Сценарий праздника на тему: "Осенний бал" в разновозрастной группе на татарском языке.
материал
Сценарий праздника на тему: "Осенний бал" в разновозрастной группе на татарском языке.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
sombel_byrme.docx | 172.08 КБ |
Предварительный просмотр:
“Комыргуҗа “Миләшкәй” балалар бакчасы
“Сөмбелә бәйрәме”
Төзеде: Шигабетдинова Р.И
Октябрь, 2022 ел
Алып баручы:
Бар куңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,
Нәрсәдән бу, мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Җыр: “Көз”
Самат. Уңыш жыелды,
Аккошлар китте.
Матур көз ае –
Октябрь житте.
Ринас: Көз килде дә керде өйгә,
Яфраклар йөгерәләр.
Ышык эзләп койма, капка
Асларына керәләр.
Имилия: Көз җитте, салкын урамда,
Салкын булса да, чыгам урамга.
(Музыка янгырый, Көз керә)
А.б. Исәнме, Көз! Бәйрәмебезгә рәхим ит! Әйдә, түрдән уз!
Көз: Исәнмесез, балалар, кызлар һәм малайлар. Мин сезгә мул уңышларым белән туп-туры килдем. Бүгенге бәйрәмдә күңел ачарбыз бергә. Биербез дә, җырларбыз, көләрбез һәм уйнарбыз. Бәйрәмебез күңелле булсын!
Сәминә: Ни арада җәй үтте,
Алтын көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Көз: Балалар, мин буш кул белән килмәдем, сезнең тапкырлылыгызны сынарга табышмаклар алып килдем.Тыңлагыз!!!
Җир астында җиз бүкән.Ул ни икән? (Бәрәңге)
Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)
Тураганда елата. Нәрсә ул, балалар? (Суган)
Уен УМК: “Бар матур бакча анда кишер үсә”
А.Б: Көз, безнең балалар шигырьләрен сөйләп бетермәделәр әле.Тыңлап бетер.
Ләлә: Көз килде, үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап- сары яфраклар
Җиргә сибелде.
РайнурКырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана.
Бу кайчак була? (Көз көне)
Көз: Бик яхшы итеп сөйләдегез шигырьләрегезне, балалар, рәхмәт!!! Әйдәгез, балалар, яфраклар белән бер биеп алыйк әле.
БИЮ “Яфраклар биюе”
Музыка астына болыт килә.
Болыт: Узегез бәйрәм итәсез.Мине бәйрәмгә дә чакырмадыгыз. (Елый). Мин хэзер сезне чылатып бетерәм.
Алып баручы: Болыт, син елама,без сина бию буләк итәбез.
Бию: “Злую тучку наказали”
Болыт: Рәхмәт сезгә, балалар.Сез минем күңелне күтәрдегез.
Алып баручы: Э без шигырь сөйләүне дәвам итик.
Мансур: Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.
Надир:Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
РаязКөз көннәре бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Помидор, карбыз өлгерә,
Алмалар өзелеп төшә.
Көз: Мин сезгә күчтәнәчләр белән килгән идем, балалар. Хәзер өләшеп чыгам мин аларны сезгә. Зур үсегез, сәламәт булыгыз, әти-әниләрегезнең сүзләрен тыңлагыз. Муллыкта, рәхәт тормышта яшәгез, нәни дусларым. Сау булыгыз!!!
Балалар: Сау бул, Көз! Киләсе елга очрашканга кадәр!!! Күчтәнәчләрең өчен рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий праздника «День Бантиков» для воспитанников разновозрастной группы
День воспитателя и дошкольного работника – традиционно праздник для взрослых: в этот день воспитанники и их родители поздравляют своих воспитателей и их помощников с профессиональным праздником....
сценарий осеннего развлечения для детей старшей-подготовительной группы на татарском языке
Персонажи: взрослые - ворона, художник, осень. Дети- 2 мышки, кукушка, лягушка....
Сценарий праздника, посвященного Дню Матери в разновозрастной группе 3-5 лет
Сценарий праздника посвященный Дню матери!...
Сценарий праздника 8 марта "Мамин день!" разновозрастная группа дошкольного возраста
Сценарий детского праздника, посвященный к Международному женскому дню в ДОУ...
Сценарий праздника на тему: "Осенние посиделки" (подготовительная группа)
Сценарий праздника на тему: "Осенние посиделки" (подготовительная группа)...
Сценарий праздника ко Дню матери в разновозрастной группе 1.5-3
Данный материал предназначен в помощь воспитателям младших групп детского сада....
Сценарий праздника на тему: "Осенние игры" в старшей группе
Цель:Расширять представления детей об осени с помощью игр и полученных умений на физкультурных занятиях.Задачи:Формировать у детей желание участвовать в спортивных играх; воспитывать командный дух.Раз...