7 апреля Всемирный день здоровья!
материал (старшая группа) на тему

Сулейманова Рамзия Салиховна

“Если хочешь быть здоров!”

“Сәләмәт булыйм-дисәң!”

Катнашалар: зурлар төркемнәре балалары, алып баручы, физкультурник.

Алдан үткәрелгә эш: киемнәр, кирәкле әйберләр, урамда чиста, куркынычсыз урын әзерләп кую; балалар белән эстафеталар уйнау;

Кирәкле әйберләр: кызыл түгәрәк(Д-30-40см)-2шт., гимнастик таяклар-балалар саны белән, зур кәрзиндә туплар(Д-7-10см)20-25шт., ике кечкенә кәрзин; ориентир өчен конуслар-8шт., җиргә тамгалар өчен акбур.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 7_aprelya_vsemirnyy_den_zdorovya.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

7 апреля Всемирный день здоровья!

“Если хочешь быть здоров!”

“Сәләмәт булыйм-дисәң!”

Катнашалар: зурлар төркемнәре балалары, алып баручы, физкультурник.

Алдан үткәрелгә эш: киемнәр, кирәкле әйберләр, урамда чиста, куркынычсыз урын әзерләп кую; балалар белән эстафеталар уйнау;

Кирәкле әйберләр: кызыл түгәрәк(Д-30-40см)-2шт., гимнастик таяклар-балалар саны белән, зур кәрзиндә туплар(Д-7-10см)20-25шт., ике кечкенә кәрзин; ориентир өчен конуслар-8шт., җиргә тамгалар өчен акбур.

Күңел ачу чарасының барышы:

Ал.баручы:  Иртән иртүк уянгач,

        Бәйрәм икәнен белеп,

        Барлык кешеләр сөенгән,

Якты кояшны күреп.

1 бала:  Кояшлы матур, көнне,

        Көн дә көтеп алабыз.

        Туплар, обручлар белән,

        Уйнарга бик яратабыз.

2 бала:   Ялкауланып тормыйбыз,

        Бүген бәйрәм, мөхим көн!

        Сәламәт булыйм-дисәң,

Безнең белән уйна-көл!

Ал.баручы:  Балалар, бүген нинди бәйрәм соң?

Балалар: (бергәләп) Сәләмәтлек көне!

Ал.баручы:  Бик дөрес! Елның иң әйбәт көне, кешеләр үзләренең спорт һәм физкультура белән дуслыкларын күрсәтү көне. Спорт белән шөгыльләнү, кешенең сәләмәтлегенә бәйле. Спортны яратучы кеше көчле була, төрле чирләргә дә каршы тора ала, сәламәт була. Бүген без спортны һәм физкультураны яратуыбызны бер-беребезгә күрсәтәчәкбез. (физкультурник керә.)

Физкультурник: Хәерле көн! Физкультура турында сезнең белән минем дә сөйләшәсем килә. Мин бит-физкультурник, минем эшем-балаларны спортны япатырга һәм дөрес шөгельләнергә өйрәтү.

         Бүгенге, бәйрәмебез күңелле һәм сәләмәтлеккә файдалы үтсен өчен, төрле кызыклы ярышлар оештырык.

        Кызлар һәм малайлар арасында, ярышлар игълан итәм!

        Беренче ярыш-командаларны сәламләү.

Кызлар командасы: “Тату кызчыклар.”

Безнең девиз: “Дуслык булса-яшәр тынычлык.”

Малайлар командасы: “Кыю малайлар.”

Безнең девиз: “Куркаклык-хурлык, кыюлык-горурлык.”

Ярышлар кагыйдәсе:

  • Һәрбер ярышта барлык балалар да катнаша.
  • Беркем дә талашмый, этешми, тертешми, дусларын кыерсытмый.
  • Биремнәрне игътибар белән тыңлау, аңлашылмаса, кабат сорарга.
  • Эстафетада, биремне эшләгән бала, колоннаның ахырына барып баса.
  • Бер-береңә ярдәм итү.
  • Алдагы иптәшең килеп җитмичә, йөгерә башламаска.

Физкультурник: Сәламәт булыйм-дисәң, зарядка ясарга иренмә һич тә.

Әйдәгез бергәләп зарядка ясыйбыз.

Мин сөйлим һәм күрсәтәм, ә сез кабатлап барыгыз.

Текст.        Хәрәкәт.

Иртән йокыдан торгач,                                          Бер урында марш.        

Зарядканы башлыйбыз.        Кулларны алга-өскә

Беркайчан да, табибларга        Күтәрү, ике якка

Бармаска-дип уйлыйбыз.        Сузу, төшерү.

Бер, ике, өч, дүрт,        Марш белән берлектә,

Бергәләшеп уйныбыз.        Кулларны кисәк ике

Бер, ике, өч, дүрт,        Якка сузу, уңга-сулга

Кабатлыйбыз бергәләп.        Борылу.

Ал.баручы:  Булдырдыгыз! Күрәм, балаларга бу кыска зарядка ошады. Кәефләр дә күтәрелеп китте.

        Балалар, ярышырга сез әзерме?

Балалар: (бергәләп) Әзер.

Беренче ярыш: “Тупларны күбрә күчер.”

Зур кәрзидә кечкенә туплар. Балалар кәрзиннең ике ягына ике шеренгага тезеләләр. Шеренгаларның икенче башында кечкенә кәрзиннәр. Балалар, сигнал буенча, зур кәрзиннән берәр туп алып, кулдан-кулга күчереп, кечкенә кәрзингә тупны салалар, зур кәрзиндә туплар беткәнчегә кадәр уен дәвам итә. Ахырда кечкенә кәрзиндәге тупларны санап,җиңүчеләрне билгелиләр.

Икенче ярыш:  Эстафета“кояш ясау.”

Балалар ике колоннода басып торалар. Беренче баланың кулында кызыл түгәрәк, калган балаларда гимн.таяклар.

Сигнал буенча, беренче бала 3м араны йөгереп үтә, түгәрәкне җиргә куя, йөгереп килә. Икенче бала йөгереп барып “кояш нурын” гимн.таякны куя, шулай һәр бала үз чиратында таякларын куя.

Ярышның ахырында “матур кояш”, дөрес ярышканнары билгеләнеп үтә.

Өченче ярыш: Колонна белән “елан” булып йөгерү.

Балалар, колоннада тезелгән килеш, ориентир конусларны әйләнеп, бер-берсе белән кулга-кул тотонып йөгереп үтү. Урыннарына барып баскач, уен тәмамлана. Бер-берсеннән аерылышмыйча, ориентирларга тимичә, беренче булып килеп басучы команда җиңүче-дип табыла.

Дүртенче ярыш: “Парыңны йөгереп тот” уены. 

Командалар, араларында өч адым калдырып (1м) ике шеренгага тезеләләр. Кем-кемне куып тотачагын билгелиләр. Сигнал буенча кызлар йөгерә, малайлар тота.

Кагыйдә: сигнал буенча, туп-туры сызыкка кадәр (5-6м) йөгерү; тотучы кул белән генә тияргә тиеш; икенче кабат кызлар малайларны шулай ук куа.

Куып тотучылар санына карап, җиңүче команда билгеләнә.

Ал.баручы:  Бүгенге ярышларда-дуслык җиңде. Балалар, мин сезне котлыйм.

Физкультурник:  Шуның белән ярышлар тәмам. Мин сезне физкультура шөгелләренә көтеп калам.

Сәламәт булыйм-дисәң,

Саф һавада йөрергә,

Суда йөзергә, күбрәк йөгерергә,

Уйнарга, күңел ачарга кирәк.

Кәефе әйбәт булган кешенең-

Сәламәтлеге яхшы булыр1

Сау-сәламәт булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка: "Организация и проведение спортивных праздников в ДОУ: Седьмое апреля - всемирный день здоровья"

Методическая разработка: "Организация и проведение спортивных праздников в ДОУ: Седьмое апреля - всемирный день здоровья"...

7 апреля-Всемирный День здоровья. Здоровье - одно из самых главных ценностей в человеческой жизни.

Мы с удовольствием присоединились к акции флешмоба, объявленной отделом Образования, г.Новошахтинск.С этой зарядки надо начинать день. Это способ физической разгрузки и утренняя гимнастика под м...

Презентация "7 апреля - Всемирный День Здоровья"

Описание слайдов:1.     7 апреля отмечается Всемирный день здоровья. В его праздновании принимают участие 190 государств мира. Традиционным этот праздник стал с 1950 года. 7 ...

Фотоотчет «7 апреля - Всемирный день здоровья»

В детском саду - забота о здоровье воспитанников всегда стояла и стоит на первом месте. Для того, чтобы укрепить, а в настоящее время даже сохранить, здоровье малышей создана систе...

7 апреля - Всемирный день здоровья

7 апреля  - Всемирный день здоровья •Всемирный день здоровья отмечается ежегодно  с 1950 года.•Каждый год Всемирный день здоровья посвящаетсяглобальным проблемам, стоящим пере...

7 АПРЕЛЯ - Всемирный день здоровья. Консультация для родителей "Как вырастить здорового ребёнка"

Вы хотите вырастить здорового, физически крепкого ребёнка? Тогда вам нужно научиться развивать физические  умения и навыки малыша, следите за тем, насколько подвижен, активен ребёнок. Для трёхлет...