Цитаталар дәфтәре

Әлеге бүлектә сез төрле темаларга канатлы сүзләр, үткен фикерләр белән таныша аласыз.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Акыллы фикерләр25.41 КБ

Предварительный просмотр:

ЦИТАТАЛАР

Әлеге бүлектә сез төрле темаларга канатлы сүзләр, үткен фикерләр белән таныша аласыз.

 

  •  "Тормыш үзе - язучы" Айдар Зәкиев
  • "Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул" Габдулла Тукай
  • "Кеше йөрәге - оя. Буш торуны яратмый. Бушап калдымы - суына, туза, җимерелә." Фәнис Яруллин
  • "Яшьлекнең бөтен гүзәллеге - кыюлыкта. Дуамал да, тапкыр да, җор да син, яшьлек! Кызулыгың, дуамаллыгың аркасында, аек акыл белән эшләп булмастай эшләр башкарып ташлыйсың. Егыласың - еламыйсың. Яшьлек - гомернең елмаюы. Яшьлек - гомернең җыры. Һәркем шушы җырны мөмкин кадәр матуррак башкарырга тырыша." Фәнис Яруллин
  • "В деле воспитания развитие навыков должно предшествовать развитию ума" Аристотель
  • "Дөньяны җил боза, адәмне сүз боза."Татар халык мәкале
  • "Гафу итә белү үзлегенә көчле кешеләр генә сәләтле. Көчсезләр беркайчан да гафу итмиләр." Махатма Ганди
  • "Аллаһы Тәгалә кемне дә булса җәзаларга теләсә, шуны педагог итә." Сенека 

•  "Гади һәм аңлаешлы итеп язу ихлас һәм игелекле булу кебек үк үтә дә авыр."Сомерсет Моэм, инглиз язучысы

•  "Иң бәхетле чагың – бәхет турында уйламаган чагың." Шәүкәт Галиев

•  "Телләр үлми! Үлә бары телен җуйган халыклар..." Рәфикъ Юныс

• "Шик юктыр ки, Аллаһ сез кылганнарны тулаем күреп тора." (Бәкара сүрәсе, 110 нчы аять)

•  "Шагыйрь шигырь язучы гына түгел, шагыйрь – үзе шигырь ул." Хәсән Туфан

•  "Башкаларга төбәлгән явызлыктан усал кешеләр үзләре интегәләр." Фирдәүси

  • “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр” Р.Фәхреддин
  • "Мәктәп - биш культны үз эченә алган мәдәни учак ул: болар Туган ил, кеше, китап, туган тел һәм хезмәт культлары" Камил Әхияров
  • "Китап укымаган адәм - чәчкә атмаган үлән." Гайса Хөсәенов
  • "Өлгермәгән бала юк, өлгермәгән укытучылар гына бар" Суфиян Поварисов
  • "Укытучылар тырышлыгы - ил бавыры ныклыгы!" Суфиян Поварисов
  • Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шулвакыт анын кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп Һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиргә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Жиргә кумсә – орлык шикелле тишелеп чык. Жилкәнеңне жилләр екса – йөрәгеңне жилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да жиңергэ өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек. 
    Фәнис Яруллин

• Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк. (Сократ) 
• Салават күперен күрергә хыялланасың икән, яңгыр астында калудан курыкма. (Долли Партон) 
• Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. (Кәрим Тинчурин) 
• Кешеләр дә хәзинә бит. (Гариф Ахунов) 
• Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур уйларга омтыла. ( Фәнис Яруллин) 
• Бары гүзәл җанда гына бәхет чәчәкләре коена .(Флёра Тарханова) 
• Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш бирүче мәңгелек агач. (Шәүкәт Галиев) 
• Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе – белгәнне дөрес итеп куллану. (Р.Декарт) 
• Начар укытучы хакыйкатьне ачып бирә, яхшысы хакыйкатьне табарга өйрәтә. (А.Дистервег) 
• Китап- акыл баласы. (Джонатан Свифт) 
• Иң авыр эш – берни дә эшләмәү. (Оскар Уайльд) 
• Кеше үзе түгел, ә аның гамәлләре мактауга лаек. (Мишель де Монтень) 
• Белемле булу гына җитми, аны куллана белергә дә кирәк. (Цицерон) 
• Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла. (Джо Уайдер) 
• Үз халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, бу дөньяның матурлыгын тулысынча күрә алмас. (М.Максут 
• Тормышның кыска икәнен исеңдә тотып яшә. (Гораций) 
• Максатка ирешү өчен бер генә нәрсә кирәк: алга бару. (Оноре де Бальзак) 
• Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала. (Роберт Кеннеди)