Сценарий татарского праздника «Яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган җиребезне», 2023 г.
методическая разработка (старшая, подготовительная группа)

Хузина Зульфина Закиевна

Максат: Балаларның Татарстан тарихы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.

Бурычлар:

Белем бирүче: Балаларны татар халкының милли мәдәният ядъкарьләре, традицияләре, тарихы белән таныштыруны дәвам итү, халыкның тормыш-көнкүреше, туган як, аның гүзәллеге, байлыгы турындагы мәгълүматларны  ныгыту.

Үстерешле: Балаларны халык традицияләренә тарту ярдәмендә милли үзаңның нигезен активлаштыру һәм үстерү; Татарстан республикасының шәһәрләре, халкы турындагы белемнәрен үстерү; халкыбызның әдәби байлыгына фольклор мирасына таянып сүзлек хәзинәсен баету.

Тәрбияви: Балаларда милли горурлык хисе, халкыбызның милли мәдәниятенә, традицияләренә ихтирамлылык тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_tatarskogo_prazdnika.docx21.79 КБ

Предварительный просмотр:

Яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган җиребезне

(бәйрәм кичәсе)

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәре 7 нче “Бәләкәч” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү оешмасы

Автор: музыка җитәкчесе Зөлфинә Хуҗина

Максат: Балаларның Татарстан тарихы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.

Бурычлар:

Белем бирүче: Балаларны татар халкының милли мәдәният ядъкарьләре, традицияләре, тарихы белән таныштыруны дәвам итү, халыкның тормыш-көнкүреше, туган як, аның гүзәллеге, байлыгы турындагы мәгълүматларны  ныгыту.

Үстерешле: Балаларны халык традицияләренә тарту ярдәмендә милли үзаңның нигезен активлаштыру һәм үстерү; Татарстан республикасының шәһәрләре, халкы турындагы белемнәрен үстерү; халкыбызның әдәби байлыгына фольклор мирасына таянып сүзлек хәзинәсен баету.

Тәрбияви: Балаларда милли горурлык хисе, халкыбызның милли мәдәниятенә, традицияләренә ихтирамлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: татар халык бизәкләре; авыл өе макеты; татар халкының көнкүреш әйберләре,гармун, сандык.

Алдан эшләнә торган эшләр: балалар белән татар халкының иҗаты турында сөйләшү, шәһәрнең тарихи музеена экскурсия,  җырлар,  шигырьләр, биюләр, мәкалъләр һәм әйтемнәр өйрәнү, татар халык әкиятләрен уку, халык көйләрен тыңлау.

Зал бәйрәмчә бизәлгән

Дәртле музыка астында алып баручы, татар киемендә малай белән кыз чыга

А.б. Хәерле иртә, кадерле дусар! Бүгенге матур, кояшлы иртәдә сезне сәламләвемә бик шат.

Малай:

Татарстан – үз илебез,
Безнең газиз җиребез.
Татарстан – үз илебез,
Безнең гүзәл гөлебез.
Татарстан – үз илебез,
Безнең якты өебез.

Кыз:

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты Туган илем,

Бәхет биргән җирем — Татарстан!

А.б. Нәрсә соң ул Татарстан?

Малай: Безнең республикабыз, торган җирем, торган йортым, минем гаиләм.

А.б. Әйе, без Татарстанда  яшибез. Аның зифа каенлы урманнарын,

көмеш сулы күлләрен, балык белән тулы киң елгаларын бик яратабыз. Эш сөючән, уңган,тырыш халкын күреп сокланабыз. Татарстан - күп милләтле республика. Анда татарлар, руслар, башкортлар, марилар, чувашлар һәм башка милләт кешеләре бер гаилә кебек бергәләшеп эшлиләр, дус яшиләр. Каршы алыгыз,  зурлар төркеме башкаруында җыр.

“Тынычлык җыры”

муз. Г.Зарипова

А.б. Балалар күрәсезме, нинди матур өй тора. Агачтан нәфис бизәкләр кисеп йортны бизәгәннәр. Челтәрләп, зәвык белән эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, кәрнизләр һәм капкалар.

Бала:

Күктән зәңгәр йөзлекләргә

Ап-ак күгәрчен кунган

Оста абзый кәрнизләрне

Челтәрләп бизәп куйган.

Өйгә якынрак килеп карыйк әле, кем яши икән анда(ишек шакыйлар). Өйдән бабай белән әби чыга. Бабай кулында тальян гармун.

Бабай: Исәнмесез, балалар!

Әби: Исәнмесез!

Балалар: Исәнмесез!

Бабай: Туган илемне, туган ягымны яратам, ул шундый матур дип әйтәсез. Ә туган илебез турында сез беләсезме ? Менә мин сезгә хәзер сораулар бирәм, ә сез шул сорауларга җавап бирегез.

-ТР башкаласы?  (Казан)

- ТР  Рәисе, кем була?(Рөстәм Миңнеханов)

ТР тагын нинди шәһәрләр бар? (Яр Чаллы,Әлмәт, Алабуга, Зәй, Түбән Кама һ.б.)

-ТР нинди елгаларын атый аласыз? (Кама, Идел, Нократ, Иж)

- Балалар, ә безнең район үзәге ничек атала? (Әгерҗе).

Бабай: Молодцы! Булдырдыгыз! 

Кыз: Бабай, гармунда уйнап күрсәтегез әле.

Бабай: Әйдәгез әле, “Әпипә” көен уйнап карыйк, мин гармунда уйнармын, ә сез биеп алыгыз.

(Мәктәпкә әзерлек төркеме башкаруында)

“Әпипә” биюе

Кыз:
Әбиемнең сандыгында
Сакланмый ниләр генә.
Әйдәгез сорыйк үзеннән
Ачып күрсәтсен безгә.
Әби: Әйе, сандыкта халкыбызның буыннан - буынга тапшырылган күңел байлыгы саклана. Минем сандык гади сандык кына түгел бит, тылсымлы сандык, анда минем бабагыз белән  яшь чагым  саклана. Ул сандыкны болай гына ачып булмый әле. Сез мәкальләр беләсезме соң? Мин сезгә татар халык мәкальләренең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтерсез.

Кем эшләми, шул (ашамый).

Тырышкан табар, ташка (кадак кагар).

Калган эшкә кар (ява).

Егет кешегә җитмеш төрле (һөнәрдә аз).

Әби: Булдырдыгыз балалар, бик күп беләсез икән сез. Менә хәзер сандыкны ачарга булла инде. (Кулъяулык ала). Менә без кызлар белән аулак өйдә кич утырып егетләргә бүләк итәргә кулъяулык чигә идек. Кулъяулык белән “Яшерәм яулык” уены да уйный идек. Әйдәгез сезгәдә ул уенны өйрәтәм.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул түгәрәктән чыгып  йөгереп йөри һәм балалар шигырь  сөйләп бетергәнче бер баланың кулына  кулъяулыкны салып китә.
Кулъяулыгым яшел, яшел,
Яшел чирәм астында.
Сиздермичә ташлап китәм
Бер иптәшем артына.
Сүзләр әйтелеп бетүгә кулъяулыклы  бала уртага сикереп чыга һәм салучы белән  җитәкләшеп әйләнәләр.

“Яшерәм яулык” уены уйнатыла


А.б. Рәхмәт, Салиха әби, бик күңелле уен булды. Тагын сандыгыңда ниләр бар соң?(Әби калфак чыгара)
Әби: Балалар, кайсыгыз белә, бу нәрсә?
Балалар: Калфак.
Әби: Ә калфакны кемнәр кия?
Балалар: Әниләр, әбиләр, кызлар, апалар.
А.б. Әйе, хатын - кызларның өс-баш киеменең төп бизәге булып чигүле калфак тора,  менә безнең кызларыбыз да сиңа кунакка  килгәндә матур калфак киеп килделәр.

Ясминә:
Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә.
Энҗе калфак бигрәк матур,
Бик килешә йөземә.
А.б. Менә безнең матур калфак кигән кызларыбыз хәзер җыр җырлап китәрләр.

“Ак калфагым”  

Р.Вәлиева сүз.  В.Агапов көе

А.б. Салиха әби, сезнең киемнәрегез кызлар өчен генә мени?
Әби: Нишләп? Бу түбәтәй ошамыймени?  (Әби түбәтәй күрсәтә.)
А.б. Нинди осталык белән чигелгән бизәк.
Әби: Түбәтәйне кемнәр кия, балалар?
Балалар: Абыйлар, бабайлар, малайлар.
А.б. Әйе, бик дөрес.
Искәндәр:
Бигрәк матур түбәтәе
Энҗе бөртекләр белән
Алар монда килгән гүя
Чын әкият иленнән.
А.б. Салиха әби, безнең балалар татар халкының “Капкалы” уенын бик яратып уйныйлар. Әйдә бергәләп уйныйк.
Балалар парлашып җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар. Парлар җитәкләшкән килеш кулларын өскә күтәреп капка ясап торалар. Көй башлануга арадан бер пар үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара. Уен ачык капкалар беткәнче дәвам итә.

“Капкалы” уен уйнатыла

Әби: Рәхмәт, балалар безгә бабай белән яшь чагыбызны искә төшердегез, без дә шулай күңелле итеп уйный идек.

Балалар: (өй каршысыннан күреп алып) Бабай, бу нәрсә?

Бабай: Бу бит, балалар, каз канаты. Әбиегез аның белән идән себерә. Ул каз өмәсеннән калган иде. Каз өмәсе - татар халкының бер йоласы. Элек көз җитеп, каз бәбкәләре үскәч, авылларда  каз өмәләре  башлана иде. Яшь кызлар үзләренең дуслары белән казларны чистарта иделәр. Эш беткәч, күңел ачулар башланып, төрле уеннар, каз канаты белән бии идек. Миңа  сезне дә бик матур бии диделәр, биеп күрсәтмәссезме икән.

А.б. Әйе, бабай, бик теләп безнең кызлар “Каз канаты” биюен башкаралар.

                                                         “Каз канаты” биюе
А.б. Салиха әби, ә нигә синең сандыгың кырыенда көянтә тора соң?
Әби: И, балалар, бик кадерле бүләк шул ул. Бабагыз кияү бүләге итеп ярминкәдән алып кайтты аны. Килен булып төшкәч, шул көянтә – чиләкләрне алып, чишмәгә су юлы күрсәтергә алып төштеләр. Элек бит суны җырлый-җырлый чишмәдән алып кайта идек. Хәзер сагынып сөйләргә генә калды инде ул чакларны. Эх, бер яшьлектә, бер картлыкта, әйдәгез мин дә биеп җибәрим әле! (Әби көянтә белән бии, бабай гармунда уйный).
А.б. Рәхмәт, бик матур биедегез. Сандыгыңның байлыгын күрсәткән өчен дә рәхмәт үзеңә. Сездә күңел ачып, халкыбызның милли сәнгате белән якыннан таныштык. Балалар, әйдәгез әби белән бабайга рәхмәт әйтәбез.
Балалар: Рәхмәт, сезгә!
Әби, бабай: Сезнең белән күңел ачтык, шаярдык. Сау булыгыз балалар!(китәләр).
А.б. Кадерле балалар,  сез бүген,  минемчә, вакытны бик күңелле үткәрдегез,  Татарстан турында  мәгълүмәт  алдыгыз, татар халкының фольклорын өйрәндегез.  Хәзер  “Мин яратам сине, Татарстан” (Р.Рәкыйпов сүзләре, Р.Андреев көе)  дигән җырны  җырлыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Календарный план кружковой деятельности по изучению татарского языка. Кружок "Туган тел" (дополнительное образование)

Календарное ( еженедельное) планирование занятий по изучению татарского языка в кружковой деятельности (дополнительное образование). Картотека дидактических, словесных, подвижных игр на татарском язык...

Сценарий татарского праздника "Сабантуй"

Сценарий татарского национального праздника "Сабантуй" для проведения в детском саду...

Сценарий спортивного праздника "Папа, мама и я - спортивная семья - 2023" для детей старшего дошкольного возраста 6 -7 лет

Инструкторам по физической культуре представлен сценарий спортивного праздника для старших дошкольников и их родителей. В сценарии представлены  подборка стихотворений, речёвок и девизов семейных...

Сценарий спортивного праздника «ЛЕТНИЕ МИНИ- ОЛИМПИЙСКИЕ ИГРЫ» «Непоседливое лето – 2023»

laquo;ЛЕТНИЕ МИНИ- ОЛИМПИЙСКИЕ ИГРЫ»«Непоседливое лето – 2023» Актуальность:Что значит Олимпийские игры? История возникновения Олимпийских игр?  Что нужно делат...

26.05.2023. Сценарий выпускного праздника "РЕТРО-ШОУ СТИЛЯГИ-2023" МБДОУ "Д/с "Островок",о.Шикотан,Курилы, Южно-Курильский район.

Сценарий выпускного праздника "РЕТРО – ШОУ СТИЛЯГИ-2023"Сценарий предназначен для проведения выпускного утренника в детском саду.Цель: Создание эмоционально-положительной атм...