Әниләргә багышланган кичә сценариясе
творческая работа учащихся (старшая группа) по теме

Сценарий утренника посвященный ко дню 8 марта на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_mart.docx25.53 КБ

Предварительный просмотр:

Әниләргә багышланган кичә

“Иң газиз, иң якын,

иң кадерле әниләр!”

2012

Кичә барышы

Бүлмә матур итеп бизәлгән, чәчәкләр куелган, “Бишек җыры” яңгырый.

А.б. Исәнмесез, кадерле әниләр, әбиләр, килгән кунаклар! Сезне якынлашып килуче бәйрәм белән тәбрик итәбез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын! Бәйрәмне башлап җибәрәбез!

1 бала: Кояш көлә, мин елмаям,

8 март бүген. Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем!

Кайсын юам, кайсын җыям, Чиста булсын, ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй бөтен нәрсә пакь булсын!

Бәйрәм бүген, бәйрәм!-диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын, әти дә көлеп торсын.

2 бала: “Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга. Таптамагыз! Һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга!

3 бала: Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч. Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч. Конфет та кирәк түгел,

Кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне

Алдым инде кочаклап.

4 бала: Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп,

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч тәмле ул –

Кирәк эшләп ашарга.

5 бала: Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

“Әннә” дип ачылган бит.

“Мин әнигә булышам” җыры башкарыла

Итекләр биюе

Ә хәзер сезнең каршыгызда “Куян кызы” әкияте.

Куян кызы

(Абдулла Алиш әкияте буенча)

Беренче күренеш

Соры куян:    Яле, кызым, килче әле

Киеп куйчы шуларны Туңдырырга һич ярамый

Кышын аяк-кулларны!

(итекләрне бирә)

Куян кызы:     Әни рәхмәт бу бүләкне

Һич тә салмый киярмен

Дусларыма:” Аны әни

Бүләк итте!”- диярмен.

(Әни чыга, кыз итекләрне кия)

Җыр:”Яңа итекләр”

1.Яңа итегем кидем, көзге каршына килдем

Бигрәк тәти кыз булдым

Биим әле бер дидем

куш-та

Итектә ике күзем, бер биим әле үзем

Итек алды әнием

Биеми ничек түзим

2. Аягымда итегем

Басамын тып-тып итеп

Гармун уйнап җибәрсә

Түзәсең нихәл итеп.

Куш-та

3.Итеге җиңел икән

Җилдереп биеп китәм

Әниемнең бүләгенә

Сөенеп биеп китәм

Куш-та

(Биюдән туктап, итекләрне салып ташлый)

-Тукта, әле җайсыз ич бу,

Уңайсыз аякларга.

Ялан тәпи йөрү рәхәт,

Яшерим кай якларга?!

(Итекләрне качыра.)

Сикерә-сикерә йөрергә

Итексез рәхәт икән.

Ай-яй салкын туңам бит

Кышы бик зәһәр икән.

(Кыз аксаклый, елый башлый)

Әни,әни аякларым

Нигә авырта икән

(Ана куян чыга)

Соры куян: -Нәрсә булды? Ник елыйсың?

Салдың итекне нигә?Ай кызкаем куянкаем,

Тәпиең синең шешкән!

Ялан тәпи йөргәнсең, бит

Итекне салып кичтән

Ай Ходаем, нишлим икән,

Ничек ярдәм итәргә?

Тиен дустым киңәш бирер

Аны күрим иртәгә.

(Ана куян, Куян кызы, Тиен)

Ана Куян: Тиен дустым , исәнме.

Кайгы төште башыма.

Кызчыгым –йолдызчыгым,

Авырып китте аз гына.

Тиен: Алай икән ,кызыеңа

Кичекмәстән ярдәм кирәк

Шүрәлегә барып карыйк

Белмәгәне аны сирәк

Кирәк икән үлән белән

Дәвалый ул җәнлекләрне;

Им-дәвасы бик шифалы.

Әйдә киттек, ал иркәңне

(Куян кызы аксаклап чыга)

Икенче күренеш

(Шүрәле шифаханәсе. Шүрәле  җырлый-җырлый дару әзерли)

Куш-та

Үләннәрем шифа бирер

Кемнәр генә килсә килсен

“Рәхмәт яусын ай Шүрәле,

Рәхмәт яусын сиңа ,-дисен

1. Җәнлекләрне савыктыру

Изге эштер, изге эштер,

Чын йөрәктән дәва итәм,

Китермим әштер-өштер

2. Салкын тисә юкә балы.

Чәй кайнатам чәчәгенннән

Җир җиләгем. Мүк җиләгем

Авыз итәр чәк-чәгемннән.

куш-та

(Ана куян, Куян кызы, Тиен керәләр)

Тиен: Исәнме, шат Шүрәлебез!

Куян кызы авып киткән

Соры куян: Әнисе сүзен тыңламыйча

Ялантәпи кардан киткән!

Зинһар өчен, зинһар доктор,

Ярдәм итче йолдызыма.

Бик сызлана, йоклый алмый,

Күз тигәнме әллә кызыма?!

(Шүрәле тикшерә, тыңлый)

Шүрәле: Алай икән! Әни сүзен

Тыңламасаң шулай була.

Яле әйдә тирән итеп еш-еш сула. (Алдан күкрәген тыңлый)

Чынлап әйтәм хәле мөшкел,

Төнәтмәмне һәр көн эчерт

Аягыңны Куян кызы,

Итек киеп җылыда йөрт!

Мин кушканча,карышча,

Төгәл итеп дәвалансаң,

Ике көннән савыгырсың,

Шәт иншалла, Алла кушса.!

Соры куян:Рәхмәт инде Сезгә, доктор,

Нинди генә сүзләр әйтим?!

Һәм сиңа да рәхмәт инде,

Киңәш биргән өчен Тиен.

 (Ана куян, Куян кызы, Тиен, Шүрәле җырлыйлар)

Җыр “Шүрәле”

1.Җен дә түгел, җил дә түгел

 Күренеп йөри торган

Шүрәлене саклап тора

Татарда кара урман

куш-та

Шүрәле, шүрәле

Син куянны күр әле

Үзе җырлый, үзе бии

Куллар чабып тор әле

2. Бер мөгездә бер койрык

Кети-кети уйный ул

Авыруларны дәвалый

Беркемне дә бормый ул

Куш-та

3.Шүрәленең дәвасы,

Үләннәрнең шифасы

Куянкайны терелтте

Рәхмәт сиңа ,Шүрәле.

Куш-та

Бергә:Шәфкатьле булып калыйк

Кылып яшик изгелек.

Балаалрда әтисенә,

Әнисенә,әбисенә

Күрсәтсен гел игелек.

Пәрдә

“Бер кыз бала җыр чыгарган” җыры башкарыла

“Моряклар” биюе

6 бала: Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында.

Нинди булган, нинди уңган –

Ул һәр эштә, һәр кайда!

Йомшак сүзе, күркәм үзе,

Нурлы йөзе елмая.

Күрәсезме, букет итеп

Алсу нурлар бәйләмен.

Кояш котлый март аенда

Минем әни бәйрәмен.

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерле – әнием.

Яхшылыкта, матурлыкта

Үрнәк минем әнием.

7 бала: Бик зур үстем инде мин, әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем кияргә тырышам.

Башка-башка эштә дә файдам бар әнигә.

Уйнап кайткач, пальтомны үзем эләм чойгэ.

Әниемнең эше күп: бәйли миңа оек.

Бүген бөтен уенчыкны үзем куйдым җыеп.

Әнием китә эшенә, ә мин чебеш карыйм.

Ипи турап ашатам, мин дә эшкә ярыйм!

8 бала: Күтәренке күңелле, бар да көләч, шат бүген.

Күктә кояш елмая, яшерә алмый шатлыгын.

Тып-тып тама тамчылар, җырлап бәйрәм көенә.

“Бәйрәм бүген!” дип гуя тамчылар да сөенә.

Җырлыйсы килеп кенә тора бүген безнең дә,

Көтеп алган бәйрәме бүген һәммәбезнең дә.

Җыр күтәрә күңелне, бар да көләч, шат бүген.

Бүген әни бәйрәме, сигезенче март бүген.

9 бала: Урынымны җыештырам,

Күлмәкне киям үзем.

Әнием: “Кул арасына

Керә, - ди, - Гүзәлем кызым”

Идәннәрне юып алам,

Юамын керләремне дә.

Һәркөн иртән сулар сибеп,

Үстерәм гөлләрне дә.

Иртән торуыма мине

Әллә күпме эш көтә!

Ярый әле әни уңган,

Һәрчак ул ярдәм итә!

10 бала: Әниемә эш күп өйдә –

Мин шуңа да булышам.

Менә әле дә мин аңа

Чынаяклар юышам.

Булышам шул, юышам шул,

Мин бит инде булышчы.

Уф, арыдым! Һаман бетми!

Әнием, кил, булышчы!

11 бала: Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Алсуны?

Уятмаган, үзе торган –

Бүген әни бәйрәме.

Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, кйн ямьле!

Якты булсын, балкып торсын –

Бүген әни бәйрәме.

Өстәл өстен кат-кат сөртте,

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын –

Бүген әни бәйрәме!

12 бала: Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә?

Нигә кояш көлеп карый,-

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

13 бала: Кем тегә матур күлмәкләр?

Кем ясый асыл бизәкләр?

Кем тәмле ашлар пешерә,

Гел безне искә төшерә?

Кая барсаң, күз алдында,

Һәрчак күңелендә яши?

Ул безнең иң якын кеше,

Ул, белегез, - безнең әни!

“Дәү үскән кызым дисен, дәү үскән улым дисен” җыр башкарыла

Татар биюе

14 бала: Әни утыртты гөлләр,

Алар үсә зур булып.

Утыралар ямь биреп,

Бөтен өебез тулып.

Мин аларга су сибәм

Яки иртән, я кичен,

Әниемә булышам

Эше азайсын өчен.

Хуш исле нәфис гөлләр

Үсәрләр биек булып,

Утырырлар ямь биреп,

Бөтен өебез тулыпю.

15 бала: Бәлки , минем әбине

Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне “әби” диеп

Әйтүе дә уңайсыз.

Минем әби яшь әле,

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

“Кызлар кебек син” диләр.

Кояштай балкып тора

Әбиемнең карашы.

Ничек менә әбием күк

Җылы, якты буласы?!

16 бала: Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната.

  1. Яз килә, каршы алыгыз, -

Дигән хэбэр тарата.

Без беләбез җылы язның

Иң беренче бәйрәме –

Әниләр, әби-апалар,

Хатын-кызлар бәйрәме.

17 бала: Дөньяда иң акыллы,

Иң уңган безнең әни.

Менә шуңа синең яннан

Бер дә китәсе килми.

Зәңгәр күктә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын,

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көлеп кенә торсын.

18 бала: Күрәсезме, бүген кояш

Ничек назлы елмая?

Әниемнең бәйрәмен

Ул да бик көтеп ала.

Безне назлап үстергәнгә

Әниләр, рәхмәт сезгә,

һәрвакыт эшчән булганга,

Әниләр, рәхмәт сезгә.

Һәрвакыт тырыш булганга,

Әниләр, рәхмәт сезгә.

“Әбием күзлек кия” җыры башкарыла

“Ковбой” биюе

19 бала: Иң сөйкемле сүзләр – синеке!

Йомшак, җылы куллар – синеке!

Иң-иң татлы сүзләр – синеке!

Җан эреткеч җырлар – синеке!

Синсез дөнья күрмәс идек,

Синсез берни белмәс идек,

Синсез берни кылмас идек,

Синсез кеше булмас идек!

20 бала: - Син яраткан иң матур сүз

Нинди сүз, әйт, бәбкәем?

  1. Иң назлы сүз, иң якын сүз,

Ул матур сүз – әнкәем!

  1. Бар тагын бер иң матур сүз

Һәрвакыт син әйткәнең.

Анысы нәрсә?

Ул матур сүз,

Ул якын сүз – әткәем!

  1. Үскәнем, йә инде син әйт!
  2. Иң матур сүз – илкәем.

Анда мин, син – һәммәбездә,

Анда әткәй-әнкәем!

21 бала: Иң кирәкләрнең кирәге

Әниебез бик кирәк.

Нигә икәнен санарга

Бармаклар бик күп кирәк.

Йоклатканда да кирәк,

Юатканда да кирәк.

Иртәләрен иркәләп

Уятканда да кирәк.

Һәммәсенә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк!

А. б. : Кадерле әниләр, әбиләр, апалар! Сезгә олы хөрмәт йөзеннән балаларның үзләре ясаган бүләкләрен кабул итеп алыгыз.

   Әкрен генә көй яңгырый, балалар әниләренә, әбиләренә, апайларына бүләкләрен тапшыралар.

Бүләкләр өләшү

“Әни кирәк” җыры башкарыла

А.б. Кадерле әниләр, әбиләр, килгән кунаклар, шулай итеп безнең кичәбез тәмам, килүегез өчен рәхмәт. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә сценариясе

Сценарий утренника посвященный ко Дню защитников отечества на татарском языке...

Сигезенче март хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе сценариясе.

Сценарий праздничного концерта посвященного на Международный женский день....

Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе

"И туган тел и матур тел" Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе)...

"Сихерле аланда очрашу" эшчәнлек- иртә сценариясе

Этот материал даёт возможность детям прявить себя и друзей, как так они в развлечениях очент открыто общаются друг с другом. Сценарий-утренник помогает ребятам использоват свой умения инавыки в практи...

Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә «Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

Сценарий 8 марта для подготовительной к школе группе, изложенный на татарском и русском языках....

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Сигезенче март хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе сценариясе.

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләуче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче гази...