Укучыларга

Татар теленнән олимпиада биремнәре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Олимпиада биремнәре27.89 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теленнән олимпиада сораулары ( 2кл.)

  1. Күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп яз.

Мәк . ль,  . өрәк,  шагы . рь, я . гыр,  яш . тәш,  ал . япкыч,  . әйкәл,

 сәг . ть,  шә . әр,  рә . әт,  ша . ит,   г . дәт,  бол . т,  сөл г. ,  г . ләм.

2.  Транскрипциядә бирелгән сүзләрне хәрефләр белән билгләп язарга.

[йәшен] , [гъәҗәп] , [ йүэш] , [йыракъ]

______________________________________________________________

3.  Бирелгән сүзләргә синонимнар уйлап яз.

       Кечкенә - _________ , зур - _________ , таза - ___________ ,

дус - __________ , көлә - _____________ , шатлана - _____________ .

4.  Җәяләрне ачып языгыз.

(Ы,ы)к   (Е,е)лгасы   (О,о)ренбург   (Ө,ө)лкәсендә   башланып                        

(Р,р)еспубликабызның  (Б,б)аулы, (А,а)знакай, (М,м)инзәлә  (Р,р)а-

йоннарын  кисеп үтә  һәм  (Ч,ч)улман  (Е,е)лгасына килеп кушыла.

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

  1.  Бирелгән сүзләргә антонимнар уйлап яз.

Зур - ___________ , ачы - __________ , якты - _____________ ,  

керә - _________ , ял - __________ , дус - _____________ .

  1. Исем, сыйфат, фигыльгә икешәр сүз  уйлап  язарга һәм шул

сүзләрдән  3 җөмлә төзеп  язарга.

Татар теленнән олимпиада сораулары ( 4 кл.)

  1. Бирелгән сүзләргә фонетик анализ яса.

Юньле-

Шагыйрь-

  1. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга аерып яз.

         Эшлекленең кулы алтын, акыллының сүзе алтын. Бүлмәдән шатлыклы авазлар ишетелә. Кар балаларның алсу битләренә куна.

  1. Бирелгән фразеологизмнарның мәгънәләрен аңлат.

Борын төбендә-

Түбәсе күккә тигән-

Ут  уйнату-

  1. Быел 125 еллык юбилее булган шагыйрь исемен яз. Аның нинди шигырьләрен санап үтә аласың?
  2. Мәкальнең төшеп калган сүзләрен яз.
    Ашаганда ... селкенсен,
    эшләгәндә ... җилкенсен.
  3. Туры мәгънәсендә килгән сүзләрне билгеләргә.
    а) тирән йокы, җылы караш, кайнар йөрәк;
    б) җеп чуалу, җитен сакал, алтын куллы;
    в) тәмле телле, аттан төшү, күз тию;
    г) тирән күл, көмеш йөзек, бауны өзү.
  4.  Билгеләр буенча предмет исемен бел һәм яз.

Кояшлы, кызу, җилсез ... .
Көзге, салкын, эре ... .
Яшел. яфраклы, биек ... .

  1. Сыйфатларны тиешле дәрәҗәгә куй.

а) яшел-                артыклык дәрәҗәсе

б) күк-                    кимлек дәрәҗәсе

в) озын-                 чагыштыру дәрәҗәсе

  1. Болар кемнәр.

Фәнис Яруллин-
Салих Сәйдәшев-
Илһам Шакиров-
Бакый Урманче-

  1. Татарча нинди газета һәм журналлар беләсең?
  2. Татарстандагы елгаларны яз.
  3. Бирелгән сүзләргә капма-каршы сүзләр уйлап яз.

Матур- .... , салкын-... ,  дус- ... , йоклау- ...,  биек- ... .

5 сыйныф

  1. Фонетика фәне нәрсәне өйрәнә?

А) сүзләрнең ясалышын

Ә) сөйләм авазларын

Б) сүзләрнең дөрес язылышын


  1. Кайсы авазларны әйткәндә, үпкәдән килә торган һава тоткарлыкка очрамый?

А) тартык авазларны әйткәндә

Ә)тартык һәм сузык авазларны әйткәндә

Б) сузык авазларны әйткәндә


  1. Сингармонизм законы нәрсәне белдерә?

А) бу закон татар телендә юк

Ә) тартыкларның ярашуын

Б) сузыкларның ярашуын


  1. Татар телендә ничә сузык аваз бар?

А) 11

Ә) 9

Б) 12


  1. [w] - тартыгы булган сүзләрне табыгыз.

А) Вәли

Ә) Бариев

Б) инфинитив


  1. Тамыры дөрес күрсәтелмәгән сүзне табыгыз.

А)ямьсезләнү (ямь)

Ә) бүлмә (бүл)

Б) җиләклек (җил)


  1. Нәрсә ул сүз басымы?

А) сүздәге бер авазны көчлерәк итеп әйтү

Ә) бер хәрефне кычкырып әйтү

Б) сүздәге бер иҗекне көчлерәк итеп әйтү


  1. Балыклы сүзенә дөрес басым куелган рәтне күрсәтегез.

А) ба-лык-лы

Ә) ба-лык-лы

Б) ба-лык-лы


  1. Модальлек кушымчаларыннан гына торган рәтне күрсәтегез.

А) –рак, - кәй, -ның

Ә)-ләр, -нчы, - ты

Б) – даш, -нан, -мый


  1. Фразеологик берәмлекне табыгыз.

А) татар теле

Ә) тимер юл

Б) телен йоту


  1. Ясалма нигезле сүзне күрсәтегез

А) балалар

Ә) төньякка

Б) авылыбызда



Текстны укыгыз һәм 12-16 нчы биремнәрне эшләгез.

(1)Курчак театры кайчан, кайсы илдә барлыкка килгән? (2) Дөньяда беренче курчакны кем ясаган? (3) Моны беркем дә белми, чөнки йөз ел элек тә, мең ел элек тә барлык халыкларда да курчаклар булган.

(4) Элек курчакларны балчыктан, саламнан яки чүпрәктән ясаганнар. (5) Балалар шулар белән уйнаганнар. (6) Алар курчакларны йоклатканнар, уятканнар, дәвалаганнар, ашатканнар, эчерткәннәр...

(Вакытлы матбугаттан)


  1. 2 нче җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүз ничә хәреф, ничә аваз, ничә иҗектән тора?



  1. 3 нче җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүз кайсы ысул белән ясалган?



  1. 4 нче җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзне мәгънәле кисәкләргә бүлеп языгыз.

___________________________________________________________________________

  1. 6 нчы җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр – үзара нинди сүзләр?



  1. 3-4 җөмлә белән текстка мөнәсәбәтегезне белдерегез.