Класстан тыш чара
методическая разработка (5, 6, 7 класс)

Сафина Лидия Анисовна

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган класстан тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл klass_segate.docx24.41 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.         Без - Тукайлы халык. (Сыйныф сәгате эшкәртмәсе.)

Максат.     1. Габдулла Тукай иҗаты турында булган белемнәрне тирәнәйтү, ныгыту.                   

2. Г.Тукай иҗатына, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.                   

3. Бәйләнешле сөйләм телләрен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау. Габдулла Тукай портреты, Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәр, китаплар күргәзмәсе, презентация.

Сыйныф  сәгате  барышы        

Исәнмесез, укучылар. Сыйныф сәгатен башлыйбыз. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табарсыз. Слайд №1.     

Һәрвакыт авыз эчендә, ә йотып булмый. (Тел.)     

Кар астында кышлаган,      Озын, яшел түтәлдә,    Тунын яшелдән тышлаган. (Уҗым.)

Сары, тозлы-кисмәктә. (Кыяр.)     

Кеп-кечкенә җил капка, Ачыла да ябыла. (Авыз.)     

Кечкенә генә бер эт. Яткан да бөгәрләнеп, Тешләми дә, өрми дә. Өйгә беркем кертми дә. (Йозак.)          -

Беренче баганада нинди сүз килеп чыкты? (Тукай.)         

- Дөрес, укучылар.                                                                      

Тукай.

Җырлы идек, син тагын да җырлырак иттең безне,

Моңлы идек, син тагын да моңлырак иттең безне,

Җанлы идек, син тагын да җанлырак иттең безне,

Аңлы идек, син тагын да аңлырак иттең безне.

Көчле идек, син тагын да көчлерәк иттең безне,

Хисле идек, син тагын да хислерәк иттең безне.

Күтәрелдең бөеклеккә – халыкка борып йөзең,

Бөеклектә, тугрылыкта – син хәзер үрнәк үзең.

Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне,

Мәңге-мәңге тап кунмаслык көзге иттең син безне.

Сәнгатебез күкләрендә – кояшыбыз, аебыз,

Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!

 (И.Юзеев.)

- Бүген без татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга арналган класс сәгатенә  җыелдык.

Кыя тау никадәр биек булса, аның зурлыгын, мәhабәт матурлыгын тулырак күрү өчен шулкадәр читкәрәк, ераккарак китеп карарга кирәк диләр. Татар халкының бөек шагыйре, күренекле фикер иясе һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай – әнә шундый кыя тауларның берсе. Бәйрәм көннәрендә без ерак еллар аша янә бер кабат аның яшендәй яшьнәп кенә узган кыска гомер юлын, ул калдырган иҗади мирасны, туры Тукайның яшәү үрнәген күз алдыннан уздырып, соклану һәм горурлану хисләре кичерербез. –

Сезгә өйдә Габдулла Тукай турында җылы сүзләр язып килергә кушылган иде, әйдәгез әле тыңлап карыйк, нәрсәләр әйтерсез икен бөек шагыйребез турында.

1 укучы - Габдулла Тукай... Ул яз хәбәрчесе сыман язда туган һәм егерме җиденче язында ук китеп тә барган. Шуңа күрәдер дә бәлки ул үзенең “Шагыйрь” шигырендә түбәндәге сүзләрне әйтә:         

Күңелемдә көн һаман аяз, һаман да яз,         

Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый”. -        

 2 укучы -Габдулла Тукай 27 ел гына яши. Аның торыр почмагы, туганнары бик аз булган. Ләкин гади кеше күңеленә үтеп керә алырлык, көйгә салып җырларлык шигырьләре булган. Балаларны тибрәтерлек бишек җырлары, акыл-әхлак тәрбиясе бирерлек мәсәлләре, күпме тыңласаң да тыңлап туймаслык әкиятләре булган. Кыска гына 8 еллык иҗат гомерендә шигъри осталыкның югарылыгына, сүз сәнгате серләрен ачуга ирешкән. Габдулла Тукай татар шигъриятен сәнгатьлелек ягыннан югары дәрәҗәгә күтәрде, аның дөньяга танылуына ярдәм итте.

3 укучы -Г.Тукай – Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән бөтендөнья бөек кешеләр исемлегенә кергән олуг шагыйрь. Аның шигырьләрен күп милләт кешеләре үз телләрендә укыйлар. Тукай гимн дәрәҗәсенә күтәрелгән “Туган тел” шигырен иҗат иткән. Ул - халыкның үлемсезлеге.

 4 укучы- Габдулла Тукай – татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар культурасының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукай шәхесенең, ул иҗат иткән рухи байлыкның әһәмияте еллар үткән саен арта гына бара. Аның шигырьләре олылар өчен генә түгел, балалар өчен дә юл күрсәтүче, булышучы булып тора.

Укытучы -Хәзер Габдулла Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен тыңлап үтик.

 (Г.Тукай шигырьләрен күңелдән сөйләү.)          

5 укучы - Габдулла Тукай нечкә хисле, зирәк акыллы шагыйрь буларак, кечкенәдән үк сөйгән халкының моң-зарын ишетеп үсә, соңыннан аларны үз сазына салып җырлый. Ул татар милли фольклорына зур әһәмият биргән шагыйрь. XIX гасырның ахырында халык иҗаты әсәрләрен эченә алган җыентыкларны кызыксынып укый, кешедән ишеткән җырларны хәтерендә калдырырга тырыша, соңрак исә җырларны дәфтәренә терки башлый. Мәдрәсәдә оста җырчы булып танылган Габдуллага бу баштарак, әлбәттә, мөмкин кадәр күбрәк җыр белү, “репертуарны” баету өчен кирәк булган. Тора-бара исә җырларны матбугатка чыгару һәм аларның тәэсир көченең серен аңларга тырышу теләге туган. Шулай итеп, халык үзенең сөекле җырчысы язган шигырьләрне алтын җыр фондының йөзек кашына әверелдерә.         

Укытучы - Укучылар, ә сез Г.Тукай сүзләренә язылган нинди җырларны беләсез? (“Туган авыл”, “Пар ат”, “Туган тел”, “Бала белән күбәләк” һ.б.) Слайд №4.         

 - “Туган авыл” җыры башкарыла.         

Укытучы - Габдулла Тукайның балаларга багышлап язылган әсәрләре күп. Аның бөеклеге, аның даһилыгы бигрәк тә әнә шул шигырьләрендә, әкиятләрендә ачык күренә. Тукайның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга, сакларга өнди. Тырышып эшләргә, белемле булырга чакыра

- Хәзер үзебезне сынап карыйк, Тукай иҗатын ничек беләбез икән? Слайд №5.

1.Габдулла Тукай кайда яшәгәндә укырга керә ?                             

1. Өчиле         2. Җаек        3. Кырлай           4. Яңа бистә

2. Кайсы шигырь артык?                             

 1. “Бала белән Күбәләк”        2. “Кызыл ромашка”                             3. “Гали белән Кәҗә”         4. “Буран”   

3. Ничәнче иллюстрацияләр Габдулла Тукайның әсәренә туры килми? Слайд №6.                           

 1. “Сертотмас үрдәк”      2. “Шалкан”   3. “Су анасы”                          4. “Кәҗә белән Сарык”  

4. “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендә бала янына нәрсә килми?                           

1. Кояш      2. Эт            3. Сандугач       4. Алмагач  

5. Бу юллар кайсы шигыреннән?                        

“ Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;                            Мин тимәм сезгә, фәкатъ сайравыгызны тыңларым”.                           

1. “Тәүфыйклы песи”     2. “Кызыкл  шәкерт”        3.“Кошларга”     4.“Сыерчык”  

6. Быел Габдулла Тукайның тууына ничә ел?                           

1. 110               2. 120                           3. 102               4. 125

 7. “Шүрәле” поэмасында кайсы авыл табигате сурәтләнгән? (Кырлай)         

- Яхшы, молодцы укучылар!     

-Әй,Тукай, ил һәм гасырда      Ялкының янган Тукай!     

Ай-кояштан, хөррияттән      Яктылык   алган Тукай!     

Туган көнең бәйрәм итәр вакыт,      Уйна, әйдә, “Тукай маршы”н.     

Ишетсен ул      Үзенең алгы сафта     

Безнең белән атлап барышын. Слайд №7

Ә хәзер “Туган тел” җырын бергәләп башкарыйк. -        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Класстан тыш чара

Киң колачлы талант иясе (Галимҗан Ибраһимовның  125 еллык юбилеена багышланган   әдәби  викторина) ...

"Язучыны таны" - татар әдәбиятыннан класстан тыш чара.

"Язучыны таны" уены  - татар теле һәм әдәбияты атналыгында үткәрү өчен ачык чара.   Бу класстан тыш чара 5-8 класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Класстан тыш чара "Дәү әни һәм онык"

Өлкәннәр коненә багышланган кичә.   “Дәү әни һәм онык” бәйгесе.Максат:Газиз  дәү әниләргә мәхәббәт,игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек хисләре, гаилә   традицияләренә ихти...

"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара

"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара...

Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан (Класстан-тыш чара)

Математикадан интеллектуаль"Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан" укучыларның танып-белү активлыкларын,иҗади фикерләүләрен үстерү максатын куя......