Күңелемнең иң түрендә, иң кадерле әнием. (Уртанчылар төркеме)
материал (средняя группа)

Шамсутдинова Лениза Мисбаховна

Кадерле әниләребезгә багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_byrme.docx22.79 КБ

Предварительный просмотр:

Күңелемнең иң түрендә, иң кадерле әнием.

(Уртанчылар төркеме)

Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар! Исәнмесез!

Хөрмәтле әниләр! Сезне бәйрәмегез - Аналар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Залда утыручы һәрбер әни булган хатын-кызга да балалары белән горурланып һәм аларның хөрмәтен тоеп кына яшәргә язсын. Сезгә озын гомер, нык тазалык, сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.

Бүген без газиз әниләребезне зурларга, аларга үзебезнең иң тирән ярату хисләребезне тагын бер кат белдерергә дип җыелдык.

Йөрәгемнең иң кадерле хисе,

Күңелемнең ул иң түрендә;

Ул-салкында җылытучың синең,

Юанычың авыр көнеңдә.

Сокланып карап торырлык-

Күзне ала алмыйбыз.

Әнкәйләрнең бөеклеген

Яши-яши аңлыйбыз.

Айдан, кояштан кадерле

Бергә: Син ул, әнием!

Иң ягымлы, иң сөйкемле

Бергә: Син ул, әнием!

Үзе көз ае булса да,

Бүген көн шундый ямьле.

Чөнки әниләр көне бит,

Шуңадыр бик күңелле.

Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

 

Җылы наз ул, әнием, синдә генә,

Иркә сүзләр – синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!

 

Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

 

Әни – җирдә иң кирәкле кеше.

Әниләрнең белик кадерен.

Җил-давылдан саклап үстерә ул

Кызганмыйча бөтен гомерен.

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар – безнең Әниләр!

 

Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

 

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр

Әниләрне кадерләсәк,

Тыныч булыр ил-көннәр.

 Бию: “Кулчатыр” (кызлар)

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый, нәниләргә.

 Балалар белән бергә сөйләү:

Әни - ул һава! (кулларны өскә күтәрү)

Әни - ул яктылык! (кулларны өскә күтәреп фонариклар ясау)

Әни - ул бәхет! (кулларны күкрәккә кую)

Әни - ул әкият! («Во!»дип баш бармакны күрсәтү)

Әни - ул елмаю! (елмаеп күрсәтү, көлү)

Әни - ул ярату! (әниләргә “воздушный поцелуй” җибәрү )

Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.

Караңгыда аем минем,

Күктә якты йолдызым,

Олы бәхет, шатлык тели

Сиңа яраткан кызың.

 

Мин әниемне яратам

Ул да мине ярата.

Шуңа һәркөн йокымнан

“Улым” диеп уята.

Җыр: “Рәхмәт, әнием!”

 Зәнгәр күктә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көлеп кенә торсын.

Мама, я тебя люблю!

Хоть обойди весь свет,

Тебя красивей нет,

Тебя нежнее нет.

 

Маму любят все на свете,

Мама первый друг.

Любят мам не только дети,

Любят все вокруг.

 Подрастём и будем сами
Мы заботиться о маме.
А пока доставим ей
Радость песенкой своей.

Җыр: “Мамочка моя”

Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм

Ул әни бит – минеке.

Әни кебек булсам иде

Гел елмаеп торсам иде.

Тирә – юньгә әни кебек

Гел нур чәчеп торсам иде.

Көенсәк тә, сөенсәк тә,

– Әни, диеп дәшәбез.

Һәрвакытта кирәк безгә

Иң кадерле әнкәбез.

Әниләрнең бәйрәменә

Сылу итеп киендек.

Йөзләренә нурлар кунсын

Матур итеп бер биик.

Бию: Заманча бию (малайлар)

Без үскәч тә әниләрне

Бик кадерләп яшәрбез.

“Әнкәем” дип, йомшак итеп,

Гел яратып дәшәрбез.

 

“Әни” сүзенә сыйгандыр

Кояшның җылысы да.

Йомшак җилләрнең назы да,

Тулы ай яктысы да.

 Кая барсаң, күз алдында,

Һәрчак күңелдә яши.

Ул-безне иң якын кеше.

Ул, белегез, кем?

-Балалар: Әни! 

Йомшактыр куллары,

Җылыдыр сүзләре,

Йөрәккә якын

Кем ул? (әни)


Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез!

 

Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә.

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп менә.

Кадерле әниләр!

Хэр конегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,

Елның һәрбер көне сезгә

Әниләр көне булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кадерле әнием!

"Әни" диеп язып куйдымЯңа яуган ак каргаТаптамагыз һич ярамый "Әни" сүзен таптарга!!!!...

“Милли ризыклар-табын түрендә” Мәктәпкә әзерлек төркеме

1. Проект төре: информацион-практик юнәлешле.2. Проектның дәвамлылыгы: 1 ай.3. Максат: Балаларны татар халык ашлары – чәй ашы  ясау серләренә өйрәтү, үзеңнең хезмәт җимешеңә карата хөрмәт х...

Сценарий "Кадерле әнием " (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, ярату тәрбияләү; бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту; балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү....

"Иң якыным, иң кадерлем - әнием һәм әтием"

Материал поможет воспитывать у детей чувство уважения и любви к родителям. Можно использовать в образовательной деятельности или на совместном празднике, посвящённый родителям, семье....