Балаларның сәламәтлеген ныгытуда сәламәтләндерү технологияләре куллану.
консультация по обж

Залялова Эльвира Рустямовна

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда сәламәтләндерү технологияләре куллану.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pedsovet_chygyshy.docx18.64 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда

сәламәтләндерү технологияләре куллану.

“Сәламәтлексез бәхетле булып булмый” дигән В.Г.Белинский.

(Без здоровья невозможно и счастья)

       Балаларның сәламәтлеге елдан ел кими. Моның сәбәбе булып тирә як тора: һава, су, азык-төлек.

       Балаларның сәламәтлеге нәрсәдән тора соң? Балаларның сәламәтлеге ул авырулар булмау гына түгел ә аларның ә аларның физик, психик,социаль яктан уңай торышы да.

Шушы нәтиҗәләрдән чыгып түбәндәге максатларны куярга була:

– Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сәламәт тәрбияләргә.Ул үз эченә:шат күңелле,актив,кызыксынучан,тирә-якның уңайсызлыкларына җайлашкан,түземле һәм көчле,югары дәрәҗәдә физик һәм акыл үсешенә ия бала тәрбияләүне ала. ФГОС баланың шушы үзенчәлекләрен исәптә тотып белем бирү процесын алып баруны күздә тота.

Бүгенге көндә сәламәтлекне ныгытуның, авыруларны киметүнең, балалар эшчәнлегенең дәрәҗәсен күтәрүнең иң кулай ысулларының берсе булып организмны чыныктыру тора.

Организмны чыныктырганда түбәндәге 3 принципны күз алдында тотарга кирәк.

  1. Чыныктыруны системалы алып бару.
  2. Тәэсир итү көчене эзлекле күтәрелүе.
  3. Баланың индивидуаль үзенчәлеген һәм эмоөиональ торышын исәптә тоту.

Чыныктыру ул чыныктыру процедурасы гына түгел ә комплекслы , көн дәвамында алып барыла торган чара. Ул шулай ук һава режимын,бүлмәне эзлекле җилләтүне,һава температурасын нормада тотуны саклауны үз эченә ала.

Бала организмын чыныктыру ысуллары арасыннан кызыклы,үзенчәлекле,уңайлы формалары булып:

Рижский алымы.

Таз төбенә вак ташлар салына,тозлы су аяк чугын күмәрлек итеп салына(1 л.суга 10-20 г. диңгез тозы салына), 2 мин суда йөрелә,чиста су белән чайкала һәм сөлге белән аяклар кызарганчы ышкыла. Бу ысул чыныктырып кына калмый ә яссытабанлылыкны да сәламәтләндерә. Башта су температурасы 36 градус, 2-3 көн саен 1 градуска түбәнәя, 22-24 градуска җитә.

Пробкалы массаж.

Бу уен формасындагы массаж кече яшьтәге балалар өчен дә уңайлы.Массаж нзәтиҗәсенлә күзәнәкләр киңәяләр, кан йөреше аларның туклануы яхшыра, тән тиресе чистара ,тонус күтәрелә. Пробкалы массаж организмда маддәләр алмашын көчәйтә. Массаждан соң пробкалар чистартылалар(обрабатываются).

Сулыш гимнастикасы.

Бу төр чыныктыру Л ФК га керә.Сулыш гимнастикасы организмга өлешләп һәм шулай ук гомуми тәэсир итә. Ул борын белән дөрес суларга өйрәтә. Борын белән сулау баланың авыручанлыгын киметә. Белем алу эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.Тулысынча тирән сулыш алу үпкәләрне киңәйтә һәм күкрәк читлегенең диформациясен бетерә.

И.С.Красикова ның элементар сулыш күнегүләрен куллану бик отышлы:”Уч төбеңә өр” “Шар кабарт” һ.б.

А.Н.Срельникованың сулыш гимнастикасы ысулы да үзенчәлекле. Ул гади,аңлаешлы,нәтиҗәле. Анда сулыш хәрәкәтләр белән алып барыла.

Бу сулыш гимнастикасын эшләгәндә түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк.

-борын белән кыска сулыш алырга.

-сулышны алган саен авыз аша чыгарырга.

-сулыш алуны хәрәкәт белән бергә башкарырога.

-барлык сулыш алулар марш темпында башкарыла.

-эчтән генә санарга(8 әр тапкыр санала)

Сулыш гимнастикасы,массаж һәм чыныктыру чаралары төрле авырулардан, салкын тиюдән, бронхиальный астмадан ярдәм итә.

Балалар бакчасының төп бурычы булып – балаларны мәктәпкә әзерләү тора.Әгәр дә бала мәктәпкәчә яшь чорда сәламәтлеген сакласа һәм ныгытса аңа мәктәптә уңайлы булачак. Ә без үз чиратыбызда әти-әниләр белән бердәм эш алып барсак кына нәтиҗәгә ирешәчәкбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану"; «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары»

"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану";  «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары» темаларына тәрбиячеләр, ата-аналар өчен чыгышлар....

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда сәламәтләндерү технологияләре куллану.

Баланың сәламәтлеге һәм тулы физик үсеше -  ул шәхеснең формалаштыру нигезе....

Консультация: “Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау торышы”

ldquo;Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау торышы&rdquo...

Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану.

Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану....

Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләрен куллану

quot;Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләрен куллану" темасына педагогик тәҗрибә...

“Балаларның сәламәтлеген саклау”

Ата-аналарга консультация...