Укытучыларга
Коллегаларым өчен методик материаллар
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 109 КБ | |
| 51 КБ | |
| 31.5 КБ | |
| 106.5 КБ | |
| 131.09 КБ | |
| 213.91 КБ |
Предварительный просмотр:
5 нче сыйныфта татар теленнән ачык дәрес.
Тема. Тел күрке – сүз.
Максат. 1. Укучыларның “Лексика” бүлегеннән алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү.
2. Тел чараларыннан, сүзлекләрдән уңышлы файдалана белү, татар теленнән БРИ биремнәрен үтәү күнекмәләрен үстерү; укучыларның сүзлек запасын баету; компьютер белән эшләү технологиясен камилләштерү.
3. Туган телгә, әдәби тел нормаларына сак караш тәрбияләү.
Җиһазлау. Компьютер, магнитлы такта, сыйныф тактасы, экран, проектор.
Материаллар. БРИ биремнәре, “Кызыклы грамматика”дан күнегүләр, карточкалар, лексик анализ өчен план, кроссворд, табло, сүзлекләр күргәзмәсе, дәреснең эпиграфы:
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар;
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән коры калыр. (М.)
Метод. Анализ, әңгәмә, дәреслек белән эшләү, тестлар белән эшләү
Дәрес тибы. Ныгыту-кабатлау.
Дәрес формасы. Практикум-дәрес.
Дәрес планы.
I. Оештыру өлеше.
II. Белемнәрне системалаштыру, актуальләштерү.
III. Белемнәрне ныгыту-тикшерү: компьютер белән эшләү, БРИ тестларын үтәү, сүзлекләр ярдәмендә эшләү, карточкалар белән төркемләп эш.
IV. Өй эше бирү.
V. Дәрескә йомгак.
Дәрес барышы.
Укытучы. Укучылар, бүгенге дәреснең темасы “Тел күрке – сүз” дип атала. Әйдәгез, укучылар, тел турында нинди мәкальләр, шигырьләр беләсез икән, искә төшерик әле.( Укучылар белгәннәрен әйтәләр. ) Экранга күз салсак, анда без телебез турында язылган мәкальләрне, шигырьләрдән юлларны күрәбез, укып, мәгънәләрен аңлатып китик. ( Укучылар, укып, мәгънәләрен әйтәләр. )
Укытучы. Укучылар, бүгенге дәрестә без “Лексика” бүлегеннән алган белемнәрне искә төшереп, ныгытып китәрбез. Татар теленең бу бүлегендә сез нәрсәләр өйрәндегез? Кайсыгыз җавап бирергә тели? (Укучылар белгәннәрен әйтәләр.) Димәк, лексика нәрсә ул? Әйе, ул билгеле бер телнең сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасы. Сез татар теленең сүзлек составын өйрәнеп, телебезнең байлыгына төшенеп киттегез. Укучылар, телебезнең сүз байлыгы кая тупланган? (Укучылар җавабыннан соң күргәзмәдәге сүзлекләргә игътибар иттерелә.)
Укучылар, телебездә бер мәгънәле сүзләр күбрәкме, әллә күп мәгънәле сүзләр өстенлек итәме? (Укучылар җавап бирәләр.) Мәсәлән, сезгә кызыклы гына сораулар. 1) Кеше йөзендә, самавырда, чәйнектә, көймәдә, теплоходта була. 2) Кан шуннан йөри, агач шуның аша җирдән азык ала, сүзләр шуңардан ясала. 3) Әйбернең төсендә, керле киемдә була.
Сүзләрнең өстәмә мәгънәләре сөйләмне җанландыруда, образлы тел тудыруда әһәмиятле роль уйныйлар. Укучылар, сөйләмне матурлау өчен, тагын нинди мәгънәле сүзләр кулланыла? Әйе, күчерелмә мәгънәле сүзләр. Сезнең алдыгызда БРИ биремнәренең А өлеше тора. Шул биремнәр арасында сүзләрнең лексик мәгънәләре һәм күчерелмә мәгънәләре турындагысы бар. Дөрес җавапларны билгеләгез әле, укучылар. ( Мисаллар 2006 нчы елгы варианттан алынды)
А8. Күктә, бар җиһанга нур биреп, кояш балкый җөмләсендә кояш сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.
- исем сүз төркеменә карый; берлек санда; баш килештә
- яктылык чыганагы
- тамырдан торган сүз
- җөмләдә ия булып килә
А9. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла?
Күңелегезне җәрәхәтли торган авыр сүз ишетсәгез, үткәреп җибәрегез. (А. Гыйләҗев)
- күңелегезне
- сүз
- авыр
- ишетсәгез
(Укучылар тесттагы дөрес җавапны күрсәтәләр.)
Укытучы. Укучылар, хәзер дәреслекләрегезнең 127 нче битен ачыгыз. 257 нче күнегүдә “Нәүрүз” тексты бирелгән. Текстны башта эчтән укып чыгасыз, аннан соң кычкырып укырсыз һәм, текстка якын итеп, эчтәлеген сөйләрсез.
Укучылар укыйлар һәм текст буенча әңгәмә оештырыла. Тексттагы “ләйсән” сүзенә лексик анализ ясыйбыз, анализ планы экранда бар.
Укытучы. Укучылар, телебезгә башка телләрдән кергән сүзләрне нинди сүзләр дип әйтәбез әле? (Укучылар җавап бирәләр.) Әйе, алынма сүзләр. Ә бит рус теленә дә татар теленнән күп кенә сүзләр кергән һәм кулланыла. Мәсәлән, әйрән, алмаз, алтын, амбар, аргамак, атаман, башлык, бөркет, баһадир, авыл, йөзем, ишәк, кайма, капкын, каракүл, китмән, кирпеч, күрәгә, чалма, үтүк, хуҗа һ.б. Ә беләсезме, татар халкы гына пешерә торган ашларны башка милләт халкы тәрҗемәсез генә куллана. Я, әйтеп карагыз әле.
(Укучылар җавап бирәләр. Гөбәдия, бәлеш, пәрәмәч, чәк-чәк һ.б. )
Укытучы. Укучылар, игътибарыгызны тактага юнәлтегез әле. Сезнең алда гарәп-фарсы алынмалары бирелгән, такта янына чыгып, сүзләрнең төшеп калган хәрефләрен язарга кирәк, һәрберегезгә 3 әр сүз туры килә. (Укучылар физминутка ясыйлар.)
Сәнг...ть, рәс...ам, мә...хия, тәнк......ть, с...рәт, мәк...лә, китапх...нә, ру...и, шиг...рь, тас…ир, к…ләм, шагы…рь, ши……рият, җәмг...ять, каг……дә, д...нья, җәү...әр, д...ва, сәл...мәт, җәрә...әт, з...бәрҗәт.
Укытучы. Укучылар, хәзер тагын экранга карагыз, анда БРИ тестларының А өлешеннән биремнәр бар. ( Мисаллар 2008 нче елгы варианттан алынды.) Сорауларга бергәләп җавап бирәбез.
А 4 Түбәндә бирелгән мисаллар арасыннан кәкре каенга терәтү фразеологизмына синоним сайлап алыгыз.
- теле телгә йокмый
- килмәгән җире юк
- төпсез чанага утырту
- тел белән тегермән тарту
А 5 Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Сүзлекләрне җыю, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү...
- лексикология дип атала
- лексикография дип атала
- пиктограмма дип атала
- морфемика дип атала
А 6 Мактанчык, һавалы, әрсез сүзләре тыйнак сүзенә карата нинди мәгънә мөнәсәбәтендә торалар?
- парлы сүз ясыйлар
- бу сүзләр тыйнак сүзенә антоним
- бу сүзләр тыйнак сүзенә омоним
- бу сүзләр тыйнак сүзенә синоним
Алдыгызда бирелгән БРИ тестларының А өлешендәге җавапларны һәрберегезгә аерым билгеләргә кирәк; сораулар, күргәнегезчә, синонимнар һәм антонимнар, фразеологик әйтелмәләр хакында. Тыныч кына, карандаш белән күрсәтәсез һәм миңа тикшертәсез, 2 минут вакыт бирелә. ( Мисаллар 2006 нчы елгы варианттан алынды)
А 26. бәйсез сүзенең синонимын табыгыз.
- мөстәкыйль
- багланыш
- битараф
- тыгыз
А27. берьюлы сүзенең антонимын табыгыз.
1)бердәнбер
2) аерым-аерым
3) тирә-юнь
4) бер үк вакытта
А28. телгә салыну фразеологизмының эквивалентын табыгыз.
- слаб на язык
- быть на устах
- болтать лишнего
- из уст в уста
Укытучы. Ә хәзер, укучылар, төркемләп эшлибез. Мин карточкалар өләшәм, биремнәрне сүзлекләр ярдәмендә үтәргә кирәк. Ике укучы компьютер каршына чакырыла, кемнәр тели? Рәхим итегез. Кемнең эше бетә, экрандагы кроссвордны чишә торырга мөмкин. (Компьютерда эшләүче укучылар “Сәләт-медиа” әзерләгән электрон уку әсбабыннан биремнәрне үтиләр, эшкә нәтиҗә шунда ук ясала һәм билге куела).
Укытучы. Дәреслекнең 127 нче битендәге кроссвордны өегездә эшләрсез. “Лексика” бүлеген тагын бер күздән үткәреп, контроль диктантка әзерләнеп килерсез.
Укытучы. Ярый, укучылар, дәресне тәмамларга вакыт җитте. “Лексика” бүлегендә тел дигән дәрьяга бераз чумып, андагы энҗе-мәрҗәннәрне карадык, сокландык, алар ярдәмендә сүз байлыгыбызны арттырдык. Нәтиҗә ясыйбыз: димәк, безнең туган телебез – татар теле искиткеч бай, моңлы, серле, йомшак тел ул. Телебезне саф килеш саклыйк, баетыйк, ямьсез сүзләр белән чүпләмик, сөйләмебезне культуралы итәргә тырышыйк.
Предварительный просмотр:
Тема: Һ.Такташ. “Ак чәчәкләр” шигыренә анализ.
(Әдәбиятны А.Яхин методикасы белән укытканда иҗади үсеш технологиясен куллану)
Максат: 1) укучыларны объектив һәм субъектив эчтәлек табарга, гомумиләштерергә өйрәтү;
2) иҗади фикерләү сәләтен, сәнгатьле сөйләм күнекмәсен үстерү;
3) матурлыкны күрә белергә өйрәтү.
Дәреснең тибы: яңа материалны үзләштерү дәресе.
Төре: иҗади үсеш технологиясе буенча группаларда эш.
Җиһаз: шагыйрьнең портреты, фотоальбом, аның турында цитаталар, магнитофон, такта.
( эчке тактага тема, идея, анализ баскычлары, өй эше алдан язылып куела; тактада число, тема, төп төшенчәләр була).
Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру этабы.
- Уңай-психологик халәт булдыру:
Ак чәчәкләр ява.
Дөнья матур,
Шундый матур булып тоела;
Күге зәңгәр. Гүя йолдызлары
Ак кар булып җиргә коела...
- Укучылар, сезгә бу күренеш ошыймы? Шушы матурлыкны күз алдына китерик һәм күңелебезгә тулган якты хисләр белән дәресебезне башлап җибәрик.
- Бу дәресебездә дә кем иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез?
- Үткән дәресләрдә без Һ.Такташ иҗатына анализ ясадык. Димәк, бүген дә шушы шагыйрь иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.
- Әйе, бүген без аның “Ак чәчәкләр” дигән гаҗәеп матур, тирән мәгънәле шигырен өйрәнербез, Такташны яңа яклардан ачарбыз. Ә хәзер өй эшләрен тикшереп үтик.
- Өй эшләрен тикшерү:
а) иҗади: “Таң кызы” һәм “Урман кызы” шигырьләре буенча рәсемнәр ясарга, идеягез турында сөйләргә кушылган иде.
- бу рәсемегездә сез нәрсә күрсәтергә тырыштыгыз? (җаваплар тыңлана, рәсемнәр тактага беркетелә)
ә) ярым иҗади: “Урман кызы” шигырен хикәя итеп язарга (төркем җитәкчеләре иң әйбәт эшләрне тәкъдим итә)
б) мәҗбүри: ике шигырьдәге уртак һәм аермалы яклар турында язма җавап әзерләргә (үткән дәрес материалын кабатлап сөйләү)
Үзбәя.
3. Белемнәрне тигезләү:
а) иҗаты буенча сорауларга җавап:
- Такташның шигырь язу сәләте кемнән килә?
- шигырьләрендә күбрәк нинди алым куллана? (юмор)
- Такташның үзенә хас стиле нинди? (тормыш ыгы-зыгысыннан күтәрелеп, үзенә бер дөнья корырга ярата)
- ул иҗат иткән заманда уйлаганыңны турыдан-туры әйтергә яраганмы?
ә) язу стиле буенча сорауларга җавап:
- “Таң кызы” шигырендә нинди алымнар кулланды? (кабатлау алымы, дәрәҗә, метафора: таң кызы- киләчәк, читләтеп тормышка бәя бирү...)
- шигырьнең исеме турында ни әйтә алабыз? (метафора, ул-киләчәк не гәүдәләндерә)
- шагыйрьнең киләчәккә ышанычы турында ни әйтерсез? (билгесезлек, ул аннан курка да, аңа омтыла да, әмма әле матур киләчәк күренми, югала)
- “Урман кызы” шигырендә ничек яза? Алар арасында охшашлык нидә булды? ( охшашлык темада- икесендә дә бәхет эзләү һәм мәхәббәт турында)
- аерма нидә? ( “Таң кызы” шигырендә мәхәббәте хакына бәхет өчен көрәштән баш тарта, “Урман кызы”нда мәхәббәтеннән качып, бәхетен эзләп китә)
- ике шигырьдә дә хисне бирүдә нинди алым роль уйный? (интонация, әйтеп бетермәү, лирик герое ялгыз, романтизм)
4. Уку мәсьәләсе кую.
(Такташ турында Х.Сәлимҗановның истәлекләреннән Такташның шигырь язуга бик таләпчән каравы турында өзек тыңлау)
Алда өйрәнеләчәк “Ак чәчәкләр” шигырендә без нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш булабыз? Ни өчен? (Без Такташның ничек язуын, нәрсә турында язуын, гомумән, стилен ачыклыйбыз).
Үзбәя.
II. Уку мәсьәләсен чишү этабы.
1. Шигырьне укытучы сәнгатьле итеп укучыларга җиткерә.
2. 2 укучы (алдан бирелгән өй эше) яттан сөйли.
3. әсәрнең эчтәлегенә анализ: ( сорауларны карточкаларга язып, төркемнәргә өләшергә)
1 карточка. а) Күренеп торган эчтәлекне объектив эчтәлек диләр. Шуны сөйләп чыгыгыз.
-беренче строфада нәрсә турында? Биредә нинди сүз матурлыкка туры килми?
-2нче? Ул беренче строфадагы фикергә каршы киләме? Җил нигә ияреп китә?
-3нче? Алар нигә кача? Җил аларга нигә иярми?
-4нчесендә бу сорауларга ачыклык керергә тиештер? Нәрсә турында яза?
ә) Дәреслектәге 1,2нче биремнәргә җавап эзлибез: автор бүлгән 4 өлештәге уртак һәм аермалы якларны билгелибез.
2 карточка. а) вакыйгаларны сөйлибез. Кабатланган урыннар бармы? Кабатланган урыннар өлешләр арасындагы бәйләнешне булдыручы алым ул. Бәйләнешләрне табыгыз.
ә) бу шигырьне табигать матурлыгы турындагы әсәр дип тә өйрәнәләр. Сез моның белән килешәсезме? Дәлилләгез.
б) Әсәрдә үз урынына утырмаган, кинаяле сүз бар. Ул ике урында кабатлана. Ул нинди сүз? Нинди эчтәлек өсти?
- Без әсәрдәге объектив эчтәлекне таптык. Анализны дәвам итеп, Такташка хас булган чын эчтәлекне, ягъни субъектив эчтәлекне табып карыйк. Автор бу әсәре белән ни әйтергә тели икән? Кинаяле сүзләрне ни өчен куллана?
3 карточка. а) шигырьдәге “мыштым”нар арасында аерма бармы? Алар нинди кешеләр?
ә) “Ул, берәү, алар, мин” дип автор үз чорындагы кешеләрне 4 төркемгә бүлә. Болар турында сөйләгез.Ул үзе кайсы төркемгә керә? (һәр төркемнең җаваплары тыңлана, укытучы ярдәмендә гомумиләштерелә). Көтелгән җаваплар: “мыштым” сүзе матурлыкка туры килми, матурлыкны мыштым гына түгел, шатланып, сөенеп күзәтәләр; икенче строфа беренчесенә каршы килә: берәү салкынны сүгә, аңа җил ияреп китә; өченче строфадагы “алар” дәшми генә качалар, аларга җил иярми, чөнки алар сүзсез. Каршылык: сүгүче берәү генә, ризасызлар, әмма дәшмәүчеләр күп. 4нче строфада лирик герой да салкынны сүгә, аңа да җил иярә. Димәк, җил ул – шымчы. Лирик герой да мыштым гына карый. Фикер: дөреслекне әйтеп булмый, табигать матур булса да, тормыш авыр; хәтта шагыйрь дә яшеренергә мәҗбүр. Әмма ул “берәү”дән хәйләкәррәк, чөнки ул “җил”нең кем булуын аңлый, аны алдарга тырыша.
Дәфтәрләрдә эш.
- Укучылар, ни өчен әсәр “Ак чәчәкләр” дип атала? Ни өчен, мәсәлән, “Җил”, “Салкын” түгел? Ак чәчәкләр нәрсә булып килә? (метафора) Нәрсәгә?
- Әсәр нәрсә турында? Автор ни дип әйтергә тели? Әсәрнең тема һәм идеясен билгеләгез, җавапларны дәфтәрләрегезгә язып куегыз. (Бер укучыдан җавап укытыла, яшерен тактага язылган укытучы фикере белән чагыштырыла). Көтелгән җавап: “ак чәчәкләр” – матур да, салкын да. Тыштан алар гаҗәеп матур, әмма туңдыра. Тормыш та шундый, ди автор, тыштан бизәп күрсәтелә, шагыйрьләр мәҗбүри рәвештә бизәп күрсәтә, әмма бу шулай “тоела” гына, ә чынлыкта тормыш ялганга корылган, авыр. Ак чәчәкләр – метафора, ягъни алар өстәмә эчтәлек өсти, әсәрнең субъектив, димәк, чын эчтәлеген ачыкларга ярдәм итә.
Гомуми эш.
- Ә хәзер Такташның алдагы әсәрләре белән чагыштырыйк. Охшашлык бармы, нәрсәдә? (метафора куллана, читләтеп, ягъни субъектив эчтәлек аша фикерләрен үткәрә, кабатлау алымы аша төп фикергә китерә...)
- Гомумиләштерик: Такташ революциядән соңгы 20нче еллардан канәгатьме? Киләчәккә ничек карый? (фикерләр тыңлана, нәтиҗә ясала.)
Үзбәя.
III.Рефлексия этабы.
Әсәргә анализ ясау баскычларын, ягъни алгоритмын сөйләп чыгыгыз.
Бу дәрестә нинди мәгълүматлар алдык? Әсәр турында эчтән үз-үзегезгә сөйләгез.
Үзбәя.
- Укытучының йомгак сүзе. Әйе, укучылар, кайберәүләр бүген дә Һ.Такташны пәйгамбәргә тиңлиләр, әдәбият сөючеләр аның каләме көче алдында баш ияләр, шагыйрь буларак та, кеше буларак та кыюлыгына, алдан күрүчәнлегенә таң калалар. Якташ шагыйребез Фазыл Шәех “Такташ җитми” дигән шигырендә болай дип яза:
Якыннарны өзелеп сагынудан
Өзгәләнә, әрни бәгырьләр.
Халкым йөрәгенә җитми бүген
Такташ кебек кыю шагыйрьләр.
Алдагы дәрескә проблема кую. Икенче дәрестә дә без Такташ иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез, “Әйдә, энем!” шигырен анализларбыз. Ә хәзер өй эшләрен алабыз. (тактада язылган)
IV.Өйгә эш.
1) иҗади: кышны тасвирлап, хикәя, әкият язарга (сез нинди сурәтләр бирә алырсыз. Такташ кебек икенче эчтәлек бирергә тырышып карагыз).
2) “Әйдә, энем!” шигыренә анализ ясау өчен сораулар әзерләгез.
3) 77-80нче битләрдәге теоретик материалны сөйләү өчен план төзегез һәм сөйләгез.
Предварительный просмотр:
Тема: О, ө, ы, э (е) хәрефләренең дөрес язылышы.
Максат: 1. О, ө, э (е) хәрефләре кергән сүзләрне дөрес яза өйрәнү.
2. Сузык аваз хәрефләре турында белемнәрне камилләштерү.
3. Укучыларда туган телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Җиһазлау: Экран, ике варианттагы карточкалар, 5 класс дәреслеге, билге өчен жетоннар.
Метод һәм алымнар: Эңгәмә, парлап эшләү, индивидуаль карточкалар белән эш, экрандагы биремнәрне үтәү.
Дәрес төре: Яңа теманы аңлату, үткән дәресләрдә үткән темаларны ныгыту.
Дәрес барышы.
- Дәресне оештыру.
Дежурныйлар дәрескә әзерлек турында мәгълумат бирә.
Укучылар, әйдәгез бер- беребезгә елмаеп карыйк та, барыбызга да уңышлар телик.
- Өй эшен тикшерү.
Дәресне өй эшләрен тикшерүдән башлап китик. Сезгә өй эше итеп 116 нчы һәм 118 нче күнегүләр бирелгән иде.
Барыбыз да экранга карыйбыз һәм өй эшләрен дәфтәрләрдән тикшерәбез. ( Дөрес эшләгән укучыларга жетоннар бирелә.)
- Актуальләштерү.
Дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны язабыз.
Узган дәресләрдә өйрәнгән темаларны искә төшереп үтик. Сүзлек диктанты язу.
Пөхтә, мәхәббәт, авыл, дәүләт, Һәйкәл, мәгънә, берьюлы, мәкаль, телефон, маэмай, алъяпкыч, теплоход, коллектив. (Сүзләрнең дөреслеген экранга карап төзәтү. Билгеләр кую.)
- Яңа тема.
1. Экранда бирелгән сүзләрне укып чыгыйк та нәтиҗә ясыйк: Бу сүзләрдә нинди кагыйдәләр яшерелгән?
Сүзләр: орлык, өтер, очкыч, аккош, герой, эшле, коточкыч, өмет, төзелеш.
Яшеренгән кагыйдәләр:
- татар телендә о һәм ө беренче иҗектә генә языла;
- алынма сүзләрдә бу кагыйдә сакланмый;
- э нигездә сүз башында , е барлык очракларда;
- рус теленнән кергән сүзләрдә о сузыбрак әйтелә.
Димәк, безнең бүгенге тема: “О,ө, э(е), ы хәрефләренең дөрес язылышы” дип атала.
2. Дәреслектәге кагыйдәләрне укып чыгу.
Физминутка.
Ә хәзер басабыз да ял итеп алабыз, шул ук вакытта өйрәнгән темаларны да искә төшереп китик.
Мин сезгә авазлар әйтәм.
- Сузыкларны әйткәндә кулларны өскә күтәрәбез, тартыкларны әйткәндә- ян- якка җәябез.
- Кулларны билләргә куябыз. Яңгырау тартыкларны әйткәндә уң якка борылабыз, саңгырауларны әйткәндә- сул якка борылабыз.
- Ә хәзер күзләрне ял иттереп алыйк. Мин сүзләр әйтәм, ә сез иҗекләрен санагыз да шул кадәр үк күзләрегезне йомып алыгыз.
Сүзләр: тәрәзә, мәктәп, зур, ашлама, малайларның, китап.
Ә хәзер утырабыз да эшкә керешәбез.
- Ныгыту.
1. Дәреслекләрдәге 120 нче күнегүне карыйбыз.
(Биремне бер укучы укый.) Бу күнегүне телдән эшләрбез.
2. Вариантлап биремле карточкалар бирелә. Эшләрне алмашып тикшерәләр. Жетоннар тапшырыла.
3. 121 нче күнегүне дәфтәрләрдә язмача башкарабыз.
Телдән тикшерәбез.
- Өй эше бирү.
122 нче күнегүне язмача башкарырга.
VII. Йомгаклау.
Бүгенге дәрестә без нинди эшләр башкардык?
Дәрестә катнашуга карап билгеләр кую.
Предварительный просмотр:
Тема: Сыйфат дәрәҗәләре. (“ Минем дустым бар”).
5 нче сыйныфның рус төркеме.
Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова авторлыгында 2014 елда чыккан дәреслек.
Бу дәрес программада 3 нче теманың 3 нче дәресе, гомуми алганда, 65 нче дәрес. Бу темага барлыгы 26 дәрес каралган, лексик-грамматик минимум буларак, укучылар сыйфат дәрәҗәләрен аера, сөйләмдә куллана белергә тиешләр. Әлеге грамматик категорияне үзләштерүгә эш программасында 2 дәрес каралды. Алдагы дәрестә укучылар “Минем дусларым бар” темасына монологик сөйләм оештырып, сыйфатларны истә калдыру өстендә эшләделәр, ягъни лексик күнекмәләр булдырылды. Бу дәрестә шуларга нигезләнеп, яңа теманы аңлату эше тора, укучылар кыска диалоглар, җөмләләр төзү барышында сыйфатны танырга, дәрәҗәләрен аера белергә өйрәнәләр, киләсе дәрестә грамматик күнекмәләрне сөйләмгә чыгару бурычы куела. Дәрес ФДБС буенча коммуникатив технологиягә нигезләнә. Эффектив методик алымнар буларак, диалоглар төзү, төркемнәрдә Сингапур системасы буенча эш (Раунд робин, тик-тэк-тоу структуралары), беренчел һәм икенчел ныгыту (үрнәк буенча эшләү, бергәләп эшләү, мөстәкыйль эш), яңа белемнәрне модельләштерү, тест эшләү, иҗади һәм дифференциаль өй эшләре бирү, үз эшеңне тикшерү һәм бәяләүне билгеләп үтәргә мөмкин. Югары әзерлекле сыйныфта бар эш төрләрен дә алырга, уртача сыйныфта икенчел ныгытудагы бер биремне һәм модельләштерү эшен калдырып торырга мөмкин.
Дәрес максатлары:
Укытучы өчен:
1) “ Дуслар белән күңелле” темасы буенча лексик-грамматик материалны ныгыту; сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре турында беренчел мәгълүмат бирү; исемнең иялек килешен, алмашлыкларның тартым белән төрләнешен кабатлату; татар телендә генә булган авазларның дөрес әйтелешен ныгыту;
2) чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен, сөйләм телен үстерү; модельләштерергә өйрәтү;
3) дуслыкны хөрмәт итәргә өйрәтүне дәвам итү, дусларына һәм үз-үзләренә карата игътибарлы булырга омтылыш тудыру.
Укучы өчен:
1) дустың турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны ныгыту;
2) сыйфат турында башлангыч белемнәрне искә төшерү, сыйфатның дәрәҗәләре булуын, ясалу үзенчәлекләрен аңлау;
3) парларда, төркемнәрдә эшләргә өйрәнүне, диалогик, монологик сөйләм осталыыгын үстерүне, үз эшеңне дөрес бәяләргә өйрәнүне дәвам итү.
Җиһазлау: дәреслек ( Хәйдәрова Р.З.- 77-79 нчы битләр); методик ярдәмлек, дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; тактада транскрипция үрнәкләре; кагыйдәләр, бәяләү критерийлары белән бәяләү карточкалары
Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү, ЛГКне үстерү.
Көтелгән нәтиҗәләр: сыйфатларны таный, дәрәҗәләрен аера белү, кагыйдәне модельләштерергә өйрәнү, тема буенча лексиканы кулланып, җөмләләр төзи, диалогка чыга алу, төркемдә эшли белү.
Дәреснең технологик картасы:
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Уивер.уку гамәлләре |
Оештыру Мотивлаштыру | Уңай психологик климат тудыру | 1. Матур теләкләр теләү 2. Дежур укучы җавабы | Уку эшчәнлеген оештыра белү, укытучыны, сыйныфташларыңны хөрмәт итү, калып буенча сөйли алу |
Белемнәрне актуальләштерү | Фонетик күнегү. Грамматик күнегү Сиуатив күнегү Диалогка чыгару Сүзлек бирү Өй эшен тикшерү | Татар телендәге авазларны дөрес әйтү, үрнәк буенча иялек килешен, алмашлыкларда тартым кушымчасын әйтү, диалог төзү, Иҗади һәм мәҗбүри өй эшләрен тикшерү | Иптәшеңне тыңлый белү, әңгәмәдә катнашу, нәтиҗә чыгару, үз эшеңне бәяләү |
Уку мәсьәләсен кую | Теманы чыгартуга юнәлгән сораулар, кроссворд бирү. Дәреснең максатын билгеләтү | Мисаллардан чыгып, теманы ачыклау, кроссворд ярдәмендә конкретлаштыру, тема буенча лексиканы кабатлау | Укытучы ярдәмендә уку мәсьәләсен куя, максат билгели белү |
Уку мәсьәләсен адымлап чишү эше | Материалны үзләштерүгә юнәлтелгән мисаллар аша яңа материалны бирү, презентация белән ныгыта бару | Мисаллар эшләү, аерманы табу, укытучы белән бергә кагыйдә чыгару, дәфтәргә язып кую, үз эшеңне, теманы аңлавыңны бәяләү | Чагыштырып нәтиҗә ясау, эш алгоритмын истә калдырырга тырышу, коллектив белән бер тизлектә эшләргә өйрәнү, теманы аңлап кабул итүне бәяли белү, үзбәяне башкалар бәясе белән чагыштырып нәтиҗә ясарга өйрәнү |
Ныгыту эше, үзаллы эш. | Төркемнәрдә эшне оештыру (робин раунд, тик-тек-тоу структуралары белән эшне дәвам итү) | Төркемнәрдә эш: бирелгән сыйфатларны тиешле дәрәҗәгә куеп, җөмләләр төзү, иптәшләреңнең җөмләләрен истә калдыру; Бирелгән сүзләрне үзеңә уңайлы итеп урнаштыру һәм җөмлә төзү, үз җөмләң белән башкаларны таныштыру эше | Төркемдә үз эшеңне оештыра, башкалар белән бер ритмда эшләргә өйрәнү, төркем өчен җаваплылык хисе булу |
Өйгә эш бирү | Дифференциаль өй эшләрен аңлатып бирү | 1.иҗади бирем (сыйфатлар кергән табышмаклар язарга) 2. 79 нчы бит, 6 нчы күнегү | Сайлау мөмкинлегеннән чыгып үз алларына максат куя белүләре, яхшырак эшләргә омтылыш булдыру |
Рефлексия | 1.тест эшләтү (гади генә тест аша укучыларда ышаныч үстерү) 2.теманы модельләштерүне оештыру | -тест эшләү, үз җавапларыңны дөрес җаваплар белән чагыштыру - кагыйдәне схемага салу эше - гомуми бәя кую | Эш башкару ысулларына бәя куярга өйрәнү, үзеңнең һәм иптәшләреңнең хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәнү |
Алдагы дәрескә максат кую | Алдагы дәрестә теманы чыгара алырлык итеп сорау бирү | Җавап бирү | Алган белемне тормышта ягъни сөйләмдә кулланырга кирәклеген аңлау |
Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
1.Дәресне оештыру моменты.
- Исәнмесез, балалар!
-Исәнмесез, ... ... !
- Әйдәгез, бүгенге дәрескә матур теләкләр телик! (Укытучы һәм укучылар)
Көнебез – матур булсын!
Йөзебез – көлеп торсын!
Һәркем булсын – әдәпле,
Белемле һәм сәләтле!
-Бүген сыйныфта кем дежур? (Дежур укучының калыпка салынган җавабы):
-Бүген мин дежур. Бүген ...март. Атнаның дүшәмбе көне. Сыйныфта барыбыз да бар яки ... юк. Урамда һава торышы салкын ,көн болытлы,явым-төшем юк.(кар ява).Җирдә ап-ак кар ята.
II/ Белем - күнекмәләрне актуальләштерү.
А) Фонетик күнегүләр.
Кабатлыйбыз: (тактада транскр.белән язылган сүзләр) әйдә, әйдәгез, исәнме, көн, көндез, бүген, түгел, җиңел, җитди, һәм, һөнәр, синең, аңа.
- Татар телендә генә булган хәрефләрне әйтәбез (ә, ө, ү, җ, һ, ң)
Ә) Грамматик күнекмәләр.
Тыңлагыз,үрнәк буенча үзгәртегез: дус – дусның, дуслык – дуслык ..., укучы - ..., каникул - ..., мәктәп - ... .
Мин – минем, син - ..., ул - ..., без -..., сез - ..., алар - ... . Без нәрсәне искә төшердек? (тартым кушымчалары)
Б) Ситуатив күнегүләр.
- Спроси, Настя сегодня с кем в школу пришла?
-Скажи,что ты сегодня в школу пришла с другом.
- Спроси, какой у него друг?
- Скажи,что у тебя друг добрый, отзывчивый и хороший.
В) Әлеге җөмләләрне кулланып, диалог төзегез.
Г) Cүзлек белән эш.Тактада.
Оныта-[о н о т а] -забывает
Онытмый-[онотмый]-не забывает
2. Өй эшен тикшерү.
А) иҗади: Рәсемдәге дустың турында сөйләргә (77 биттәге 7нче күнегү нигезендә монологик текст оештыру)
Ә) дустыгыз турында диалог төзергә иде (7нче күнегү буенча)
Б) сүзләрне ятларга иде. (яхшы, ярдәмчел, игътибарлы, шаян, гадел, көчле, игелекле, акыллы). Минем дустым ..., ..., ... бер укучы тактага яза бара.
Үзбәя кую. Укытучы бәясе белән килештерү.
II. Уку мәсьәләсен кую.
1. Кереш әңгәмә. – Укучылар, без нинди сүзләр яздык? Алар нинди сорауларга җавап бирәләр? Нәрсәне белдерәләр?
- Сыйфатлар, нинди соравына җавап бирәләр, билгене белдерәләр.
- Ягез, бер-беребезне мактап алыйк эле (комплиментлар өйтешү)
- Әйе, сез инде сыйфатларны таныйсыз, куллана беләсез. Афәрин!
2. Теманы билгеләтү, дәрестә үз алларына максат куйдыру.
- Ә бүгенге дәрестә без сыйфатлар турында белемнәребезне тагын да арттырырбыз. Дәресебезнең темасын билгеләү өчен кроссворд чишеп алабыз, тәрҗемәләрне искә төшерәбез:
отзывчивый – ярдәмчел, вежливый – әдәпле, черный – кара, синий – зәңгәр, легкий – җиңел, хороший – әйбәт. Димәк, сыйфатның .... өйрәнәбез? Дәрәҗәсен. Дәрес ахырында без нәрсә белергә тиеш? (фикерләрне формалаштыру)
- Дәрәҗә – степень, сыйфат дәрәҗәләре – степени прилагательных. (Дәфтәрләргә число, тема язу) –(слайд1)
III Уку мәсьәләсен өлешләп чишү (яңа материалны үзләштерү һәм укытучы ярдәмендә беренчел ныгыту)
(слайд 2)
- Минем дустым матур. Ә минем дустым матуррак.
Бу малай шаян. Ә бу малай шаянрак.
- Нәтиҗә ясагыз, бу сүзләр арасында нинди аерма бар? (тәрҗемә итү, чагыштыру). Дәрәҗә турында кагыйдәне дәреслектән укыту.
- Чагыштыру өчен нинди кушымча өстибез? (-рак-рәк)
- Дәвам итеп, дәфтәрләргә язабыз: матур – матуррак, сары - ..., түгәрәк - ..., тәртипле -..., яхшы - ... . Үрнәк буенча 1 җөмлә төзибез һәм язып куябыз.
Слайд 3. Үзегезне тикшерегез
Название степени | Показатели степени | Примеры |
Положительная (Гади дәрәҗә) | – | матур – красивый сары – желтый түгәрәк – круглый |
Сравнительная (Чагыштыру дәрәҗәсе) | -рак/ - рәк | матур-рак – красивее сары-рак – желтее. түгәрәг-рәк – круглее |
Үзбәя кую. Эчтән генә кабатлыйбыз. Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе була. Калын сүзгә –рак, нечкә сүзгә –рәк кушымчасы кушабыз. Мәсәлән, сары – сарырак. (“5”ле – сөйли алам, “4” – аңладым, русча сөйли алам, “3” – аңладым, тик сөйли алмыйм)
- Слайд 4. – Чәчәкләр нинди? Алар бертөрлеме? Русча әйтегез. (кызыл, кызгылт, кып-кызыл чәчәкләр) – Димәк, без әле нәрсәне белмибез? –Экранга карыйк.
- (таблица)
Название степени | Показатели степени | Примеры |
Превосходная (Артыклык дәрәҗәсе) | а)частичное повторение основы; б) усилительные частицы: иң – самый, бик – очень, үтә – сверх | сап-сары – очень желтый бик матур – очень красивый иң зур – самый большой үтә гадел – сверхчестный |
Уменьшительная – от прилагательных, выражающих цвет (Кимлек дәрәҗәсе) | -кылт/ - келт -гылт/ - гелт -сыл/ - сел, - су | саргылт – желтоватый алсу – розоватый аксыл – беловатый зәңгәрсу – голубоватый |
Димәк, сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? Нинди дәрәҗәләр?(4 дәрәҗәсе бар. Санау, мисаллар әйтү). Үрнәк буенча дәфтәрләргә язып кую: (кызыл –гади, кызылрак – чагыштыру, кызгылт – кимлек, кып-кызыл – артыклык дәрәҗәсе). Языгыз: сары - ..., сарырак - ..., саргылт - ..., сап-сары - ... .
Үзара бәя кую. Парларда эшләү (Мисаллар әйтешәләр: 1 в.- яшел, 2 в. - соры).
Физминут.
“Менә сиңа уң кулым, менә сиңа сул кулым, менә сиңа якын дустым, менә сиңа куш кулым. Син минем чын дустым, мин синең якын дустың. Әйдә, биик бергәләп, дөньябыз бит түгәрәк!”
Ныгыту.
- Сыйфатлар кергән җөмләләр язу. Һәр төркемгә 1 сыйфат бирелә: 1 укучы – гади, 2 – чагыштыру, 3 – артыклык, 4 – кимлек дәрәҗәсенә куеп җөмлә төзи һәм бер-бер артлы укыйлар. (Раунд-Робин структурасы.)
- Бирелгән сүзләрне өчәрләп урнаштыру, вертикаль, горизонталь, диагональ буенча җөмләләр төзү (тик-тэк-тоу структурасы)
Минем, кызыл, дустым, күлмәк, сап-сары, бар, якын, акыллырак, ярата. (сүзләр һәм кушымчалар өстәргә мөмкин)
Төркемдә үзара бәя кую, хаталарны төзәтү.
Рефлексия.
- Тест. ( слайдтагы дөрес җаваплар белән чагыштырып үзен бәяли)
- Модельләштерү.
Бүгенге белемнәребезне схема итеп күрсәтик: (нокталар, буш шакмаклар белән слайдта схема чыга). Төркемнәрдә бергәләп төзиләр, слайд буенча тикшерәләр.
Сыйфат
Нинди?
Билгене (признак) белдерә.
4 дәрәҗәсе бар
Гади, чагыштыру, артыклык, кимлек
Сары, сарырак, сап-сары, саргылт
Мин яхшы, акыллы, ярдәмчел дус.
- Дәрес башында без 2 яңа сүз белдек. Нинди сүзләр? Бик дөрес: оныта, онытмый.
Дәвам итәбез. Ялкау бала өй эшен эшләргә ... (оныта). Тырыш укучы өй эшен эшләргә ... (онытмый).
Өй эше язабыз: Сезгә 2 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез.
1.Дустыңны мактап 4 җөмлә язарга (79 бит, 6нчы күнегү буенча) – мәҗбүри эш.
2. Сыйфатлар кергән табышмаклар язарга – иҗади эш.
Гомуми бәя кую.
-Укучылар, бүген без дәрескә нинди максат куйган идек? Нәрсә турында белә идек, нәрсәне бүген белдек? Моны белү ни өчен кирәк? Ничек уйлыйсыз, алдагы дәрестә безгә нишләргә кирәк булачак? Әлбәттә, бүгенге белемнәрне сөйләмдә кулланырга кирәк булачак!
-Ә хәзер ,укучылар, бүген эшләгән эшегезне бәяләгез, дәреснең гомуми билгесен чыгарыгыз.
- бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя?
-Сау булыгыз, укучылар! Акыллы, әдәпле, игътибарлы, ярдәмчел булыгыз!
Чыганаклар:
- Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту/төзүчеләр Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. – Яр Чаллы, 2015.
- Сүзлекләр
- Интернет материаллары.
Кушымта.
Тест
- Предметның билгесен белдереп, нинди соравына җавап бирүче сүз төркеме ... атала.
А) исем ә) сыйфат б) фигыль
2. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
А) 1 ә) 4 б) 2
3. чагыштыру дәрәҗәсенең кушымчасы:
А) –рак-рәк ә) -гылт-гелт б) –су
4. Кып-кызыл, сап-сары, ап-ак. Нинди дәрәҗәдә?
А) чагыштыру ә) артыклык б) кимлек
Модельләштерү өчен схема