Дәрес эшкәртмәсе " Эндәш сүзләр" 7 сыйныф
план-конспект урока (7 класс)

Сафина Лидия Анисовна

Ачык дәрес эшкәртмәсе "Эндәш сүзләр" 7 нче сыйныф өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon endesh_suzler.doc84 КБ

Предварительный просмотр:

7 класс

  1. Тема: Эндәш сүзләр
  2. Дәреснең максатлары:
  1. фәнни максат:  эндәш сүзләр турында мәгълүмат бирү, алар янында тыныш билгеләре куярга өйрәтү;
  2. коммуникатив максат: укучыларның сөйләм байлыгын үстерү, коллективта эшләргә өйрәтү;
  3. тәрбияви максат: тел матурлыгы кешенең иң зур байлыкларының берсе икәнлеген аңлату.

II. Бурычлары:

1) җөмлә кисәкләре турында үтелгәннәрне  кабатлау;

2) эндәш сүзләрне аера белү күнекмәләрен формалаштыру;

3) эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре куярга өйрәтү;

4) эндәш сүзне аныклагычтан аерырга өйрәтү;

4) телебезнең матурлыгын, байлыгын тоярга өйрәтү;

5) укучыларны әлеге тема буенча БРИ биремнәре үтәүгә әзерләү.

III. Принциплары:

1) дидактик: фәннилек, күрсәтмәлелек, аңлаешлылык, тормыш белән бәйләнеш;

2) лингвистик: функциональ;

3) гомумметодик: коммуникатив, чагыштырып анализлау, гомумиләштерү, модельләштерү;

IV. Укыту алымнары: уку мәсьәләсе чишү , фронталь әңгәмә, индивидуаль һәм төркемнәрдә эш, эшлекле уен.

V. Дәреснең төре: яңа теманы өйрәнү.


VII. Җиһазлау: тематик презентация яки тестлар, терәк схемалар, таблицалар.

VIII. Файдаланган әдәбият: Л.Г.Хабибов, Н.М.Алчина  Татар урта мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен татар теле дәреслеге- Уфа, “Китап”, 2019; Татар теленнән БРИ ынын  үрнәк варианты, 2009; Ф. Галләмов. Эндәш сүзме, аныклагычмы?- “Мәгариф” журналы; Я. Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләр, 5-7 нче сыйныфлар- Казан, “Мәгариф

Дәрес барышы.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

“Татар теле” җырының (Н. Мәдияров сүзләре, И. Закиров көе) беренче куплеты яңгырый.

Укытучы. Исәнмесез, балалар! Татар теле дәресен туган тел турындагы җыр белән башлап җибәрдек. Аның без белмәгән серләре күп әле, әйдәгез, бүген шуларның тагын берсен яхшылап өйрәник. Бу белемнәр сезгә башка кешеләр белән матур итеп аралашырга, дөрес сөйләшергә һәм язарга, имтиханнар бирергә ярдәм итәр. Башладык.

  1. Кабатлау.

Укытучы. Без нинди җөмлә кисәкләрен өйрәндек инде, балалар?Әйдәгез эле без сезнең белән хәзер кластер төзибез(  тактада кластер төзү)

 

                              Җөмлә кисәкләре.

Баш кисәкләр                     Иярчен кисәкләр                     Модаль  кисәкләр

Ия       Хәбәр       Аергыч  Тәмамлык Хәл Аныклагыч

 

2). Синтаксик бишминутлык. Төркемнәрдә җөмләләргә синтаксик анализ ясау: өйрәнгән җөмлә кисәкләрен билгеләү. Һәр төркемнән бер укучы тактада, калганнар урында эшли.

1нче төркемгә. Яңгыр артыннан  тынчу һава сафланып калды.

2 нче төркемгә.  Бүген яшьләр фермага барып тормадылар.

(Р. Төхфәтуллин)

3 нче төркемгә. Бардым, дускаем, мин ул авылга, курдем мин ул кызны!

Үзара тикшерү, хаталарны төзәтү.

  1. Уку мәсьәләсе кую.

Укытучы. Өченче җөмләдә сез бер сүзнең нинди җөмлә кисәге икәнен билгели алмадыгыз. Ул- дускаем  сүзе. Без җөмләнең нинди кисәкләрен өйрәнмәдек әле?

Көтелгән җавап. Модаль кисәкләрне.

Укытучы. Әйе. Сез узган ел модаль сүз төркемнәрен өйрәндегез. Аларның нинди үзенчәлеге бар?

 Көтелгән җавап. Сөйләүченең сөйләмгә, чынбарлыкка төрлечә мөнәсәбәтен белдерү.

Укытучы. Дөрес. Хәзер үзебезнең мисалдагы сүзнең нинди җөмлә кисәге булуын, аның билгеләрен ачыклыйк.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

Интерактив тактада терәк таблица тутыру. Укучылар   аны кагыйдә дәфтәренә таблица яки схематик модель (күнекмәсе булган укучы үзе эшли ала) рәвешендә теркәп бара.

               Мисал

Укытучы сораулары, юнәлеш.  Бу багана әлеге эшкәртмәдә генә бирелә, тактада күрсәтелми.

          Нәтиҗәләр

 

Бардым, дускаем, мин ул авылга, курдем мин ул кызны!

Сөйләм кемгә төбәлгән?

Кемдер дустына эндәшә, дустына төбәлгән төбәлгән.

Димәк, бу нишли торган сүз?

Эндәшә торган сүз- эндәш сүз.

Бу сүзне нинди интона-ция белән әйтәбез?

Эндәшү, мөрәҗәгать итү интонациясе

-Хәзрәт, сине чакыра-

лар,- диде. Чү, Галәү бәб

кәм, кычкырма.(Г. Ибра

һимов).

Эндәш сүз ничәнче зат белән бәйләнгән? Ул ничек белдерелә?

Икенче зат белән. Моны зат аламашлыгы (сине) яки хәбәр (кычкырма) күрсәтә.

Исәнмесез- саумысез, Ирбулат абый! (Г. Мө-хәммәтшин). Шаулагыз, имәннәр, тыныч тор-мышның беренче кы-шына мәдхия җырла-гыз! (М. Мәһдиев)

Эндәш сүз булып нинди исемнәр килә ала?

Кеше исемнәре, төрле затларны белдерүчеләр  генә түгел, төрле предметлар, табигать күренешләрен атаучы исемнәр дә

Икенче җөмләдә без әдә

бият дәресендә өйрәнгән нинди сурәтләү чарасын күрәсез?

Сынландыру. Димәк, кешедән башка предмет-ка  эндәшү сынландыру була

Бардым, гөлкәем, бар-дым. Җиңгәкәем, мине

ни эшләтерләр инде?(Г. Ибраһимов). Исәнме, почык борын! (Ф. Хөс-ни).

Эндәш сүз җөмләнең кайсы урынында килә ала?

Эндәш сүз җөмләнең теләсә кайсы урынында килә ала.

Нәтиҗә ясау, терәк таблица ярдәмендә эндәш сүзләр турында белемнәрне гомумиләштерү. Һәр төркемнән берәр укучыдан сөйләтү.

  1. Белемнәрне куллану.

1Дәреслек белән эш

159 нчы күнегүне телдән эшләү

Текст өстендә эшләү

-Текстның идея эчтәлеге нинди?

-Әтисе малайга әйткән сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?

-Әйдәгез әле хәзер текстан эндәш сүзләрне табыйк һәм аларның җөмләдә кулланылышына иътибар итик. Алар янында нинди тыныш билгеләре куелган? ( нәтиҗә ясау)

физкультминут

2)  Эшлекле уен.  Төркемнәрдә эшләү.Түбәндәге темаларга, эндәш сүзләр кертеп, диалог төзергә:

 1нче төркемгә- “Өйдә  барыбыз бергә җыелгач”;

 2 нче төркемгә- “Сыйныф бүлмәсендә  иртә белән”.

 Бик яхшы, укучылар!

Укытучы. Безнең телебездә бер- беребезгә эндәшә торган бик матур сүзләр бар. Бер шигырь тыңлап китик әле:

Кадерлем, назлым, сөеклем,

Карлыгачым, былбылым;

Җаным-бәгърем,күгәрченем,

Таң йолдызым, күз нурым!

Алтыным, кояшым,аем,

Якыным, сөйгән ярым;

Гүзәлем, гөлем, матурым,

Шатлыгым, кайгы-зарым...

                          Г.Сәгыйров.

Кешеләр мондый сүзләр белән бер- берсенә эндәшкәндә,  рәхәт була, шулай бит?!  Аннан соң безнең исемнәребез дә матур һәм мәгънәле, аларны бозмыйча, боздырмыйча сакларга гына кирәк. Ә менә туганнар  арасында әйтелә торган матур эндәш сүзләр беләсезме?

Көтелгән җавап. Алма апа, зур абый, туган апа...

Укытучы. Бик яхшы. Күбрәк белик һәм кулланыйк әле бү сүзләрне, барыбызга да күңелле булыр.

 

  1. Рефлексия.

 Укучылар, бөек шагыйребез Габдулла Тукай турында нәрсәләр беләсез? Әйдәгез әле, анын иҗатын ничек беләсез икән, тикшереп карыйк әле.

Күпнокталар урынына эндәш сүзләр куеп укырга кирәк Габдулла Тукай шигырьләрен

  1. Тынма, эшлә и  __________  Бел тәңредән эшләргә көн.

Эшләп арыгачтын, бирелгәндер тыныч йокларга төн.       (“Эш”)

  1. Курыкмагыз ____________ күреп сез яныгызда мин барын;

Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңлармын.         (“Кошларга”).

  1. Кызык сезгә _________________ кышкы кичтә!

Җылы өйдә утырасыз якын мичкә;

Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп, -

Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.                       (“Кышкы кичтә”)

  1. Йокла __________ йом күзең,

Йом, йом күзең  ___________

Кичтән йокың кала да,

Егълап үтә көндезең.                                                           (“Бишек җыруы”)

  1. Әйт әле __________

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?                                                  (“Бала белән Күбәләк”)

  1. Ат та, сүзгә кушылып, үз нәүбәтендә зарлана:

“Юк ла и ________________ - ди, - сезгә тормыш бик уңай,

Эшләсәгез алты ай, сез ял итәсез алты ай.                           (“Арба, Чана, Ат”)

  1. Әйдәле _________ өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума! Туп – туры тор, төз утыр, яхшы утыр!       (“Кызыклы шәкерт”)

  1. И ________ һич юк икәндер мәрхәмәт хисең синең,

Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең?       (“Шүрәле”)

  1. Бар халык та: “Бар _____________ бар,”- диләр,

“ Бу Кисекбаш хатынын коткар,” – диләр.                                 (“Кисекбаш”)

  1. ... Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул ________

Капчыктагы Бүре башын китер алып!”                         (“Кәҗә белән Сарык”)

Файдалану өчен эндәш сүзләр:  Җегет; Күбәләк; сабый; Сарык; яшь балалар;  Арба, чана; угълым, йолдызым; Карәхмәт; кошлар; Акбай.

Үзбәя.

  1. Өйгә эш. Үзләре сайлап ала:

 

1) әдәбият дәреслегеннән эндәш сүзләр кергән җөмләләр язып алырга, ике җөмләне тикшерергә;

2) эндәш сүзләр кертеп, үзең теләгән темага диалог төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)...