"Адымнар нык, юллар имин булсын"
план-конспект занятия по обж (средняя группа)

Галимарданова Гульшат Рифовна

Уртанчылар төркемендә балаларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча күрсәтелгән ачык шөгыль.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл конспект21.86 КБ

Предварительный просмотр:

“Адымнар нык, юллар имин булсын”

                                                                               I категорияле тәрбияче:

                                                                                Галимарданова Г.Р.

2021

 Тема: Юлларыбыз имин булсын.

Максат: Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам

итү.

        Белем бирү бурычлары: Авыл җирлегендә еш очраган юл билгеләрен танырга өйрәтүне дәвам итү. Транспорт төрләрен ныгыту. Юл билгеләре, светофор, тротуар, зебра аша чыга белүне уеннар аша ныгыту.

        Үстерү бурычлары: Игътибар һәм хәтерне үстерү.

        Тәрбияләү бурычлары: Урамнарда һәм юлларда үзеңне хәвефсез тоту күнекмәләрен тәрбияләү.

        Җиһазлау: Белмәмеш костюмы, транспорт төрләре рәсемнәре (слайдлар), юл билгеләре макеты, юл билгеләре сүрәтләнгән, кискәләнгән рәсемнәр.

Шөгыль барышы:

- Нигина-

  Әтиләр һәм әниләр, бик борчылмасын өчен

  Машинада шофер абый, тынычлап йөрсен өчен

 Гузәл

    Юл йөрү кагыйдәләрен, әйбәт белергә кирәк

    Белгәннәребезне күрсәтик, шөгыльне башлыйк тизрәк.

Тәрбияче: - Балалар юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәребезне искә төшерик әле, хәзер табигатебездә матур, җылы көннәр, урамнан керәсегез дә килми. Төрле уеннар уйныйсыз, велосипедта йөрисез. Тыныч имин уйнау өчен урамда юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк. Табышмакка җавап бирегез әле.

Барам , барам очы юк.

Балалар. Юл.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Юл ул, транспортларның хәрәкәт итә торган урыны. Ул берничә өлештән торырга мөмкин. Трамвай юллары, тортуарлар, юл кырыйлары, бүлү сызыклары. Балалар нинди юллар була.

Балалар: туры, озын, ташлы, комлы, асфальт, балчыклы, чокырлы, сикәлтәле һ.б Тәрбияче: сез өйдән чыгуга урамга эләгәсез. Урам ул юллар, парклар, өйләр, җәмәгать биналарын, ишек алларын үз эченә ала. Өйдән урамга чыгуга сез юл хәрәкәтендә катнашучыга әйләнәсез. Әгәр син юлда җәяүләп барасын икән, син җәяуле. Әгәр син транспортка утырып барасын икән, син – пассажир.

- Зилия

   Карап – карап торам да мин, уйлап – уйлап торам да мин

   Куркып куям, ай –һай авыр, йөрүләре урамда.

- Иделия

  Әллә кайсы җирдән генә, автобус, йә машина,

  Йә булмаса мотороллер, килә чыга каршыга.

- Иделия Госман

  Киләчәк турында уйлап, хәйран планнар корам

  Машина йөртергә уйлыйм, зур үскәч шофер булам.

Тәрбияче: Балалар юлларда бик күп транспортлар йөри, сез нинди транспорт төрләрен беләсез?

Балалар: Коры җир транспорты, һава транспорты, су транспорты, тимер юл транспорты.

Тәрбияче: Кайсыларына утырырга туры килде?

Тәрбияче: “Нәрсә артык” уенын уйнап алыйк. (проектрда)

  - мотоцикл, скутер, велосипед, мопед

  - трамвай, троллейбус, автобус

   - самолет, вертолет, поезд

   - теплоход, метеор, автобус

    - Самокат, велосипед, троллейбус

    - комбаин, трактор, самолет

Тәрбияче: Балалар сез бик күп транспорт төрләрен беләсез икән. Юлда тәртип булсын өчен, юл хәрәкәте кагыйдәләре булдырылган. Ул кагыйдәләрне транспорт йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә үтәргә тиеш. Әйдәгез  хәзер хәрәкәтне күзәтик әле. Машиналар ничә юнәлештә хәрәкәт итә?

Балалар: Юлда машиналар ике юнәлештә хәрәкәт итә.

Тәрбияче: Димәк, юл ике яклы дип атала. Ягез әле, макеттагы юлга машиналарны урнаштырыйк әле. (Балалар машиналар урнаштыралар)

Тәрбияче: Ә җәяулеләр кайдан хәрәкәт итәләр?

Балалар: Ә җәяулеләр тротуардан хәрәкәт итә.

Тәрбияче: Макетка җәяулеләрне дә урнаштырыйк инде. (Балалар урнаштыралар)

Тротуар булмаган очракта, җәүлеләр кайсы яктан барырга тиеш?

Балалар: Юлның кырыеннан, машинага каршы барырга кирәк.

Тәрбияче: Балалар ә без урамны ничек чыгарбыз соң? Актанышыбызда урамны аркылы чыгу өчен махсус урыннар билгеләнгән? Без урам аша ничек чыгабыз?

Балалар: Урам аша чыкканда светофор яки зебра ярдәмгә килә.

Элина:Урамнарны күзәтеп,

            Ваемсызны кисәтеп,

            Чатта тора светофор,

            Сакта тора светофор,

           Янып тора өч күзе,

           Күреп тора ич безне.

Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, светофор ни өчен кирэк?

Балалар: Юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен

Тәрбияче: Светофор булмаган очракта нәрсә булыр иде?

Ралина: Җәяүле син онытма:

               Светофор тамгаларына

                Һәркем һәрчак буйсына:

 Азалина: Кызыл төс – безгә әйтә: Тукта! Юл ябык! Хәтәр!

 Азалия: Сары төс ул – кисәтә, әзерли хәрәкәткә.

 Тансылу: Яшел төс – хәрәкәт ача, балалар юлны чыга.

Тәрбияче: Балалар, Светофор безгә һәрвакыт ярдәмгә килә алмый. Ул вакытта безгә ярдәмгә аның якын дуслары – юл билгеләре килә. Карагыз әле биредә бер юл билгесе бар. Бу нинди билге икән?

Балалар: Җәяүлеләр чыгу юлын күрсәтүче билге. Башта сулга аннан уңга карыйбыз, машиналар туктагач кына юл аркылы чыгабыз.

Тәрбияче: Әйдәгез бөтенебез бергә ныгытыйк инде.

                  Тротуардан атлыйбыз, ( балалар бер урында атлыйлар)

                   Кагыйдәне саклыйбыз. ( бармак белән яныйлар)

                  Урам аша чыкканда ( аякларын биек итеп күтәрәләр)

                  Сулга , уңга карыйбыз. ( атлыйлар, башларын сулга – уңга боралар)

  • Динара:

Урам аша чыгу өчен, махсус урын билгеләнгән.

Буй – буй сызык зебра төсле, сезнең өчен әзерләнгән.

  •  Адилә:

Җәяулеләр урам аша, тик шул юлдан йөрсеннәр

Транспорт кузгалганчы, тизрәк чыгып өлгерсеннәр.

Ишек шакыйлар Белмәмеш керә.

Белмәмеш: Исәнмесез балалар. Мине таныдыгызмы? Мин – Белмәмеш булам. Шәһәрдән кунакка кайттым. Авылда шундый рәхәт икән. Шәһәрдәге кебек юл читләрендә дә әллә никадәр билгеләр юк. Рәхәтләнеп туп тибәргә була.

Тәрбияче: Белмәмеш тукта әле. Син нәрсә сөйлисен. Авылда да шәһәрдәге кебек юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Әллә син бернәрсә дә белмисенме? Безнең Актаныш урамнарында бик күп кенә юл билгеләрен очратырга була. Менә син карап тор, алар хәзер сиңа юл билгеләрен тезеп күрсәтерләр. (подноска салынган кисәкләрдән юл билгеләрен җыю). Молодцы балалар. Белмәмешкә  аңлатып та китик инде, нинди юл билгеләре җыйдыгыз.

Гүзәл : Кызыл түгәрәк белән – тыючы билгеләр, велосипедта өйрергә ярамый.

Әдилә : Кызыл очпочмак белән – кисәтүче билгеләр, сак булыгыз балалар.

Язилә: Зәңгәр түгәрәк төс белән – күрсәтүче билгеләр, велосипедта йөрергә ярый.

Булдырдыгыз, балалар! Молодцы! Белмәмеш безнең балаларны күрдеңме, алардан юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп калдыңмы?

Белемнәребезне йомгаклап “ярый – ярамый” уенын уйнап алыйк.

  • Кызыл утка юлны чыгарга .....
  • Тротардан йорергә.......
  • Юл кырыенда уйнарга.....
  • Транспортта барганда тәрәзәдән башны, кулны чыгарырга....
  • Иминлек каешын эләктермичә утырып барырга......

Арина: Урамда сак булыгыз, кагыйдәләр белегез.

             Ашыкмагыз беркайчан да, бәлагә юлыкмагыз.

Ильяс: Юкка гына әйтмәгәннәр, ашыккан ашка пешкән,

              Юл тәртип ярата диләр, шуны чыгармыйк истән.

Тәрбияче: Балалар, исегездә калдырыгыз, юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә кирәк!

Шәһәрдә дә, авылда да,

Болында да, урманда,

Һәм, әләттә, урамда

Әти – әни, әби – бабай

Кыз һәм малай – һәммәсе

Бердәй белсен һәм үтәсен

Юл йөрү кагыйдәс


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адымнар нык, юллар имин булсын.

Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....

Адымнар нык, юллар имин булсын

Исәнмесез.балалар. Без сезнең белән бүген олы юлга ,зур сәфәргә чыгарбыз....

Сценарий: “Адымнар нык, юллар имин булсын!”

Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.  Юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылы...

Адымнар нык, юллар имин булсын!

Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен тулыландыру, уеннар,ситуатив мәсьәләрәр аша балаларда игьтибарлылык тәрбияләү....

Адымнар нык,юллар имин булсын!

Балалар бакчасында әти –әниләр белән үткәрү өчен күңел ачу кичәсе....

1 кечкенәләр төркемендә рәсем шөгыле. “Адымнар нык, юллар имин булсын”.

Тема:“Адымнар нык, юллар имин булсын”,Максат: балаларны традицион булмаган алымнар кулланып, светофор рәсемен ясарга өйрәтүне дәвам итү.Тәрбия бурычы: балаларда итагатьлелек, ярд...