Иҗат җимешләрем
Предварительный просмотр:
Сиңа багышлыйм
Йөрәгемә килеп кердең, күңелемне биләдең,
Көтмәгәндә мине шулай кайнар утта көйдердең.
Серле итеп елмаюың, нурлар чәчкән карашың -
Тормышымны яктыртучы кояшка тиң табышым.
Миңа әйткән hәрбер сүзен шифа булып түгелә,
Сине күрү белән җаным ләззәт - назга күмелә.
Бар дөньяга җитәр сөю тоям хәзер үземдә,
Бәхетемнең бизәгедер - шатлык яше күземдә.
Телләремдә синең исем, төшләремдә синең сын,
Өнемдәге татлы төшем бик озакка сузылсын.
Хыялыйлар иттең мине, аңлыйсыңмы син үзең?..
- Яратам бит, сөеп туймам! - яңгырасын шул сүзем.
Айдар Әхмәтҗанов
ТЕЛӘКЛӘР
Яшь чакларнын матур таңы -
Бүген сезнең туегыз.
Тормыш куйган сынауларны
Җинү булсын уегыз.
Туй көнендә бу яшь парга
Бәхет телибез бары.
Мәхәббәт хисен сакларга
Язсын бик озак тагын.
Хыялыгыз чынга ашсын,
Тату яшәгез бергә.
Сөю хисе янәш булсын,
Сүнмәсен ул гөмергә.
Чәчәк атсын гөлләрегез,
Шиңдермәгез, саклагыз.
Бергә типсен йөрәгегез -
Өметләрне аклагыз.
Изге теләк булып барсын
Әйткән һәрбер сүзебез.
Мәңгелеккә истә калсын
Бугенге туй көнегез.
Айдар Әхмәтҗанов