Адымнар нык,юллар имин булсын!
план-конспект занятия (старшая группа)

Шагабиева Альфия Габдулбаровна

Балалар бакчасында әти –әниләр белән үткәрү өчен күңел ачу кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл adymnar_nykyullar_imin_bulsyn.docx14.95 КБ

Предварительный просмотр:

Алып баручы: Исәнмесез балалар! Исәнмесез хөрмәтле әти-әниләр! «Акчәчәк” балалар бакчасында бүген бәйрәм-гайлә бәйрәме! Без бүген ,әти-әниләр белән бергәләп күңел ачарга җыелдык.Без бит бергә – бер зур гайлә.Барыбызның да максатыбыз уртак- нәниләребез сау-сәламәт,таза,нык,акыллы булып үссеннәр иде.

Без олы юлга ,зур сәфәргә чыгабыз.Сәфәребез дәвамында иң өлгер, иң тапкыр ,иң зирәк комаданы билгеләргә тиеш булабыз.Бер төркем балалары һәм әти-әниләре – бер команда.Әйдәгез алар белән танышып китик.

            Командалар бер-бер артлы басып команданың исемен,девизын әйтәләр:бер төркем –“Яшел ут” ,икенче төркем – “Борма юл”, өченче төркем – “Шаян җәяүле”.

Алып баручы кунакларны һәм кичәдә катнашучыларны жюри әгьгаләре һәм уенның кагыйдәләре белән таныштыра.

    Алып баручы.Дуслар әйдәгез татар халкының бетмәс-төкәнмәс хәзинәсенә күз салыйк әле.Халкыбызның зирәк акылы иҗат иткән мәкалләрне искә төшерик.Кайсы команда иң күп мәкаль әйтә шул җиңүче була.

     Икенче бәйге”Табышмак- зиһен ачкычы” дип атала.Табышмакның җавабын балалар әйтергә тиеш,алар җавап бирә алмаса әти-әниләр ярдәм итәр.

“Яшел ут “командасы игьтибар белән тыңлагыз:

                Юл чатында тора батыр, күзләре төрле-төрле,

                Берсен йома,берсен ача – аны белә һәр кеше.(светофор)

Дөрес балалар бу светофор-юл хәрәкәтен көйләп торучы.Без аны ихтирам итәргә тиеш.Тагын бер табышмакны тыңлагыз,анысы”Бормалы юл” командасына:

                     Ике мөгезле,теле юк,йөргән юлда эзе юк.

                     Нәрсә ул?(троллейбус)

Балалар җавапны бик тиз таптылар.Алдагы табышмак”Шаян җәяүле”ләр командасына.

                Алда да бар, артта да бар,

                Борылган да сырылган,

              Озын булып сузылган.(юл)

Алга таба командаларга транспорт төрләре турында табышмак әйтелә:

                  Нинди гаҗәп өй бу?Һәр ягы тәрәзәле,

                  Аягында резина,бар ашаганы бензин.

                  Бу нинди өй?(автобус)

Ат түгел кешнәми,йөз аттан ким эшләми,

Үзе тыр да тыр килә,йә нәрсә ул кем белә?(Трактор)

                    Тәрәзәле һәр ягы, ,җиргә тими аягы,

                    Сыртында бар дугасы, йә бу нинди юрга соң?(трамвай)

Балалар транспорт төрләрен бик әйбәт беләсез икән тиз җавап таптыгыз.Бик зирәкләр икәнсез.Әхәзер уйнап алыйк.

      “Светофор “уены.

Минем кулда 3 флагчык, алар светофор төсләрендә.Кызыл флагчык күтәрелсә – бер-берегезгә бармак янагыз, сары флагчык күрсәгез- бер урында атлап торырсыз, Яшел флагны күтәрсәм- биерсез.Килештекме?Бер,ике,өч уен башланды!

     Алып баручы.Дуслар бүген иртән миңа хат ташучы бер хат тапшырды, ләкин ул серле хат булып чыкты.Анда язылган сүзләрне бер дә аңлый алмадым.Бәлки ярдәм итәрсез?Әгәр сүзләрнең мәгнәсенә төшенә алсагыз,аны бөтен команда белән хәрәкәт аша күрсәтегез.

           Алып баручы конверттан сүзләр язылган кәгазне ала һәм командаларга бирә.”Теломас”-сүзе чыккан команда самолет булып очып күрсәтә,”дохорап” – пароход булып йөзә, “йавмарт” – трамвай булып йөри.

       Алып баручы.Бүгенге бәйгедә әти-әниләрнең иә акыллылары, иң зирәкләре катнаша икән.Булдырдыгыз!Рәхмәт сезгә барыгызга да!Ә хәзер эстафета уены башлана.Эстафета 4 этаптан тора.Эстафетаны башлыйбыз.

       1 этап:бала һәм олы кеше агач атка атланып билгеләнгән урынга кадәр йөгереп баралар һәм кире йәгереп килеп эстафета таягын икенче парга тапшыралар.

2 этап: өч көпчәкле велосипедта утырып бара олы кеше булыша.

3 этап: һәр командага кара төстәге турыпочмаклы кәгазләр һәм кызыл,сары, яшел түгәрәкләр бирелә. Тиз генә светофор төзергә кирәк.

   Алып баручы.Сез беләсезме икән: Россиядә беренче тапкыр юл билгеләре 1990 нчы елда барлыкка килгән.Алар бары тик 4 кенә булганнар.Хәзер алар бик күп.Капитаннар өчен сораулар:

“Сак булыгыз балалар!” , Янәшәдә телефон” , “Җәяүлеләр юлы” дигән билгеләр күрсәтелә.

Һәр команда светофор турында әкият уйлап чыгарып сөйли.

  Алып баручы:Бу биремне дә әти-әниләр, балалар зур осталык белән башкарып чыктылар.

“Юлга чыкканда ,юлдашың үзеңнән яхшырак булсын” дигән халкыбыз.Әйе юлда да юлдаш кирәк.Алдагы ярышыбыз – җыр бәйгесе.

Командалар чиратлап юл ,транспорт төрләре, дуслык турында җырлар җырлыйлар.

Алып баручы: Күңел ачу кичәбез тәмамланып килә.Без көн дә юлда йөрибез,сәфәр чыгабыз.Юлларыбыз хәвеф хәтәрсез булсын дисәк,бер кайчан да истән чыгармыйк.Юлларда үзебезне әдәпле, тәртипле тотыйк.

Ярышлар түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнә.:”Иң җитезләр”,”ИҢ тапкырлар”, “Иң бердәм команда”.

Бәйрәм дуслык турында җыр белән тәмамлана.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе-«Кызыл Мишә»балалар бакчасы.

             “Адымнар нык, юллар имин булсын !

(Балалар бакчасында әти –әниләр белән үткәрү өчен күңел ачу кичәсе)

                                                                       Тәрбияче:Шагабиева Әлфия Г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адымнар нык, юллар имин булсын.

Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....

Адымнар нык, юллар имин булсын

Исәнмесез.балалар. Без сезнең белән бүген олы юлга ,зур сәфәргә чыгарбыз....

Сценарий: “Адымнар нык, юллар имин булсын!”

Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.  Юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылы...

Адымнар нык, юллар имин булсын!

Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен тулыландыру, уеннар,ситуатив мәсьәләрәр аша балаларда игьтибарлылык тәрбияләү....

1 кечкенәләр төркемендә рәсем шөгыле. “Адымнар нык, юллар имин булсын”.

Тема:“Адымнар нык, юллар имин булсын”,Максат: балаларны традицион булмаган алымнар кулланып, светофор рәсемен ясарга өйрәтүне дәвам итү.Тәрбия бурычы: балаларда итагатьлелек, ярд...

"Адымнар нык, юллар имин булсын"

Уртанчылар төркемендә балаларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча күрсәтелгән ачык шөгыль....