Класстан тыш чара
методическая разработка (5, 6, 7, 9 класс)

Сафина Лидия Анисовна

“Син хәтердә безнең, Муса Җәлил”

(Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби кичә)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл m.zhlil_kich.docx25.02 КБ

Предварительный просмотр:

БАШКОРТОСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ  МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН САЛАВАТ РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ ЛАКЛЫ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

“Син хәтердә безнең, Муса Җәлил”

(Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби кичә)

 югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сафина Лидия Әнис кызы

                                        2020 ел

Максат: Укучыларның Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм сугышта күрсәткән батырлыклары турындагы  белемнәрен тулыландыру; Җәлилчеләр белән таныштыру; М.Җәлил шәхесе һәм Җәлилчеләр белән горурлану, соклану хисләре тәрбияләү; Сөйләм телен үстерү, баету.

Зал бизәлеше: Кичә буласы зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдә Муса Җәлилнең портреты һәм китаплары күргәзмәсе, Җәлилчеләргә багышланган стенд, слайдлар, балаларның тынычлык темасына карата ясалган рәсемнәр күргәзмәсе һәм  түбәндәге сүзләр язылган плакатлар:

Сынаулары аша сыный тормыш,

Җиз иләктән кат-кат үткәрә

Рухлары көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә.

Җырың белән дусны иркәли бел

Җырың белән җиң син дошманны.

Шул максатың алга куеп, Муса,

Үтәдең син намус кушканны.

Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә

“Син хәтердә безнең, Муса Җәлил”

 

 Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле укучылар! Бүген без М.Җәлил иҗатына багышланган кичәгә җыелдык. Барыгызны да бу бәйрәм белән тәбрик итәм. М. Җәлил турында әдәбият дәресләрендә бик күп сөйләдек һәм аның иҗаты белән таныштык. . Шулай да искә төшереп китү зыян итмәс.  

             

Әйдәгез әле, Муса Җәлил турында белемнәребезне искә төшереп китик.

1.Муса Җәлил кайчан һәм кайда туган?

Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа.

2.Башлангыч белемне ул кайда ала?

Муса авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем ала.

3.Муса Җәлил тагын кайларда укый?

        Шәһәргә күчкәч “Хөсәния” мәдрәсәсендә укый.

4. Мусаның әнисе турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Мусаның әнисе Рәхимә шигырьләр, җырлар яза..

         Балаларын белемле итәргә тели.

              Шуңа күрә кешеләргә кер юарга да мәҗбүр була.

 

               Муса солдаткаларга  хатлар язарга булыша.

         Үз хатларын шигырь юллары белән матурлый.

         Акрынлап үзе дә шигырь эше белән шөгыльләнә башлый.

 5. Беренче шигыры ничек атала?

      - . “Бәхет” исемле беренче шигырен 1919 елда яза.

 Бу шигырь “Кечкенә Җәлил” псевдонимы астында чыга.

 Алып  баручы: Бик яхшы, укучылар! Яраткан шагыйрыбыз турында белүегез өчен рәхмәт.

       Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты “Моабит дәфтәрләре” белән аерылгысыз. Бу исемне Җәлил үзе куймаган. Моабит төрмәсендә язылуыннан чыгып шигырьләре шул исем белән атала башлый..

 М. Җәлил 791 көн тоткынлыкта була. Анда ул 1942 елда эләгә. Төрмәдә утырганда бик күп шигырьләр яза. “Җырларым” (Мои песни), “Кошчык”( Птичка) “Дуска”(Другу), “Бүреләр”(Волки), “Кызыл ромашка”(Красная ромашка).  Җәлилнең төрмәдәге якын дусты -  Абдулла Алиш, ә өйдә аны сагынып көтеп торучы тормыш иптәше Әминә һәм кызы Чулпан була. Аңа атап язылган шигырьләре дә бар. Мәсәлән: “Төрмәдә төш”. Муса Җәлил  һәм тагы да 11 җәлилче 1944 елның 25 августында  хөкем ителә.

 Шушы көнне аларның  гильотинада башын кисәләр.

   Экранда  Харис Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасы күрсәтелә.  

 

    Алып баручы: М. Җәлилнең исемен мәңгеләштерү өчен  нәрсәләр эшләнде?

  - М. Җәлил музее бар.

 - Һәйкәл куелды.

   - Җәлил исемен урамнар йөртә.

  - М. Җәлил исемендәге опера-балет театры бар.

Алып баручы: Балалар, шушындый матур, тыныч тормышта яшәвебез белән без Муса Җәлил кебек шагыйрьләргә, Җәлилчеләргә, кадерле ветераннарыбызга бурычлы.  Аларның исемнәрен бер кабат та онытырга хакыбыз юк безнең!Безнең теләк бер: илләр, көннәр тыныч, күгебез аяз, һәркем бәхетле, шат булсын! Сугышлар булмасын!

Алып баручы:  Ә хәзер кичәбезнең икенче өлешенә күчәбез, Муса Җәлил иҗатына арналган викторинаны башлыйбыз, сүз командаларга бирелә.

Беренче команда “Сандугач”

Девизлары:  “Укырга, тырышырга! Эзләнергә, табарга!”  

 Икенче команда “Ромашка”

Девизлары: “Берлектә көч!”

 М. Җәлилнең тормыш юлы иҗаты буенча белемнәрен тикшерү бәйгесе

“Ромашка” командасы сораулары: - М. Җәлилнең әнисе кем исемле? ( Рәхимә)

- М. Җәлил ничәнче елда хөкем ителә? ( 1944ел, 25.08)

                                                      - М. Җәлил ничә көн токынлыкта була? ( 791 көн)

“Сандугач” командасы сораулары: - Беренче шигыре ничәнче елда һәм нинди псевдоним

                                                             астында чыга? (13 яшьтә, Кечкенә Җәлил).

                                                    -    Тоткынлыкка ничәнче елда эләгә? (1942ел)

                                                          - М. Җәлилнең кызының исеме ничек? ( Чулпан)

Сүз жюригә бирелә.

Рәсем конкурсы.

М. Җәлил шигырьләре буенча конкурс

“Сандугач” – Суык Бабай, Кызыл ромашка

“Ромашка”- “Весенние резервы Гитлера”, Кызыл ромашка

Капитаннар бәйгесе

Бирем: Ромашканың таҗ яфракларына 6 сорау язылган:

а) М. Җәлил ничәнче елда һәм кайда туган?

( 1906 елда 15 февральдә, Оренбург өлкәсе Мостафа авылында)

 б) М. Җәлил исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде?

( М. Җәлил музее бар, һәйкәл куелды, М. Җәлил исемен музейлар йөртә, опера-балет театры)

 в) Әтисенең исеме ничек? ( Мостафа)

 г) “Хөкем алдында” картинасы кем тарафыннан язылган? ( Харис Якупов)

д) М. Җәлил ничәнче елда һәм ничек үлә? ( 1944 ел 25.08 гильотинада башын кисәләр)

е) Төрмәдәге якын дусты, кем ул? ( Абдулла Алиш)

5. Кроссворд чишү.

М

у

с

а

Җ

ә

л

и

л

                                

1.М. Җәлил туган авыл.

 2. М. Җәлилтуган өлкә.

 3.М. Җәлил кайсы айда хөкем ителә.

 4. М. Җәлилнең якын дусты, көрәштәше.

       5. Бу юллар нинди шигырьдән? “Сез үлсәгез мин дә онытылырмын,

                                                               Яшәсәгез мин дә яшәрмен”.

      6. М. Җәлилнең тормыш иптәше.

      7. М. Җәлил туган ай?

      8. Үзнең үлемсез шигырьләрен ул кайсы төрмәдә иҗат итә?

      9. М. Җәлилнең кызының исеме.

6. Муса Җәлил иҗатын беләсезме? “Бу юллар кайсы шигырьдән”

Капитаннар бәйгесе 

…Я сузып кына,

Я бик еш кына

Кикриүу,

Кикриүк. (“Әтәч”)

…Сикереп торды Марат

Күрә -- эшләр харап.

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап  (“Сәгать”)

         

…Хәзер инде ачудан

Кәбестәне ташладым.

Һәм күршегә үч итеп

Бүре асрый башладым.   (“Күршеләр”)

          Яшь егет аз гына

Торды да инештә,

Таң калып бу серле

Һәм гали күренешкә. (“Сандугач һәм чишмә”)

5нче сыйныф укучылары башкаруында М.Җәлил сүзләренә язылган “Сәгать”җырын тыңлау

  7. Йомгаклау, бүләкләр тапшыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Класстан тыш чара

Киң колачлы талант иясе (Галимҗан Ибраһимовның  125 еллык юбилеена багышланган   әдәби  викторина) ...

"Язучыны таны" - татар әдәбиятыннан класстан тыш чара.

"Язучыны таны" уены  - татар теле һәм әдәбияты атналыгында үткәрү өчен ачык чара.   Бу класстан тыш чара 5-8 класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Класстан тыш чара "Дәү әни һәм онык"

Өлкәннәр коненә багышланган кичә.   “Дәү әни һәм онык” бәйгесе.Максат:Газиз  дәү әниләргә мәхәббәт,игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек хисләре, гаилә   традицияләренә ихти...

"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара

"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара...

Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан (Класстан-тыш чара)

Математикадан интеллектуаль"Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан" укучыларның танып-белү активлыкларын,иҗади фикерләүләрен үстерү максатын куя......