Ата-аналар, сезнең өчен!
Предварительный просмотр:
Гаиләдә әхлак тәрбиясе
(Ата-аналар җыелышында ясаган чыгыш)
Билгеле булганча, хәзер шәхеснең, белемлелеге белән тәрбиялелеге арасында бәйленеше төзелде диярлек. Без яшьләргә белем бирү белән мавыктык, ә аларда әхлаклылык тәрбияләүне йомшартыбрак җибәрдек. Мәгълум ки, кешене яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки әхлак дәрәҗәсе, аның, әдәплелеге, намуслылыгы саклый. Ә буген мәктәптән тыш чараларда әхлакый гадәтләр тәрбияләүгә бөтенләе белән диярлек игътибар кимеде. Әйе, бу уңайдан шуны да өстәргә кирәктер: соңгы елларда җәмгыять бездә кешеләрнең, матди хәле, яшәү шартларының җитди үзгәрүе дә балалар, яшьләр арасында тотрыксызлык, киеренкелекнең тууына, hичшиксез, сәбәп булды.
Балаларның үсмерләрнең hәм яшьләрнең үз-үзләрен тотышлaрындагы тупаслыклар, кешеләр белән аралашуындагы кимчелекләр hәммәбезне борчый. Бу нилектән шулай? Тәрбиянең кайсы урынында нинди ялгышлар җибердек? Моны ничек төзәтергә? Без әлеге һәм башка шундый борчулы сорауларга җаваплар эзлибез, тәрбия бирү юлларын яхшыртырга тырышабыз.
Ни генә әйтсәң дә, бала холкына иң элек гаиләдә нигез салына. Бала күп вакытын өйдә
әти-әнилере янында үткәрә, аларның узара мөнәсәбәтләрен күреп үсә, гадәтләрен, сөйләгән сүзләренә хәтле күңеленө сеңдереп бара. Алар кебек булырга, аларның гамәлләрен кабатларга ярата. Малайлар әтиләре булып кыланса, кызлар күбрәк әни кеше булып уйныйлар. Гаилә тормышы, көзгедәге кебек, аларның уеннарында чагыла.
Бала яхшылыкка, мөстәкыйльлекке кечкенәдән үк өйрәнергә тиеш. Ләкин моңа ата-аналар hәм укытучыларның үгет-нәсихәтләрен истә калдыру юлы белән генә өйрәнеп булмый. Беренче чиратта балага бу сыйфатларны көндәлек тормыш сеңдерергә тиеш.
Балалар үсеп җиткәнче, вакытларының күп өлешен ата-аналар янында уздырган бер чорда аларга урамда ничек тәртипле булырга, табигатьне ничек сакларга, өлкәннәргш, көчсезләргә ничек ярдәм итәргә кирәген өйрәтергә зур мөмкинлекләр була.
Балалар тормышыннан беркайчан да аерылмаска, аны кызыксынып hәм игътибар белен күзәтеп торырга кирәк. Кечкенәләр шуңа мохтаҗ. Үз балаларының ни белән кызыксынуларын, мавыгуларын белгән укытучылар, ата-аналар аларның ничек яшәгәнен күреп торалар. Моңа гаиләдәге ышаныч һәм дуслык атмосферасы да, яшьтән өйрәтелгән режим һәм тәртипкә гадәтләнү дә ярдәм итә.
Тире-юньдәгеләргә игътибар hәм күзәтүчәнлек буш кызыксыну гына булмаска тиеш. Бала гаиләдә үзе турында һәр вакыт кайгыртуларын, туганнарының бер-берсе турында кайгыртуларын күреп үсә. Мондый үрнәк бик зур тәэсир көченә ия. Ләкин, шулай булса да, үрнәк күрсәтү генә җитеп бетми. Бала үзе дә башкалар өчен берәр нәрсә эшләсен.
Балага уз яныгызда, дус-ишләре арасында юмарт булырга рөхсәт итегез. Аңа нәрсәсен дә булса корбан итерге мөмкинлек бирегез. Беркатлы ачык авыз үстерәбез дип курыкмагыз.
Гаиләләрдә балалар белән уртак тел таба алмаудан зарланалар. Югыйсә балалар белән булган конфликтларның күбесе ата-аналарның балаларга карата үз мөнәсәбәтләрен үзгәртеп өлгерә алмаулары аркасында килеп чыга. Бала үскән саен, аның дәгъвалары арта, ул мөстәкыйльлеккә омтыла. Ата-аналар еш кына бала үсешендәге бу табигый омтылышны баланың ата-ана йогынтысыннан чыгарга тырышуы дип карыйлар. Менә шулай бәхәсләр башлана.
Һәp балага да эшнең, зуррагын башкарырга омтылу хас. Ә ата-аналар, кагыйдә буларак, баланы йомышка йөгерүче итеп файдаланалар. Вакыты җиткәч, һәм мөмкин кадәр иртәрәк, балага эшләрне тулаем куша башларга кирәк. Мәсәлән, бүлмә җыештырырга, иртәнге аш әзерләргә, кечкенә энесен яки сеңелесен мәктәпкә барырга әзерләргә h.б.
Әгер балагыз өй эшләрендә сезгә ярдәм итмәсә, моның берничә сәбәбе булырга мөмкин. Ул сез кушкан эшне эшли белми яки эшкә өйрәтелмәгән. Моның сәбәбе гаиләдә татулык, бердәмлек булмаудан да килүе мөмкин: димәк, hәpкeм үз эченә бикләнеп яши. Әгәр балагыз яхшы укый, әмма сезгә тупас сүзләр әйтә икән, димәк, сез мөнәсәбәтләрегездә ялгыш юлга кергәнсез. Моның сәбәбен табарга кирәк, югыйсә бу иртәме-соңмы аның укуына да тәэсир итәчәк.
Баланың көндәлек мәшәкатьләре белән да таныш булыгыз. Күпчелек ата-аналар бер ук хатаны ясыйлар. Ярдәм итү урынына, бер-бер артлы таләп куялар: «Дәрес әзерләргә утыр!», «Кайчан рәтләп укый башлыйсың инде?» Ә җавап- шул гадәттәге акланулар: «Өлгерермен әле», «Хәзер утырам» яисе «Буген өйгә эш бирмәделәр».
Баласының яхшы укуын теләгән ата-ана укыту программасын да белергә тиеш. hич югында башлангыч мәктәп программасын. Әгәр бала башлангыч мәктеәптә яхшы укыса, аңарда, hичшиксез, системалы эшләү күнекмәләре дә, акыл көчен сарыф итүгә гадәтләнү дә, укучылар арасында үз дәрәҗәсен төшермәскә тырышу теләге дә барлыкка килә.
Кайбер ата-аналар баланың укудагы уңышлары hәм аны тәрбияләү турында мәктәп, укытучылар кайгыртырга тиеш дип уйлыйлар. Бу ялгыш караш. Әгәр балагызның яхшырак укый башлавын
телисез икән, аңа ярдәм итә алырлык барлык кешедән - алдынгы укучылардан, иптәшләреннән, туганнарыгыздан файдаланырга кирәк. Баланы бер генә нәрсәдән – кирекмәгәнгә акыл өйрәтүдән, файдасыз битәрләүдән саклагыз.
Баланың укуын саф hавада йөрү, физик күнегүләр, хезмәт белән чиратлаштырырга онытмагыз. Сәламәтлек турында кайгырту берничә мөhим моментны эченә ала. Бу - ашау, йокы режимы, хәрәкәтләнү, саф haвaдa йөрү.
Бала белән узара аралашу вакытында аңарда үз дәрәҗәсен тою хисен үстерегез. Үзен бернигә яраксыз дип уйлаган кеше бернәрсәгә дә сәләтле булмый. Үзен югары бәяли торган кеше гадәттә зур энергия белән эшли, мөмкинлекләрен тулысынча файдаланырга тырыша. Андый кеше авырлыклар алдында баш июне үзен түбәнсетү дип карый. Үз дәрәҗәсеңне тою хисе шәхеснең сәләте үсүен, кәефен, үзүзен бәяләвен күрсәтүче үзенчәлекле үлчәү булып тора.
Әгәр гаиләдә баланы яратсалар, хөрмәт итсәләр hәм, кирәгеннән артык мактамыйча, аның тәртибенә лаеклы бәя бирсәләр, ул үз көченә ышанган кеше булып үсә.
Кайбер гаиләләрәе аналар, гаилә татулыгын саклыйбыз дип, балалары турындагы, аларның мәктәптәге тәртибе турындагы хәбәрләрне атадан яшерәләр. Чөнки әти кеше кирәгеннән артык кызып китә, эшнең нидә икенен тикшереп-нитеп тормыйча, балага жәза бирә.
Хатын-кыз, ана сизгер була. Ул, кагыйдә буларак, уз баласын аңлый hәм кайчан таләп итәргә, ә кайчан иркәләү , үгетләү һәм ышаныч күрсәтү юлы белән максатка ирешергә икенен белә. Әтиләрдә исе еш кына мондый сизгерлек булмый. Шунлыктан алар яшүсмер психологиясен аеруча тырышып өйрәнергә - китаплар укырга, укытучылар белән сөйләшергә тиешләр. Хатын-кыз табигатенә салынганны ирләр китаплар уку, күзәтү, уйланулар ярдәмендә өйрәнергә тиеш.
Бала-чаганы эшкә өйрәтү күп вакытны ала, түземлек тә җитеп бетми, киребеткән бала булса, аны җайларга, көйләргә кирәк. Ләкин барлык ата-аналар да тәрбия эшендә үзенең нинди урын алып торуы турында җитди уйланамы икән соң?
Уйланучылар бар, әлбәттә, халык педагогикасына таянып кына махсус әдәбият укып өйрәнүчеләр дә бар. Шул ук вакытта, үз өстенә төшкән җаваплы бурычны аңламыйча, гаиләдә тавыш чыгарып (бигрәк тә эчкече ирләр), үзара мөнесәбетләрдә тупаслык күрсәтүчеләр, балаларын тәрбияләүгә игътибар итмшүчеләр дә юк түгел.
Өендә дә, эшендә дә намуслы, гадел, тырыш, кешеләргә игътибарлы ата-аналарның балаларында да шундый ук сыйфатлар формалаша бара.
Ата-аналар белән тәрбия мәсьәләләре турында сөйләшкәндә еш кына: "Вакытыбыз юк шул. Балаларыбызны рәтләп күрмибез дә», дигән сүзләр ишетәсең. Әйе, баласы йоклаганда, эшкә китеп, ул йоклагач кайтучы әтиләр дә бар.
Дөрес, хәзер вакыт җитмәүдән барыбыз да зарланабыз. Ләкин аз гына буш вакытыңда да бала белән бергә ял итү, нәрсәдер эшләү, аңарга игътибарлы hәм таләпчән булу, укуына hәм үз-үзен тотуына контроль ясау тәрбия эшендә яхшы нәтиҗәләргә генә китерәчәк.
Гаиләдә ата-ана үрнәгенең тәэсирле булуы турында бик күп мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Инде бала тәрбияләп үстергән үз әти-әниебез, мәсәлән, безнең өчен әле дә үрнәк. Алар әле дә безне гел яхшылыкка гына өирәтәләр кебек. .
Безнең өчен нинди зур ихтирамга лаеклы кешеләр алар! Һәp әбәт саен, ашарга әзер булгач: ,,Әтиегезне чакырдыгызмы, балалар?» дип (без онытып җибәрсәк), әни искә төшерә иде.
Өлкән класс укучыларына клубка чыгарга рөхсет ителгән көннәрне концерт яки әйбәт фильм була икән, без башта әти-әнидән рөхсәт сорый идек. Өйдән чыгып киткәндә: "Әти, әни, мин киттем», ә өйгә кайтып кергәч: «Әни, мин кайттым», «Әти, мин кайттым», - дия идек. Чөнки әти-әни кая гына барсалар да, кая китүләрен, ә кайткач, кайтуларын әйтергә онытмыйлар иде.
Әтинең балаларына тавыш күтәреп тә әйткәнен хәтерләмим, шулай да өйдә тәртип булды. Мәктәптә укучы һәр баланың дәрес әзерли торган уз урыны билгеләнгән иде. Әти белән әнинең мәктәптә биш баласы берьюлы укыган еллар да булды, әти hәp кичне бишесенең дә дәрес әзерләгәннәрен тикшереп, кечерәкләренә чишеп булмаган мәсьәләләрне яңадан аңлатып, күнегүләрне эшләргә булыша иде.
Әти белән әни тәрбиянең гади генә бу төрләрен барлык нечкәлекләренә кадәр аңлап бетергәннәрдерме, белмим, ләкин алар бездә үзләренә карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләделәр, ә безгә киләчәктә кулдан килгән кадәр кулланырга тәрбия элементлары өйрәттеләр.
Баласының кимчелекләре турында бик саклык белән генә сөйли башласаң да, кайберәүләр:
- Гел әйтеп торам, гел тукып торам. Шул да тәэсир итмәгәч, нишлим соң?-дип зарланырга тотыналар.
Кызганыч, кайбер ата-аналар балаларына шулай "гел тукып» кына торалар шул. Әле анысын да күп очракта боеру формасында. Сөйләшү-аңлашу җылы әңгәмә рәвешендә барса, әлбәттә, бала үз ялгышын тизрәк аңлар, «сүз биреп» котылу ягын карамас. Югыйсә кайбер балалар гаепләрен бик тиз таныйлар, төзәлергә вәгъдәләр бирәләр, әмма шунда ук "оныталар» да. Моның сәбәпләрен ата-аналар иң элек үзләреннән эзләп карасыннар иде. Әйткән сүзләрендә торалармы, алдашкан очраклары булмадымы? Биргән сүзнең hичшиксез үтәлергә тиешлеген үз үрнәкләрендә балага күрсәтә алганнармы? Бу сөйләшү үтемле булырмы, тагын нинди юллар белән аңлатырга мөмкин?
Сүз көче белән баланың активлыгын уятып, аның хисләрен, эшчәнлеген тәрбияләүгә зур әhәмият биреп, А.С.Макаренко болай дигән: «Мин ышанам: балаларга яхшылап әйтелгән эшлекле сузнең гаять зур әhәмияте бар, оештыру эшендәге ялгышларыбызның әлегә куп булуы, бәлки, балалар белән еш кына кешеләрчә сөйләшә белмәвебездән килә торгандыр. Шулай әйтә белергә кирәк ки, - дигән ул, - сезнең сүзегездә алар ихтыяр көчегезне, сезнең культурагызны, сезнең шәхесегезне тойсыннар...»
Баладан "суз алганда» исә ул биргән вәгъдәнең чын күңелдән әйтелген булуына игътибар итергә кирәк. Мәсәлән, «мин тәртип бозмам», «мин ялган сөйләмем» түгел, ә «мин һәрвакыт дөресен генә сөйләячәкмен» h.б. Үз-үзенә боерык формасында әйтелгән әнә шундый җөмләне үз-үзеңне ышандыру формуласы дип тә йөртәләр. Атаклы академик Павлов, үз-үзеңне ышандыруның гаять зур әhәмиятен күрсәтеп, аннан файдаланырга киңәш иткән. Үз-үзеңә ышаныч булмау ялкаулар өчен аклану чарасына әйләнергә мөмкин. Кечкенә генә уңышсызлыктан соң" миннән булмый дип, hәртөрле эшләрдән котылырга тырышулар шуннан килә. Үз көчеңә кирәгеннән артык ышану да зарарлы күренеш. Андый укучылар, гадәттә, «анысын булдырам», «монысын булдырам» дип әллә никадер эшкә алыналар, әмма берсен дә кирәгенчә башкара алмыйлар.
Үзтәрбия кешедә хезмәттә, укуда, җәмәгать эшләрендә - кыскасы, адым саен ихтыяр активлыгын таләп итә. Ә ихтыяр булдыруда иң төп нәрсә - билгеләнгән эшне кичектермичә, үз вакытында җиренә җиткереп үтәү. Димәк, үзтәрбиягә ныклы контроль булдыру өчен үз-үзеңә отчет ясап, көндәлек эшкә бәя биреп, яңа бурычлар билгеләргә кирәк. Кыскасы, кеше үз-үзен тәрбияләү белән гомере буена шөгыльләнергә, аны haмaн үстерә һәм камилләштерә барырга тиеш. Әмма бу мөhим эшнең нигезе иң элек гаиләдә салына, hәм ата-аналар моны hәpвакыт исләрендә тотсыннар, балаларын кече яшътән үк үз-үзләрен тәрбияләргә өйрәтсеннәр иде.