Халык авыз иҗаты

Халыкбызның югалмас энҗеләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Мәкальләр26.64 КБ
Файл Табышмаклар17.46 КБ
Файл Әкиятләр20.82 КБ
Файл Кызыклы табышмак-сораулар17.81 КБ

Предварительный просмотр:

Тел, сүз[үзгәртү]

  • Акыллының теле күңелендә,

Тиленең акылы телендә.

  • Акылы кысканың теле озын.
  • Ана баланы ике кат тудыра:

Бер кат — тән биреп! Икенче кат — тел биреп!

  • Анам биргән туган тел,

Атам биргән корал тел.

  • Ана мәм биргән,

Ана тән биргән, Ана сөт биргән, Ана тел биргән!

  • Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.
  • Бик татлы булма кабып йотарлар,

Бик ачы булма — төкереп ташларлар.

  • Аягы пычрак — өй пычратыр,

Теле пычрак — кеше пычратыр.

  • Берәүнең кулы эшли,

Икенченең теле эшли.

  • Бер телдә ун хикмәт,

Ун телдә йөз хикмәт.

  • Бит күрке күз,

Тел күрке сүз.

  • Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,

Иң ачы нәрсә дә — тел.

  • Әдәп башы — тел.
  • Әйткәннән тел калмас.
  • Әйтмәс җирдә авызың тый,

Кычытмас җирдә кулың тый.

  • Җабага тайның бете ачы,

Әшәке кешенең теле ачы.

  • Иле барның теле бар.
  • Иң татлы тел — туган тел,

Анаң сөйләп торган тел.

  • Инсафлының теле саф.
  • Йомшак телле бәрән ике ананы имә.
  • Кеше күрке йөз;

Йөзнең күрке — күз; Уйның күрке — тел; Телнең күрке — сүз.

  • "Кеш" дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр.

(Тел ул үзеңне яклау коралы булып та хезмәт итә, дигәннән.)

  • Күңеле турының теле туры.

(Төрдәше: "Күңеле расның теле рас".)

  • Озын тел елан: авыздан чыкса, муенга урала.
  • Сакауның телен әнисе белер.
  • Оста барда кулың тый,

Белгән барда телең тый.

  • Сакал сакауны үчекли.
  • Сиңа бирелгән ике колак, бер тел:

Ике тыңла, бер сөйлә, калганын үзең бел.

  • Сөяксез тел ни димәс.
  • Сүз бер көнлек, тел гомерлек.
  • Татлы тел тәхет били.
  • Татлы тел тимер капканы ачар.
  • Тел — ананың теләге,

Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.

  • Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.
  • Тел белмәгән теленнән абыныр.
  • Телгә сак бул!
  • Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар. Белгәннәр чумып алыр, Белмәгән коры калыр.

  • Теле белән күктәге айны йөртә белгән,

Кулы белән казандагы майны эретә белмәгән.

  • Теленә салынган,

Эшендә абынган.

  • Телең белән күңелеңне бер тот.
  • Телең белән узма,

Белем белән уз.

  • Телең белән фикер йөртмә,

Уең белән фикер йөрт.

  • Телеңне тезгендә тот,

Этеңне чылбырда тот!

  • Телеңне тыйсаң, тыныч булырсың.
  • Телне каләм саклый.
  • Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
  • Теле озын булмаганның гомере озын булыр.
  • Теле озын кешенең акылы кыска булыр.
  • Теле пычракның күңеле пычрак.
  • Теле татлының дусы күп.
  • Теле чибәрнең үзе чибәр.
  • Теле юкны тигәнәк талар.
  • Тел күңелнең көзгесе.
  • Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!
  • Телделәр халык булып дөньяга чыккан,

Телсезләр балык булып дәрьяда калган, Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.

  • Телләр белгән — илләр белгән.
  • Тылмач үз җавабын үзе табар.
  • Телне тешләп өзеп булмый,

Сөйләми дә түзеп булмый.

  • Тел өчен теш төбенә утырталар.
  • Тел ташны эретә.
  • Тел Теләчегә барып кайта. (Теләче — Казан арты район үзәкләреннән берсе.)
  • Телчән теленнән табар.
  • Тәмле дә тел,

Тәмсез дә тел.

  • Төче коймак пешергән кешегә бар, төче телле кешегә барма.
  • Төче коймак тиз кикертә.
  • Туган илем — иркә гөлем,

Киңдер сиңа күңел түрем.

  • Туган телем — үз телем,

Туган илем — үз көнем.

  • Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
  • Туры телем таш ярыр.
  • Ул да яхшы, бу да яхшы,

Ашаган чакта бар да яхшы, Баш коткарган тел дә яхшы.

  • Үткен тел — бәхет,

Озын тел — бәла!



Предварительный просмотр:

Аң-белем, әдәбият, уку-язу, хат-хәбәрләшү

* Акыллыга да әйттем − 
Уйлады да белде;
Акылсызга да әйттем −
Тыңлады да көлде.
(Табышмак)

* Югалткан әйберең түгел, −
Эзләмичә тапмыйсың.
(Табышмак)

* Әйткәч, беләсегез килә,
Белгәч, көләсегез килә.
(Табышмак)

* Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә.
(Мәкаль)

* Моны миңа сөйләде Алдар,
Әгәр сиңа очраса,
Ул сине дә алдар;
Болар барсы да ялган,
Ялган булса да,
Ак кәгазьгә язылган.
(Әкият)

* Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый.
(Акыл)

* Аршынлы түгел, потлы түгел,
Һәркемдә бар.
(Акыл)

* Бер байлык бар − янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый.
(Белем)

* Акыллы чәчә барыр,
Акылсыз җыя барыр.
(Белем)

* Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,
Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк
Нәрсә бар дөньяда?
(Тел)

* Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.
(Мәктәп)

* Агач түгел − яфраклы,
Тун түгел − тегелгән.
(Китап)

* Кабат-кабат катлама,
Акылың булса ташлама.
(Китап)

* Теле юк − үзе аңлата.
(Китап)

* Анда бар да бар.
(Китап)

* Өнсез, җансыз − иң якын дус.
(Китап)

* Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.
(Китап)

* Ак җир, кара тап,
Нәрсә булыр, уйлап тап.
(Китап)

* Ак ялан, кара сукмак, −
Йөри белгән эз табар.
(Китап)

* Ача да яба, ача да яба,
Җавабын зирәк таба.
(Китап)

* Киштә башында төпле төргәк,
Аңа һәр өйдә хөрмәт,
Һәркемгә дә иң кирәк.
(Китап)

* Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың.
(Язу, уку)

* Җирлеге ак, орлыгы кара,
Җимеше ни булыр? −
Тикшереп кара.
(Кәгазь, юзу, уку)

* Кәкре-бөкре сызылган,
Хәрефләре сыгылган,
Асты бар, өсте бар,
Тырма кебек теше бар.
(Язу)

* Аш ашамас,
Кара су эчәр,
Дөньяда кош кебек очар,
Күңелләргә нур чәчәр.
(Язу)

* Җир өстендә күп кешеләр
Кар өстенә кара солы чәчәләр.
(Язу)

* Бишәү чәчә, берәү жыя.
(Язу, уку)

* Иген чәчте биш малай,
Урдылар ике агай.
(Язу, уку)

* Кул белән чәчәсең,
Күз белән җыясың.
(Язу, уку)

* Җире ак, орлыгы кара,
Кул белән чәчәләр,
Авыз белән җыялар.
(Кәгазь, язу, уку)

* Ак ялан,
Ак яланда эз калган,
Эз өстендә күз калган.
(Кәгазь, язу, уку)

* Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә.
(Каләм)

* Үзе укырга белмәсә дә гомер буе язына.
(Каләм)

* Кәгазь өстен карайта,
Дөнья йөзен агарта.
(Каләм)

* Үзе бер карыш,
Теле мең карыш.
(Каләм)

* Үзе йөзә − чылбыр тезә.
(Каләм)

* Авызы бер, теле ике, җаны юк.
Сөйләгән сүзенең һич саны юк.
(Каләм)

* Менә табышмак, уйлап кара:
Суы тәмсез, йөзе кара,
Чиләгенең төбе юк,
Файдасының чиге юк.
(Кара һәм кара савыты)

* Кара кыр буйлап ак куян чаба.
(Кара такта, акбур)

* Бер чыгарып җибәрсәң,
Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.
(Сүз)

* Әйтермен − миннән китәр,
Тыңламасаң − синнән китәр.
(Сүз)

* Сөрмәгән җирдә тумаган куян баласы.
(Ялган сүз)

* Диңгезе бар, суы юк,
Каласы бар, халкы юк,
Урманы бар, агачы юк.
(Карта)

* Шәһәрләр − йортсыз,
Диңгезләр − сусыз.
(География картасы)

* Ямавы бар, җөе юк,
Каласы бар, өе юк.
(Карта)

* Бабай бүреге йөз ямау.
(Глобус)

* Аягы юк − китәр,
Җибәргән җиргә җитәр,
Кушкан йомышны үтәр.
(Хат)

* Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә,
Гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия.
(Хат)

* Дүрт почмаклы келәтем, −
Аккошым бар эчендә;
Кеше алыр дип кайгым юк, −
Тамгасы бар түшендә.
(Хат)

* Кабат-кабат,
Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат,
Мин торам аны санап,
Көн дә кими бер канат.
(Календарь)



Предварительный просмотр:

Ялкау малай

(Татар халык әкияте)


Бер кеше, улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди. Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ятканлыгын күргәннәр.

Бу кеше, улына күрсәтеп:

— Улым, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, ал аны!—дигәч, малай:

— Юлда очраган бар тимер-томырны җыя китсәң... Иренмичә аны иелеп аласым юк әле,— дип әйтте, ди.

Ул алмагач, бу кеше үзе алып, куенына кыстырып киттеләр, ди. Барып җиттеләр, ди, бер тимерчелеккә. Әлеге кеше тимерчегә кереп, даганы егерме биш тиенгә сатты, ди, һәм шул акчага чия җимеше сатып алды, ди. Киттеләр, ди, малай — арттан, әтисе алдан бара, ди. Ә әтисе, малайга сиздермичә генә, чияләрне юлга берәм-берәм ташлап бара башлаган. Малай юлда яткан чияләрне берәм-берәм чүпләп бара, ди.

Инде әтисе, чияләрне ташлап бетергәч, һәм малае иң соңгы чияне дә үрелеп юлдан алгач, артына борылып, улына:

— Менә шулай, улым, акылны хезмәт түкмичә генә алып булмый аны. Әгәр дә даганы үрелеп алырга иренмәсәң, бер үрелүдә эш беткән булыр иде. Менә син шул бер дага бәһәсенә сатып алынган чияләрне ике йөз дә егерме биш тапкыр үрелеп алдың инде. Моннан соң, бер иелергә иренеп, ике йөз егерме биш мәртәбә иелергә вакытыңны да кызганырсың,— дип әйткәч, малайның йөзе чия кебек кызарды, ди.

Өч бүләк

(татар халык әкияте)


Элек заманда бер бай Мәкәрҗәгә ярминкәгә китә. Була аның өч кызы. Бу киткән чагында кызларына әйтә: «Кызларым, әйтегез, Мәкәрҗәдән кайткан вакытта сезгә нинди бүләк алып кайтыйм?» – ди. Берсе әйтә: «Әти, миңа атлас күлмәк алып кайт», – ди. Уртанчы кызы әйтә: «Миңа сәлисәр күлмәк алып кайт», – ди. Кечкенәсе әйтә: «Миңа күлмәк кирәкми, кеше башы хәтле алма алып кайт», – ди.

Китте бу Мәкәрҗәгә. Сату итте, алдап-йолдап бик күп табыш итте. Кайтыр вакыт җиткәч, олы кызына атлас күлмәк алды, уртанчысына сәлисәр күлмәк алды. Аннары кечкенә кызына алма эзләргә кереште. Эзли-эзли, кеше башы хәтле алма таба алмый. Кечкенә кызын кайгырта, «бу нәүмиз була инде», ди, ничек тә булса шундый алма табарга уйлый.

Мәкәрҗә вакыты үтә. Шәһәрдәгеләр бар да кайтып китәләр. Бу бер айгыр ала да, атланып, шул алманы эзләргә китә. Очраса, ничек булса да алманы аласы инде. Йөри-йөри бу кара урманнарга да кереп китә. Баласын нәүмиз итәсе килми бит инде. Йөри торгач, бер йортка очрады. Япан бер йорт. Керде. Тегендә бер карчык утыра. Исәнлек-саулык сорашкач, бай әйтә:

– Әби, кеше башы хәтле алма кайда бар икән, ишеткәнең юкмы? Нихәтле акча биреп булса да алыр идем, – ди.

Әби әйтә:

– Менә шушы юл белән бар, улым, тәвә-тәвә еланнар очрар. Шулар бик саклыйлар, сизсәләр, исән калдырмаслар, – ди.

Ат яхшы моның, бакчага тиз генә барып җитте. Еланнар йоклаган. Әкрен генә керде бакчага. Бер алма өзеп алды – кеше башыннан да зур алмасы. Айгырына атланды, бик тиз генә юлга төште. Шул чагында борылып караса, артыннан бер өермә шикелле елан килә. Килеп җитте дә бу атны бәреп тә екты. Елан әйтә:

– Ник алдың сораусыз? – ди.

Бу бай әйтә:

– Кечкенә кызым бар. Шул кызым кеше башы хәтле алма сорады. Башка җирдән таба алмагач, килеп алдым инде, – ди.

– Алуын алгансың да, – ди елан, – кызыңны миңа бирсәң генә китә аласың, әгәр дә кызыңны бирмәслек булсаң, атыңны да, үзеңне дә ашыйм, – ди.

Үлем бик ачы нәрсә бит ул. Нишләсен инде, бай кызын бирмәкче булды. Елан әйтә: «Мин фәлән көнне барырмын, кызыңны туйга хәстәрлә», – ди.

Ярар. Кайтты инде бу Мәкәрҗәдән. Кызлар өчесе дә йөгерешеп чыкты. Әүвәл олы кызына атлас күлмәкне бирде. Аннары уртанчы кызына сәлисәр күлмәкне бирде. Аннары кечкенә кызына зур алманы бирде. Бай алманы бирде дә елап та җибәрде.

– Әти, ник елыйсың? – ди кечкенә кызы.

– Әй, кызым, бу кайгылы алма. Алма түгел бу, ут, ди. Сине еланга бирмәкче булып кына алдым. Урладым иде дә тотты бит, – ди.

– Әти, күрәсен күрербез инде, бер дә кайгырма, – ди дә кыз, алманы чөеп уйный бирә.

Вакыт килеп җитә. Бик елаштылар, кайгырыштылар, ашамыйлар, эчмиләр инде кайгыдан. Кечкенә кызын еланга бирергә кирәк бит инде. Әле тегеләрен дә ярәшмәгән.

Бер заман күренә – өермә кебек нәрсә килә юлдан. Бик туздырып килә. Койрыгын тешләгән дә көпчәк кебек тәгәрәп килә бу. Килеп җитүе булды, капканы ватып керде дә кызны чардакка алып менеп тә китте. Ата-аналары, туганнары кан-яшь елый инде моның. Ярар. Болар төн куналар. Кечкенә кыз җиңгәсе белән бик дус икән. Каенатасы әйтә: «Бар әле, үлмәдеме икән, үтергәндер инде үзен», – ди. Елан кызга әйткән булган икән: «Мин егет булганны берәүгә дә әйтмә, әйтсәң, ташлармын да китәрмен, сары яфрак кебек саргаеп үләрсең», – дип. Җиңгәсе килгән ишек төбенә тыңларга: тавыш-тын юк, бернәрсә дә ишетелми. Җиңгәсе ишеккә чиртә, каенсеңлесе килде моның янына. Бу исәнлек-саулык сорады. Кыз әйтә: «Исән-сау», – ди. Җиңгәсе әйтә: «Елан – еланмы, әллә егетме?» – ди. Кыз әйтә: «Елан – елан түгел, егет – елан», – ди. Җиңгәсе куанган да тизрәк каенаталарына төшеп сөйләгән.

Шуннан соң теге елан, кызның җиңгәсенә нәрсә әйткәнен ишетеп, моңа: «Сүземне тыңламадың, мин китәм инде, сау бул, ди. Үләсең килмәсә, мине эзләрсең, ди. Бармак калынлыгы тимер таяк ясат, аягыңа тимер башмак ясат, аның табаны бармак калынлыгы булсын. Мине тапкан вакытта, шул башмагың ышкыла-ышкыла агач яфрагы калынлыгы гына калыр, ди. Таягың, сызып, кулыңда энә хәтле генә калыр, шул гомерләр эзлисең бар әле мине», – ди.

Елан киткәч, кыз саргайды, кипте. Атасыннан рөхсәт сорап чыгып китте бу. Елан әйткәнчә, тимер таякка таянды, аягына тимер башмак киде. Бара, бара бу. Озак еллар үтте, бу кыз саргаеп карчык кыяфәтенә керде. Бик озак баргач, кыз үзенең атасы очраган йортка килде. Бу да шул йортка карчык янына барып керде. Карчыктан сораша:

– Минем шундый-шундый киявем кайда булыр икән? – ди.

Карчык әйтә:

– Киявең читтә йөреп кайтты да, син килеп җитмәгәч, яңадан өйләнде, ул хәзер кибетче, ди. Шушы юл белән бар, шунда бакча булыр. Тик син бакча буеннан узма. Шул бакчаның арт ягында бер зәңгәр йорт булыр, киявең менә шул йортта инде, ди. Ул үзе өйдә булмаса, кибеттә булыр. Хатыны гына өйдә булыр, балалары юк, ди. Кер дә, ди, икмәк бирсә, икмәк алма, тоз бирсә, тоз алма, кием бирсә, кием алма, ди. «Нәрсә бирим», дип ачуы килер дә сине кәҗәнкәгә ябып куяр, – ди.

Кыз йортны барып тапты. Керде. Моңарга тегенең хатыны икмәк бирде, бу икмәк алмый, тоз бирде, тоз алмый, кием бирде, кием алмый. Теге хатын: «Сиңа, алай булгач, нәрсә бирим?» – дип ачулана да моны кәҗәнкәгә ябып куя.

Бер заман ире егет сурәтендә кибеттән ашарга кайта. Би-тен-кулын юа. Килеп, өстәлгә утыра. Хатыны әйтә:

– Бер кызык бар әле бездә, – ди. Ире әйтә:

– Нәрсә бар, сөйлә, – ди.

– Бөкрәеп беткән бер хәерче карчык керде. Кулында тимер таяк, аягында тимер башмак. Таягы нәзек кенә, башмагы юка гына, – ди.

Егет уйлап алды: «Минем хатындыр ул», – дип.

– Кая китте ул? – ди егет.

– Әнә кәҗәнкәгә бикләп куйдым үзен, бик хәшәрәт, ул, – ди.

– Бар, чыгар әле. Нигә алай карчык кешене мыскыл итәсең? Үзеңнең дә картаер көнеңне оныттыңмыни? – ди.

Хатыны карчыкны җитәкләп алып керде. Теге елан егет үз хатыны икәнне таныды.

Таныгач, үзе белән тора торган хатынына әйтте:

– Бу карчык минем иң беренче өйләнгән, яратып өйләнгән хатыным. Ул, мине эзли-эзли йөреп, шундый кыяфәткә кергән, син аның кисеп ташлаган тырнагына да тормыйсың, – диде.

Бөрешкән, бөкрәйгән карчыкка бер өргән иде, унсигез яшәрлек кыз кебек булып китте. Теге хатынын аерып, үзенә йорт салып бирде.

Шулай итеп, моның белән әле дә гомер итәләр, ди.

Кәкре каенга терәткән

(Татар халык әкияте)


Борын заманда бер алдакчы кеше булган, ди, теләсә кемне алдалый ала икән, ди. Үзен бик акыллыга санап йөргән тагын бер бай кеше бар икән, ди. Шул кеше әйтә икән:

— Мин шул Алдарга очрасам, аны һич тә алдатмас идем,— ди икән.

Бервакыт бу кеше юл буйлап барганда, күрә: юл буенда әлеге Алдар бер кәкре каенны терәтеп тора, имеш. Бу аның янына барып сораган:

— Я, дус, сине алдарга бик оста дип әйтәләр, мине дә алдый алырсыңмы икән, я алдап кара әле,— ди. Алдар әйткән:

— Нигә сине алдый алмам икән? Бик тиз алдар идем дә, янымда алдар капчыгым юк шул, өйдә калды, —дигән. Бу кеше үзенең уяулыгына ышанып, Алдарга әйткән:

— Бар, өеңнән капчыгыңны алып кил, мин монда көтеп торырмын,— дигән. Алдар аңа әйткән:

— Өйгә бик кайтыр идем дә, менә бу каен аварга тора, китәргә ярамый бит,— дигән. Бу кеше бик үрсәләнеп:

— Барсана, зинһар, капчыгыңны китерсәнә, син килгәнче, каенны үзем терәтеп торырмын,— дип, кәкре каенны терәп калган.

Алдар шул китүдән кире әйләнеп килмәгән, ди, бу кеше әле дә булса кәкре каенны терәп тора, ди.



Предварительный просмотр:

Сүз, аваз-хәреф турында табышмаклар

 

  1. Синдә бар, миндә бар - кешедә юк, Казанда бар, өйдә юк; Урманда бар - бер генә, Җирдә-суда бер дә юк.
  2. Мәскәү илә Казанда юк, Питербур илә Оренбурда бар; Ташкент илә Уфада юк, Әстерхан илә Самарда бар.
  3. Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү.
  4. Әбидә бер, бабайда ике.
  5. Диңгездә бар, суда юк, Абзарда бар, өйдә юк.
  6. Бездә бар, Сездә бар, Илдә юк.
  7. Яз белән көз нәрсә белән тәмамлана?    
  8. Казанның уртасында ни бар?
  9. Сыерда бар, атта юк, Сарыкта бар, эттә юк.
  10. Тыкрык башында ни бар?
  11. Чигәдә бар, кашта юк, Чирәмдә бар, ташта юк.
  12. Кое төбендә нәрсә бар?
  13. Җирнең уртасында ни бар?
  14. Кәҗәнең башында нәрсә бар?    
  15. Шәһәрдә бар, авылда юк, Кешедә бар, адәмдә юк.
  16. Барда юк, юкта бар.
  17. Балда бар, нанда юк, Алмада бар, ханда юк.
  18. Урманда бар, кырда юк, Мунчада бар, өйдә юк.
  19. Тәрәзә төбендә нәрсә бар? Шуны тап.
  20. Көн белән төн уртасында нәрсә бар?
  21. Күлдә бар, елгада юк, Үрдәктә бар, казда юк.
  22. Беренче кисәге - җирнең иярчене; Икенче кисәге - җәзалау урыны; Кушып укыганда - кеше исеме.
  23. Бер иҗегем - төс минем; Икенчесе - сыеклык; Өченчесе бөл ай ди: - Безнең авыл бик бай,- ди.
  24. Нинди шәһәр суда йөзә?
  25. Алма дисәң дә алалар, Нәрсә соң ул, балалар?
  26. Чарлак кайчан кош була?
  27. Азиядәге бер тауның исемен алам: беренче иҗеге - әйбернең төсен белдерә, икенче иҗеге - йорт хайванының исеме.
  28. Нинди сүздә алты «н» бар?
  29. Беренче иҗеге - боерык фигыль; Икенче иҗеге - атау җөмлә; Икесе бергә - кыйммәтле металл исеме.
  30. Ансыз миңа бу киң дөнья булды тар, Насыйп микән миңа аны күрергә? Аның хәрефе бу язылган җирдә бар, Миңа кирәк шул кемлеген белергә.
  31. Һәр хәрефе бер иҗек, Исеме була ничек?
  32. «Б» белән башласаң - бик тәмле әйбер; «С» белән башласаң - бүрәнәләр бәйләме; «К» белән башласаң - боерык фигыль.
  33. Бер иҗеген ал умартадан, Икенчесен эзлә партадан; Бергә кушкач, кем була дисәң? - Уйлап кара: мин ярам, кисәм.
  34. Бабай урманга барган, Бабай балтасын алган. Бабай урманда бал тапкан, Аны кая салып кайткан?
  35. Берсе иген игүчеләргә, икенчесе печән җыючыларга кирәкле ике нәрсәнең исемен бергә кушсак, җиңгиләргә кирәкле бер нәрсәнең исеме килеп чыгар.
  36. Үзе биш хәрефтән тора торган сүз. Баштагы өч хәрефен генә укысаң - татлы әйбер исеме килеп чыга, соңгы ике хәрефе - Татарстандагы елга исеме. Барысы бергә - суда яшәүче, бик тиз йөзүче.
  37. Без безгә без дибез, Сез безгә ни дисез?
  38. «Й» белән башласаң - әйберләрне саклый, «Т» белән башласаң - җәнлек ауларга ярый.
  39. Кара дисәң, карамый, Ак дияргә ярамый.
  40. Кыш көнендә күп була торган ике нәрсәнең исемен бергә тезеп языгыз да, җәй көне күп була торган бер җимеш: исеме чыксын.
  41. «К»дан башлап укысагыз, Җир ашларга китә, «Г»дан башлап укысагыз, Чәчәк атып үсә.
  42. Күлмәкне икегә аерсаң, нәрсә килеп чыга?
  43. Минем белән ул адаш: Мин - яз ае, ә ул - аш.
  44. Урман белән тау арасында нәрсә бар?
  45. Ат бер елга өч таз суны эчеп бетерә аламы?
  46. «3» белән башлап - Татарстандагы елга; «X» белән башлап - кеше исеме; «Ч» белән башлап - үсемлек; «Җ» белән башлап - елның бер вакыты.
  47. Бөтен татар өендә бар, Үзе дөньяда бер генә.
  48. Күл буенда шаулармын, «Ш» белән мине язсаң; Ат муенында булырмын, «Т» белән алыштырсаң; Ул урынга «Р» куйсаң, Кисә аласың токмач; «Л» белән кырда калам, Игенне урып-җыйгач.
  49. Беренче кисәге - сыеклык, икенче кисәге - Татарстандагы елга, кушып укыганда - табигать күренеше.
  50. Беренче иҗеге - хайван, Икенче иҗеге - боерык фигыль, Икесе бергә - кош исеме.
  51. Беренче кисәге - боерык фигыль, икенче кисәге - иген үсә торган җир, кушып укыганда - зирәк кеше.
  52. Исеме ике сүздән кушылган. Беренчесе - җир йөзендә иң күп бер нәрсә, икенчесе - кечкенә бер хайван; икесен бергә җыйганда, өен үзе белән йөртә торган бер хайванның исеме чыксын.
  53. Тугай кайчан сайрый?
  54. Атлар аңлый торган ике сүзнең ахырына «к» хәрефен кушсаң, адәмнең киссәң дә авыртмый торган бер әгъзасының исеме чыгар. Ул нәрсә?
  55. Башы - «т», койрыгы - «н», дошманы - «м». Ул нәрсә?
  56. Көн белән төн бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?
  57. «У» белән язсаң, тау була, «А» белән язсаң, диңгез була.    
  58. Өч дигәндә - ике була, «Ике» дигәндә - өч була.
  59. Түтәлдә нинди ике нота үсә?     
  60. Ике көн рәттән яңгыр явамы?