Сафина Лидия Анисовна

татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Саклап телне, сакла безне, Татар теле мөгаллиме! (Э.Шәрифуллина)

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга рухи-әхлаки тәрбия бирү.

Увлечения: Әдәби әсәрләр, педагогика, психология өлкәсенә караган мәкаләләр уку. Вакытлы матбугат белән танышып бару, татар телендәге телевизион тапшырулар карау.

Регион: Республика Башкортостан

Населенный пункт: с.Лаклы, Салаватский район

Место работы: МОБУ СОШ с.Лаклы

Звание, ученая степень: Югары категорияле укытучы

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/safina-lidiya-anisovna
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Г.Тукай

Исәнмесез!  Сезне үземнең сайтымда күрүемә бик шатмын.

 

Минем дәрес эшкәртмәләрем, эш программаларым, укучыларымның иҗади эшләре һ.б. сезгә файдалы булыр дип ышанам. Ачык чыганаклардан алынган материаллар тик таныштыру максатыннан куелды. Авторлык хокуклары аларның  законлы вәкилләрендә кала. 

О себе

Укытучы язгы кояш кебек,

Күңелләрне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулын суза

Сабыр сүзе белән юата.

Туган ягым - Башкортстан Республикасының Салават  районы  Лаклы авылы. Бала чагымдагы хыялымны тормышка ашыру максаты мине Башкорт дәүләт педагогия  университетының филология факультетына алып килде. Аны 2008 нчы елда тәмамлаганнан соң,  Лаклы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта башладым. Туган мәктәбемдә бүгенге көнгә кадәр татар теле һәм әдәбияты укытам. Тормыш иптәшем белән  ике ул  үстереп тормыш юлына аяк бастырдык. 

  Укучыларымны фән белән кызыксындыру өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы, заманча, инновацион технологияләр кулланып дәресләр үткәрергә тырышам. Үз эшемдә традицион булмаган дәрес-сәяхәт, дәрес-конференция,  кебек эш төрләрен яратып кулланам. Урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен-дәрес, практикум-дәресләр үткәрү отышлы. Югары сыйныф укучылары өчен дәрес-дискуссия, дәрес-дебат, конференция, семинарлар үткәрүнең нәтиҗәсе - укучыларымның олимпиадалардагы, фәнни конференцияләрдәге уңышлары. Бүгенге көндә дәресләрдә яңа технологияләр, яңа алымнар белән эшләгәндә генә Укытучының профессиональ стандарты, Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә ирешеп була. Бөек язучыбыз, галим һәм педагог Галимҗан Ибраһимовның сүзләре  белән килешми мөмкин түгел: "Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр."

 “Әзер юлдан үз көеңә бару җиңел.

Тигез җирдә юл салу да читен түгел.

 Кыяларга сукмак салу читенрәк!

Тик күңелгә юл салудан җиңелрәк!

Минем бурыч – күңелләргә сукмак салу!

Сукмак салыр үзәннәрне табып алу!” (Энҗе Мөэминова)

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр"

А.Гыйләҗев "Җомга көн кич белән"

Мой взгляд на мир

Дөньяда яхшылык яманлыкка караганда күбрәктер, дип уйлыйм.

Кешене тышкы матурлык кына түгел, ә эчке матурлык та бизи.

Мои достижения

Югары категорияле укытучымын. Даими рәвештә белемемне үстерү өстендә эшлим. Фәнни-практик конференцияләрдә, профессиональ бәйгеләрдә катнашып, уңай нәтиҗәләргә ирешәм. Мәктәп, район күләмендә эш тәҗрибәм белән уртаклашам, осталык дәресләре үткәрәм. Интернет челтәре, вакытлы матбугат битләрендә хезмәттәшләрем турында язган мәкаләләрем басылып тора.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: