: Киләчәк заман хикәя фигыль. 6 класс
план-конспект урока (6 класс)

Сафина Лидия Анисовна

"Ачык дәрес эшкәртмәсе: Киләчәк заман хикәя фигыль.  6 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx24.87 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Киләчәк заман хикәя фигыль.  6 класс
Максат:

  • Фигыль сүз төркемен үтелгәннәргә нигезләнеп искә төшерү, булган белемнәрне ныгыту.
  • Фигыль сүз төркемен таный белүләренә ирешү, эзлекле фикер йөртергә өйрәтү, сөйләм телләрен үстерү.
  • Укучыларда гаиләгә яхшы җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.
  •  белем бирү: үткән заман хикәя фигыльләр, төрләнешен искә төшерү.Киләчәк заман хикәя фигыль, мәгънәләренә белешмә. 2) күнекмәләр булдыру: практик куллану күнекмәләрен һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
  • 3) тәрбия бирү: укучыларда дөрес сөйләм һәм әхлаклылык,әниләргә карата хөрмәт хисләрен тәрбияләү; бердәм эшләү күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: Татар теле дәреслеге 6 сыйныф, презентация, тестлар, карточкалар .
Дәреснең тибы: ныгыту
Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү
Дәрес барышы
Оештыру өлеше

1. Укучыларның игътибарын  дәрескә юнәлтү, аларда уңай эмоциональ халәт тудыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!  Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар.

Укучылар:

Исәнмесез, хәерле көн
Имин булсын бу көн.

Укытучы: Күрәм, дәрескә барыгыз да әзер, китап – дәфтәрләрегез  парта өстендә, ручка – карандашларыгыз да бар.
– Укучылар, нинди кәеф белән килдегез дәрескә? Әйдәгез курсәтегез эле. Сезнең алдыгызда йорәкчекләр  ята. Әгәр дә кәефегез яхшы, күңелегез шат булса, кызыл төстәгесен курсәтәсез, кәефегез төшенкерәк булса, яшел төслесен кутәрегез.

Эпиграф Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

-Укучылар дәресебезнең эпиграфын укыйк әле. (Бер укучы укый) Бу нәрсә? (мәкаль)

-Нәрсә турында бу мәкаль?

Без дә бүген дәрестә бик тырышып эшләрбезме? Алай булгач, киттек!

 Кроссенс чишү

_ Фигыль турында нәрсәләр беләбез икен?

Хикәя фигыль турында белгәннәрегезне искә төшерербез.

ФЭН-ЭН-ПИК структурасы буенча һәр төркем карточкадагы сорауларга җавап бирә.

1 укучы карточканы тота һәм алырга куша.

2 укучы-карточканы ала һәм сорауны кычкырып укый.

3 укучы-җавап бирә.

4 укучы-дөреслеген раслый, мактый.

Числоны язабыз, класс эше

Хәзер сүзлек диктанты язабыз укучылар.

1 группа Хәзерге заман фигыльләре белән сүзтезмәләр сайлап яза

2 группа уткән заман фигыльләре белән. Әзербезме? Башладык.

 Яңгыр килә,  укучы укый, абыем язган,  мәктәпкә барган ,   күп белә,  малай йөгерә,  әтием эшләгән,  кызын мактый,  матур җырлый,  кычкырып көлде,  барсын да белде,  безгә киләчәк.

Дәфтәрләрне алыштык, орфографик хаталарны тикшерәбез

Баһалар куябыз.

Хәзер әйдәгез фигыльләргә характеристика бирәбез, затын, санын, заманын билгелибез.

_Укучылар бу фигыльләр арасында артыгы юкмы? (киләчәк)

Башка фигыльләрдән нәрсәсе белән аерыла бу фигыль? Сорау куегыз эле? Нәрсәне белдерә? (Эшнең эшләнәчәген) Димәк, бу фигыль нинди заманда сон? (киләчәк)

II.Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Димәк, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшәчәкбез?( киләчәк заман хикәя фигыльләр турында)

Текст белэн эш.

 

     Күп тә үтмәс, салкын кыш килер. Җирне ап-ак кар каплаячак. Агачларга бәс кунар.Табигать йокыга талачак. Безнең шатланып котеп алган Яна ел бәйрәме житер. Кышкы каникуллар башланыр

-

Балалар, җөмләләрне игътибар белән укыгыз һәм фигыльләрне табыгыз.

Алар нинди сорауга җавап бирә?(нишләр? нишләячәк?)

Игътибар итегез әле, бу фигыльләр нинди кушымчалар ялганып ясалган? 

(-ачак, -әчәк, -ячәк,-ячак)

Бу фигыльләр кайчан үтәләчәк эшне белдерә?

Әйе, балалар дөрес, алар киләчәктә, ягъни, сөйләү вакытыннан соң булачак эшне белдерә. (проекторда схема күрсәтелә).

 КИЛӘЧӘК  ЗАМАН     ХИКӘЯ   ФИГЫЛЬ

БИЛГЕЛЕ КИЛӘЧӘК ЗАМАН

НИШЛӘЯЧӘК?

-АЧАК, -ӘЧӘК: БАР-АЧАК, КӨЛ-ӘЧӘК

-ЯЧАК, -ЯЧӘК: ЯСА-ЯЧАК, СӨЙЛӘ-ЯЧӘК

БИЛГЕСЕЗ КИЛӘЧӘК ЗАМАН

НИШЛӘР?

--АР,-ӘР,-Р: ЯЗ-АР, КӨЛ-ӘР, УКЫ-Р

-ЫР, -ЕР: ШАТЛАН-ЫР, ЙӨГЕР-ЕР

Юклык формасын ясау өчен  1нче төргә  -ма,-мә,  икенче төргә -мас,-мәс кушымчалары өстәлә.

Физкультминутка

Сүзләр әйтәм, фигыль булса утырасыз, башка сүз төркеме булса басасыз.

Икмәк, яза, бала. Килә, кыз, бакча, көлә, сикерә, матур, уйный.

 Хәзер мин сезгә бер риваять сөйлим.

Әнисе үзенең улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә, армиягә барып кайта. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә. "Әни, нигә син шулкадәр күп кадак кактың?"- дип сорый.

Әнисе: Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен, мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?- ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ананың улы да олыгая, әнисе исә картая. Улы әнисе янына беркөнне килә дә: "Әни , кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин, яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыгыма каршы яхшылык эшләдем"- ди. Ә әнисе болай ди: "Әйе, улым, син күп яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә, кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзе. Аларның эзе калган бит",- ди.

Бирем. Ни өчен әнисе улына шулай ди? Ул нәрсә әйтергә тели?  

Текст буенча бирем эшлибез, асларына сызылган фигыльләрне киләчәк заманга куеп әйтәбез, киләчәк заманның 2 төрен дә ясыйбыз.(телдән)

Хәзер уен уйнап алабыз. Мин фигыльләрнең башлангыч формасын әйтәм, сез шулардан киләчәк заман фигыльнең ике төрен дә ясап язасыз.   Нинди кушымчалар куштыгыз?

 Бар, кил, сөйлә, йокла, укы, аша, юын, көл. шу, эшлә

1 рэт фигыльләрнең  билгеле киләчәк заманын ясап әйтә, 2 рәт-билгесез киләчәк заман ясый.

4. Ә хәзер дәреслек белән эшләп алабыз.119  нчы күнегү ( билгесез киләчәк заманда язу) .Тактада эшләтү.(4 сүз)

III. Рефлексия.

1.Нәтиҗә ясату. «Акыл иясе» уенын уйнату.

Баһалау битләрен тутыру

Өйгә эш бирү. “Минем гайләм” темасына 4 җөмлә төзеп язырга

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бигесез киләчәк заман хикәя фигыль

морфология буенча дщрескщ материал...

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Плантатарском урока на татарском зыке на тему "Прошедшее неопределенное время в татарском языке" для учеников 3 класса, по учебнику И.Л. Литвинова...

Хәзерге заман хикәя фигыле, аның ясалышы һәм мәгънәсе.

Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Аннотация.  Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләренең (авторлары:Д.Г.Тумашева, Ф.Ю.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Б...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;                                  ...

Татар теле дәресе. 5 класс Тема "Билгеле үткән заман хикәя фигыль"

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрескә технологик карта....

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...

Фигыль бүлеген кабатлау. Киләчәк заман хикәя фигыль.

Укучыларны киләчәк заман хикәя фигыль белән таныштыру, аны сорау куеп карап аерып алырга өйрәтү, фигыльләрне киләчәк заманга куя белү....