Мин, Әхмәтҗанов Айдар Рафаэль улы, Башкортстанның иң гүзәл бер почмагында - Дәүләкән районы Ташлы - Шәрип авылында дөньяга килгәнмен. Төп белем бирү мәктәбен тәмамлаганнан соң, Бәләбәй педагогия училищесында, соңыннын БДПУында уңышлы гына укыдым. Әлеге көндә Уфаның 21 санлы лицеенда рус, татар телләрен һәм әдәбиятын укытам. Максатым - балаларга үз телебезнең асылын, гүзәллеген җиткерү, гореф-гадәтләребезгә ихтирам хисе тәрбияләү. Укучыларым төрле район, республика күләмдә конкурсларда чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булдылар. Бергәләшеп төрле проектлар эшлибез, иҗади даирәдә кайныйбыз. Шушы эш процессы милли үзаңлы зыялы шәхес тәрбияләүгә бер баскычтыр дип уйлыйм.
Эш-гамәлләремә анализ ясауны, тупланмаларымны системага салуны, эш тәҗрибәмне тагын да камилләштерүне максат итеп алдым. Мин үзем коллегаларымның эшләрен хуплап, уңышларына куанып, аларга яңадан-яңа ачышлар теләп яшим.