туктауга урындыкка кайсыгыз тизрәк утыра, шул безгә хатны тапшырыр. Аңладыгызмы? Килешәсезме?

1 нче куян.Мин беренче утырам. Мин хатны тапшырам.

2 нче куян.Юк, син түгел, мин, мин беренче утырам.

Алып баручы.Менә хәзер кем беренче икәнен күрербез. Башладык.

                                                         Уен «Кем беренче?»

Алып баручы.Ай, нинди җитез икәнсез. Афәрин! Шулай да менә бу дускай урындыкка беренче булып утырды. Я тапшыр инде хатыңны тизрәк.

Хатны алып баручыга бирәләр.

Алып баручы. Кая, кая? Кыш бабай нинди хәбәр җибәрде икән? (Конвертны ача. Укый).

«Кадерле балалар, мин буген сезнең Яңа ел бәйрәменә киләм. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып киләм. Көтегез. Кыш бабагыз.»

Алып баручы Рәхмәт сезгә, куянкайлар. Рәхмәт яхшы хәбәрегезгә, безне сөендерүегезгә! Безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез. Кунак булырсыз. (Куяннар балалар янына барып утыралар.)

Алып баручы. ( Аптырап )Балалар , монда хатнын дәвамы бар икән...

“Юлны бик зур көрт баскан,

Шуңа бик әкрен киләм,

Кайгырмагыз, күңел ачыгыз,

Чыршы төбендә,

Кар астында бер сер барын онытмагыз.” Урман җәнлекләре, безгә булышыгызчы, нинди сер бар икәнен табып карагызчы.

Урман җәнлекләре биюе. Ахырда уралган тылсымлы таяк табалар)(утыралар)

Алып баручы. Рәхмәт сезгә! Чү, чү! Бу тылсымлы таяк түгелме соң? (Карый.) Шул үзе! Менә хәзер чыршыны да кабызырга була. Әйдәгез, балалар, барыбыз бергә:

«Чыршы, чыршы, кабын син,

Утларыңны балкыт син!» дип кабатлыйк.

Балалар сүзләрне кабатлыйлар. Утлар кабына.

Алып баручы. Менә чыршыбыз тагын да ямьләнеп китте.

Анда төрле утлар нурларын сипте!

3 бала. Сиңа карап сокланабыз,

Сиңа карап биибез.

Әйдә әле, бергәләшеп,

Бер әйләнеп җырлыйбыз.

                    “Чыршы яшел тунын киеп”Н.Лотфуллина җыры башкарыла

Җыр тәмамлангач, музыка астында Кыш бабай белән Кар кызы килеп керә.

Кыш бабай белән Кар кызы бергә.

Исәнмесез, балалар!

Килдек ерак-ерактан.

Салкын, карлы төньяктан.

Көтүегезне белдек,

Кар-буран алып килдек.

Карчәчәк.Балалар, минем кулымда серле сандык. Ә сандыгым буш түгел. (Сандыкны ачып кар бөртекләре алып сибә.) Карагыз әле, нинди матур кар бөртекләре! Күзләрне камаштырып җемелдиләр. Якын дусларым!

Челтәрле карлар!

Бире очыгыз,

Җиргә төшегез!

“Кар бөртекләре”биюе башкарыла

Алып баручы. Кыш бабай, Кар кызы утырып торыгыз, ял итеп алыгыз. Безнең балалар бик матур итеп шигырь сөйли беләләр.

     Балалар кыш, Яңа ел, Кыш бабай һәм Кар кызы турында шигырьләр сөйлиләр.(3-5)

Алып баручы.Кыш бабай, сезгә безнең шигырьләребез ошадымы?

Кыш бабай.Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!

Алып баручы.Кыш бабай, ә син үзең шигырьләр беләсеңме?

Кыш бабай.Беләм,беләм. Ничек белмәскә! Хәзер сөйләп тә күрсәтәм. Балалар, мин бик карт инде, хәтерем дә начарланды. Әгәр онытып җибәрсәм, миңа ярдәм итәрсез микән?

Балалар.Итәрбез, итәрбез.

Кыш бабай(шигырь сөйли).

Салкын саф һава

Йомшак кар ... (ява).

Урамга чыксаң

Битләр ... (кызара).

Кар бөртекләре

Битеңә куна.

Үзләре ... (матур)

Һәм ... (салкын) була.

Алып баручы.Булдырдың бит, Кыш бабай . Кыш бабай, әллә безгә биеп тә күрсәтерсең?

                      “ Ары баса Кыш бабай”Н.Еникеева җыры башкарыла

Җыр тәмамлангач, балалар урыннарына утыралар.

Кыш бабай.Күңелле булды бәйрәм,

Уйнадык әйлән-бәйлән.

Матур җырлар җырладык,

Кунак булып туймадык.

Тик китәр вакыт җитте.

Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, балакайлар,

Котлы булсын Яңа ел!

Бер бала.

Рәхмәт, бабай, сүзләреңә,

Бик матур теләкләрең.

Алып килдем, дгән идең,

Кайда соң бүләкләрең?

Кыш бабай.Ай,кызым,оятлы була яздык бит. Әйдәле, кызым, алып чыгыйк бүләкләрне өйдән.

Өйгә кереп китәләр. Өйнең икенче ягыннан, капчык өстерәп, Убырлы карчык килеп чыга.

Убырлы карчык.

Менә хәзер күрерсез,

Кем икәнем белерсез.

Әбиегездән башка гына

Бәйрәм итеп йөрисез.

Озын колак-кылыйларны

Бәйрәмгә алып килгән,

Шушы куркак куяннарның

Кай җире артык миннән!

Кыш бабайның бу кылмышын

Гафу итмим беркайчан.

Бәйрәмгә чакырмаганга

Капчыгын урлап качам.

Убырлы карчык капчыкны алып чыгып китә. Өйдән, күңелсезләнеп, Кыш бабай белән Карчәчәк чыгалар.

Карчәчәк елый.

Бабакай, хәзер нишлик,

Бүләкне кайдан эзлик?

Шулвакыт ашыгып тиен килеп керә.

Тиен.

Әй,Карчәчәк,елама.

Мин булганда урманда.

Берни эзсез югалмас,

Бүләк табылмый калмас.

Агачлардан-агачларга

Сикергәләп йөрдем мин.

Яңа ел бүләкләрен

Кем алганын күрдем мин.Ул – Убырлы.

Карчәчәк (күз яшьләрен сөртеп). Рәхмәт, тиен.

Кыш бабай.Куянкайларым, җитез тәпиләрем, тиен акыллым, зинһар ярдәм итегез, Убырлыны куып җитегез!

Куяннар, тиен, Кыш бабай, Карчәчәк ашыгып чыгып китәләр. Убырлы карчык йөгереп керә.

Убырлы карчык.

Кая барыйм, кая качыйм?!

Мин бит сезнең әбиегез,

Зинһар, мине яшерегез.

Каршысына, мылтык тотып, 1 нче куян килеп чыга. Икенче якка китмәкче була, 2 нче куян юлына төшә.

Куяннар.Тоттык, тоттык каракны. Китер капчыкны тизрәк!

Убырлы карчык.Мин бит бу капчыкны урламадым. Таптым мин аны. Менә бүләкләрне балаларга китердем. Яңа ел бүләкләре.

Куяннар.Дөрес сөйлиме ул,балалар? Сез ышанасызмы аңа?

Балалар.Юк, дөрес сөйләми. Урлады ул капчыкны.

1нче куян.Бир тизрәк бүләкләрне!

2 нче куян.Бир тизрәк,юкса атам. Саныйм бер,ике,өч...

Убырлы карчык.Мәгез, мәгез, үземә генә тимәгез.

Капчыкны калдырып чыгып чаба. Шулвакыт Кыш бабай белән Карчәчәк кайтып керә. Бүләкләрне күреп шатланалар.

Кыш бабай белән Карчәчәк бергә.

Рәхмәт сезгә, куянкайлар.

Рәхмәт, тиен дус!

Әйдәгез, балаларны шатландырыйк,

Бүләкләрне өләшик.

Музыка астында бүләкләрне өләшәләр.

Кыш бабай.Чыршы әйләнәсендә

Җырлап биедек бергә.

Карчәчәк.Яңа елны каршылау

Күңелле булды безгә!

Кыш бабай.Безгә вакыт китәргә,

Кирәк барып җитәргә.

Башка балалар көтә,

Бәхетләр телим сезгә!

Кыш бабай,Карчәчәк балалар белән саубуллашып чыгып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентация детского сада "Батыр"

Эту презентацию я составила на день рождение детского сада....

"Иван и Батыр вгостях у ребят"

Развлечение для детей старшей группы...

Физкультурное развлечение Ко Дню республики Башкортостан « Батыры Ирандыка» (Совместно с учениками первого класса школы №1,).

Цель: упражнять детей проходить «змейкой» между предметами, держа в руке ложку с картошкой; закреплять навык прыжков на спортивных мячах; совершенствовать, метания малого мяча в корзину; развивать рав...

Спортивное мероприятие посвященное празднованию Дню батыра и Дню Победы.

В спортивном мероприятии участвуют взрослые и дети....

Көзге бәйрәм: “УРМАНДАГЫ КУЯННАР”

Беренче кечкенәләр төркеме өчен көзге бәйрәм:“УРМАНДАГЫ КУЯННАР” 2014 ел....

«Батыр менән туп» - «Батыр с мячом» 04.2021

Развлечение в подготовительной к школе группе...