Балаларның сәламәтлеген ныгытуда сәламәтләндерү технологияләре куллану.
статья

Баланың сәламәтлеге һәм тулы физик үсеше -  ул шәхеснең формалаштыру нигезе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

        Балаларның сәламәтлеген ныгытуда сәламәтләндерү технологияләре куллану.   

      “Сәламәтлексез бәхетле булып булмый”  дигән В.Г.Белинский. (Без здоровья невозможно и счастья).

     Баланың сәламәтлеге һәм тулы физик үсеше - ул шәхеснең  формалаштыру нигезе. Шулай да нәрсә соң ул сәламәтлек? Сәламәтлек - ул физик кимчелек яки авыру булмау гына түгел, ә тулы физик, психик һәм социаль иминлек.

    Балаларның сәламәтлеге елдан ел кими. Моның сәбәбе булып тирә як тора: һава, су, азык-төлек.

      Балалары сәламәт булуын теләмәүче әти - әниләр юктыр ул. Ләкин ничек сәламәт булырга икәнлеген барсы да белеп бетерми. Шулай ук балаларны нык, көчле итәр өчен чыныктыру чаралары да куллана белмиләр.

  Балаларның сәламәтлеге нәрсәдән тора соң? Балаларның сәламәтлеге ул авырулар булмау гына түгел, ә аларның физик, психик, социаль яктан уңай торышы да.

 Шушы нәтиҗәләрдән чыгып түбәндәге максатларны куям:

-         Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сәламәт тәрбияләргә.Ул үз эченә: шат күңелле, актив, кызыксынучан,тирә - якның уңайсызлыкларына җайлашкан, түземле һәм көчле, югары дәрәҗәдә физик һәм акыл үсешенә ия бала тәрбияләүне куям. ФГОС баланың шушы үзенчәлекләрен исәптә тотып белем бирү процесын алып баруны күздә тота.

      Бүгенге көндә сәламәтлекне ныгытуның, авыруларны киметүнең, балалар эшчәнлегенең дәрәҗәсен күтәрүнең иң кулай ысулларының берсе булып организмны чыныктыру тора.

 Сәламәт  яшәү рәвешенең компонентларын күз алдында тотарга тырышам:

1. Дөрес туклану;

2.Рациональ хәрәкәтлек активлыгы;

3. Чыныктыруны системалы алып бару.

4.Тәйсир итү көчене эзлекле күтәрелүе.

5.Сулыш алу  аппаратын үстерү;

6.Тотрыклы психоэмоциональ хәлне саклау,.

7.Баланың индивидуаль үзенчәлеген исәптә тоту.

   Чыныктыру ул - чыныктыру процедурасы гына түгел, ә комплекслы , көн дәвамында алып барыла торган чара. Ул шулай ук һава режимын, бүлмәне эзлекле җилләтүне, һава температурасын нормада тотуны саклауны үз эченә ала.

  Бала организмын чыныктыру ысуллары арасыннан кызыклы, үзенчәлекле, уңайлы формалары булып:

-рижский алымы;

-пробкалы массаж

-сулыш гимнастикасы.

Рижский алымы.

  Таз төбенә вак ташлар салына,тозлы су аяк чугын күмәрлек итеп салына (1 л.суга 10-20 г. диңгез тозы салына), 2 мин суда йөрелә,чиста су белән чайкала һәм сөлге белән аяклар кызарганчы ышкыла. Бу ысул чыныктырып кына калмый ә яссы табанлылыкны да сәламәтләндерә. Башта су температурасы 36 градус, 2-3 көн саен 1 градуска түбәнәя, 22-24 градуска җитә.

  Пробкалы массаж.

  Бу уен формасындагы массаж кече яшьтәге балалар өчен дә уңайлы. Массаж нәтиҗәсендә күзәнәкләр киңәяләр, кан йөреше аларның туклануы яхшыра, тән тиресе чистара ,тонус күтәрелә. Пробкалы массаж организмда маддәләр алмашын көчәйтә. Массаждан соң пробкалар чистартылалар (обрабатываются).

  Сулыш гимнастикасы.

Бу төр чыныктыру Л ФК га керә.Сулыш гимнастикасы организмга өлешләп һәм шулай ук гомуми тәэсир итә. Ул борын белән дөрес суларга өйрәтә. Борын белән сулау баланың авыручанлыгын киметә. Белем алу эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.Тулысынча тирән сулыш алу үпкәләрне киңәйтә һәм күкрәк читлегенең диформациясен бетерә.

 И.С.Красикованың элементар сулыш күнегүләрен куллану бик отышлы: ”Уч  төбеңә өр”,  “Шар кабарт”.

  Шулай ук М.Лазереваның сулыш алу ысулы да бик үзенчәлекле. Аның ысулы буенча һәр аваз да аерым чыныктыруга тәэсир итә. Аның ысулы “Терелтүче авазлар” дип атала.

    А.Н.Срельникованың  сулыш гимнастикасы ысулы да үзенчәлекле. Ул гади, аңлаешлы, нәтиҗәле. Анда сулыш хәрәкәтләр белән алып барыла.

Бу сулыш гимнастикасын эшләгәндә түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк.

-борын белән кыска сулыш алырга.

-сулышны алган саен авыз аша чыгарырга.

-сулыш алуны хәрәкәт белән бергә башкарырга.

-барлык сулыш алулар марш темпында башкарыла.

-эчтән генә санарга (8 әр тапкыр санала)

   Сулыш гимнастикасы, массаж һәм чыныктыру чаралары төрле авырулардан, салкын тиюдән, бронхиальный астмадан ярдәм итә.

   Балалар бакчасының төп бурычы булып – балаларны мәктәпкә әзерләү тора. Әгәр дә бала мәктәпкәчә яшь чорда сәламәтлеген сакласа һәм ныгытса аңа мәктәптә уңайлы булачак. Ә без үз чиратыбызда әти-әниләр белән бердәм эш алып барсак кына нәтиҗәгә ирешәчәкбез.

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда сәламәтләндерү технологияләре куллану.

   Бүгенге көндә мәктәпкәчә учреждениеләрдә сәламәтләндерү технологияләренә зур урын бирелә. Ул үз чиратында мәктәпкәчә белем бирүнең иң зур бурычларының берсе, балаларның сәламәтлеген ныгытуга, саклауга юнәлтелгән. Балаларны балалар бакчасында сәламәт тәрбияләү өчен балаларда үз сәламәтлекләренә, тормышларына һәм башка кешеләрнекенә  аңлы караш тәрбияләргә торышам.

   Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге эшчәнлек балалрны сәламәтләндерүгә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлтелгән. Юкка гына ул, Россиядә белем бирү программасы модернизациясенә кертелмәгән. Куелган бурычларны үтәүнең бер ысулы булып сәламәтләндерү технологияләре тора. Алардан башка балалар бакчасында педагогик процесны күз алдына китерүе кыен. Нәрсә соң ул сәламәтләндерү технологияләре? Балалр бакчасында аны ничек алып барырга, кулланырга кирәклеге күп кенә профессиональ педагогларга да, бу технологияләрне үз практикасында кулланып эшләүче кешеләргә дә сер булып кала. Шулай да  бу төшенчәгә аңлатма биреп китик.

   Сәламәтлек ул кешенең физик һәм социаль торышы. (ВОЗ Уставы буенча).

  Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә сәламәтләндерү киң кулланылышта. Ул балаларга тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә сәламәтлекне саклау һәм ныгытуны режимлы алып бару. Ул үз чиратында  балаларның физик, психик һәм социаль яктан уңай торышын булдыруга юнәлтелгән эшчәнлек.

   Икенче төрле әйткәндә -махсус оештырылган, билгеле бер вакыт аралыгында, белем бирү эшчәнлегенең бер кыйсасына керлелгән, сәламәтлек саклауга юнәлтелгән, белем бирү,тәрбия,өйрәтү процесындагы балалар һәм тәрбияченең эшчәнлеге.

   Техноллогия ул педагогның профессиональ эшчәнлегенең коралы (инструменты). Педагогик  технологиянең асылы булып эшчәнлекнең этаплылыгы (пошаговость) тора.

   Педагогик техналогияләрне түбәндәгеләр белән аерылалар:

-         Максат һәм бурычларның конкрет һәм аерым ачык булулары белән

-         Этаплары (пошаговость)

-         Беренчел диагностика

-         Эчтәлек сайлау

-         Формасы

-         Тормышка ашыру ысуллары һәм алымнары

-         Максатка ирешү өчен төрле чаралар куллану

-         Нәтиҗәләрнең критерияләрен бәяләү.

Педагогик техналогияләрнең төп үзенчәлеге булып алрның сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән булуы тора.

   Мәктәпкәчә белем бирүдә сәламәтләндерү технологияләренең түбәндге төрләре кулланыла:

-         Медико – профилактик;

-         Физкультура – сәламәтләндерү;

-         Сәламәтләндерү һәм белем бирү технологияләре;

-         Балада социаль психологик уңай торыш булдыру технологиясе;

-         Педагогларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту;

-         Әти – әниләрне сәламәтләндерү технологияләре белән таныштыру (валеологическое просвещение).

Медико – профилактик тихнологияләр

    Медицина работниклары күзәтүе астында сәламәтлекне саклау һәм ныгыту. Балаларның сәламәтлеген оптимальләштерү максатыннан төрле мониторнглар ошәтыру һәм тәкъдимнәр бирү. Туклануны, физик үсешне, чыныктыруны күзәтү. Балалар бакчасында профилактмик чаралар оештыру. СанПиН тәлапләрен үтәүдә контроль һәм ярдәм оештыру. Балалар бакчасында сәламәтләндерүгә шартлар тудыру.

Физкультура – сәламәтләндерү технологияләре.

 Ул баланың физик үсешен, сәламәтлеген ныгытуга юнәлтелгән. Үз чиратында аларга түбәндәгеләр керә:

   Физик сыйфатны хәрәкәт активлыгын үстерү, чыныктыру, сулыш гимнастикасы, массаж (үз – үзеңә массаж), яссы табанлылыклан һәм умыртка баганасын дөрес формалаштыру буенча профилактика, суда һәм тренажорларда сәламәтләндерү процедуралары, физик яктан актив булырга һәм сәламәтлекне ныгытуга күнекмәләр тәрбияләү. Бу төр технологияләр физкультура белгече һәм тәрбиячеләр белән берлектә аерым формаларда һәм шартларда оештырабыз.

 Сәламәтләндерү һәм белем бирү технологияләре.

    Бу төр технологияләрнең максаты булып балада үз-үзенең сәламәтлегенә, кеше тормышына аңлы караш, сәламәтлекне ныгытуда белем туплау, үз –үзенә физик һәм психолгик ярдәм итү өчен компитентность тәрбияләргә торышабыз. Бу төр технологияләрнең төп принцебы булып баланың шәхси үзенчәлекләрен, кызыксынуын исәпкә алып эш итәбез.

 Балада социаль – уңай торыш булдыру технологиясе.

      Мәктәпкәчә яшьтәге балада психик һәм социаль сәламәтлек булдыру технологиясе. Бу технологияләрнең төп бурычлары булып балада эмциональ, яшьтәшләре, өлкәннәр, гаиләсе белән аралашканда позитив психологик торыш булдыру тора. Бу төр технологияләр белән психолог аерым балалар белән очрашып шулай ук тәрбияче һәм башка төр специалистлар эш итә. Бу төр технологиягә педагогик эшчәнлек барышындагы баланың үсешенә психологик, психолого –педагогик тәэсир итүне дә кертергә була.

 Педагогларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту технологиясе.

     Бу төр технологияләр балалар бакчасындагы педагогларга сәламәтлек культурасын шулай ук профессиональ сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләктәшлек итү үсешен үстерүгә юнәлтелгән. Юкка гына “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” димиләр бит.

   Әти –әниләрне сәламәтләндерү технологияләре белән таныштыру. Монда инде әти - әниләр белән бердәм эш алып барырга торышабыз: әңгәмәләр үткәрәбез, күргәзмәләр ясыйбыз, ярышлар үткәрәбез ( әти, әни һәм мин – спорт сөю гаилә, кем беренче? Һ.б.) Баланың үз-үзен тотышындагы үзгәрешләрне тиз арада әти-әнигә хәбәр итәбез.

Сәламәтлек саклау бурычлары булып түбәндәгеләр торалар:

                 - Балаларның сәламәтлеген ныгыту

                  -Тулы психик үсеш өчен шартлар тудыру.

- Һәрбер балага мәктәпкәчә яшь чорын күңелле һәм эчтәлекле итеп үткәрергә мөмкинлек тудыру.

Балалар бакчасында сәламәтлекне ныгытуның түбәндәге технологияләрен кулланырга мөмкин:

  1. Фитотеропия
  2. Ароматерапия
  3. Һава ваннылары

4.Сулыш гимнастикасы

 Безнең фикеребезчә, үзара педагогик процессның барлык субъектлары сәламәтлекне саклау эшчәнлеге  балаларны соңгы нәтиҗә булып  мәктәпкә әзерлеккә китерә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану"; «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары»

"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану";  «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары» темаларына тәрбиячеләр, ата-аналар өчен чыгышлар....

Консультация: “Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау торышы”

ldquo;Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау торышы&rdquo...

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда сәламәтләндерү технологияләре куллану.

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда сәламәтләндерү технологияләре куллану....

Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану.

Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану....

Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләрен куллану

quot;Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләрен куллану" темасына педагогик тәҗрибә...

“Балаларның сәламәтлеген саклау”

Ата-аналарга консультация...