Конспект "Шәхси гигиена әйберләре белән дөрес файдалану"
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

"Шәхси гигиена әйберләре белән дөрес файдалану"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shhsi_gigiena_yberlrennn_dores_faydalanu.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Шәхси гигиена әйберләреннән дөрес файдалану

Максат: Балаларны кулъяулыктан файдаланырга өйрәтү. Сабын, сөлге дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.

Ярдәмлек. Курчак, сабын, сөлге, табак.

Эшчәнлек барышы.

Балалар бүлмәгә керәләр.

Тәрбияче: Балалар безгә кунаклар килгән, әйдәгез әле исәнләшәбез.

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Балалар без бүген юынгычка кунакка барабыз. Карагыз әле экранга, менә ул безнең юынгыч.(Слайд №1)

Шулчак бала елаган тавыш ишетелә. (аудио запись)

Тәрбияче: Балалар нинди тавыш килә. Кемдер елый бугай, әйдәгез эзлик әле.

Өстәлдә куп уенчыклар, шул уенчыклар арасында пычрак курчакны күреп алалар.

Тәрбияче: Балалар, менә бит кем елый икән. Бу курчакка нәрсә булган?(слайд №2)

Балалар:

  • Пычранган.
  • Бите пычрак.
  • Куллары да пычрак һ.б

Тәрбияче: Бу пычрак курчакны нишләтик инде?

Балалар: Юындырырга кирәк.

Тәрбияче: Карагыз эле экранга, курчакны нәрсә белән юындырырга кирәк?

(Слайд №3)

Балалар: Су белән.

                               Курчакны сулы табак торган өстәл янына алып киләләр.

                                      Балалар юыну эзлеклелеген искә төшерәләр.

Тәрбияче: Балалар алдан суга бармакларны тыгып карагыз әле? Су нинди?

Балалар: Салкын.

Тәрбияче: Кечкенә бәбиләрне салкын су белән юындырырга ярамый, менә хәзер мин аңа җылы су өстим?Ә сез әйтегез әле хәзер су безнең нинди?

Балалар: җылы.

Тәрбияче: Балалар экранга карыйк әле, нәрсә анда?

 Балалар: Сабын (слайд №4)

Тәрбияче: Дөрес ,ә хәзер безгә Азалия шигырь сөйли. Балалар безнең әле сабыннарыбыз  күп төрле була.(Слайд №5)

Тәрбияче: мин сезгә һәр берегезгә сабын әзерләдем, әйдәгез без аларны иснәп карыйбыз. Ә хәзер мин курчакны юындырам, һәм әйдәгез бергәләп шигырь сөйлик.

                                    Тәрбияче һәм балалар шигырь сөйлиләр.

                                     Йомшак  су, йөгерек су.

Йомшак су, йөгерек су!                          Тешләрем тазарсын...

Син мине чиста ю!                                   Авызым елмайсын,

Бер тап та калмасын,                               Колагым тыңласын,

Битләрем аллансын,                                 Йомшак су, йөгерек су!

Кулларым агарсын,                                  Һәммәсен чиста ю!

                               Аннары курчакны биләүсә белән сөртә.

Тәрбияче: Балалар, курчакны матур итеп юдык. Хәзер биләүсәгә сөртәбез. Биләүсә балалар рус телендә пеленка була.

Тәрбияче: Балалар әйдәгез уен уйнап алабыз. Ә курчагыбыз карап торсын.

Физминутка. Уен “Күрсәт әле, үскәнем”.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кулны юалар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай кулны юалар.

                                           Күрсәт әле, үскәнем,

                                           Ничек битне юалар?

                                           Менә шулай, менә шулай

                                           Шулай битне юалар.

Күрсәт әле,үскәнем,

Ничек теш чистарталар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай теш чистарталар.

Тәрбияче: Балалар әйдәгез юлыбызны дәвам итәбез. Менә юынгычка кунакка килеп җиттек. Без кайда юабыз кулларны?

Балалар: Юынгыч та.

Тәрбияче: Ә кулларны ничек сөртәбез?

һәр бала үз сөлгесе белән сөртенә. Сөлгене бер учка җәеп салып, икенче кулны сөртәбез. Аннары икенче кулга җәеп салып, беренче кулны сөртәбез.

Балалар сүзләрне кабатлый - кабатлый, кулларын сөртәләр.

Тәрбияче: балалар әйдәгез экраннан гигиена әсбапларын карап үтик әле. (слайд №6 теш щеткасы, теш пастасы, тарак, сөлге, көзге, кулъяулык)

Тәрбияче: Кесәләрегезне карагыз әле: барыгызның да кулъяулыклары бармы?

Балалар: Бар.

Тәрбияче: Алар ни өчен кирәк?

Балалар : Борынны сөртергә.

Тәрбияче: Шулай, балалар, куляулыкларыгызны көн дә кесәләрегездә  йөртегез. Алар безгә һәрчак кирәк. Балалар без бүген кая бардык ? Юынгычка канакка. Күп әйберләр күрдек, күп әйберләр белдек. Шигырләр дә сөйләдек, уйнадыкта. Ә хәзер кунаклар белән саубуллашырга вакыт җитте.

Балалар: сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә

Программа эчтәлеге :Белем бирүче: Балаларны велосипед һәм аннан ничек файдалану, аны буеңа һәм яшь үзенчәлегенә карап сайларга өйрәтү. Велосипед өчен кирәкле юл билгеләре  белән танышт...

Балаларның саулыгына зыян китерүче әйберләр

    Без балаларыбызны яратабыз һәм саулыкка зарар китерүче әйберләрдән сакларга омтылабыз. Бала өчен көн саен нәрсәләр куркыныч икән?     1. Уенчыкларның вак деталләре....

Бала өчен куркыныч әйберләр. Балаларны көнкүрештә үз-үзләрен сакларга өйрәтү”(чыгыш)

Балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр әти-әнинең дә, тәрбияченең иң зур бурычларыннан берсе, шуңа күрә без балалар бакчасыннан ук балаларга һәртөрле куркыныч очракларда үзләрен ничек тотарга ...

"Куркыныч әйберләр"

Балаларның, табышмак аша, фикерләү сәләтләрен үстерү, ике әйбернең тышкы охшаш билгеләрен чагыштырырга өйрәтү. Сөйләмдә гади һәм кушма җөмләләрне куллану күнекмәләрен ныгыту. Тормыш өчен куркыныч әйбе...

«Шәхси гигиена әйберләреннән дөрес файдалану”

laquo;Шәхси гигиена  әйберләреннән    дөрес   файдалану&rdquo...