Әдәбияттан презентацияләр
Әдәбияттан презентацияләр
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 1.99 МБ | |
| 1.02 МБ | |
| 2.27 МБ | |
| 1.11 МБ | |
| 1.05 МБ | |
| 1.97 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Девиз: Яратып эшл әнгән эш кенә куаныч китерә
Такташ – трибун шагыйрь
Сүзлек эше “ барабыз ” –атлы извозчик – йөк ташучы, ат тотучы, кучер вульгар - тупас
Төп герой Ярдәмче герой Аталучы герой
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Мәҗит Гафури — 1880 елның 20 июденд ә Уфа губернасының Эстерлетамак өязе Җилем-Каран авылында хәлфә гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә . Җиде яшендә авыл мәктәбендә , соңыннан Үтәш белән Кыешкы авылларындагы мәдрәсәләрендә белем ала. Нәкъ шул вакытларда аның бер-бер артлы әтисе , әнисе үлә . 1898 елда Троицкидагы “ Рәсүлия ” мәдрәсәсендә , 1905елда Казанга килеп « Мөхәммәдия » мәдрәсәсендә укый башлый һәм 1906 елда Уфадагы « Галия » мәдрәсәсенә күчә . 1909-1912 елларда Мәҗит Гафури бары тик язу эше белән . Башкорт теленең язмасын булдыруда катнаша . Шул ук вакытта, шигырьләрдән тыш , “Кара йөзләр ”, ” Тормыш баскычлары ”, “ Шагыйрьнең алтын приискасында “ дигән повестьлар , “Кызыл йолдыз ” пьесасын , ” Эшче ” операсының либреттосын яза . Балалар өчен шигырь һәм хикәяләр иҗат итә.1923 елда аның егерме еллык иҗат бәйрәме зурлап уздырыла , шул уңай белән әдипкә Башкортстанның халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелә.1931-1933 елда авыруы көчәя . Мәҗит Гафури 1934 елда Уфа шәһәрендә вафат булды .
Гаиләсе Атасы — Нургани хәлфә , анасы - Марзыя . Бертуганнары - Нурислам , Мәһди , Әхсән , Суфия, Фатыйма . Хатыны — Зөһрә Насыйрова (1892-1938), Килемнән тегүче кыз ] . Уллары — Әнвәр (1910-1977) белән Халит (1919-1935) Оныклар — Рәиф Әнвәр улы Гафури — техник фәннәр докторы , профессор; Халит Әнвәр улы Гафури — балалар өчен хикәяләр һәм шигырьләр иҗат итүче . Оныкларының оныгы – Мирсәет Халит улы ( 1998)
Хатыны — Зөһрә Насыйрова Уллары — Әнвәр Халит
Җилем – Каран авылында өе
“ Рәсүлия ” мәдрәсәсе
“ Шәрек” типографиясе. М. Гафури анда корректор булып эшли
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
19 нчы гасырның икенче яртысында татар дөньясында җанлану башлана. Халык мәгарифе, матбугат, китап басу һәм милли театр турында кайгыртучы алдынгы карашлы фикер ияләре күтәрелеп чыга. Алар арасында күренекле мәгърифәтчеләр Каюм Насыйри , Шиһабетдин Мәрҗәни һәм башкаларның хезмәтләре аеруча зур була
К.Насыйри Ш.Мәрҗәни
Г.Тукай да халыкны алга, мәдәни үсешкә алып бара торган сәнгать кирәклеген яхшы аңлый. «Театр-безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә»,- дип яза
1906 елның 5 маенда Казанда беренче тапкыр татарча спектакль күрсәтелә. « Новый клуб» бинасында тамашачыларга Г.Камалның төрекчәдән тәрҗемә ителгән « Кызганыч бала» драмасы тәкъдим ителә
1906 елның 22 нче декабре - татар театры туган көн
Татар профессиональ театры оешу Ильяс Кудашев- Ашказарский исеме белән бәйле
Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, — Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина. Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә: Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә. Г.Тукай « Ике кояш» Беренче татар хатын-кыз артисты Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская
Габдулла Кариев гомерен татар театрына багышлый
Беренче профессиональ татар труппасы «Сәйяр»
«Сәйяр» труппасы Идел буе шәһәрләрендә һәм Төркестанда була. Гомумән, ул татарлар яшәгән һәр төбәктә булырга өлгерә. Ләкин инде төрле төбәкләрдә яшәгән татар халкының мәдәни ихтыяҗын бер труппа гына канәгатьләндерә алмый башлый . 1912 елда Уфада «Нур» труппасы, 1917 елда Семберд ә «Ирек» труппасы оеша
192 2 елда труппалар берләшеп, « Беренче татар үрнәк драма труппасы»н барлыкка китерә
Беренче театр бинасы ачыла
Хәзерге вакытта ТатарстанРеспублика сы нда 1 4 театр бар
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
1926 елда театр Академия исеменә лаек була, 1939 елда Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә . 1987 елда яңа бина ачыла.
Фәрит Бикчәнтәев режиссер Шамил Закиров директор
Театр артистлары Шәүкәт Биктимиров
Туфан Миңнуллин« Әлдермештән Әлмәндәр»
Нәҗибә Ихсанова Т.Миңнуллин «Дивана»
Вера Минкина Т.Миңнуллин « Гөргөри кияүләре»
Н.Исәнбәт «Гөлҗамал»
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры
Татар дәүләт курчак театры «Әкият»
Казан дәүләт яшь тамашачы театры
Әлмәт Татар дәүләт драма театры
Минзәлә Татар дәүләт драма театры
Чаллы Татар дәүләт драма театры
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Татарстанны ң халык шагыйре, публи ц ист, җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хә ким 1911 елны ң 4 декабрендә Татарстанның хәзерге Әтнә районы Күлле Киме авылында туа. 1931 елдан Казанда. 1941-1946 елларда фронтта була. 1950 елдан язучылык эше белән генә шөгыл ь ләнә. С.Хәким 1960 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, ә 1970 елда М.Гор ь кий исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1986 елда аңа, беренчеләрдән булып, “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән исем бирелә.
Сибгат Хәким - халык иҗаты һәм Тукай поэзиясе тради ц ияләре җирлегендә яза башлаган шагыйр ь . Аның иг ъ тибарын даими биләп торган мөһим темаларның берсе- туган җир темасы.Үзе туып үскән Казан арты төбәгенә, аның табигатенә, кешеләренә мәхәббәт хисе шагыйр ь нең бөтен иҗатын озатып бара. Аның иҗатында туган як темасы туган йорт, газиз әнкәй, сөйгән яр темалары белән тыгыз бәйләнгән. Боларның барысын да мәхәббәт, сүнми дә, сүрелми дә торган ярату һәм юксыну хисе берләштерә.
Туган як-сандык, зәңгәр күк- Өстендәге сырмасы ... Сандыкта яткан сөлгеләр- Һәркайсы бер җыр башы.
Сибгат Хәким бала чактан ук Йосыф китабын укып үсә, соңыннан кат- кат укый. “Дуга” поэмасында да яктырта ул аны: Ям ь керде өйгә,ә тышта Җиһанның тоташ кары, Эштән соң китап тыңларга Әтинең чордашлары Җыелды ничек, җан керде. Шунда бер читкә посып, Тыңладым, кайда Зөләйха? Кайда, дип, хәзер Йосыф?
Таудан төшкән сулар котырып ага , Юар юлын,юар таш-комын. Килгән шагыйрь халкы исеменнән Җиткерергә чиксез шатлыгын.
Мин геолог түгел,тик шулай да Катлаулы һәм нечкә эшем бар, Йөрәкләрдә яткан энҗелэрне Эзләп таба торган көчем бар.
Үрләреңне менгәч, туган ягым, Рәшәң белән битем юдың син; Һәрвакытта бергә уртаклаштың, Уртаклаштың барын-югын син. Үрләреңне менгәч, туган ягым, Җилфердәде яшел күлмәгем... Ни өчендер, башка төштә түгел, Үрләреңдә яшем түгәмен...
Чылтырап аккан чишмәгә Суга дип килгән идем Тиз генә әйләнеп өйгә Кайтырмын дигән идем. Өздереп нигә карадың- Ник тоттың чиләгемнән? Суларым түгел, ялкыным Түгелде йөрәгемнән.
Бакчабызда шомырт агачлары Җәй буена сине көттеләр. Син килмәдең, көзге җилләр инде Яфракларын җиргә сиптеләр
Уяна иркен болыннар, Ачыла гөл керфекләре; Тибрәнеп яфрак өстендә Уйный чык бөртекләре
Яратам мин авыл кешесенең Күңелле итеп шигырь сөйләвен. Әкият кебек матур-Казан арты, Бала чагым үткән җирләрем .
Яхшы шигырь кешене яңадан тудыра, моңга батыра, йөрәккә, күңелгә, җанга тәэсир итә. Сибгат Хәким тудырган образлар ихлас гадилеге белән, чын халыкчан булуы белән бик кадерле. Ул- дистәләгән җырлар авторы да. Сибгат Хәким шигыр ь ләренә язылган “Юксыну”, “Фазыл чишмәсе”, “Таң атканда”, “Башка берни дә кирәкми”, “Кайда да йөрәктә”, “Өзелгәнсең сирен ь нән”, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә”, “”Кем уйлаган”, “Бер тауда ун чишмә” кебек җырлар халык арасында зур популярлык казанды.
ИГЪТИБАРЫГЫЗ Ө ЧЕН РӘХМӘТ!
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Мөхәммәт Мәһдиев ( 1930 - 1995) Мө х әммәт М ә һдиев 1930 ел ның 1 декабрендә Арча районы Гөберчәк авылында ту а .
Ул Сикертән авылы мәктәбен дә , аннары Арча педагогия учили щ есындә укый .
Университет еллары Ул Казан д әүләт педагогия институтының тарих факул ь тетына укырга керә. 1960 елда татар әдәбияты факул ь тетында аспирант булып эшли. 1964 елдан фән өлкәсендә эшли.
Мөхәммәт Мәһдиевнең гаиләсе Мө х әммәт Мәһдиев һәм аның хатыны Лилия . 1963 Мө х әммәт Мәһдиев һәм аның улы Искәндәр. 1987
Үзенең бик күп мәкаләләрен матбугатта бастыра. Ул бертуган Бубилар, Габдрахман Сәг ъ ди, Гали Рәхим кебек әдәбият галимнәре турында язган. Тәнкыйт ь өлкәсендә эшчәнлеге
М өһәммәт Мәһдиев китаплары “ Без – кырык беренче ел балалары ” (1968) “ Солдатлар ”(1972) “ Б әхилләшү ” (1990) “ Кеше китә-җыры кала ” (1978) “ Торналар төшкән җирдә ” (1978)
М ө х әммәт Мәһдиев 1969 елдан язучылар берлеге әг ъ засы. Мөхәммәт Мәһдиев - язучылар союзы әг ъзасы Татарстан язучылары беренче президент М.Шәймиев белән күрешәләр . 1993 Мөхәммәт Мәһдиев дуслары белән . 1990
Татар халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев 1990 елда “ Бәхилләшү ” һәм “ Торналар төшкән җирдә ” исемле повест ь лары өчен Габдулла Тукай премиясенә лаек була. 1993 елдан ул татар халык язучысы.
Мөхәммәт Мәһдиев 1995 елда 65 нче яшендә вафат була. Ул үз туган авылында җирләнгән. “ Кеше китә - җыры кала ” ( Мөхәммәт Мәһдиев )
Бу музей 2000елның 6 нчы июл ен дә ачылды. Мөхәммәт Мәһдиевның Гөберчәк авылында музее бар.
“ Без - кырык беренче ел балалары ” (196 7 ) Бөек Ватан сугышы чорында педагогия училищесында укучы балаларның көндәлек тормышын, аларның формалашуын, дөньяны танып-белүләрен кызыклы ситуа ция ләр, тормыш детал ьләре, кеше характерлары аша җанлы итеп сурәтли.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт !
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Рәшит Бәшәр 1949
Шагыйрьнең тормыш юлы Тормыш юлы Рәшит Бәшәр 1949 елның 7 октябрендә Кукмара районы Янил авылында туган. 1972 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, Татарстанның Лениногорск районы Куакбаш сигезьеллык мәктәбендә балалар укыта, шәһәр профтехучилищесында директор урынбасары, заводта мастер булып эшли. 1979 елда Чаллы каласына күчеп килә. КамАЗ заводларында диспетчер, оператор була. 1987-1989 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. Тәмамлап кайткач, «Таң йолдызы» гәзитендә бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип, КамАЗ нәшриятында мөхәррир, «Аргамак» журналында бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип вазифаларын башкара. Беренче шигырьләре мәктәптә укыганда ук басыла башлый. «Яшь ленинчы» гәзите, «Ялкын» журналы оештырган әдәби конкурсларда берничә тапкыр җиңеп чыга. 1985 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Э. Касыймов, С. Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе. 2000 елда иҗаты Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш бүләгенә лаек булды.
Шагыйрь гаиләсе белән
Нәшриятта һәм журналларда басылган әсәрләре Татар телендә Әйлән-бәйлән. Шигырьләр. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1975. Бәйрәм. Шигырьләр. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1977. Яшел океан. Шигырьләр. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981. Ак әкият. Шигырьләр. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986. Иртәгә дә яшисе бар. Повестьлар. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989. Ай кызының зәңгәр чиләге. Шигырьләр. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1990. Сандугачлы бишек. Шигырьләр. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2000. Ачык капка. Повесть. «Ялкын» журналы, № 2-5, 1989. Акбалык, Повесть. «Ялкын» журналы, № 6-9, 1993. Бер өйдә җиде кеше. Повесть. «Аргамак» журналы, №4-5, 1994. Минем әтиемне сугышта үтерделәр. Повесть. «Аргамак» журналы, № 2, 1996. Акбүре һәм сипкелле малай. Кыйсса. «Аргамак» журналы, №2, 1997. Изге этләр. Киноновелла. «Аргамак» журналы, № 11-12. 1998. Рус телендә Моего папу убили на вой- не. Повесть. Мансур Сафин тәрҗемәсе. «Аргамак» журналы, №10,1996. Гаилә кочагында. 2001.
Туган ил, дуслык, хезмәт, милли йолалар, гаделлек, табигатьнен матурлыгы һ.б. Төп темалары:
Бүләкләре: Абдулла Алиш исемендәге бүләк лауреаты(2000) Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы(1885) Э. Касыймов, С. Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе .
Шагыйрь турында РӘШИТ Бәшәрнең көчле ягы - әйләнә - тирәне рәссамча күрә, табигатькә җан өрә белүендә һәм бигрәк тә балалар күңелен аңлый, дөньяга алар күзе белән карый белүендә. Саҗидә Сөләйманова, шагыйрә. 1975 Рәшит Бәшәр шигърияте тулысынча сурәтлелеккә нигезләнгән. Тере, якты, хыялый төсләрдә сурәтләнгән табигать, балачак күренешләрендә, әлбәттә, нәни героебызның якыннарына, дус - ишләренә дә урын җитәрлек. Аның үз гаме, үз кыйбласы - Балачак иле. Ихлас, иманлы, талантлы каләме һаман нык тоемчан һәм игелекле. Галимҗан Гыйльманов, язучы. 2000
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!