"Хуш киләсең, Яңа ел!"
материал (средняя группа)

Сценарий новогоднего праздника для средней группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hush_kilsen_yana_el.docx20.64 КБ

Предварительный просмотр:

                                           Хуш киләсен, Яңа ел !

           ( Уртанчылар төркеме өчен Яңа ел бәйрәме сценарие)

(Балалар музыка астына залга керәләр, залны әйләнеп карап чыгалар,түгәрәк ясап чыршы тирәли басалар.)

1 бала       Урманнарга, бакчаларга,

                   Урман, кырлар өстенә

                   Ак мамыктай күбәләк кар

                   Төшә дә төшә генә.

2 бала        hава саф – рәхәт суларга,

                   Яп-якты бөтен урын,

                   Кыш бабай килде кунакка,

                   Җир киде йомшак тунын.

3 бала       Каршылыйк дуслар бергәләп:

                  Яңа ел килә безгә!

                  Әнә күпме кунак килгән

                  Әйләнә тирәбезгә.

4 бала       Йолдызлыр тушеп кушылган

                  Чыршыдагы утларга.

                  Кыш бабай белән Кар кызы

                  Килә безне котларга.

5 бала       Кыш бабай килгәч булачак

                  Котлаулар да, бүләк тә!

                  Яңа ел да чынга ашар

                  Безнең бөтен теләк тә!

6 бала      Яңа елның бәхетле ел

                 Буласын без беләбез.

                 Шуңа күрә бергәләшеп

                 Яңа елга керәбез!

Җыр “Яшел чыршы"

(җырдан соң утыралар)

Алып баручы. Утырыйк, бераз ял итик,

Чыршыны читтән күзәтик.

Бәйрәм башланды гына,

Серле хәлләр булыр сыман.

(Музыка астына идән себереп Кар бабай килеп керә)

Кар бабай: Ишек алдын себердем, өй алдын да себердем, ашарга да пешердем, ботен җиргә җитешетем. Тик нәрсәдер оныттым, исемә төшми генә. (өстәлдә конверт күрә) Әй минем тишек башым, мәгълүмәть язуын яздым, ә элеп куярга оныттым. (укый) “Бүген, барыгызны да Яңа ел бәйрәменә чакырам. Бергәләшеп биербез, күңел ачып уйнарбыз. Кар бабагыз!” (авыр сулап, чыршыга элеп куя)

Кем килер хәзер кунакка, кем белән Яңа елны каршылыйм икән. (өйгә кереп китә)

А.Б. Балалар, Кар бабай бик борчылган, әллә үзебез кунакка  барырбыз. Үзебезнең җырларыбызны, биюләребезне бүләк итербез. Барабызмы балалар?

Балалар: Әйе!

А.Б. Әйдәгез чаналарга утырыйк, выҗылтап барып җитик.

 

     Уен-хоровод “Санки” (А.Филиппенко)

җырдан соң урыннарга утыралар.

А.Б. Кар бабай монда яшиме? Бәйрәм монда буламы? (өйдән Кар бабй чыга)

Кар бабай: Монда! Монда! Нинди шатлык, нинди бәйрәм, мина кунаклар килгән. Мин бик күңелле кар бабай, җырларга да яратам, биергэ һәм уйнарга, шатланырга яратам.

А.Б. Балалар, без монда күңел ачабыз, җырлыйбыз да, биибез, ә безнең бәйрәмгә кем җитми соң әле?

Балалар: Кыш бабай!

Кар бабай: Мин тиз генә йөгерим, Кыш бабай белән Кар кызын бирегә алып килим (чыгып китә)

А.Б. балалар, әйдәгез бер җырлап алыйк, Кыш бабай безнең тавышларны ишетеп бәлки килеп тә җитәр.

                         Җыр “Кыш җитә” М Андерьянова

              Музыка астында Кыш бабай белән Кар кызы керәләр

Кыш бабай А-а-у-у-! Исәнмесез кызларым һәм улларым һәм барча кунакларым! Сезнен бакчагызны бик озак эзлэдем, ярый әле Кар бабай очырады. Сезне Яна ел белэн котлыйм.акыллы, дэу булып усуегезне телим. Балалар ничек матур итеп киенгэннэр, ничек дэу булганнар.

Кар кызы Исәнмесез, дусларым, исәнмесез, кунаклар! Нинди матур залыгыз, ләкин чыршыгыз моңсуланып тора. Кыш бабай чыршының утларын кыбызыйк әле!

Кыш бабай  Әлбәттә, әйдәгез әле балалар тылсымлы сүзләр әйтеп чыршыдагы утларны кабызыйк. “Әпсен төпсен, яңа ел булсын, чыршыдагы утлар кабынсын” (3 тапкыр әйтәләр балалар белән бергә)

Музыка волшебство. Чыршыдагы утлар янып китә, залда ут сүнә.

1 бала:      Бәйрәмебез сез килгәч

                  Матурланды тагын да.

                  Бик күңелле уйнавы

                  Яшел чыршы янында.

Алып баручы: Әйе шул, Кыш бабай, Кар кызы, сез килгәч бәйрәмебез тагын да ямьлерәк булып китте. Рәхим итегез бәйрәмебез түренә!

   

 2 бала:  Эйдэ, килегез тизрэк

             Ясыйк матур тугэрэк.

        Безгэ кунаклар килгэн

             Уйныйк, жырлыйк бергэлэп

                             

 Хоровод «Мы тебя так долго ңдали дедушка»

Кар кызы: Бабакай, ә синең икенче бияләй кайда соң?

Кыш бабай: Чынлап та кайда минем бияләй (эзли)

                                           Уен “Бияләй”

Кар кызы: Мин дә сезгә бик кызык уен алып килдем.

                         Уен “Шалтыравыкны шалтырат”

А.б.  Кыш бабай, белән Кар кызы, безнең балалар сезнең өчен бик матур шигырьләр дә өйрәнеп килделәр.

Кыш бабай  Яле утырып тыңлап китик әле.

Индивидуаль шигырьләр.

Англ. песня.

Кыш бабай: Уф, бик каты, җылындым.

                        Кайда минем суыгым.

                        Яусыннар ап-ак карлар.

                        Минем дусларым алар.

                           Кар бөртекләре очып керәләр

1 снежинка: Тишина в лесу стоит,

Молодой снежок блестит.

Снежинки собрались гурьбой

В день морозный, голубой!

2 снежинка: Как пушинки мы легки

Нас колышут ветерки.

Белой стайкой мы летим,

Лечь на землю не хотим

3 снежинка: Мы летим над берёзой,

Летим над сосной.

Словно льдинки мы звеним

 В тишине лесной!

                                       “Кар бөртекләре” бию

Кыш бабай:Ай, рәхмәт сезгә, балалар, бик күп икән һөнәрләрегез. Мин сезнең өчен бик сөендем. хазер инде китэргэ дэ вакыт житте.

Кар Кызы: Бабакай, балалар матур итеп жырладылар, биеделэр, шигырьлэр сойлэделэр, син аларга булэклэр алып килмэденме эллэ?

Кыш бабай: Ай минем тишек башым, онытып торам икэн, кайда эле минем капчыгым (эзли) (капчык керэ)

Кыш бабай: эхэ, менэ капчыгым! Минем белэн шаярырга булдынмы? тукта, тукта, сикермэ инде, кайда качтын, син гел минем янымда йорергэ тиеш!

Капчык: Бэйрэм конендэ, эшлим барсын кирегэ! (чыгып китэ)

Кыш бабай: (артыннан йогерэ) Ах нинди тылсымлы капчык, хазер тотам узенне. (булэклэр белэн капчык алып керэ)

( Бүләкләр тарата )

Кыш бабай  Балалар, безнең китәр вакытыбыз да килеп җитте, киләсе очырашуларга хәтле.  Сау булыгыз!

( Музыка астына чыгып китәләр)

А.Б.  Шуның белән бәйрәмебез тәмам , барыгызны да Яңа ел белән !!!

( Музыка астына чыгып китәләр)